поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.07.2017 Җәмгыять

Фарсель Зыятдинов: Бәрәңге һәм ипи белән генә тукланып, йөзгә җитеп булмыймы икән?

Шәхси хуҗалыкларда терлекләргә тәмле сенаж, силос сирәк эләгә. Малларны мондый ризык белән сыйларга теләсәң, аны колхоз базыннан төнлә, җилкәгә күтәреп алып кайтырга туры килә. Өстәвенә, юлыңа җитәкче яки сакчы килеп чыгу ихтималы бар бит, ояты ни тора. Йөкнең авырлыгы да сиздерә, кача-поса кайтканда бик тиз элдертсәң дә, абзарга кергәндә сулыш каба, йөрәк еш тибә.

Туган авылы Качкында – башлангыч, Зөбәердә – җидееллык, Пучыда урта мәктәптә укыган Фарсель Зыятдинов, әлеге мәшәкатьтән  котылырга теләп, уйга бата. Йөрәксенеп бакчаларында баз казый, шунда хуш исле печән тутыра, аны сикерә-сикерә таптый. Әмма кул сузымындагы әлеге азык белән киртәдәге малларны тукландыра алмый, күгәргән һәм чергән печәнне тиреслеккә түгәргә туры килә. Үзе шул чакта: “Бу кадәр азык нигә болай әрәм булды икән?” – дип уфтана. Агрономнан сорашып, үләннең тиешенчә тыгызланмавына, һава белән бәйләнешкә керүенә һәм черүенә төшенә,  төп өстенлекне печән хәзерләүгә бирә башлый.
 
Фарсель марҗаларның татар авылларына килеп, әчегән помидор, эче бушаган кыяр, тозлы кәбестә сатып йөрүләренә дә аптырый. Җирле халык шуны чират торып ала бит. Ә нигә үзләре үстерми? Күрәсең, бу шөгыль халыкның яшәеш гадәтенә кермәгән. Шул сәбәпле, авылда җиләк-җимеш үстерүчеләр дә күп түгел. Моның өчен су да җитми. Аны көянтә-чиләк белән ерактагы чишмәдән чәй кайнатырга һәм аш пешерергә, терлекләргә эчерергә, мунчада юынырга ташыганда да хәлдән таясың. “Әллә бакчада кое казыйкмы?” – ди Фарсель Бөек Ватан сугышында катнашкан, авылда бригадир булган әтисе Сәхәбетдингә. Өлкән кеше хыялый малаеның әлеге ниятен хуп­лый. Көрәк белән җирне җиде метр тирәнлеккә казыйлар, су чыккач, барлык зур савытларны тутыралар. Инде яшелчәчелек һәм җиләк-җимеш агачлары, төрле куаклар үстерү турында хыяллансаң да була. Унынчы класста укыган Фарсель урманнан карлыган, кура җиләге, әрәмәлектән төрле агачлар төп­ләп кайта. Минзәлә районының “Дружба” совхозына барып, алмагач үсентеләре ташый, аларны бакчачы Костин киңәшләрен истә тотып утырта.
 
Язмышына язылгач, Фарсельгә җир белгече серләре белән дә танышырга насыйп була. Башта классташлары Кәүсәрия, Чулпан, Сөрәйә белән Бөгелмәдәге укытучылар институтына килсә дә, әдәбият бүлегендә урын булмый, математиклар төркеме күңеленә ятмагач, кире борыла. Кызлар дәррәү кубарылып киткән медицина институтына да соңара. Шулчак агроном Тимершәех Фәйзуллин аңа үзе укыган Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына барырга киңәш итә, Актаныш районы егете Идел буендагы ошбу урта уку йортында гыйлем ала башлый.
 
Техникумда дәрес үткән саен, тема кабатланып күңелгә сеңдерелә, күмәк хуҗалыкларда  практика узарга да вакыт җитәрлек карала. Шулай берчакны Тәтеш районы басуында чүп үләннәренә каршы агу сынала. Башта ул тиеш­ле күләмдә суда эретелә, аннары шланга белән ашлык чәчелгән кишәрлеккә сиптерелә. Тик бер студент, саксызлык күрсәтеп, гербицид эретмәсе белән курсташларын да коендыра. Сыекча сөйләшеп торучы Фарсельнең авызына ук эләгә. Зыян күрүче хастаханәгә китерелә, табиб караганнан соң “Васильево” шифаханәсендә дәвалана, хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителә. Әмма яшь белгеч эшкә билгеләнгән Арча районы хәрби комиссариатына гариза язып килә, сәламәтлеген ныгыту өчен солдатка җибәрүне сорый. Бәхетенә, нәкъ үзе уйлаганча, дәвалау сихәтенә ия булган табигый киңлеккә – Кавказ аръягына килеп эләгә. Җырга кергән, шифаханәләре белән данланган Гудаута шәһәрендәге хәрби частьтә өч ел гомерен уздыра. Эшчәнлеге тирә-юньне тикшерү, төрле нокталарны ачык­лау белән бәйләнгәнлектән, казармада да озак тоткарланмый. Тәтеш техникумында җир белгече – агроном дипломы алганлыктан,  карта ясаучылар төркеменә билгеләнә. Топограф, хәрби бурычны үтәгәндә, дөнья гизә. Каракомда, Әрмәнстанда, Әзәрбәйҗанда, Краснодар краенда, Абхазиядә була. Шифаханәгә килгән сәяхәтчеләр төркеменә кушылып, рәхәтләнеп диңгездә су коена. Татлы карбыз, кавын, виноград, инжир, хөрмә... белән сыйлана. Күз күремен киңәйтеп, җылы якның үсемлекләр дөньясын өйрәнә. Тауга күтәрелеп,  озак яшәгән – 157 яшькә җиткән аджар карты,  аның 121 яшьлек улы белән очраша, гомер озынлыгы хикмәтләре белән кызыксына. Аларның кукуруздан ботка, икмәк пешерүгә өстенлек бирүләрен, көне буе җиләк-җимештән һәм яшелчәдән өзелмәүләрен, аракыга борылып та карамыйча үзләре ясаган шәрабны төшке аш вакытында стакан белән татып карауларын, итне атнага берничә тапкыр гына куллануларын күрә. Диңгез өсте  тизлегеннән 1600 метр биеклектә урнашкан авылдан түбән төшкәндә: “Ни өчен татар аксакаллары болай озын гомерле түгел? – дип уйлана солдат. – Бәрәңге һәм ипи белән генә тукланып, йөзгә җитеп булмыймы икән? Организмга яшелчә белән җиләк-җимеш витамины җитешмиме әллә? Яшелчә үстермәү, алма бакчасы булдырмау халкымның җитешсез ягы түгелме?”


 
Әлеге сораулар алты балалы гаиләдә үскән Фарсель Зыятдиновны гомер буе озатып бара. Сәламәтлек, озак яшәү, туклану мәсьәләсе аңа Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында көндезге бүлектә укыганда, читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганда да тынгылык бирми. 1964 елда, Татарстан радиосына эшкә чакырылгач, халыкны бакчачылык эшчәнлегенә җәлеп итәргә теләп, бу фикерен авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Карл Фәизовка да җиткерә. Җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, теләктәшләрен арттыра. Яңа оешкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының фәнни-техник мәгълүмат һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерелгәч тә алдынгы тәҗрибәне “Авыл таңнары” тапшыруы аша милләттәшләр белән бик теләп бүлешә. Казан финанс-икътисад институтында студентларга белем биргәндә дә, икътисад фәннәре кандидаты (1975) һәм докторы (2002) дәрәҗәсен алганда да, бу шөгыленнән ерагаймый. Шушы тугрылыгы өчен ул халык тарафыннан Татарстанның баш бакчачысы итеп таныла.
 
Аныңча, бакча – тормыш ул. Монда ял итәсең, җиләк-җимеш һәм яшелчә үстереп, сәламәтлекне ныгытасың. Әмма арада табигать почмагын шашлык пешерү урынына әйләндереп калдыручылар да бар. Ялкау­лар барлык мәйданга үлән чәчеп тә хаталана, бакча бит ул  – күңелдәге хыялны гамәлгә ашыру урыны. Ә моның өчен бакчачыга тырышырга, төрле сорауларга җавап табып алга барырга кирәк.
 
Бакча – авырлыкка юлыкканда күңелне юатучы телсез дус та ул. Монда, кыенлык килгәндә, һәрбер үсемлек янында тукталасың, сөйләшәсең, үсеш-үзгәреше белән кызыксынасың, үз-үзеңне тынычландырасың. 1937 елгы Фарсель Зыятдинов болай тикмәгә генә әйтми. Ике яшендә кызы Алсу, алтмыш бер яшендә хатыны Фирая, кырык дүрт яшендә улы Айваз дөньядан киткәч, ул алты сутыйлы кишәрлеккә килеп сыена.
 
Икътисадчы буларак фикер йөртеп, Ф. Зыятдинов бакчачыларга күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә киңәш бирә. Ул чакта, мул уңыш җыелганда, товар бәясе арзанаячак. Базарда бәя төшәчәк. Әмма хәзер, теге яки бу товарга ихтыяҗ зур булганда, бәяне сәүдәгәрләр үзара сөйләшеп “көйли”, ул сатып алучының кесәсенә суга. Әлеге вәзгыятьне фәкать бакчачыларның уртак тырышлыгы белән җитештерүчәнлекне арттырып кына чигендерергә мөмкин.
 
Гомумән, тәҗрибәле бакчачы Ф.Зыятдинов бакчага кагылышлы күп сорауларга җавап бирә. Бакчачылар белән радио аша дистә еллар буе аралашып, байтак кыенлыкны хәл итәргә булыша. Хәтта җәмәгать транспортында барганда да ярдәмен күрсәтә. Иң яхшысы, үсемлек язмышы борчый башласа, язучы һәм галимнең китапларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Автор 2011-2015 елларда кызыксынучылар өчен “Ямь һәм тәм” дигән өч томлыгын чыгарды. Аның берсе – җиләк-җимеш үстерүчеләргә, икенчесе – яшелчә игүчеләргә, өченчесе дару үләне җыючыларга адреслана. Болар – теләсә кайсы бакчачының кул астында торырга тиешле ярдәмлекләр. Татарстанның баш бакчачысы туплаган күпьеллык тәҗрибә һәм фән казанышлары белән танышуның файдасы тимичә калмый.
 
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ, Мәдәни җомга


---
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»