|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2017 Җәмгыять
Президент белән туры элемтәгә чыккан Балтач кызының гозере җавапсыз калмаганБалтачтан Чулпан Габделганиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, үз гозерен белдерде. Кариле авылында гомер итүче Чулпан мөмкинлеге чикле (бары тик махсус коляска белән генә хәрәкәт итә ала) булса да, чиксез мөмкинлекләргә ия кыз. Ул шагыйрә дә, мәкаләләр дә яза, 25 ел эчендә 4 шигырь китабы дөнья күргән. Чулпан әле тагын районның мөмкинлекләре чикле кешеләрен бергә туплап, "Фикердәш" клубын оештырып, аны 13 ел дәвамында җитәкләүче дә! Шулай ук бәйләргә, чигәргә дә ярата, спорт белән дә дус. Бигрәк тә шашка буенча ирешкән уңышларын санап бетергесез. Күптән түгел генә Волгоград шәһәрендә шашка буенча узган ярышлардан Россия Чемпионы дигән дәрәҗәле мактаулы исемгә лаек булып кайткан.
Президент Рөстәм Миңнеханов Чулпанның ирешкән уңышлары, иҗаты белән дә кызыксынды, уңышлар теләде. Соклануын белдерде. Ә Чулпан Габделганиева үз чиратында, Әнисе - Гөлнур ханымга багышланган шигырьләре тупланган китабын күрсәтеп, бер шигырен укып күрсәтте. Президентның көчле алкышлары, уңай җавабы Чулпан Габделганиеваны әле тагын бик күп уңышларга рухландырыр, дип яза Рәсми Балтач.
--- |
Иң күп укылган
|