|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2009 Мәдәният
ЯҢА ЕЛГА – ЯҢА ФИЛЬМ!"Ерактагы йолдызым" телевизион фильм премьерасы Төрле жанрдагы фильмнары белән танылган Нурания Җамали "Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларын Яңа ел алдыннан чираттагы иҗат җимеше белән шатландыра. 3 серияле "Ерактагы йолдызым" телевизион фильмы Халисә Ширмән сценариена нигезләнеп төшерелде. Аның иҗат җимеше "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе һәм "Татмедиа" агентлыгы ел саен үткәрә торган сценарийлар конкурсында җиңү яулаган иде. Фильм турында режиссер һәм актерлар белән сөйләшик.
– Нурания ханым, сез инде фильм төшереп остарып беттегез. Белүемчә, Халисә Ширмән белән дә беренче генә эшләвегез түгел. Эш процессынанн сез канәгатьме?
– Моңа кадәр 2006 елда "Язмышлардан узмыш юк икән" дигән фильм Халисә Ширмән әсәре буенча төшерелгән иде. Безнең редакциягә килгән хатлар һәм шылтыратуларга нигезләнеп ул меңләгән тамашачының мәхәббәтен яулады дип әйтә алам. Яңа фильм да шулай булыр дип ышанам. Эштән канәгать калу турында әлегә әйтә алмыйм. Әгәр тамашачы аны яратып кабул итсә, әлбәттә, канәгать булачакмын.
– Фильм нинди жанрда? Темасы нидән гыйбарәт?
– Бу мелодрама жанрындагы фильм. Кеше ярата, һәм ул һәрвакытта да яратылырга тели. Биредә ир белән хатын мәхәббәте генә түгел, ә ата-ананың баланы сөюе дә күздә тотыла. Фильмны карагач, әти-әнисе эш белән генә мавыккан гаиләләрдә үскән балаларга тормышта тагы да авыррак була дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Димәк, әле ул гыйбрәтле дә булачак.
– Рольләрдә кемнәр уйный?
– Июль аенда рольләрне башкаручыларга кастинг игълан ителгән иде. Телерадиокомпаниянең зур студиясенә 300дән артык кеше килде. Рольләрдә анда җиңеп чыккан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яшь, чибәр һәм бик тә талантлы актерлары уйнады. Әлбәттә, танылган артистлар, телевидение алып баручылары да бар. Искәндәрнең әтисе ролендә – Әсхәт Хисмәт, табиб – Ирек Баһман, Искәндәрнең әнисе ролендә – Ләйсән Дусаева, аның үги әнисе – Алсу Әбелханова.
– Тамашачылар "Ерактагы якты йолдызым"да Казанның нинди матур җирләрен күрә алачак?
– Кайбер эпизодлар "Туган авылым"да, шәһәр паркында, 2нче татар гимназиясендә, хастаханәдә төшерелде. Вакыйгалар фатир һәм йортта гына бармаганлыктан фильм бик тәэсирле булып чыкты дип уйлыйм.
– Фильмның сценарие белән танышкач, ирексездән аның дәвамы булачакмы дигән сорау туа?
– Әлегә берни дә әйтә алмыйм. Вакыт күрсәтер.
– Эмиль, Нәфисә, сез инде үзегезне театр сәхнәсендә сынаган шәхесләр, ә фильмда төшү сынавын ничек уздыгыз? Сез эшегездән канәгатьме?
Эмиль Талипов (төп герой - Искәндәр ролен уйнаучы):
– Әлбәттә, спектакльдә һәм кинода төшү арасында аерма зур. Артист кеше эшләгән эшеннән һәрвакыт канәгать кала алмыйдыр дип уйлыйм. Инде әзер материалны күргәч, бу җирендә болайрак уйныйсы, ә монда башкачарак дигән уйлар килә. Ә кинода бу минем беренче генә төшүем түгел, мин "Яланаяклы кыз"да, Сергей Безруков җитәкчелегендәге "Самая реальная сказка" фильмында да уйнаган идем.
Нәфисә Хәйруллина (төп героиня Чулпан):
– Бу фильмда мин төп рольләрнең берсен уйнадым. Ул "Курчак туе" спектакленең репитицияләре барган вакытта төшерелгәнлектән, вакытым бик тыгыз булды. Текстларны ятларга вакыт җитми иде. Ә инде канәгать калу калмавымны, мөгаен, фильм телевизион экраннардан күрсәтелгәч, тамашачыларның бәясен алгач кына әйтә алырмын.
– Алсу, сезнең искиткеч җырлавыгызны, сөйкемле һәм талантлы алып баручы булуыгызны белә идек, инде хәзер киноактриса да икәнсез. Фильмда төшүдән нинди тәэсирләр калды?
Алсу Әбелханова:
– Моңа кадәр минем эпизодик рольләрдә генә уйнаганым бар иде. Биредә Искәндәрнең үги әнисе – Роза ролен башкардым. Бу тискәре образ. Аны тудыру өчен миңа бар көчемне куярга туры килде. Чөнки мин табигатем белән йомшак кеше. Бу тискәре рольне ясалма итеп уйнамыйммы икән дип тә борчылдым. Аннан соң тамашачылар мин тудырган образны шәхесемә бәйләп кабул итмәсләрме икән дип тә уйландым. Ә гомумән, үземне төрле өлкәдә, эштә сынап карау ошаганлыктан, кинода төшү бик тә ошады.
– Ләйсән, белүемчә сиңа фильмда күп еларга туры килә. Мондый мизгелләрне уйнау катлаулымы? Чөнки син табигатең белән һәрвакыт шат йөзле бит.
Ләйсән Дусаева:
– Мин бик эмоциональ кеше, барысын да күңелем аша үткәрәм. Шуңа күрә еларга да катлаулы түгел иде. Ә менә героиняның үлүен уйнау кыенрак булды. Яшь үзенчәлегемә бәйле минем әле үлем турында уйланганым юк. Мин бик оптимист кеше дә бит. Кинода төшкәндә үземнең элеккеге коллегаларымны - Г. Камал театры актерларын, бигрәк тә Әсхәт Хисмәтне күрү, аеруча уңай тәэсирләр бирде. Кинодагы гаиләм белән Урицкий паркында йөрүләре дә күңелемдә якты хатирә булып калды.
"Ерактагы йолдызым" фильмы "Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесендә 28, 30 һәм 31 декабрь көннәрендә 19 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Кабатлау – иртәнге сәгать 9да. Төп герой Искәндәрнең шашып яратуы һәм яратылырга теләве турындагы фильмны карамый калмагыз!
Ләйсән ХАНОВА |
Иң күп укылган
|