поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2017 Җәмгыять

Балачактан сукыр, балалар йортында тәрбияләнүче Татарстан кызы телевидениене "селкетеп" кайткан (ВИДЕО)

Бу гүзәл кызның чыгышын Россиянең миллионнарча тамашачысы күзәтте. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченко “Ты супер!” телевизион проектында лаеклы чыгыш ясады.

Арианна бала чагыннан ук күрми. Балалар йортына ул биш яшендә килә. Шул вакыттан ук музыка белән шөгыльләнә башлый. Педагоглар аның вокалга сәләтле булуына игътибар итәләр, менә шул вакыттан ул җырлау белән мавыга.

-Жанрына карамастан мин бар музыканы да яратам, - ди кыз. – Теләсә нинди җырны башкарырга әзер.

Аның таланты ачыла башлагач Лаеш балалар йорты педагоглары төрле конкурсларда катнашуга гаризалар җибәрәләр. Бервакыт Мәскәүдән шалтыраталар. Аришаны Мәскәүгә БДБ илләренең приютларда, интернатлар һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр катнашкан “Ты супер!” телешоуына чакыралар.

-Башта мин ышанмадым, - дип искә ала җырчы. – Шаярталар дип уйладым. Әмма бу дөрес булып чыкты.

Арианнаны педагог Ләйсән Морзагулова озата бара. Россия башкаласында тапшыруда катнашучы балалар репетицияләр ясау белән бергә укуларын да дәвам итәләр.

-Проектта Россиядән, Молдавия, Әрмәнстаннан килгән балалар белән таныштым, - дип сүзне дәвам итә Ариша. – Мәскәүдә булган ике ай эчендә без бер-беребезгә ярдәм иттек, дуслаштык. Кайберләре белән өйгә кайткач та аралашам.

Менә чыгыш ясау көне җитә. Арианнага концерт залындагы тамашачылар һәм телевизор экраннары каршында утырган күп миллионлы аудитория каршында җырларга туры килә.

-Беренче турда мин “Городок” җырын башкардым, - дип дәвам итә җырчы. – Сәхнәгә чыгу алдыннан бик дулкынландым, үземә урын тапмадым. Музыка яңгырады һәм дулкынлануларым юкка чыкты.

Барысы яхшы үтә. Жюри әгъзалары – музыка продюсерлары һәм популяр артистлар – безнең якташ өчен тавыш бирәләр.

-Бу искиткеч кыз җырны чиста, моңлы һәм бар күңеленнән җырлады, - дип бәяләде аның номерын театр һәм кино артисты Юрий Стоянов. – Сәхнәдә җәлеп итү дигән төшенчә бар. Ул Арианнада йөз процент.

Ариша өчен Россия башкаласыннан йөзләрчә километр еракта аның иң тугры җанатарлары – балалар йорты педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре борчылалар. Аларның барысы телевизор каршына җыелып “Ты супер!”ның чираттагы тапшыруын карыйлар.

-Безгә Лаештан еш шалтыраттылар, - дип әйтеп үтте җырчы кыз. – Телефоннан таныш, үз кешеләр тавышын ишетү бик рәхәт. Кыен минутларда җылы хуплау сүзләре зур ярдәм булды.

Икенче турда конкурсанткага “Снег” җырын башкарырга кирәк була. Кызганычка каршы, алдагы этапка үтә алмый: бары бер тавыш җитми.

-Мин җиңелүне тыныч кичердем, - дип олыларча җавап бирә кыз. – Минем өчен дан - мөһим түгел. Барысы алда әле, җырларга өйрәнүемне дәвам итәм.

Шулай да хөкемдарлар Лаеш башкаручысының талантын билгеләп үтәләр, дип яза Кама ягы.

-Син үзәкләргә үткәзеп җырлыйсың, ноталар буйлап җиңел чабасың һәм тыңлаучыны үзеңә җәлеп итә беләсең, - дип мөрәҗәгать итте җырчы Стас Пьеха. – Үз талантыңны үстер һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык һәм бәхет бүләк ит.

Өенә әйләнеп кайткач Арианнаны “Безнең заман герое” дигән республика премиясе белән бүләклиләр. Бүләкләү тантанасы ТР Дәүләт Советында була, ә бүләкне Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра.

Музыкадан кала кыз спорт белән дә актив шөгыльләнә. Мөмкинлекләре чикле балалар арасында дзюдо буенча Россия беренчелекләрендә берничә тапкыр приз яулаган. Ул шулай ук мәрҗәннәрдән әйберләр үрү һәм бәйләү белән мавыга. Шул ук вакытта яхшы укый да. Үз тормышын ул сәнгать белән бәйләргә тели.

-Спорт карьерасы кыска вакытлы, - дип фикер йөртә Ариша. – Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач Курскидагы начар күрүчеләр өчен музыка колледжына укырга керергә ниятлим. Күбрәк эшләячәкмен, үземне төрле конкурсларда сынап караячакмын.

Арианна зур сәхнәдә балкыды һәм бик күпләр аның йолдызы музыкаль талантлар  күгендә ялтыравына ышана.


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»