поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.07.2017 Әдәбият

Бунинның Коръәнне шәрехләве

Күпләргә яхшы таныш булган милләттәшебез, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев үзен әдәбиятчы ролендә дә сыный башлады. Бу юлы ул Бунин иҗатында ислам темасына кагылышлы фикерләре белән уртаклаша.

Моңа аны танылган дусты, Россиянең халык артисты Ринат Ибраһимов укуында рус шагыйре Иван Бунинның “Яшел әләм” («Зеленый стяг») исемле шигырен тыңлау да этәргән булса кирәк.

    – Исмәгыйль Каләметдинович, XIX–XX гасырларда иҗат иткән данлыклы шагыйрьләр арасында нигә нәкъ менә Бунинга игътибар итәргә булдыгыз?
    – Белүебезчә, рус һәм чит ил әдәбияты вәкилләреннән исламга мөрәҗәгать итүчеләр аз булмаган. Шулай да, алар арасында Бунин аерым урын били. Ислам темасына күп язуы, кайбер әсәрләренең эпиграфы итеп Коръән аятьләрен китерүе өчен генә түгел, ә менә Коръәнне тирән аңлап кабул итүе өчен.

– Аны Коръәннең тирән мәгънәләрен төшенүгә алып килгән юл ниндирәк була?
– Дөрес әйтәсез – юлы! Бунин тормышының ул юлын аңламыйча шагыйрь иҗатындагы бер генә сорауга да җавап таба алмаячаксыз. Җирдәгеләр өчен Аллаһка юл бөтен кеше өчен дә ачык. Тик Бунин очрагында бу бераз башкачарак.

    Бунин иҗатын өйрәнүчеләр һәм күренекле әдәбиятчылар моны ишеткәч бәлки  елмаеп куяр, әмма шагыйрьдә исламны тирәнтен өйрәнү, рухи байлык, тәҗрибә туплау теләге уянуга аның гомер буе юлаучы, көнчыгышта кабул ителгәнчә әйтсәк, дәрвиш булуы да тәэсир итми калмагандыр.

    Язучы турында истәлекләр укыганда  мин Иван Алексеевичны якын белгән шагыйрә Галина Кузнецова әйткән фразага, дөресрәге, аңа бирелгән сорауга игътибар иттем: “Сәер тоелса да, сәяхәт иткәндә сез һәрвакыт бик ерак, кеше аягы басмаган урыннарны сайлый торган булгансыз”. Бунинның һәрвакыт көнкүрештән, үзе яшәгән тирәлектән, октябрь инкыйлабына кадәр дә, аннан соң да илдә барган ыгы-зыгылардан качасы килгән. Бәлки шуңа күрәдер дә, Бунин  беркайчан да үз почмагы булмаган мәңгелек дәрвиш. Унтугыз яшендә үз өеннән киткәннән соң ул бөтен гомерен вакытлыча тукталган фатирларда, кунакханәләрдә һәм үзенең дусларында  үткәргән.

– Ә бит үзе Нобель премиясе лауреаты, җитеш тормышта яшәүче кеше булган. Аны теләсә кайсы ил бик шатланып үзләрендә яшәткән булыр иде, миңа калса.
– Генийлар белән башкачарак шул. Реаль тормышта, кагыйдә буларак, кеше үлгәч кенә аны кадерли башлыйлар. Икенче яктан, моны Бунин үзе теләдеме икән соң? Минем уйлавымча, табигатькә, тарихи урыннарга,  цивилизациядән  ераграк җирләргә омтылган дәрвиш җаны аны һәрвакыт яңа юлларга чакырып торгандыр. “Эх, әгәр фатирдан фатирга күчеп йөрүдән туктасаң... Менә шулай, минем кебек гомер кичергәндә, яшәүнең тәмен тагын да ныграк тоясың кебек. Җирдә яшәү үзе дә ниндидер бер станциядә туктап торган кебек кенә тоела” (көндәлеккә 1924 елның 9 сентябрендә теркәлгән язмадан). Аны психологик, дини, тарихи мәсьәләләр кызыксындырган. Алай гына да түгел, Бунин “дөньяның йөзен күрергә” омтылган. Бөек акыл иясе  Әбүгалисина да шундый ук хисләр кичергән бит:

Мне дервиша путь предназначен Аллахом.
Скиталец не знает сомнений и страхов,
Что вдруг потеряет насиженный дом
И хлам, что зовут почему-то добром.
Какой самодержец, лукавый властитель,
Способен построить такую обитель,
Где горы, долины – от века до века –
Как утварь домашняя для человека?
И что их дворцы? Как сарай для скотины
В сравненье с величием горной вершины.
Из города в город иду и в котомке
Лишь книги… Прочтут их когда-то потомки.
(«Персеиды». Ибн Ильяс тәрҗемәсе).

«Я обречен познать тоску всех стран и всех времен», –  дип язган Бунин үзенең бер шигырендә. Бу юлларда барысы да әйтелгән дип саныйм.
 
– Иҗади эзләнүләр  таңында Бунинның юлы ниндирәк һәм кайсы тарафларга була?

– Язучының беренче ерак сәяхәте Кырым ярымутравы белән бәйле. Бу искиткеч матур табигатьле гаҗәеп җирләр турында Бунинның бик күп шигырьләрендә телгә алына. Беренче баруында ук ул Пушкин һәм Лермонтов эзләреннән йөреп Кырымны аркылыга-буйга әйләнеп чыга. Көндәлекләреннән күренгәнчә, 1896 елның 1 июнендә Иван Бунин тимер юл буйлап Александровкадан (Запорожье) Бакчасарайга  таба юнәлә. Ә Бакчасарайдан атка утырып Чуфут Калә монастырена бара.

– Кырым ярымутравына Бунин болай гына барамы, әллә берәр нинди сәбәпләре буламы?
–  Берничә төрле фикер бар. Беренчедән, Лермонтов хакында сөйләшүләребезнең дә нигезендә яткан кан мәсьәләсен онытмыйк. Иван Алексей улы әтисе ягыннан поляк дворяннарыннан чыккан булырга мөмкин. Ә әнисе ягыннан (кыз фамилиясе Чубарова) аның татар тамырлары да юк түгел диләр. Замандашларының истәлекләре буенча, Бунинның әнисе Пушкин һәм Жуковский лирикасында тәрбияләнгән һәм күпчелек вакытын балалар белән шөгыльләнүгә багышлаган ягымлы,  мөлаем һәм хисле ханым була. Бунинның тормыш иптәше Вера Николаевна Муромцева: ”Әнисе Людмила Александровна сөйләве буенча, Ваня тумыштан ук үзенчәлекле булып, башка балалардан аерылып торган һәм бик нечкә күңелле булган” дип искә ала. Әнисе аның Кырымга юл тотачагын, ата-бабалары диненә мөрәҗәгать итәчәген күз алдына китерә алдымы икән? Бүген шул без шагыйрьнең гомерлек сәяхәтенә кан мәсьәләсе дә тәэсир иткәндер дип фаразлый гына алабыз.

    Пушкин белән Лермонтовның тәэсирен дә онытмыйк. Ул бу хакта үзенең көндәлекләрендә язмыйча, дус-танышларына сөйләмичә калган булырга да мөмкин, әмма “Бакчасарай фонтаны”ның магиясе ул елларда нык сизелгән, ә Лермонтов образы нәкъ менә әлеге юл белән ассоциацияләнгән. Шул  ук вакытта, Кырымга барыр өчен Бунинның үзе генә белгән сәбәпләре дә була.

– Димәк, барыбер әле интрига булган дигән сүз... Бүгенге көнгә кадәр тикшерүчеләр күз уңыннан качып калган мотивлары да бардыр дип уйлыйсызмы?
– Яшерен түгел, киресенчә, иң өстә ята торган сәбәпләрдән дияр идем мин аны. Әйдәгез, барысы турында да тәртипләп сөйләшик. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, аның Кырымга сәяхәте вакытында язылган “Монда хан күмелгән” шигыре бик  күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Кызганычка каршы, күп кенә тикшерүчеләр тарихи дөреслек белән бик дус түгел. Бигрәк тә, Сәмәркандта күмелгән Әмир Тимер турындагылары. Шунысына игътибар итик: аңлашылмаучанлык әлеге шигырьнең темасын Кырымдагы конкрет күмү урынына бәйләп аңлату аркасында барлыкка килә. Бунинның Сәмәркандтан алып Бакчасарайга кадәр яшәгән төрки халыкларның тарихи язмышын берләштерү теләге аңлашыла кебек, югыйсә. Әйдәгез, без дә дүрт тарлавык тоташа торган Салачык җирлегенә кадәрге юлга күз салып, аның белән Мәрьям-Дере тарлавыгына төшеп карыйк. Монда мавзолей һәм мөселман зираты урнашкан. Тарлавык төбендә төрбә дип аталган мөселман мавзолеен күрә алабыз. Бу Кырым ханлыгына нигез салган Хаҗи Гәрәй һәм аның улы Миңлегәрәй күмелгән урын.

Нәкъ менә шушы “бөтен халыкларның һәм илләрнең сагышын тоеп була торган урын”да “Биредә хан күмелгән...” шигырен язу идеясе тугандыр да. Ул менә болай яңгырый:

 «Тут покоится хан, покоривший несметные страны,
Тут стояла мечеть над гробницей вождя:
Учь толак бош ослун! Эти камни, бурьяны
Пахнут мускусом после дождя».
И сидел я один на крутом и пустом косогоре.
Горы хмурились в грудах синеющих туч.
Вольный ветер с зеленого дальнего моря
Был блаженно пахуч.

Шунысын да искәртик, монда  Аксак Тимергә “Бик күп илләрне яулап алган хан күмелгән” дигән сүзләре генә беркүпме туры килә. Чөнки Бакчасарай һәм аның тирәсендәге Салачык, Иске-йорт, Азис, Чуфут Каләләрнең кырым татарлары өчен изге  җирләр булуы билгеле. Бунин килгән чакта әлеге төрбәләр ташландык хәлдә, төрбәләре  җирдән казып алынган, ташлар белән күмелгән хәлдә була. Кабер ташындагы язуларның күбесе “.... монда  күмелгән” дип башлана. Бунин бу сүзләргә бары “Бик күп илләрне яулап алган хан күмелгән” дигән сүзләрне өстәгән. Ә Аксак Тимер турындагысын инде халык үзе уйлап бетергән. Ул бит шулай ук Чыңгыз хан да, Бату хан да була алыр иде.  Анда аларның көле булмаган да, була да алмаган. Әмма халык  тарихны үзенчә күзаллап легендалар тудырырга да сәләтле. Монысы темадан бераз читкә китү булды.

    Мине иң гаҗәпләндергәне «учь толак бош ослун» дигән кырым-татар сүзләре булды.  Бигрәк тә ул сүзләрнең шундый оста һәм урынлы итеп куелышы таң калдырды мине. Татарча сөйләшмәсә дә, төрки телләрнең матурлыгын һәм яңгыраш үзенчәлекләрен әнә ничек итеп тоемлаган бит ул. Кан тәэсиреме? Көнчыгышка юл алуының сәбәбеме?

– Бунин һәм Аксак Тимер бер-берсеннән бик ерак тарихи фигуралар. Хәтта аларның Мәрьям Дере тарлавыгында “кисешүләре” турындагы мәгълүмат та мистика булып тоела.
– Бунинның бу шигырен укый башлаганда ук рәхимсез Аксак Тимер күз алдына килеп баса. Поэтик легенда булуына карамастан, Бунинның “Аксак Тимер” хикәясе кебек үк, ул үзенә тартып тора.  Вакыйгалар Кырымның бер авылындагы каһвәханәдә бара.  Урам җырчысы үтеп баручылар өчен җыр башкара. Ул хикәянең бер өзеген исегезгә төшерик әле:  «О, Темир-Аксак-Хан, говорила песня, не было в подлунной отважней, счастливей и славнее тебя, смуглоликий, огнеглазый – светлый и благостный, как Гавриил, мудрый и пышный, как царь Сулейман! Ярче и зеленей райской листвы был шелк твоего тюрбана, и семицветным звездным огнем дрожало и переливалось его алмазное перо, и за счастье прикоснуться кончиком уст к темной и узкой руке твоей, осыпанной индийскими перстнями, готовы были умереть прекраснейшие в мире царевны и рабыни. Но, до дна испив чашу земных утех, в пыли, на базаре сидел ты, Темир-Аксак-Хан, и ловил, целовал рубище проходящих калек:

– Выньте мою страждущую душу, калеки!
…А-а-а, Темир-Аксак-Хан, где она, горькая мудрость твоя? Где ее муки души твоей, слезами и желчью исторгнувшей вон мед земных обольщений?»

Менә сезгә Иван Бунин, аның сүзләре, аның тормыш фәлсәфәсе, аның Аксак Тимер язмышын оста итеп сурәтләве. Бу Кырым юлларының поэтик исләре белән баетылган  фәлсәфи проза гына булса да, минем өчен башкасы мөһим: Бунин төрле чорларның ритмын тоя-тоя төрки халыклар үткән тарихи юлдан барган. Һәм нәкъ менә әлеге юл аны Коръәнгә, Ислам нигезләренә якынайткан да инде.

– Коръәннең бөек мәгънәләрен төшенүгә багышланган бу юл Пушкинның рус әдәбиятында аерым бер юнәлеш барлыкка китергән “Коръән аятенә охшатулар”ыннан нәрсәсе белән аерылган соң?
– Образлы итеп әйтсәк, Көнчыгышка И.Бунин тауларда сакланып калган татар мәдәнияте аша килә. Һәм ул Кырым ярымутравына бер тапкыр гына да әйләнеп кайтмаячак бит әле. Россиядә Ислам көнчыгышына юл яручы беренче кеше булмаса да, данлыклы рус каләм әһелләре Пушкин, Толстой, Лермонтов һ.б.ш. эзләренә ышанычлы адымнар белән басып баручы иҗатчы булган ул.

Бунин юл алган вакытта мәгълүмат кыры да үзгәрәк була: рус теленә тәрҗемә ителеп бик күп көнчыгыш шагыйрьләренең иҗаты һәм тарих буенча китаплар дөнья күрә башлый.  Җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә, интеллегентларның мөселманнарга  мөнәсәбәте йомшара: европалылар вөҗдан иреге принциплары турында көрәшсәләр, Россия империясе 1905 елның 17 апрелендә беренче тапкыр “Дин иреген тану турындагы закон”ны кабул итәргә мәҗбүр була, Петербургта Сәмәрканд архитектура стилендә җәмигъ мәчете төзелә һ.б.

Шуңа, әлеге үзгәрешләрне һәм Бунинның Кырым ярымутравы белән генә чикләнергә җыенмавын исәпкә алып болай дияргә була: аның ислам дөньясындагы юлы башка төрле, мәгълүмат һәм рухи яктан гына түгел, географиясе ягыннан да үзгә була.

Аның сәяхәтләр картасында  – 1903 елда Төркия, 1906 елда – Мисыр, Сирия, Палестина, 1910 елда – Алжир, Сахара һәм Тунис. Һинд океаныннан Цейлонга сәяхәте һәм большевиклар  чорындагы Россиядәге авыр вакытларда  күпме мөселманнарны очрата әле ул анда.

–    Ислам юлына керүдә чираттагы мөһим пункт кайсы була?
–  Бу   сорауга мин һич тә икеләнмичә Истанбул дип җавап бирә алам. Шагыйрьнең соңгы тормыш иптәше Вера Муромцева-Бунина да Бунинның Истанбулда булуын аның рухи һәм иҗади тормышына тәэсир итәрлек бик мөһим, нәтиҗәле вакыйга булды дип искә алган. Бунин ниһаять яңа, мавыктыргыч дөньяга килеп эләгә һәм ислам аның күңеленә гомерлеккә кереп кала.

– Бу иҗади эзләнүме, әллә үзенең сайлавымы? Бунин бит үзе яшәгән дөньяның асылын  “үз күңеле аша” кабул итүчеләрдән булган.
–  Мин моны, һичшиксез, рухи сайлау дип уйлыйм. Моңа аны исламны дин буларак та, мәдәният буларак та аңлау теләге этәргәндер. Танылган элгәрләре, бигрәк тә, Пушкин кебек иҗатчылар омтылышы тәэсирендә болар үзеннән-үзе аңлашыла һәм бернинди дә шик тудырмый кебек. Башка сәбәбе дә булган.  Көнбатыш рухи кыйммәтләреннән күңел кайту диимме соң... Ни өчен Көнбатыш түгел, ә Көнчыгыш булуын ул «Братья» хикәясенең бер героеннан да әйттерә бит: «Бога, религии в Европе давно уже нет, мы при всей своей деловитости и жадности, как лед холодны и к жизни, и к смерти: если и боимся ее, то рассудком или же только остатками животного инстинкта». Моны аңлатып тору кирәкмидер дип уйлыйм. Һәр кешенең үзе теләгәнчә уйларга хакы бар.

Бунин кебек кешенең рухи сайлавы турында сөйләү җиңел түгел. Талантының күпкырлы булуы, кызыксынуларының диапазоны, тирән мәгълүматлар белән оста эш итә белүе аны дөнья күләмендәге чын иҗатчы итә.

–    Әдәби дөреслегеннән бигрәк, Ислам рухы һәм Ислам хәрефенең тирәнлеге белән  бәһале булган иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә?
– Иван Бунин динебезне үзенең эчке дөньясы аша үткәреп, нечкә тоеп иҗат иткән дияргә тулы хакыбыз бар. Бунин поэзиясе бернинди фаразларга урын калдырмыйча гына безгә Коръәннең тирән мәгънәләрен аңлаучы, Мөхәммәт пәйгамбәрне олылаучы шагыйрь күңелен ачып бирә. Ислам дине Бунинга дөньяны аңларга, цивилизация рамкаларыннан һәм чикләүләреннән качарга ярдәм иткән булса кирәк.

Танылган рус шагыйрәсе һәм язучысы Зинаида Гиппиусның  «Бунин знал и видел то, что шире России. А лишь видя и любя это всемирное, вечное, жизнь в ее тайнах, – можно понимать и жизнь своей земли» дигән сүзләре бик дөрес әйтелгән дип саныйм.

Ә кабатлану турында болай дияр идем. Бунин бит Ислам темасына гына түгел, динебезнең рухи нигезләренә мөрәҗәгать итә. Иң мөһиме –  шигырьгә салынган сүзләреннән аның Аллаһка ихлас ышанганлыгын аңлыйсың. Шул ук вакытта бу сүзләрдә ниндидер серлелек, яшерен мәгънәләр дә бар, ягъни, үзең уйлап, төшенеп бетәргә тиешсең булып чыга. Биредә ул мөселман акыл ияләре традицияләрен дәвам итеп, югары әйберләр турында күңелең уйланырлык итеп әйтә белә.

“Сер”  («Тайна»)  исемле шигыре Бунин поэзиясенең төп шедеврларыннан саналырга хаклы.

Элиф, Лам, Мим
(Коран, 29:1; 30:1, 31:1, 32:1)
Он на клинок дохнул – и жало
Его сирийского кинжала
Померкло в дымке голубой:
Под дымкой ярче заблистали
Узоры золота и стали
Своей червонною резьбой.
«Во имя Бога и пророка,
Прочти, слуга небес и рока,
Свой бранный клич: скажи, каким
Девизом твой клинок украшен!»
И он сказал: «Девиз мой страшен.
Он тайна тайн: Элиф, Лам, Мим».
«Элиф, Лам, Мим? Но эти знаки
Темны, как путь в загробном мраке:
Сокрыл их тайну Мохаммед…»
«Молчи, молчи! – сказал он строго, –
Нет в мире бога, кроме Бога,
Сильнее тайны – силы нет».
Сказал, коснулся ятаганом
Чела под шелковым тюрбаном.
Окинул жаркий Атмейдан
Ленивым взглядом хищной птицы –
И тихо синие ресницы
Опять склонил на ятаган.

    Үзе күзаллаган әңгәмәдәш белән Бунин Аллаһ Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат булмавы, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи үәсәлләмнең Аллаһның илчесе булуы хакында, ягъни, ислам динендәге һәр кеше белергә тиешле шәһадәт хакында сөйләшә. Әмма ул моны үзенчә, образлы тел белән әйтеп бирә.

–    Бунинның рус телендәге шигырьләрендә төрки һәм гарәп  сүзләре дә бик еш очрый.
– Бу аның поэзиясенә үзенә бер төрле нәфислек, матурлык өсти, күзаллауны киңәйтә, уйлану өчен җирлек тудыра. Минемчә, башкаларны кабатламыйча, үз күңеле аша кичереп, югары кыйммәтләр турындагы уйлануларыннан катлаулы каллиграфик бизәкләр ясап яза белүе дә Бунинга булган кызыксынуны арттырадыр.
 
– Ничек уйлыйсыз, шул хактагы мәгълүм шигырендә Кадер кичәсенең мөһимлеген аңлатып бирә алганмы Бунин?
–    Иван Бунинның һәр шигыре үзенчәлекле. Шуларның берсе – Кадер кичәсе турында. Белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, – дип әйтелә. Изге китабыбыздагы аятьләр Хира тавында Җәбраил фәрештә “Укы!” дигәннән соң иңә башлый. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакълеккә, яхшылыкка, ягъни  бәхет-сәгадәткә илтә торган  юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә. Шушы серле кичнең шәрәфәтен вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт  мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.

Мөхәммәт пәйгамбәр белән Җәбраил фәрештә арасындагы бу аралашу күренешен Бунинның замандашы, танылган рәссам Николай Рерих бик оста итеп сурәтләгән. Миңа калса, бу урында Рерихның 1932 елның 19 апрелендә барон Таубега язган хатыннан өзек китерсәк урынлы булыр: «Посылаю снимок с моей картины «Магомет на горе Хира получает указ архангела Гавриила». Мне приходилось слышать очень трогательные отзывы единоверцев Магомета об этой картине, отмечавших понимание традиции в сокрытии лица пророка».

Рерихның хатына юкка гына игътибарыгызны юнәлтмәдем мин. Башка дин, мәдәният кешесенең ислам кыйммәтләрен шулай нечкә аңлап, тоемлап башкаларга җиткерергә тырышуы бик мөһим нәрсә ул. Нәкъ менә  шундый ихлас мөнәсәбәт булганда диннәр, мәдәниятләр, цивилизацияләр арасында диалог башлана да бит инде. Рерих моны үзенең иҗаты белән исбат итә. Бунин да шул ук юл белән бара.

Изгелек, табыну, тәүбә итү нәрсә ул дисәк, Аллаһыбыз каршында кешелеклелек күрсәтү шул бит инде. Хәзрәти Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенә инанып һәм савабын Аннан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырган кешенең эшләгән гөнаһларын кичерер», – дигән (Бохари, Саләтут-Тәравих, II т., 253) бит. Сүз белән генә түгел, йөрәк белән тәүбә итү турында сүз бара. Үзең кылган гөнаһларны һәм ялгышлыкларны тану һәм аларның гафу ителү кичәсе бу. Иң мөһиме: кеше киләчәккә өмет һәм ышану белән карый!

“Кадер киче” шигырендә Бунин менә ничек тасвирлый бит аны:

Ночь Аль-Кадра. Сошлись, слились вершины,
И выше к небесам воздвиглись их чалмы.
Пел муэдзин. Еще алеют льдины,
Но из теснин, с долин уж дышит холод тьмы.
Ночь Аль-Кадра. По темным горным склонам
Еще спускаются, слоятся облака.
Пел муэдзин. Перед Великим Троном
Уже течет, дымясь, Алмазная Река.
И Гавриил – неслышно и незримо –
Обходит спящий мир. Господь, благослови
Незримый путь святого пилигрима
И дай земле Твоей ночь мира и любви!

Нинди якты энергия бирә бу юллар. Безнең өчен изге булган әйберләр турындагы уйлары белән бүлешкән Бунинның рухи тәҗрибәсен сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый.

– Шагыйрь иҗатында Мөхәммәт пәйгамбәр ничек чагылыш таба?
– Бунин шигырьләрендәге Мөхәммәт пәйгамбәр образы – аерым тема ул. Аңа кереп китәр өчен Коръәндәге  “Без сиңа Кәүсәр бирдек” дигән сүзләргә нигезләнгән шигыренә игътибарыгызны юнәлтим. Кәүсәр – оҗмах бакчаларында ага торган елга. Коръән белән танышу Бунинда искиткеч ассоциацияләр тудырган дигәндә, нәкъ менә әлеге шигырьне искә алырга кирәктер.

Здесь царство снов. На сотни верст безлюдны
Солончаков нагие берега.
На воды в них – небесно изумрудны,
И шелк песков белее, чем снега.
В шелках песков лишь сизые полыни
Растит Аллах для кочевых отар,
И небеса здесь несказанно сини,
И солнце в них – как адский огнь, Сакар.
И в знойный час, когда мираж зеркальный
Сольет весь мир в один великий сон.
В безбрежный блеск, за грань земли печальной.
В сады Джиннат уносит душу Он.
А там течет, там льется за туманом
Река всех рек, лазурная Ковсерь,
И всей земле, всем племенам и странам
Сулит покой. Терпи, молись и верь.

–  “Түз, гыйбадәт кыл һәм ышан”. Мәгънәсе гаять тирән бу сүзләрне Мөхәммәт пәйгамбәр белән ничек бәйлисез?
– Мөхәммәт Пәйгамбәр тауда ялгыз дога укып, гыйбадәт кылып йөргәндә янына Җәбраил галәйһис-сәлам (фәрештә) килүе һәм аңа пәйгамбәрлек иңдерүе хакында беләсез. Мәгълүм хәдисне Бунин үзенчә болай җиткерә:

В пустыне красной над пророком
Летел архангел Гавриил
И жгучий зной в пути далеком
Смягчал сияньем белых крыл.

Шул ук вакытта, “Мөхәммәт Пәйгамбәр сөргендә” шигыре аша шагыйрь пәйгамбәр булуның бөтен авырлыгы, катлаулылыгы җиткерергә тырышкан. Бернигә дә карамыйча кешеләргә Аллаһ сүзен җиткерүченең язмышын тасвирлавы буенча да, хикәяләве, сурәтләве буенча да поэзия рамкаларына сыймый торган әсәр дияр идем мин аны.

Духи над пустыней пролетали
В сумерки, над каменистым логом,
Скорбные слова его звучали,
Как источник, позабытый Богом
На песке, босой с раскрытой грудью,
Он сидел и говорил тоскуя:
«Предан я пустыне и безлюдью,
Отрешен от всех, кого люблю я!
И сказали Духи: «Недостойно
Быть пророку слабым и усталым».
И пророк печально и спокойно
Отвечал: «Я жаловался скалам».

Менә ул – рухның көчле булуы! “Мин кыяларга зарландым”. Менә ул кешегә илаһи дөреслекне җиткерүче образы: “Түз, гыйбадәт кыл һәм ышан”.
 
– Бунин иҗатында тагын бер гаҗәп әйбер – аның ислам гыйбәдәтен “үз итүе”дер...
– Моны минем дә ассызыклыйсым килә: шигырьләрендә мәдәни яктан тасвирлау гына түгел, ә менә Аллаһка табыну, шул табынуда “эрү”.  Шагыйрь догалар һәм намаз укыр алдыннан пакълану, чистарыну, ягъни  тәһарәт алуның мөһимлегенә басым ясый, намаз укыгандагы һәр хәрәкәтне тәфсилләп сурәтли. Аллаһка бөтен барлыгы белән ышанган һәм аңа табынып дога кылучы, намаз укучы мөселманнарны диңгез  ярындагы дулкыннар белән чагыштыра. Үзем дә Аллаһка ихлас ышанучы кеше буларак, мондый юлларны уку күңелемә балаларымның көлгән тавышын, кошлар сайравын, чишмә челтерәвен ишеткәндәге кебек рәхәтлек бирә. Ул юлларда шагыйрәнә осталыкка яшеренеп ислам диненә ихлас мөнәсәбәт, Аллаһның берлеген тану һәм аны олылау тоемлана.

–     Ә бит, уйлап карасак, ул башлыча европа дөньясында яшәгән. Мөселманнарча гыйбадәт кылган очракта, бөек шагыйрь генә түгел, ә шул буынның рухи лидеры итеп күргән замандашлары  аңардан  мизгел эчендә читләшкән, йөз чөергән булмаслар идеме?
– Сез хаклы. Бәлки шуңа күрә Бәкарә сүрәсенә нигезләнеп "Пәрдә" («Завеса») исемле шигырен язгандыр да ул. Хәтерләсәгез, анда мондый сүзләр бар:  «Поистине, те, которые не уверовали, — все равно им, увещевал ты их или не увещевал, они не веруют. Наложил печать Аллах на сердца их и на слух, а на взорах их – завеса. Для них –  великое наказание!» Бунин поэтик сурәтләвендә ул болай яңгырый:

Так говорит Господь: «Когда, Мой раб любимый,
Читаешь ты Коран среди врагов моих,
Я разделяю вас завесою незримой.
Зане смешон врагам мой сладкозвучный стих».
И сокровенных чувств, и тайных мыслей много
От вас Я утаил. Никто моих путей,
Никто моей души не знает, кроме Бога:
Он Сам нас разделил завесою своей.

–  Бунин үзенең нинди дингә өстенлек бирүен ассызыкламыйча гына Мөселман Көнчыгышының рухи асылына төшенү юлындагы барлык әсәрләрен “Ислам” дигән исем береп, бер китапка туплап бастырып чыгара. Моны җәмәгатьчелек фикеренә каршы килү дип аңларгамы, әллә башкачамы?
– Монда бер төрле генә җавап биреп булмый. Беренчедән, Пушкин, Лермонтов, Толстой һ.б. иҗатларындагы Коръән мотивлары белән таныш булган Россия җәмәгатьчелеге ислам тематикасын кабул итәргә әзер булган инде. Икенчедән, шактый мөселман шагыйрьләренең һәм галимнәренең тәрҗемәләре басылган булган. Өченчедән, ул җыентыгын Бунин 1905 елда “Дин иреген тану турындагы канун” гамәлгә кергәч кенә бастырырга җөръәт итә бит. Рус әдәбияты тарихында “Ислам” дип исемләнгән беренче һәм бердәнбер җыентык була ул! Иҗатташлары әлеге китапны гаҗәпләнеп каршы алсалар да, хәерхаклы булалар. Шул ук вакытта, Иван Бунинның “Ислам” дип исемләнгән китабы аның поэтик тәҗрибәләрен туплаган җыентык кына булгандыр дию артык гадиләштерү булыр иде. Күпләр үзләренең дини карашлары яисә атеист булулары нәтиҗәсендә бу фикерне хуплый алмаслар, әмма шулай да, Бунин ислам турында язып кына калмаган, ул исламда яшәгән!

– Димәк Иван Бунинның “Ислам” исемле китабын поэзия генә түгел дия алабыз?
– Минем өчен бу поэзия генә түгел. Китаптагы төп әсәрләрнең берсе булган “Яшел әләм”гә генә карыйк, ул бит поэтик мәгънәләр генә түгел, ышану да бирә. Александр Блок юкка гына  бу әсәргә игътибар итми һәм үзенең рецензиясендә аны көнчыгышның серле пәрдәләрен  ача торган әсәр дип атамый бит. Без бүген аның хакында хәтта “чын-чынлап исламның тирән  мәгънәләрен ача торган” шигырь дия алабыз.

Ты почиешь в ларце, в драгоценном ковчеге,
Ветхий деньми, Эски,
Ты, сзывавший на брань и святые набеги
Чрез моря и пески.
Ты уснул, но твой сон – золотые виденья.
Ты сквозь сорок шелков
Дышишь запахом роз и дыханием тленья –
Ароматом веков.
Ты покоишься в мире, о слава Востока!
Но сердца покорил
Ты навек. Не тебя ль над главою пророка
Воздвигал Гавриил?
И не ты ли царишь над Востоком доныне?
Развернися, восстань –
И восстанет Ислам.
Как самум в пустыни.
На священную брань.
Проклят тот, кто велений Корана не слышит.
Проклят тот, кто угас
Для молитвы и битв – кто для жизни не дышит,
Как бесплодный Геджас.
Ангел смерти сойдет в гробовые пещеры, –
Ангел смерти сквозь тьму
Вопрошает у мертвых их символы веры:
Что мы скажем ему?

Бөек рус шагыйре Иван Бунинның рухи эзләнүләре хакында моңа өстәп тагын ни дия алабыз?  Үз юлын табуның кеше тормышындагы иң мөһим әйбер булуы турында уйлана алабыз...

Белешмә
Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. «ДАН» компанияләре төркеменең президенты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Дубай» күчемсез милек агентлыгы, «Казан» рестораннар челтәре, «Шан Турс» туристик компаниясе).
•    1956 елның 30 ноябрендә Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туа.
•    Әтисе – Каләметдин хәзрәт (имам була).
•     1972–1976 елларда сәүдә техникумында укый.
•    1976–1978 елларда хәрби хезмәттә була.
•    1978 елда тавыш яздыру студиясе ача.
•    Үзгәртеп корудан соң, 1990 елларда шәхси эшмәкәрлек һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә башлый.
•    2006 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күчеп китә. Шул ук елны «ДАН»  күчемсез милек агентлыгын оештыра.
•    2008 елда рус телендә сөйләшүчеләр өчен «Шан Турс» туристлык фирмасын ача.
•     2010 елда Шарджа шәһәрендә «Казан» ресторанын ача.
•    5 дипломы бар (өчесе – югары белем, икесе – һөнәри урта белем).
•    11 баласы, 9 оныгы бар.
   
Әңгәмәдәш –  фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруы катнашучысы НУРАЛИ ЛАТЫЙПОВ.
“Реальное время” электрон газетасындагы мәкаләне татарчага филология фәннәре кандидаты ЭЛЬВИРА САФИНА тәрҗемә итте.


---
Матбугат.ру
№ --- | 10.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»