09.07.2017 Җәмгыять
Барыбыз да шунда барасы: Кайбер авылларда зиратны койма белән тотып алу да зур проблема
Зират – кадерләп сакланырга тиешле изге урын. Затлы кәнәфи билибезме, без – гади эшче-колхозчымы, баймы, ярлымы, соңгы мәңгелек урыныбыз зиратта булачак. Кызганыч, байтак кына татар авылларының (хәер, шәһәрләрнеке дә алардан әллә ни аерылып тормый) зиратлары әле дә аяныч хәлдә.
Дөрес, соңгы елларда күп авылларда аларны яңа коймалар белән киртәләп алу, иске каберләр өстендә урман булып үскән, искереп авып, чардуганнарны ватып-җимереп бетергән агачларны кисү-чистарту эшләре башланды. Монысы бик әйбәт. Әмма яңа мәетләрне күмү тәртибе әле дә җайга салынмаган. Югыйсә, таррак кына тигез аллеялар булдырып, каберләрне бер рәткә тезеп күмүне оештырсаң, менә ичмасам татар зиратында нинди тәртип һәм чисталык дип әйтерлек булыр иде.
Бу хакта ничә еллар сөйләнүгә карамастан, ни өчен һаман да шулай дәвам итә соң? Минемчә, әлеге тәртипсезлек зиратларда хуҗа, ягъни аларны карап-күзәтеп торучы кеше булмаганга. Бу эшне җирле үзидарә җитәкчеләре күз уңында тотарга тиеш. Аны авыл имамнары да башкара алыр иде. Ә алардан республикадагы Мөселманнарның диния нәзарәте, район мөхтәсибәтләре таләп итәргә тиештер, мөгаен.
Соңгы елларда шәһәр зиратларында урын кыйммәт булу аркасындамы, әллә башка сәбәпләр бармы, авылга чыбык очы туганнары булганнарны яки бөтенләй чит кешеләрне кайтарып күмү дә еш күзәтелә. Ярый, күмсеннәр дә, ди. Ләкин шунысы аяныч: якын кешеләрен кайтарып күмәләр дә оныталар. Кабер өстенә чардуган кую түгел, хәтта елга бер кайтып, кабер өстен карап-чистартып китүче дә юк. Кайберләренең каберләре иңеп, мәетләрнең өстенә язгы су, яңгыр сулары агып ята. Икенче бер күңелне тырнаган әйбер дә бар: соңгы вакытта татар зиратларына чит милләт һәм дин кешеләрен күмү күренешләре дә күзәтелә башлады. Монысы инде – бөтенләй акылга сыймый торган эш.
Христиан динен тотучыларда, яһүдиләрдә бик матур бер гадәт бар: май башларында алар барысы да диярлек, зиратларга барып, әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын искә алып, каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп кайталар. Нигә шушы күркәм гадәтне безгә дә кертмәскә? Моны да Мөселманнарның диния нәзарәте, район мөхтәсибәтләре, җирле үзидарә җитәкчеләре, авыл имамнары оештыра алыр иде. Дөрес, кайбер авылларда бу эш башланды, ләкин анда йөрүчеләр генә күп түгел. Югыйсә шул ук авыл кешеләренең әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары шул зиратта күмелгән ләбаса.
Зиратларны чистартуның ничегрәк оештырылуы турында да әйтеп үтәсе килә. Әйе, соңгы вакытта корыган, карт агачларны кисеп, иске кабер өсләрен чистарту башланды. Тик кайберәүләр ул агачларны һәм чүп-чарны кабер өстендә үк яндыра башлый. Бу гамәл катгый тыелырга тиеш: мәетләр безгә рәнҗеп ятарлык булмасын!
Ул агачларны, чүп-чарны зират читенә чыгарып яндырырга да була лабаса. Шул уңайдан кабер өстеннән чистартылган чүпне теләсә кая ташлап калдыру, чардуган кырыена өю, ә иске чардуган-ташларны зират эченә, койма кырыйларына сөяп кую кебек тиешсез гамәлләрне дә бетерергә кирәк. Кайберәүләр буяу савытларын, пумалаларын, кабер өстенә утыртырга алып килгән чәчәк савытларын да чардуган янына ташлап калдыра. Имеш, зираттан әйбер алып кайтырга ярамый. Бу хакта мөхтәрәм дин әһелләре үзеңнән соң кабер янында, зиратта чүп-чар калдырырга ярамаганлыгын, моның сафсата булуын газета-журналлар, телевидение аша кат-кат аңлатты. Аларны өйгә алып кайту һич тә мәҗбүри түгел, бер пакетка җыйнап, кайтышлый чүп савытына ташлап калдырырга була. Күп кенә зиратлар янында чүп савытлары да куелган.
Чардуган һәм кабер ташларының биеклеге, зурлыгы турында да берничә сүз. Хәзер зиратлар нык һәм биек тимер койма белән, хайваннар кереп, таптап йөрмәслек итеп әйләндереп алынган. Шулай булгач, чардуганнарны биек итеп куюның бөтенләй кирәге юк. Кабер ташлары да артык зур булмаса иде. Анда төрле бизәкләр, фотографияләр, артык сүзләр дә кирәкмәс. Зиратка килгән кеше дога укып китәр өчен әлеге кабергә күмелгән мөселманның исем-фамилиясе, туган-үлгән еллары язылган булса, шул җитә, минемчә.
Исән-сау вакытта зиратта, мәчетләрдә үткәрелгән өмәләрдә катнашу, чистарту – һәр кешенең изге бурычы. Чөнки безгә дә кайчан да булса шунда барасы. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!
Рафис Гарифуллин.
Биектау районы
Бу җәһәттән Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов аңлатмасы:
– Татарстанда зиратларны тәртипкә китерү буенча резолюция кабул ителде. Анда һәр кешегә, һәр җитәкчегә, һәр дин әһеленә нәрсә эшләргә кирәклеге язылган. Республикада 3 мең 200 зират бар. Шул тирәдә юллар салу, ут кертү мәсьәләләре дә карала. Өмәләр дә даими үткәрелә. Элеккеге кабер ташлары яңартыла. Иясез каберләргә чардуганнар куела. Әйтәм бит, Татарстанда бу җәһәттән эш алып барыла. Тик аны бер елда гына рәткә китереп булмый, чөнки шактый чыгымлы ул. Биш ел эчендә тәртипкә китереп бетерә алсак, яхшы булыр иде.
P.S. Кайбер авылларда зиратларны койма белән тотып алу да зур проблемага әйләнә. Эченә үтәрлек түгел, куаклар, үләннәр, агачлар басып киткән. Ә бит зират – авылның көзгесе. Сезнең авылда зиратлар ни хәлдә, алар каралганмы? Бу эшне оештырып, башлап йөрүчеләр кемнәр? Үзегез өмәләрдә катнашасызмы? Шул хакта фикерләрегезне безгә дә язып җибәрегез.