|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2017 Җәмгыять
Эшләнгән эшләребез дә, эшләнәселәре дә байтакМенә безнең өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының эшли башлавына өч ел тулып, дүртенчесе китте инде. Эшләнгән эшләребез дә бихисап, алда планнар да зурдан, чөнки компьютер, интернет заманында тормыш шулкадәр тиз алышынып тора. Бүген болай булса, иртәгә инде башкача булырга мөмкин. Шулай да, безнең хатын-кызларыбыз, тормыш таләпләренә туры китереп, төрле чаралар уздырырга тырышалар. Без Бөтендөнья хатын-кызлары форумында булып, Казанда үткәрелгән төрле мастер-классларда да катнаштык, үзебездә дә татар халык ашлары күргәзмәләре, Шәҗәрә бәйрәмнәре, Бишек туйлары, “Төп нигез” кебек милли йолаларны кайтару кичәләре уздырдык. Кошки районының Иске Җүрәй авылында Рәфисә Ми¬небаева, Похвистнево районы¬ның Гали авылында Ил¬һамия Кәримова, Камышлы районы¬ның Иске Ярмәк авылында Әлфия Баһаутдинова, Тольятти шәһәрендә Зөлфия Галиханова җитәкчелегендәге бүлек¬чәләребез дә шундый чаралар¬ны уңышлы гына уздырып киләләр. Безнең “Ак калфак” оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә тора. Менә быел Казанда уздырылган тарихчылар форумында һәр татар авылының тарихын язу кирәклеге турында әйтелде. Ә безнең “Дуслык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Бө¬тендөнья татар конгрессы Баш¬карма комитетының бюро әгъ¬засы Фәхретдин Каню¬каев үзенең туган авылы Иске Мә¬чәләй турында Бөек Җи¬ңүнең 70 еллыгына багышланган затлы китапны чыгарырга өлгергән иде инде. Ул аны авыл¬дашларына бушлай таратты. Икенче яхшы үрнәк - Фәхретдин Бәдретдин улы Са¬мара төбәге авылларында яшәүче балалар арасында шашка турнирлары уздырырга алынды. Ул бу бәйгене хәтта Бөтенроссия күләмендә үткәрү тәкъдиме белән дә чыкты. Бу онытылып баручы уенның кире кайтарылуы түгелме? Фәхретдин Канюкаев беренче Әлифба авторы, якташыбыз Сәләй ага Вәгыйзов истәлегенә аның туган авылы Байтуганда музей төзүгә дә үзенең өлешен кертте. Бу турыда газеталарда да язылды, телевидение тапшыруларында да күрсәтелде. Һәр елны аның актив катнашында өлкә үзәгендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылуы да инде традициягә әверелде. Милли эшләребездә активлык күрсәткән кешеләрне күрә белеп, Фәхретдин Бәдретдин улының вакытында рәхмәт сүз¬ләре әйтүе дә, җитәкченең уңай бер халәте дип әйтер идем. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән атаклы “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең алыштыргысыз җырчысы Айсылу ханым Әбдиевага, берничә дистә еллар тырыш хезмәте өчен, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мак¬таулы исем бирелде дә инде. Эшләгән кешене вакытында күрә белү, аның хезмәтенә тиешле бәя бирү бик яхшы, әлбәттә. Фәхретдин әфәндегә эшендә зур уңышлар, исәнлек, иминлек телисе килә. Миңа, “Ак калфак” оеш¬мабызның берничә актив әгъ¬засы белән, Казанда республика күләмендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә дә катнашырга насыйп булды. Бу чара, минемчә, бик тә яхшы оештырылган иде. 10 мең кеше сыйдырышлы зур бинада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны намазда күрү безгә горурлык хисе өстәде. Без үзебез дә, алып барган намазлыкларыбызны җәеп, рәхәтләнеп ачык һавада намазларыбызны укыдык, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлап, үзебезгә рухи көч өстәдек. Аларның вәгазьләре Аллаһка риза булып, рәхмәтләр әйтеп шөкерана кылып яшәргә өйрәтәләр бит. Бу мәҗлестә үзебезнең татар дигән горур исемебезне, телебезне саклау турында да күп сүзләр әйтелде. Кайберәүләр: "Разия ханым безгә боларны ник яза икән?" дип тә әйтерләр, бәлки. Безнең “Ак калфак” оешмасы “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыятенең бер тармагы булып санала. Шунда эшләүчеләрдән, аның җи¬тәкчесе Фәхретдин Бәд¬ретдин улы Канюкаевтан үрнәк алып, аның да, оешмасының да йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышабыз без. “Ак калфак” быелгы ифтар мәҗлесләрендә дә бик теләп катнашты. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә. “Бердәмлек” газетасының “Кыйбла” кушымтасында “Әльбидаг”, “Тәравих” мөнәҗәтләре басылган иде. Без шуларны күчереп язып алып, ханымнарыбызга, туташларыбызга тараттык, мәҗлесләрдә дә бергәләп укыдык. “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Милли басмабыз безгә ки¬ләчәктә дә туры юлны күр¬сәтеп торсын иде. Аңа озын гомер телик, язылырга, ярдәм итәргә дә онытмыйк. Бердәм булыйк, бергә булыйк! Барча хатын-кызла¬ры¬бызны Ураза гаете бәйрәме, Сабан туйлары белән котлыйм, барыбызга да исәнлек-саулык, уңышлар телим. Тиздән Казанда Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Корылтае үткәрелә. Анда эшләнгән эшләребезгә йомгак ясалып, милләттәшләребез алдына яңа бурычлар куелыр, дип өметләнәбез. Разия ӘЮПОВА, Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Разия ӘЮПОВА |
Иң күп укылган
|