поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2017 Ана теле

“Ана теле”: Нигә “мөгез” чыгарырга?

Көннәрдән бер көнне Татар радиосы, тыңлаучы үтенечен канәгатьләндереп, күңелгә ятышлы гына халык җырын җырлатты да алып баручысы шуны “Сез фәлән композиция тыңладыгыз”, диде. Радио тыңлаудан өзелеп, монысы нәрсә тагын? дип, уйланырга мәҗбүр булдым.

    Бу радиода гап-гади җырларны бер кирәксезгә шулай  сәер атаулары беренче тапкыр түгел бит. Нигә мондый  “мөгез”?  Күнегелгән “җыр” төшенчәсенә бу очракта  яңа мәгънә төсмере өстәү ихтыяҗы юк лабаса. Нигә кирәк  күнегелгән, гадәти сөйләмебезне әйтергә дә җайсыз мондый ят алынма белән кытыршылатырга? Инде җыр сүзен гел кабатламыйк дисәң,  аның көй, әсәр кебек тел, сөйләм нормаларына  каршы килми торган  синонимнарын да табып була.
   Туры килсә килә икән (дөресрәге, бәрелгән җир гел авыртып тора) шул көннәрдә Россия радиосыннан да  бу сүзне шундыерак темага тапшыруда  ишетергә туры килде. Чит ил җырлаучысының барабан дөңгердәтү, саксофон үкертүенә кушылып, әле чинап, әле акрынып тавышлануын (җырлавын дияргә тел әйләнми) джас-поп тапшыруларын алып баручы карлыккан тавышлы ир-ат шул нәмәрсәне композиция диде. Моңа  аптыраучы, ризасызлык белдерүче дә булмагандыр –  ул сәер тавыш болганчыгын берничек тә җыр дип (хәтта песня, песенка,  такмак, такмаза  дип тә) әйтеп булмый, аңа көй, моң төшенчә төсмерләре салынган берәр бүтән җүнле сүз табып та булмый иде.
    Чын-чыннан уйланганда җыр сүзе бернинди үзгәртүгә, өстәмәгә мохтаҗ түгел. Аңа “мөгез” кирәкми!  Милләт аңында җыр төшенчәсе ил, кояш, су, әни кебек үк гомумаңлаешлы, боргаланмый торган төшенчә. Чын җырга кушамат кирәкми. “Ретро җыр” – мәгънәсезлек! Менә чын җырга охшатырга маташып “әвәләнгән” такмазаларга, композицияләргә үзгә исем кушарга була. Тукай  андыйларны “соңра” дигән. Димәк, соңгырак чыгарылган җырлар.
   Без сөйләмгә дә, гомумән телебезгә дә яңа сүз тәкъдим итүгә һич каршы түгел. Яшәеш төшенчәләргә байый барганга, татар теле дә термин, неологизмнар белән тулылана килә. Бу – табигый күренеш; моңа берәү дә каршы тора алмый. Тик бу алгарыш хәрәкәте тәртипсез булмаска тиеш. Телнең төп кануннары бар.  Аннары, яңа төшенчә барлыкка килеп, аңа берәмлек билгеләү ихтыяҗы туганда, термин, неологизм ясау, камилләштерү һәм куллануның хөкүмәт кабул иткән  кагыйдәләре дә бар; аларны бозарга беркем, беркемгә хокук бирми. Бу очракта, әлеге кагыйдәләр билгеләгәнчә, композиция алынмасы эчтәлек ягыннан да, төзелеше-формасы ягыннан да җыр сүзенә синоним сыйфатында яңа берәмлек буларак берничек тә тәкъдим ителә алмый.
   Тик композиция  сүзенә карата капыл гына шулай күсәк күтәрү күңелгә бик ятып та бетми, без бит ул терминны сәнгати әсәрләр төзелеше мәгънәсендә (гомумән дә ул латинның төзелеш сүзеннән алынган; композитор, компонент төшенчәләре дә шул тамырдан) куллангалыйбыз.
   Әмма бу очракта сүз үз вакытында урынлы алынып, тел кануннарына яраштырылып, халыкның үз ризалыгы белән кабул ителгән төшенчә турында бармый.
    Катгыерак белдерелгән фикеребезне төплерәк дәлилләр өчен өстәмә фәнни тезислар китерик әле.
   Республика Конституциясен кабул итәргә әзерләнгәндә аның лексик фонды турында фикерләр әйтергә алынгач, мондый  тезис бәян итәргә туры килгән иде:  “Текстта әле учреждение, предприятие, инициатива, ведомство кебек телнең әйтү һәм язу кануннарын канәгатьләндерми торган алынма берәмлекләр тулып ята. Хәзер безгә -ция кушымчалы берәмлекләрне алыштыру өстендә ныклап уйланырга кирәк (администрация, ассоциаация, профессионализация, агитация һ.б.). (И туган тел... , Казан: “Мәгариф”, 1998, 58 б.). Тагын бер язмадан өзек: “Урысча -ция кушымчасына ябышып яту да язу белән әйтү каршылыгын йомшартырга нык комачаулый. Татар өчен иң катлаулы алынмалар – урысның милли үзенчәлекле ц, щ авазлары һәм шулар нигезендә укмашкан -ция, -ще  һәм башка иҗекле атамалар. Алар татарның әйтү һәм язу үзенчәлекләренә һич тә буйсынмый. Шулай да безнең телне бүген -ция аффиксына беткән йөзләрчә термин баскан. Андыйларны киләчәктә алмау, алынганнарын  акрынлап алыштыру – камилләштерү чарасын күрергә кирәк. Нинди юллар белән? Беренчедән, ана теле берәмлекләре табарга: ассоциация – кушылу, бергәлек; консолидация – тупланганлык, десонсация – гамәлдән чыгару һ.б.; Икенчедән, төп тамырның кайсы телдән алынуына карап. нигезен кайтару зарур; заманында урыс теле теләсә кайсы алынмага үз -циясен тагарга омтылган. Безгә хәзер аны йә туган тел кушымчасына алыштырып, мәсәлән, агитлау, демократияләү, системалау, йә әйтелешен татарчага якынайту, мәсәлән, ыстанса, политсә, кевитәнсә, кәнсә юлы белән сөйләмгә якынайтырга кирәк. Хәер, әле санаганнарның күпчелеге әйтмә сөйләмдә шулай йөри дә. Азербайҗаннар элек-электән редәксә дип сөйләшә һәм яза (Ярдәмең берлән синең... Казан: Мәгариф, 2008, 51 б.).
   Бу тезисларны заманында фәнни даирә дә, тулаем җәмәгатьчелек тә хуплаган, гамәлгә ашырылуын таләп иткән фикерләр генә белдерелгән иде. Аннан соңгы ун елда әлеге төр алынмаларның берникадәр пассивлашуы күзәтелә. Мәсәлән, революция термины фәнни, фәнни- популяр стильләрдә генә түгел, көндәлек сөйләмдә дә инкыйлапка алыштырыла бара. Шулай да бу барыбызның да уртак кайгыртуында булырга тиеш иде дә, бигрәк тә җәмәгать алдында сүз тотучылар – телевидение, радио, интернет, вәгазьчеләр үзләрен җаваплы сизәргә бурычлы да, тик, кызганыч ки, тискәре мисалларга юлыгып торабыз. Менә кичәле-бүгенле Татарстан радиосында  күренекле генә хәзрәтебез гап-гади тәртип, система төшенчәсен концепция дип азапланды. Күптән түгел генә терминчыларның республикакүләм җыенында предприятиене үзгәртмичә алырга дигән тәкъдим әйтелде. Ул унтугызынчы гасыр башында ук татарның беренче газетларында эшханә дип тәгаенләнгән, сүзлекләргә теркәлгән термин. Шушы арада гына атаклы аш остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган фестивальдә гап-гади өчпочмак, бәлешләрне “экспозиция” диделәр.  Инде телгә алынган ассоциация сүзен кайсы гына укытучы бер тында төртелмичә әйтә ала икән, ә үзләренең оешмасы (бергәлеге) “Мәгариф ассоциациясе” дип атала. Уйланыйк әле!

                                              Илдар Низамов,
                             филология фәннәре докторы.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»