поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2017 Дин

Грибанда «Бергәлек» ачылды

2 июльдә Грибанда зур дини бәйрәм булып үтте. Рекордлы кыска вакыт – 1,5 ел эчендә авыл үзәгендә торгызылган зур, матур Аллаһы йорты – “Бергәлек” мәчете ачылды. Ә 1 июльдә шушы чарага багышлап нәзер корбаны итеп сыер чалынды.

Сыерны җирле хуҗалык рәисе Гүзәл Шакерова бүләк итте. Иртәнге сәгать тугызда ук яңгырлы һава торышына карамастан, авыл халкы, шушы чарага махсус кайткан шәһәрлеләр, ерак юлны якынайтып килгән кунаклар мәчет мәйданына җыелды. Изге чарада Россия мөселманна- ры Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, Татар- стан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Сергач районы үзидарә башлыгы Николай Субботин, татар авыллары имамнары, Донецк халык республикасы, Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты. Рәсми кунаклар үз чыгышларында грибанлыларны яңа мәчет ачылу белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Мәсәлән,Татарстанның рухи лидеры республика гадәте буенча Грибан авылы имамы Касыйм хәзрәт Хәсәновка ак чапан бүләк итте. Касыйм хәзрәт үз чыгышында бу изге эштә ярдәм итүче барча миһербанлы дин кардәшләрен билгеләп үтте. Ә иң зур финанс ярдәм күрсәткән Мәскәү мөселманнарының “Ярдәм” дини оешмасы рәисе, академик Рәшит Җаббар улы Баязитовка шәхсән үзе һәм авылдашлары исеменнән аеруча зур рәхмәт бел- дерде. Хөрмәтле меценатка юлланган рәхмәт сүзләренә Рушан хәзрәт тә кушылды. - Бу Аллаһы йорты 1790 елда төзелгән һәм 1937 елга кадәр эшчәнлек алып барган Тарихи мәчет урынында торгызылды. Яңа мәчеткә “Бергәлек” дигән исем бирдек. Исеменә җисеме туры килеп, бу мәчеттә бергәләшеп озак еллар Аллаһыбызга гыйбадәт кылырга язсын иде.

Авылда Аллаһы йорты сафка басу иң шатлыклы вакыйга, ә мәчет ябылу кайгыдыр. Шушындый кайгылы мизгелләрне миңа күрергә язды Раббым. 1939 еллар булгандыр, авылыбызның тау өлешендәге мәчетнең манарасын җимерделәр. Ул вакытта мин бала булсам да, бар да исемдә, халык елады, кайгырды, - диде Касыйм хәзрәт. Олы кунаклар тарафыннан хөрмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә бу эшнең чишмә ба- шында торган, кызганычка каршы, вакытсыз вафат булган Рафаил Садеков (бүләкне мәрхүмнең улы Рамилгә тапшырдылар), Наил һәм Марат Якубовлар, Мөнир Хөсәинов, Николай Субботин, Мөнир Шәймәрдәнов, Равил Хөсәиншин, Абдулла Билялетдинов, Рафаил Тимершин, Таһир Гафуров, Рушан Абдуллин, Надир Һәм Илдус Хөсәиновлар, Ханиф Азымов, Роза Петухова, Ринат Хамзин, Имам Хафизов, Фаил Имаметдинов, Әнисә Ходайбердина, Наил Ахметшин һәм башкалар ия булдылар. Грибанлылар шушы мәчет про- ектын Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән алганнар. Ләкин анда мәчет төзелеше 11 елга сузылган. Яшел Үзәннән хөрмәтле кунак булып килгән Тәймус ага Грибанда кыска вакыт эчендә сыйфатлы мәчет төзүне ассызыклап үтте һәм андагы мәхәлләдән бүләк тапшыр- ды. Инициатив төркем исеменнән Наил Якубов чыгыш ясады һәм төзелеш барышы турында сөйләде, финанс ярдәм һәм файдалы киңәшләре өчен хөрмәтле меценат Рәшит Баязитовка, төрле рәсми сорауларны чишәргә булышкан өчен район башлыклары Николай Субботинга, Олег Радаевка зур рәхмәтләр белдерде. Төшке 12 җиткәч, мөселманнар яңа мәчеткә намаз укырга юнәлделәр, ә гыйбадәт кылгач, җирле клубта оеш- тырылган бәйрәм табыны артында нәзер корбаны итеннән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр. Кичке 7 сәгатьтә Нияз Җәләлов үзенең иҗади төркеме белән зур концерт бүләк итте.
Ринат СӨННӘТОВ.

Динле Ыргу яшьләре

 Яшьләргә яшел ут дигәндәй, Ыргуның шәһәрдә яшәүче яшьләр берләшмәсе өченче ел рәттән туган авылларында бик күп игелекле эшләр башкарып килә, ае¬руча изге Рамазан аенда. Мәсәлән, җирле имам Нәим хәзрәт Бәдритдиновның хәер-фатыйхасы белән алар мәчет артында күмәк мәҗлесләр һәм дини укулар оештырыр өчен 100 кеше сыяр¬лык корылма төзегәннәр һәм шунда 5 көн рәттән зур ифтарлар оештыралар, авылдашларының хөрмәтенә, ә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өметләнеп, бик игелекле эш башкаралар.

Балаларның да күңелләрен күрергә тырышалар: Рамазан аенда мәчет картлары аларны һәр кич тәм- томнар белән сөендерсә, яшьләр бала- чагага “татлы мамык” бүләк итәләр. Быел мәчет каршына хәтта Рамазан ча¬тыры да куйганнар. Шунда балалар сый¬ланып, күңел ачалар, җылы аралашалар, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыралар.

Шул ук яшьләр төркеменнән Ансар белән Надия Ыргу мәчете каршында дини укулар оештырганнар.19 июньнән башлап, дин сабакларын биредә ике төркем үзләштерә.

Өлкә Диния нәзарәтендә хезмәт итүче Расул Хәсәнов әйтүенчә, Ыргуның “Яшьләр җәмәгате” хак динебезне хөрмәт иткән 20 яшь милләттәшебезне берләштерә икән.

- Безнең арада зур бизнес белән шөгыльләнүчеләр юк, барысы да дияр¬лек дәүләт структурасында һәм бүтән өлкәдә хезмәт итәләр. Шуңа да карама-стан, изге гамәлгә хәләл акчаларыбызны жәлләмибез. Ниһаять, менә шушы би¬набызны рәтләп бетердек, 5 көн рәттән авыз ачтыру мәҗлесләрен оештыруны рәткә салдык. Азык-төлекне үзебез кай¬гыртсак, ашка дип һәр көн ике сарыкны авылдашларыбыз бүләк итә, уңган остабикәләребез бәлешләрен, таба ашларын әзерләп китерә. Ифтарыбызның өченче һәм дүртенче көненә кайнар ашны “Идел” рестора¬ны пешекчеләре Рафаил Сафин белән Наил Абдулхаев учакта бик тәмле итеп әзерләделәр.

Беркемне дә аерым билгеләп үтәсебез килми, бөтен авылдашлар хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Дөрес, хөрмәтле имамыбыз Нәим хәзрәткә зур рәхмәт, безнең бөтен ини¬циативаларны күтәреп ала, һәрьяклап ярдәм итә. Менә бүген авылыбызны үз карамагында тоткан белка администра¬циясе башлыгы Иван әфәндене дә кунак иттек. Алла боерса, киләсе Рамазан ай¬ларында да бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде әңгәмәдәшебез.

- Ыргу халкы белән сөйләшүе дә, эшләве дә рәхәт, туган авыллары файдасына башкарылачак эшләргә тиеннәрен санап тормыйлар. Шунысы аеруча куандыра: биредә шәһәрлеләр дә кече ватаннарын төзекләндерүгә бик теләп үз өлешләрен кертәләр, бергәләп бик матур сабантуй¬лар уздырабыз, менә бүген авыл буйлап суүткәргечне яңартабыз.

Форсаттан файдаланып, “Туган як” газе¬тасы аша барча теләүчеләрне 8 июльдә үтәчәк Ыргу сабан туена чакырам, ә Ыргу яшьләре берләшмәсенә милли һәм рухи традицияләрне саклап килгәннәре өчен олы рәхмәтләремне белдерәм, - диде Иван Бухалов.

Менә шулай биш ифтарның берсендә без дә кунак булдык, бәйрәм өлеше ал¬дык, Ыргу яшьләренә сокланып кайттык. Авыл анда бүген шау-гөр килә: Ураза гаетен бәйрәмләп, хәзер сабантуйга әзерләнәләр, аннары Корбанга да күп калмый инде...
Олег ХӨСӘИНОВ.

Уразавылда «Дуслык дәресе»

Уразавыл мәдәният йортында “Дуслык дәресе” дип аталган гадәти булмаган чара узды. Аны Ниж¬гар татарлары конгрессы район администрациясенең мәгариф, спорт һәм яшьләр комитеты, мәдәният бүлеге һәм яшьләр па¬латасы белән берлектә оештырдылар. Гадәти булмаганы шунда – бу чарага Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университеты һәм медицина академиясендә белем алучы чит ил студентлары килгән иде. Алар белән очрашуга район мәктәпләре каршында эшләп килүче сәламәтләндерү-ял итү лагерьларына йөрүче балаларны китерделәр.

“Дуслык дәресе”н Уразавыл мәктәбенең тәрбия буенча дирек¬тор урынбасары Гөлнара Садретдинова алып барды. Чит ил ку¬наклары килеп җиткәнче ул зал белән төрле уеннар уйнады, ба¬лаларны җырлатты. Ниһаять, көтеп алган кунаклар килеп җитте һәм Гөлнара аларны сәхнәгә чакырды. Зимбабве иленнән килгән Тинаше Мазеро медицина академиясендә белем ала, Бенате Вьей¬ра (Ангола), Альтувайни Ахмед (Иран) һәм Аллсөләйман Тяммам (Сирия) Лобачевский исемендәге университет студентлары.

Милли кием кигән кызлар кунакларга чәк-чәк тәкъдим иттеләр. Россия гимны яңгыраганнан соң Кы¬зыл Октябрь районы җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рафа¬эль Ильясов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, администрациянең мәгариф, яшьләр һәм спорт комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанова барысын да җылы сәламләделәр.

Гаяр Абдрахманович студентлар¬га Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук “Ел укучысы-2017” конкурсында кат¬нашучы һәм җиңүче укучыларны, хезмәт ветераны, Уразавыл мәктәбе укытучысы Бибинур Измайлованы конгресс исеменнән бүләкләде. Ә Рафаэль Нәбиуллович, үз чира¬тында, Гаяр әфәндегә һәм адми¬нистрация хезмәткәре Гөлнара Абдуллинага район администра¬циясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары чит ил кунаклары үзләренең туган илләре турын¬да сөйләделәр, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән бераз та¬ныштырдылар. Тинаше белән Бе¬нате үзләренең халык биюләрен башкардылар, балаларны да сәхнәгә чакырып, кайбер бию элементларын күрсәттеләр һәм бергәләп биеделәр. Ахмед белән Тяммам искиткеч матур итеп гарәп җырын башкардылар, Ахмед ял¬гыз да җырлады. Иң мөһиме – бе¬ренче минутлардан ук зал белән тыгыз контакт урнашты, балалар студентларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар, бик теләп бергәләп җырладылар, биеделәр, Тинаше белән аларча исәнләшергә өйрәнделәр, кыскасы, зур активлык күрсәттеләр. Якын¬ча бер генә сәгатькә исәпләнгән чара ике сәгать ярымга сузылды, балаларның бер генә дә китәсе килмәде. Барысы да Нижгар татар¬лары конгрессына шундый кызыклы һәм кирәкле чара оештырган өчен зур рәхмәт белдерде. Ахырда чит ил кунаклары район җитәкчеләре, балалар белән бергәләп бөек як¬ташларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев һәйкәлләре янын¬да истәлеккә фотога төштеләр.
“Дуслык дәресе”н оештыруда зур ярдәм күрсәткән тагы да бер сту¬дентны билгеләп үтәсе килә - ул медицина академиясенең соңгы курс студенты, уразавыллы Илнур Абдуллин. Нәкъ Илнур бу студент¬лар белән элемтәгә кереп, аларны Уразавылга китерде, кунаклар да, үз чиратларында, милли районга кылган сәяхәтләреннән, балалар белән аралашудан бик канәгать булуларын белдереп, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләрен әйттеләр. Кызыл Октябрь районында күптөрле милләтләр үзара дус-тату яши һәм “Дуслык дәресе”нең нәкъ биредә узуы да символик характер йөртә.

Җир йөзендә меңләгән милләт халкы яшәсә дә, безнең өебез бер – Җир шары һәм шул гомуми өебездә һәрчак дуслык хөкем сөрсен иде.
Бу зур тәрбияви чараны оеш¬тыручыларга, шул исәптән район мәдәният йорты хезмәткәре, тавыш режиссеры Илдус Харрясовка да тагы бер тапкыр рәхмәт, бу очрашу соңгысы булмас дигән өметтә кала¬быз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.

«Русь»та татар мәҗлесе

Сергачның үзәгендә урнашкан “Русь” ресторанында шушы районның алдынгы авыл хуҗалыгы җитәкчеләре Харис Хакимов (З.Рбишча) белән Фаил Арифуллин (Шөбиле) һәм уңышлы шәхси эшмәкәр Ирфан Шаипов (К.-Пожар) эшлекле дуслары өчен бәйрәм табыны кордылар, ифтар мәҗлесе уздырдылар. Әйтергә кирәк, нәкъ хуҗалар үзләре куна¬кларга чәй ясап, аш салып ихластан сый-хөрмәт күрсәттеләр. Бу дини мәҗлес ресторан тарихында гына түгел, ә Сергач күләмендә беренче тапкыр уздырылды һәм әлеге иге¬лекле гамәлнең дәвамы булыр дип ышанасы килә.

Ресторан ишегалдында иф¬тар хуҗалары Харис Мигъдәт улы, Фаил Харис улы һәм Ирфан Таһир улы 30лап җыелган кунакның бары¬сын да ислам сәламнәре белән кар¬шы алдылар, мәҗлес бүлмәсенә кадәр озатып бардылар, килә бар¬ган дусларын үзара таныштырып тордылар.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда Үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки шушы бер ай эчендә кечкенә генә изге гамәлнең дә әҗере зур була. Шуңа күрә ураза вакытын¬да безнең Нижгар татарлары да күбрәк изгелек кылып калыр¬га тырыша, ә ифтар уздыру шул игелекләрнең нәкъ алтын урта¬сында тора. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшләрен ифтар мәҗлесенә чакырып сый-хөрмәт күрсәтсә, ул шушы кардәшенең савабын алачак, ләкин шул ук ва¬кытта теге дин кардәшенең дә са¬вабы кимемәячәк”, - дигән. Димәк, никадәр күбрәк кеше ифтарга чакырасың, шулкадәр күбрәк са¬вап та аласың. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бары хикмәтле изге Рамазан аена гына хас. Нәкъ шул турыда сөйләде әлеге ифтарның хөрмәтле кунагы, К.Октябрь райо¬ны мөхтәсибе, Абдулхамит Саде¬ков исемендәге Зур Рбишча мәчете имамы Харис хәзрәт Исмаилов үз вәгазендә.

- Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң ка¬дерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи як¬тан чистарыну, белмичә кылган гөнаһлардан арыну, мохтаҗларның хәленә керешеп, аларга ярдәм кылу ае. Ә Ләйләт әл-кадр кичәсе, ягъни бу айда Коръән аятъләре иңдерелгәнгә күрә, Рамазан бөтен ислам дөньясы өчен иң кадерле айларның берсе. Бу айда ураза тоту, тыелганнардан тыелып тору кыен түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә бу өлкәдә Үзе ярдәмгә килә: тәмуг ишекләрен ябып, шайтаннарны бо¬гаулап куя, изге гамәл кылырга ко¬мачаулаучылардан азат итә.

Мәрхәмәтле дин кардәшләребез тарафыннан корылган әлеге иф¬тарга килүчеләргә барысына да рәхмәтлемен, чөнки табын кунак белән күркәм, ә хуҗаларына Раб¬быбыз әҗерен 700ләп арттырып бирәчәк. Киләсе Кадер кичәсен дә, Ураза бәйрәмен дә шулай бергәләп матур гына каршылыйк, Гает намазларына күмәк басыйк, мәчетләребезнең хәлләрен беле¬шеп торыйк, - дип сөйләде Харис хәзрәт. Аннары ул изге Коръәннән сүрәләр укыды, ә Рушан хәзрәт Мөхәммәтҗанов тиешле догасын кылып, аларны багышлады. Шун¬нан кунаклар хәләл ризыклардан гына мул итеп корылган табын артында авыз ачтылар, чәй эчеп, ярыйсы гына сыйландылар.

Печәдән килгән Сабир Магҗанов, Мочалидан Надир Вахитов, Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов, Шөбиледән Мөхтәр Хайретдинов, Уразавылдан Илдар Садретдинов, милли районда киң җәмәгатьчелек һәм хәйрия эшләре белән танылган Халит белән Равил Садековлар (З.Рбишча белән Се¬мочки) һәм башкалар да кунак иткән дусларына чын күңелләреннән рәхмәтләрен белдерделәр.
Ә бәйрәм сәбәпчеләре, үз чиратла¬рында, кунакларны, шул исәптә бар¬ча якташ-милләттәшләрне киләчәк Ураза гаете белән тәбрикләделәр, аларга сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, ә кәсепләрендә табыш күреп эш итүләрен теләделәр.
Олег ХӨСӘИНОВ.


---
Туган як
№ --- | 11.07.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»