• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 31.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
  • 19.06 MUBAI & ELMIR NIZAMOV. "Маяковский" иҗат киңлеге
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • Кар базы бэрэнгесе сатыла Актанышта 89274846434
  • Кызыклы уку: http://www.proza.ru/2019/04/20/83 http://www.proza.ru/2019/04/29/84 http://www.proza.ru/2019/03/24/679
  • Натяжной потолоклар эшлибез. Светильниклар алыштырабыз. Пенсионерларга, яна ойгэ чыгучыларга скидкалар ясыйбыз. шалтырату очен телефон 3-25-26, 8-927-489-51-08, 8-950-947-00-40 Наиль Актаныш
  • Ботлап үгез ите сатабыз. 280 сумнан. Арча. Белешмәләр өчен телефон: 89534975861
  • Химчистка АВТО (Чистка сидений, Потолка, Багажника, Пола, Детских сидений) тел 8-927-041-05-62 АКТАНЫШ
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961

 

 

 
Архив
 

               

07.07.2017 Матбугат

"Галстугын салып ташлап, җиң сызганып эшкә тотынды" (Исмәгыйль Шәрәфиев якты истәлегенә)

Каты авырудан соң баш мөхәрриребез Шәрәфиев Исмәгыйль Сәлмән улы вафат булды. Бу хәбәрне әле аңлый да, кабул да итә алмыйбыз. Чөнки әтиебездәй якын кешебез, терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз, карап торган бер мөхәрриребез белән андый хәл була алмас кебек иде. Чирләгәнен белгәч тә, терелер, бу вакытлыча авырлыклар дип уйладык, шуңа ышандык, шулай өметләндек.

Быелгы “Бәллүр каләм” конкурсында бүләк ителгән машинасына утырып, эшкә килер дип хыялландык. Ул, төне буе утырып редакцияләгән мәкаләләр, үзе эшләгән юморескалар белән шыплап тулган дипломатын тотып, һәрвакыттагыча, иртүк эшкә килеп утырыр, аннан, көндәгечә, сәгать 9да җыелыш җыяр һәм: “Нихәл соң, әйбәт кенә килеп җиттегезме? Тынычлыктыр бит, барыгыз да исән-саумы?” – дияр иде кебек. Чөнки һәр көнебез шулай башлана иде. 27 ел дәвамында бит ул! Нәкъ шуның кадәр ул безнең баш мөхәрриребез булды.

Исмәгыйль абыйны бүтән матбугаттагы кебек мөхәррир итеп югарыдан билгеләп куймадылар, ә коллектив сайлады, хезмәттәшләре, булдыклылыгын күреп, редакция дилбегәсен аңа ышанып тапшырды. Һәм ул, үзен аямыйча җан тырмашып эшләп, барлык өмет-ышанычны аклады.

Заманында “комсомол листогы” рәвешендә генә чыккан “Татарстан яшьләре”н Русиядә милли телдә нәшер ителүче иң эре басма югарылыгына күтәрде. Газетаның яңа санын кулына алган саен, аның һәр битен актарып, сыйпап: “Карагыз, нинди матур газета! Моннан да яхшы газета була алмый”, – дия иде. Ул шулай яратып эшләгәнгә, коллективны үсендереп эшләткәнгә, газета югары үрләр яулады.

“Бәллүр каләм” Татарстан Республикасы журналистлары конкурсында “Татарстан яшьләре” “Ел газетасы”, “Елның Республика газетасы”, “Иң укыла торган республика газетасы”, “Иң яхшы республика газетасы” номинацияләрендә җиңеп чыкты. “Вся Россия – 2000” массакүләм мәгълүмат чараларының V Бөтенрусия фестивалендә “Республикада иң күп тиражлы яшьләр газетасы” дипломы, “Портрет эпохи” дип аталган Беренче төбәк фотофестивалендә “Газетада фотоларны иң оста файдаланган өчен” диплом белән бүләкләнде.

Исмәгыйль абый мөстәкыйльлеккә омтылды, дәүләттән ярдәм алмыйча, редакция хезмәткәрләрен кешечә, лаеклы яшәтү өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләде. Редакция, коллектив мәнфәгатьләрен һәрвакыт өстен куеп гамәл кылды. Без барысын да бәяләп, аңа һәрвакыт рәхмәт укып яшәдек. Баш мөхәррир, җитәкче, башлык дигәч тә, без аңа бервакытта да Исмәгыйль Сәлмәнович дип рәсми мөрәҗәгать итмәдек, һәркайсыбыз өчен гади генә “Исмәгыйль абый” иде ул. Безгә генә түгел, әти-әниләребез өчен – Исмәгыйль, ә яшьрәк туганнарыбыз, дусларыбыз өчен Исмәгыйль абый иде. Чөнки якыннарыбыз да аны яхшы белә, якын күрә иде.

Берәребезнең гаиләсендә куанычлы вакыйга булса, Исмәгыйль абый ихластан котлый, эчкерсез шатлана, ә бәла килсә, йөрәге белән кайгырып, күңел юатырлык сүзләр таба иде. Берәребез бик яхшы мәкалә язса: “Маладис, булдыргансың!” – дип, аркадан кагып мактый, ул менә шундый әйбәт нәрсә язган дип җыелышта әйтә, кәефләре күтәрелеп, үзалдына җырлап йөри башлый. Язманы тагын да бизәп җибәрү өчен аның эчтәлегенә туры килерлек рәсем эзләп таба. “Карале, синең теге мәкаләңә менә шундый рәсем таптым, әйбәт бит, әйеме?” – дип, башта аны авторга, аннан, куанып, бүлмә саен кереп, бүтәннәргә күрсәтеп, киңәшеп йөри. Әле нур өстенә нур булсын дигәндәй, мәкаләне цитата йә сан, яки афоризм белән “сипләп куя”. Аннан: “Әй, башлы да инде үзем!” – дип, шаяртып, беррәттән үзен дә мактап ала иде.

Нәрсә эшләсә дә, киңәшеп, һәр уңышны уртак итә иде. Ниндидер бәйрәм уңаеннан: “Акыллы, тәрбияле, эш сөючән бала үстергәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм”, – дип, редакция хезмәткәрләренең әти-әниләренә үз исеменнән хат юллаган иде ул. Моның кадәр ихтирам, игътибарга әти-әниләр хәйран калганнар, хатны елап укып, Исмәгыйль абыйга рәхмәт укыганнар иде. Эшләгән кешене күрә белгән, бәяли белгән шулкадәр дә рәхмәтле мөхәррир тагын бармы икән? Авторлардан килгән әйбәт язмаларга чын күңелдән куанып: “Карале, фәлән авторыбыз нинди матур мәкалә язган, сәйләннәрдәй тезгән, мин сиңа әйтим, теле шундый чиста, юморы да бар”, – дип, уңышлы һәр эшне күреп, аерып әйтә иде ул. “Авторларыбыз – безнең байлыгыбыз, кадерләрен белергә кирәк”, – дип кабатлый иде.

“Татарстан яшьләре” газетасы белән Исмәгыйль абый аерылгысыз иде. Газета тормышы белән кайнаган, коллектив, авторлар, укучылар дип янып йөргән Исмәгыйль абый дәваланып йөргәндә дә эштән аерылмады. Алай гына да түгел, өеннән торып сәламәт кешеләргә караганда да күбрәк эшләде. “Халык әйтсә...”, “Дөньяның иң яхшы шәһәрләре” дип аталган яңа рубрикалар ачты, “Заманы кыйссасы”н, “Уйланган уйлар”ны эшләп торды, юмор битенә әле тагын озак вакыт чыгарырлык язмалар әзерләде, безгә киңәшләрен бирде. Җитди чирле килеш тә, редакциягә ярдәмем тисен дип тырышты. Болай итеп бары тик Исмәгыйль абый кебек көчле рухлы кеше генә эшли ала.



Мөхәрриребез ниндидер бүләкне алуга, галстугын салып ташлап, җиң сызганып эшкә тотынган.

Якыннары әйтүенчә, Исмәгыйль абый табын янына утыргач, бала чагыннан, авылда үткән көннәреннән нинди дә булса вакыйганы сөйли һәм һәр истәлеге Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендәге берәр геройга барып тоташа торган булган. Исмәгыйль абый Мәһдиев иҗатына мөкиббән иде. “Алтын хәзинә” дип, ул аның әсәрләреннән бик күп өзекләр әзерләп куйды. Алар бик дуслар иде. Икесе дә халыкның табигый, чын, чиста кыйммәтләрен тирән аңлаучы, шәһәрдә торып, күңелләре белән авылда яшәүче, гади халыкка якын нәрсәләргә табынучы, халык юморын нечкә тоемлаучы, ялган пафосны, ясалма матурлык, акыллылыкны күрәлмаучы бер дөнья кешеләре булганга, рухи бәйләнеш көчле иде аларда.

Табын янына соңгы тапкыр чыгып утырганда да гаиләсен Мәһдиевнең бер әсәрендәге эпизодны сөйләп көлдергән ул. “Син боларны һичшиксез укы!” – дип, кызы Айгөлгә Мәһдиевнең ике китабын биргән, ә һәрвакыт янына килеп йөргән якын дусты, элекке хезмәттәше, хәзер “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровка, иң кыйммәтле, иң кадерле ядкарь буларак, Мөхәммәт Мәһдиевнең биш томлыгын истәлеккә бүләк иткән.

Исмәгыйль абыйның вафатын ишетеп тетрәнгән Искәндәр Мәһдиев: “Татарстан яшьләре”ндә әсәрләреннән өзекләр бастырып, соңгы көненәчә әтине онытырга ирек бирмәгән кеше иде ул Исмәгыйль абый”, – диде.

Очраклылыкмы, язмышмы – Мәһдиев яман чирдән 65 яшендә июнь аенда вафат булса, Исмәгыйль абый шулай ук июнь аенда 66 яшьтә арабыздан китте...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА:

– Әтнәдә туып-үскән әтиемне шундагы зиратка, әнисе һәм әбисе янына җирләдек. Әтием белән хушлашканда көн аяз, матур иде, ә без Казаннан чыгуга чиләкләп яңгыр коя башлады. Берәр авылга җиткән саен: “Әтиемнең соңгы сәяхәте менә хәзер, шушында тәмамлана бит инде”, – дип, өзгәләнеп кайттым. Әмма тиешле урынга килеп җиткәндә, алай уйларга өлгермәдем, чөнки без каядыр борылмадык, юл буендарак урнашкан зират янына килеп туктадык һәм, ни гаҗәп: монда яңгыр яумый иде! Безне бик күп кеше каршы алды. Мин алар арасындагы бер-ике кешене генә белә идем. Әтиемне җирләгәч, таныш түгел егет яныма килеп, күз яшьләре белән: “Айгөл, бу бик зур югалту, минем абыем үлгәч, Исмәгыйль абый аны җирләү эшен тулысынча үз өстенә алган иде”, – диде, ул әтием белән хушлашу өчен Казаннан махсус кайткан икән.

Әтиемне җирләгәч, күңелне аңлатып булмый торган тойгы биләп алды, тынычлык иңде, күктән фәрештәләр төшеп әтиемне үз канатлары астына алдылар кебек булды.

Өйгә кайтып, туганнар, дуслар таралышып беткәч, караңгы төшеп килгәндә үзебез генә калып, бәгырьләрне яндырган сагышка бирелеп утырганда, капка шакыдылар һәм аннан орынып торган күршебез килеп керде.

– Мин сездә мондый хәл икәнен белмәдем бит, шуңа эшкә киткән идем, менә тәмам караңгыланганчы кереп өлгерсәм иде дип бөкеләрдә борчылып утырып, көчкә кайтып җиттем, – диде ул, өзгәләнеп. – Исмәгыйль һәрвакыт бакчага чыгып эшләп йөрде, бервакытта да зарланмады бит. Кайчан гына хәл сорасаң да: “Аллага шөкер, күрше”, – диде. Кирәкле сүз генә әйтә, төпле киңәш бирә иде. Салкыннарда юлда очрап, берничә тапкыр машинага утыртып барды бит ул. Миңа үсентеләр бирде, аларны кадерләп саклармын, андый кешеләр миллионга бер генә туа.

Күршебез чыгып киткәч, кайгыларыбыз таралып, җиңел булып китте. Таныш һәм таныш булмаган кешеләрдән бик күп смс килде, аларның барысы да әтиемнең ниндидер ярдәме тиюе, аңа рәхмәтле булулары турында язганнар иде. Әтиемнең диагнозы билгеле булып, табиблар куркыныч фаразлар әйтсәләр дә, без аны яшәтү, хәлен җиңеләйтү, йөрәк-җан яраларын киметү өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләдек.

...Әтиемне озаткач, икенче көнне иртән, мөселман гадәте буенча, әни белән икәү бакчада әтиемнең кием-салымнарын юып йөри идек. Бакчаны әтием үстерде, анда бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Шулкадәр авыр, аңлата торган түгел, еламаска тырышабыз, бер-беребезне юаткан булабыз, әмма әтиемнән башка ятим икәнлегебезне белү үзәкне өзә. Шулвакыт тагын капкага шакыдылар һәм Минтимер Шәймиевтән телеграмма килүен әйттеләр. Әни барып алды һәм аңа да, миңа да җиңелрәк булып китте. Кайгылы чагыбызда игелекле мөнәсәбәт күрсәтеп, гаиләбезнең хәленә кергәне өчен Минтимер Шәриповичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебезгә һәм безгә ярдәм күрсәтеп, хәсрәтебезне күтәрешкән һәркемгә: Рафаэль Сибгат улы Хәкимовка, Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә, Римма Атлас кызы Ратниковага, Айрат Ринат улы Зариповка, Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиевага, Гадел Юныс улы Вафинга, Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗановка, Илдар Ирек улы Гыйльметдиновка зур рәхмәт! Мин, мөгаен, кемнедер төшереп калдырганмындыр, чөнки безгә әйтеп тормыйча ихлас ярдәм итүчеләр күп булды. Дусларыбызга, Миңназыйм Сәфәровка, туганнарга һәм хезмәттәшләребезгә зур рәхмәт. “Татарстан яшьләре” коллективына аерым рәхмәт: әтием авырганда алар, иң якын туганнарына язган кебек, аңа җылы эчтәлекле хатлар яздылар, акча җыештылар, әтием җыр-моң яратканга, күңеле күтәрелсен дип, төрле уен коралларында уйнаучы музыкантлар чакыртып, өебездә концерт оештырдылар. Әтием коллективын гаиләсен яраткан кебек ярата иде һәм алар да ахыргача бергә булдылар, әтиемне соңгы юлга озаткач, йоласына туры китереп, хәтта өйгә кадәр җыештырып чыгардылар... Мәрхүмгә дога кирәк диләр, газета укучылар арасындагы дингә якын кешеләр әтиемне догаларыннан калдырмасыннар иде...

«Идел-Пресс» коллективы, «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевнең вакытсыз вафаты, кайтарып булмаслык югалту кичерүләре сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының һәм коллективның тирән кайгысын уртаклаша. Исмәгыйль Сәлмән улы турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр».

Исмәгыйль абыебызның вафатыннан соң редакция телефоны тынып тормады: авторлар, укучылар чылтыратты: “Бу хәбәрне бик авыр кабул иттек, ул безне үз күрә, ә без аны якын итә идек, Рамазан аенда киткән, җомга көнне җирләнгән, изге дә кеше булган икән!” – диделәр алар.

...Өметебезне ахыргача өзмәдек. Сигез ай дәвамында: “Без сезне көтәбез, без сезне бик яратабыз, Исмәгыйль абый!” – дип яшәдек. “Барысы да Ходай кулында”, – диде ул, һәрвакыттагыча, фәлсәфи итеп. Гаиләсенә дә: “Еламагыз, кайгырып бетерешмәгез, була торган хәл, димәк, шулай язган”, – дигән. Аксакаллардай зирәк, нык үзәкле, чын иманлы кеше генә шулай әйтә, үзенә коточкыч авыр чакта да якыннарын шулай юата аладыр ул...

Исмәгыйль абый үзен тыйнак кына озатуларын теләгән. Танылган журналист, хөрмәтле мөхәррир, абруйлы шәхес буларак, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән аралашып яшәгәч, бик зурлап озаттырырга да хакы бар иде кебек. Әмма алай иткәндә ул Исмәгыйль абыйча булмый иде шул. Мөселманча, татарча, авылча китәргә теләде ул. Авыруларына пәйгамбәрләрчә түзде, кылган игелекләре турында сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел, шуңа үлеме дә хикмәтле булды аның: Рамазан аенда, атнакичтә, азан әйткән вакытта... Җомга көнне җирләнүендә, аны Казаннан кадәр шашып елап озатып кайткан табигатьнең, зиратта яңгырларга сабырлык бирүендә, аны җирләгәч кенә яңгыр сибәли башлавында олы хикмәт бар...

Миңназыйм СӘФӘРОВ, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире:

– Исмәгыйль минем өчен бик зур кеше иде, ул миңа дөньяны өйрәтүче булды. Мин – әтисез үскән, авылдан килеп, университет кына тәмамлаган кеше, аны әтием урынына күрдем. Исмәгыйль мине эшкә бармак төртеп күрсәтеп, тегеләй ярый, болай ярамый дип әйтеп түгел, ә бүтәнчә өйрәтте. Миннән 10 яшькә өлкән, журналистикада тәҗрибә туплаган кеше булса да, һич кенә дә үзен зурга куймады. Бакчасына алып барды, шунда бергәләп хуҗалык эшләрен эшләгән арада тегесен-монысын сөйләп, безнең һөнәргә кагылышлы фикерләрен ипләп кенә әйтеп, башыма сеңдерә барды. Шуннан мин аңа тартыла, сыена башладым.

Исмәгыйль белән 20 еллап эшләгәч, миңа “Татарстан яшьләре”ннән китәргә туры килде. Мин моны бик авыр кичердем, һич кенә дә китәсем килмәде. Ник дигәндә, коллектив әйбәт, акча артыннан куасы юк, газетаның исеме, даны бар. “Ватаным Татарстан”га баш мөхәррир итеп беренче мәртәбә чакыргач та, әле китмичә, 9 ай эшләдем. Ахыр чиктә Исмәгыйль: “Бар, Миңназыйм, син әзерлекле кеше”, – дигәч кенә, аның фатихасы белән чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Әмма беркайчан да редакция белән араны өзмәдем, һәрдаим килеп, хәлләр белеп тордым. Исмәгыйль белән телефоннан аралашуларыбызны әйтеп тә торасы юк инде: ул миңа чылтырата, мин – аңа, яңа урында эшли башлаган чорларымда гел аның белән киңәштем. Исмәгыйль мин беләм дә димәде, тәҗрибә дә уртаклашмады, тегеләй эшлә, болай эшлә дә димәде, монысы дөрес, монысы дөрес түгел дә димәде, әмма фикерен көчләп такмыйча гына әйтеп куя иде. Син шуннан акылың белән уйлап, үзеңә кирәклесен аласың.

Исмәгыйльнең тагын бер шәп сыйфаты бар иде, бәлки мин аңа шуңа да тартылганмындыр – ул үз сүзеннән кире кайта белә иде. Урынбасары булып эшләгәндә төрле хәлләр була бит редакциядә. Кайбер вакытларда: “Исмәгыйль, син бу очракта дөрес эшләмәдең”, – дип керә идем янына. “Шулаймыни?” – дия иде дә, уйга кала иде. Бераздан бүлмәмә үзе кереп: “Карале, син дөрес әйткәнсең икән, молодец, килешәм”, – диеп, сиңа канат куя иде. Бу бит аның сине санлавы, син кеше дигән мәгънәне аңлата иде. Берәү булса, абруена зыян килүдән куркып, үз сүзен бирмәс иде, “монда мин начальник, ә син дурак” дигәнне алга сөрер иде. Ә Исмәгыйльдә үзен өстен кую дигән нәрсә бөтенләй юк иде, ул турыда уйлый да белмәде ул.

Соңгы көнгә кадәр өенә барып, хәлен белеп йөрдем, бик озаклап сөйләшеп утырдык. Анысы күңелдә калмады. “Исмәгыйль, киләм әле бүген”, – дисәм: “Син минем хәлләрне беләсең инде. Әмма синең белән күрешәм, кил, хәлем бетсә, яткан җирдән сөйләшермен”, – дия иде. Янына баргач, һич тә җибәрәсе килми иде. “Син тормышта күбрәк кайныйсың, ничек анда?” – дип, бөтен яңалыклар, хәбәрләр белән кызыксына иде. Иң соңгы баруымда, истәлеге, ядкаре итеп, һәрберсенең сортларын атап, бик күп итеп кура җиләге үсентесе төяп җибәрде. Моның соңгы бүләге икәнен ул үзе дә белде.

Гаҗәеп кешелекле, игелекле күңелле, мәрхәмәтле җанлы иде ул. Андый кешеләр сирәк туа. Гадәттә хөкүмәтнеке булмаган басмаларның мөхәррирләре эшкә гаиләсен, баласын-чагасын, туган-тумачасын алалар да, менә без журналистика белән шөгыльләнәбез дип күрсәтергә тырышалар. Исмәгыйль андый булмады, ул бервакытта да сыйфатка зыян китермәде. Югыйсә, акчаны үзенә генә дә җыеп утыра ала иде, ә ул барыбызны да диярлек фатирлы итте. Ул кешеләр, минемчә, үзләре үлгәнче Исмәгыйльне хәер-догаларыннан калдырмаска тиешләр.
Үзе белән бик зур дөньяны алып китте. Миңа күрсәткән яхшылыкларын гомерем буе онытмаячакмын. Без Исмәгыйльне әле бик озак юксыначакбыз.


Әлеге фотода Исмагыйль абый улы Искәндер, онклары Булат (беренче сүрәттә) һәм Солтан белән.


Фотолар ун елдан артык вакыт өзеклеге белән, икенчесе - әле майда гына төшерелгән. Оныклары аны бары тик шулай гына беләләр - бабалары һаман, һәрвакыт эштә!

Венера ЯКУПОВА, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире:

– Исмәгыйль Сәлмән улының вафаты турындагы хәбәрне йөрәгемә бик тә якын кабул иттем. Мин “Комсомолец Татарии” газетасында (соңрак “Молодежь Татарстана”) эшләгәндә, редакцияләребез бер катта булып, без аның белән көн саен күрешә, аралаша идек. Ул газета нәшер итүнең бөтен нечкәлекләрен белүче чын профессионал, киң кырлы көчле шәхес, лидер иде. Шуңа күрә аның “Татарстан яшьләре”нә баш мөхәррир итеп билгеләнүе беркемдә дә сорау тудырмады. Дөрес, бөтен илдә данлыклы, иң популяр басмаларның берсе булган “Татарстан яшьләре” кебек газета белән җитәкчелек итү зур җаваплылык сорый иде. Исмәгыйль Сәлмән улы, бөтен җанын-тәнен биреп, яраткан эшенә кереп китте.

Көчле профессионал булуы өстенә, ул чор, замана сулышын тирәнтеп тоеп эш йөртә иде. Шуның нәтиҗәсендә, Исмәгыйль Сәлмән улы “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясен, коллективны журналистикага тискәре йогынты ясаган күп кенә реформалардан саклап кала алды.

Исмәгыйль Сәлмән улы гаҗәеп кешелекле булуы белән дә шаккатыра иде. Гомере буе хезмәткәрләре турында кайгыртып яшәде, күбесенең торак проблемаларын хәл итте, тормышның матди ягына бәйле мәсьәләләрдә һәрчак ярдәм итәргә тырышты.
Аның татар матбугатына чирек гасырдан артык күрсәткән фидакяр хезмәте, акыллы җитәкче булу үрнәге, һичшиксез, тиешле бәясен алыр, өйрәнелер һәм яшь буын журналистлар өчен ныклы таяныч булыр дип ышанам.

Гөлнара САБИРОВА, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире:

– Мәңге шулай булыр иде кебек: иң зур тиражлы “Татарстан яшьләре” һәм иң шәп мөхәррир Исмәгыйль абый Шәрәфиев. Балачактан шуны күреп-укып, шул дулкында үскәнгә, бу инде традиция кебек кабул ителә. Көн дә ашарга кирәк булган кебек, ярты ел саен “Татарстан яшьләре”нә язылу да гадәти хәл. Аның мөхәррире дә башка була алмый: әлеге газета башында Исмәгыйль Шәрәфиев кенә булырга тиеш кебек иде. Иде...

2016 елның сентябрендәге соңгы сөйләшүебез кайтаваз булып колакта яңгырый. “Ниндидер үзгәреш кирәк, менә шул хакта уйлап йөрим”, – диде Исмәгыйль абый. Бу сүзләрне әйткәнче, ул гына булдыра алганча бөтен нәрсәне җентекләп сорашты: безнең редакциядә журналистларның хезмәт хакы күпме, гонорар ничек исәпләнә, фотограф бармы һәм башкалар... Мин бик дулкынландым: Сәлмәнеч хәтле Сәлмәнеч синең эшне ничек оештыруың белән кызыксынсын әле! Гомумән, Исмәгыйль абый бөтен нәрсәне җентекләп, төбенә төшеп сорашырга ярата иде. Материал язасың икән, язганнан кала да аңа бөтен нәрсәне яңабаштан бөртекләп сөйләп чыгарга кирәк. Ә “вдруг” син берәр нәрсәне онытып калдыргансыңдыр?! Каршына утыртып, язганыңны синең белән бергә укый. Каршыңда ук төзәтә. Тик синең иҗат кешесе һәм нечкә күңелле булуыңны яхшы белә, шуңа күрә сызу-бозуларны да бик нечкә итеп башкара, син үзеңнең язмаңның тагын да шомарганын күреп сөенәсең, өйрәнәсең, яхшырак булырга омтыласың. Һәм күңелдә гомер буе озатып барырлык бер сабак кала: “Ә Исмәгыйль абый бу очракта нәрсә әйтер иде?”

“Исмәгыйль абый нәрсә әйтер иде?” дигән әйбер Исмәгыйль Шәрәфиев кул астында эшләгән һәркемгә таныш хистер дип уйлыйм. Университетның журналистика факультетының ролен һич тә киметәсем килми, әмма чын журналистларны бездән Исмәгыйль Шәрәфиев ясады. Белемең дә, дипломыңның төсе дә, яшең дә роль уйнамый иде бугай аның өчен. Аз гына талантың бар икән, ул сине үстерәчәк. Исмәгыйль Шәрәфиев – тулы бер буын татар журналистларын тәрбияләгән, рәсми рәвештә булмаса да, үз мәктәбен булдырган кеше. Аның мәктәбен узгансың икән, димәк, син укучыга якынрак буласың, димәк, син һәр җөмләңне “Тукта, укучы минем нәрсә язганымны аңлармы? Нәрсә әйтергә теләдегез дип редакциягә чылтыратмасмы?” дип уйлап язасың (монысы да аның сүзләре). Аның мәктәбен узгансың икән, димәк, син җирдә аунап яткан таш кисәгеннән дә фәлсәфә чыгара белергә тиеш. Бер җөмләңне дә узар әле дип яза алмыйсың, чөнки газета битенә салынасы һәр язманы ул үзе укый! Вакытын да таба, мөмкинлеген дә. Аның кебек башка мөхәррирләр булдымы икән? Әлбәттә, тәҗрибәм дә, яшем дә кемнеңдер эшенә бәя бирерлек түгел, әмма мин Исмәгыйль Шәрәфиевне заманыбызның иң бөек мөхәррире дип саныйм. Аның кебек сүзне кадерләгән, укучыны хөрмәт иткән, басма матбугатны яраткан, кул астында эшләгән һәр кешене шәхес итеп күргән тагын кем бар икән? Ул бик үзенчәлекле иде һәм шул үзенчәлеге белән бөек иде!

Аның эшкә бәйле бөтен вакчыллыгы, таләпчәнлеге артында искиткеч нечкә күңелле кеше ята иде. Аталарча кайгыртып, авырып китсәң, һәр көнне хәлеңне белешеп тора. Бөтен гаиләңне белә. Авыр чагыңда мәзәк сөйләп булса да елмайта, ә мәзәгенең төбендә тормыш мәгънәсе ята, шуңа төшенеп, кайгыруың буш булганны аңлыйсың... Журналистика гына түгел, тормыш мәктәбе дә булды шул Исмәгыйль абый кул астында эшләү...

Һөнәрең шундый булгач, төрле кешеләр белән очрашырга, төрле темаларга язарга туры килә. Әмма бу кыска гына язмадан да авыррак әйбер язылганы булмады. Чөнки нинди генә сүз язсам да, ул Исмәгыйль абыйның бай күңелен, гаҗәеп шәхесен, искиткеч талантын ачарлык түгел кебек... Бер нәрсәне төгәл әйтә алам: еллар узган саен “Мин “Татарстан яшьләре”ндә эшләдем, мин – Исмәгыйль Шәрәфиев укучысы” дигән горурлык арта гына барачак. Һәм яшәгән саен зуррак җаваплылык өстәячәк. Мин бит Исмәгыйль Шәрәфиев укучысы!

Раиф УСМАНОВ: «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире:

– “Т.Я.”да “Журналист буласың килсә” конкурсы уза иде. 1996 елда мин анда җиңүче дип табылып, Казан университетының журналистика факультетына имтихансыз укырга кердем. Шул ук җәйдә ерак Киров өлкәсендәге Иске Пенәгәр авылыннан әнием белән редакциягә танышырга килдек. “Исәнме, җиңүең белән котлыйм, зур рәхмәт”, – кебек берничә сүз генә әйткән Исмәгыйль абый турында бигрәк усал һәм бик коры мөхәррир дип уйлап куйган идем ул чакта.

Ләкин тиз арада моның киресенә инандым – бик гади, ярдәмчел, мәрхәмәтле, газета һәм редакция өчен җанын бирергә әзер кеше икән бит ул! Инде икенче курста ук “Т.Я.”га эшкә урнаштым. Бервакыт Исмәгыйль абый редакция утырган нәшрият бинасының икенче өлешендә – типография артында урнашкан почта бүлегенә барып, тиз генә газеталар алып кайтырга җибәргән иде. Кире кайтам – тикшерү пунктында торган сакчы кире үткәрми, янәсе, яхшылап тикшерергә кирәк (ул еш кына үзен шулай эре тота иде). Ашыгуымны әйтеп, тизрәк каравын сораган идем, бүлмәсенә ябып ук куйды. Аннан 15 минут тирәсе утыргач кына “иреккә чыктым”. Моны белеп алгач, Исмәгыйль абый шунда ук сак хезмәтенә барып, җыелыш ясатып, тикшерү уздыртты һәм әлеге сакчы тикшерү пунктында бүтән күренмәде – аны машиналар сакларга куйдылар.

Әнә шулай – эштәме, укудамы, тормыштамы Исмәгыйль абый безне һәрвакыт яклап торды. Хәтта редакциянең һәр хезмәткәрен фатирлы да итте ул. Ә бу 1990нчы еллар, күп оешмалар хезмәт хакын да вакытында түләми торган вакытлар. Фатир алу бәхете миңа да тәтеде. Бу уңайдан көлеп искә ала торган хәл дә булды. Исмәгыйль абый белән киңәшкәч, берничә адрес буенча булып, карап кайттым. Арада бер фатир аеруча ошады. “Ләкин ул йорт янында кибетләр юк, ипи-сөт кирәк булса, бер тукталыш барасы була”, – дип әйтеп куйганмын. Һәркем йөгереп барып алыр иде, югыйсә. Ә без Исмәгыйль абыйның кайгыртучанлыгы белән “бозылган” шул. “Анысына игътибар итмә, вакыты белән барысы булыр”, – диде Исмәгыйль абый.

Тагын бер истә калган хәл укырга кергән елны ук булды. Думаның бер депутаты, сайлаучы әби-бабайларны үз ягына аудару өчендерме, шәһәр үзәгендәге күпкатлы ресторанының арткы ишегеннән теләгән һәркемгә бушлай берәр кило шикәр комы һәм токмач тараттыра. Чират коточкыч зур, кайберәүләр көн саен йөри. Шул турыда язып һәм депутатны да телгә алып, язма әзерләгән идем, Исмәгыйль абый бер җөмләдән кала барсын сызып ташлаган. “Бөтен Европа ризыкны кая куярга белмәгән, ашамыйча бозылган азык-төлекне машина-машина чүплеккә ташлаган бер вакытта, безнең әби-бабайлар 1 кило токмач өчен көне буе чират торырга мәҗбүр бит”, – диде ул. Шуннан соң мин һәр вакыйгага төрле яклап карый башладым. Ә Исмәгыйль абый шулай әкрен генә безне көн дә өйрәтте. Ачуланмыйча, тавыш күтәрмичә, сабыр гына... Гел эшләде ул – өйгә дә бер кочак язмалар алып китә, иртән дә эшкә беренче булып, 8 тулганчы ук килә иде.

Күрсәткән яхшылыклары һәм биргән белеме өчен кат-кат кабатлыйм – зур рәхмәт, Исмәгыйль абый!

Соңгы елларда “Т.Я.”дан китсәм дә, Исмәгыйль абыйның өйрәткәннәре һәрчак күңелдә, аны башкалар белән дә бик теләп бүлешәм. Еш кына уңышлы газета оештыруның сере нидә дип сорыйлар. Җавап гади – Исмәгыйль абый аны “Т.Я.” мисалында эшләп күрсәтте инде. Ә без аның эшен дәвам итәргә тиеш.

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА, берничә шәхси газета нәшер итүче:

– Мәктәпне тәмамлап яткан елым иде. Нәкъ шул елны “Татарстан яшьләре” “Журналист буласың килсә” дигән конкурс игълан итте. Шундук уйлап куйганымны хәтерлим – мин бу конкурста катнашырга һәм җиңеп чыгарга тиешмен! Шулай килеп чыкты да – өч җиңүче арасында мин дә бар идем, барыбызны да КДУның журналистика факультетына имтихансыз кабул иттеләр.

Исмәгыйль абый җитәкчелегендәге “Татарстан яшьләре” минем язмышымны шулай итеп хәл итеп тә куйды. Хәтерлим, конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәч, җиңүчеләрне редакциягә чакырганнар иде. Мин – мәктәпне әле генә тәмамлаган бала, апа белән җыенып чыгып киттем, Исмәгыйль абый бүлмәсенә дер калтырап кереп утырганымны хәтерлим. “Укуларың ничек инде? Мәктәпне нинди билгеләргә тәмамладың?” – дип сорады ул миннән. Мәйтәм, нигездә “бишле”ләр, “дүртле”ләр дә бар, химиядән “өчле” шул... Шулчак Исмәгыйль абыйның болай да кырыс йөзе тагын да ныграк кырысланды: “Хм, химиядән “өчле” булуы начар икән, монда анысы да бик кирәк шул”, – диде. Дер калтырап төштем шунда, өметләрен аклый алмадым дип бик оялдым, борчылдым. Исмәгыйль абыйның гел шулай шаяртып сөйләшүен мин әлегә белми идем әле.

Шул көннән башлап мин бөтен барлыгымны Исмәгыйль абыйга тапшырдым. Ул миңа һәрчак якты йолдыз булып юл күрсәтеп торды, тормышымның маягы булды. Әтиләрчә һәрвакыт кайгыртып торды. Укырга керүем дә, аннары “Татарстан яшьләре”ндә эшли башлавым да, матбугат тормышына чумуым да – барысы да Исмәгыйль абый белән бәйле.

Студент чагымда ук эшкә алды ул мине, башта чирек штатка, аннары ярты штатка, “Татарстан яшьләре” гонорары тормышны тартырга гел ярдәм итеп торды. Исмәгыйль абый киләчәккә ышанычымны арттыра иде, мин бернәрсәдән дә курыкмадым. Чөнки башымда гел бер уй булды: Исмәгыйль абый ярдәм итәр әле, Исмәгыйль абый ни дә булса уйлап чыгарыр әле, чыгу юлын табар әле. Һәм ул чынлап та һәрвакыт уйлап чыгарды, авыр хәлләрдән чыгу юлы тапты, ярдәм итте, юл күрсәтте.

Университетны укып бетергәч, аның тулай торагыннан да чыгаралар бит инде. Каядыр яшәргә кирәк. Исмәгыйль абый мине урамда калдырмады, үзе сөйләшеп, бүтән тулай торакта урын таба алды. Көн саен кызыксынып торды – урнаштыңмы, шартлар әйбәтме, проблемаларың юкмы? Киләчәктә дә урамда калмаячагыма тулысынча ышандым һәм шулай булды да – Исмәгыйль абый барыбызны да фатирлы итте. Кеше ышанмаслык могҗиза булды ул елларда бу.

Исмәгыйль абый миңа иҗади канат биргән кеше! Бернинди тыю, чикләү юк, теләсә-нинди темага тотын, теләсә-кая чыгып кит – яз да яз гына! Әй, кинәнеп тә язып куйдым шул елларда! Исмәгыйль абыйның шушы мөмкинлек тудыруы миңа гомерлеккә батырлык бирде, үз-үземә ышанычны бик югары баскычка күтәрде. Яшьлек җүләрлеге белән, талпынуым белән кайларга гына чыгып китмәдем – Русиянең әллә кайсы почмаклары, төрмәләр, Себерләр, урманнар, тайгалар, су асты көймәләре калмады, Татарстанны әйткән дә юк, айкап та куйдым!

Шундый-шундый тема бар дип, Исмәгыйль абыйга бер-ике сүз генә әйтеп алам: “Фотоаппаратыңны, диктофоныңны ал. Бухгалтерия кунакханәгә, юлга акча бирсен, чыгып кит”, – дип кенә әйтә иде. Иң бәхетле иҗади үсеш елларым иде ул. Ирекле кош булу теләсә-кайсы чикләрне җимерергә сәләтле икән! Мин моны шул елларда аңладым. Исмәгыйль абый миңа беркайчан да “юк, моның турында язма” димәде, күңелгә шик кертмәде. Һәм иң кызыгы шул – Исмәгыйль абый биргән батырлык һәрвакыт күңелемдә яши. Минем өчен бернинди киртәләр дә юк шикелле, һәркем белән иркенләп, аяк терәп сөйләшә алам, башыма килгән идея-ниятләргә курыкмыйча тотынам, чөнки Исмәгыйль абый шулай өйрәтте мине.

Исмәгыйль абый һәр җөмләгә, һәр сүзгә, һәр хәрефкә үтә таләпчән кеше иде. Бергә утырып, җөмләләрнең астына сыза-сыза, кат-кат укып, ничек язарга кирәклеген аңлата иде ул. Биш кат төзәтә, ун кат төзәтә, иренми, шул ук бер сүзне аңлатырга туры килсә дә аңлата. Кайчак ачуым килә башласа да, хәтта елап җибәргән чакларым булса да, ул “өстән төшми” иде.

Аның каравы, Укытучымның аңлатулары минем башыма ныгытып сеңеп калды, Исмәгыйль абый кушканча язуым гомерлек ипиемә әверелде. Шул көннән башлап бүгенгәчә шулай: җөмлә яза башласам да, мәкаләгә нокта куйсам да, башымда бер генә уй: Исмәгыйль абый бу сүзгә ни дип әйтер иде икән, менә монысын яратмас иде, һичшиксез төзәтер иде, яки сызып ташлар иде дим. Ул кушканча төзәтәм, алыштырам, шомартырга тырышам. Исмәгыйль абыйның котылгысыз күзәтүе кебек бу һәм мин моңа бер дә зарланмыйм. Чөнки бүген үзебезнең дүрт газетабызның – “Язмыш кочагы”, “Адашкан мәхәббәтем”, “Безнең авыл гыйбрәте”, “Гыйбрәтханә”нең азмы-күпме уңышы бар икән, монда Исмәгыйль абыйның зур катнашы бар дип исәплим. Мин аңа шуның өчен бик рәхмәтле дә! Исмәгыйль абыйга барысы өчен дә рәхмәтле мин!

* * *
Исмәгыйль ага бик тә тыйнак, гади, гадел, кешелекле, талантлы, башкаларга карата ихтирамлы, эшлекле кеше иде. “Татарстан яшьләре” газетасын саклап калу, аны укучыларга тагын да кызыклырак итү буенча киләчәккә планнары зурдан иде. Кызганыч, гомере иртә өзелде. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде дә соң, нишлисең, гомер озынлыгы безнең ихтыярга бәйле түгел. Без, Чаллыда яшәүче штаттан тыш хәбәрчеләр, Исмәгыйль ага Шәрәфиевнең гаиләсенең, туганнарынең, мөхәррият коллективының кайгысын уртаклашабыз. Мөхәрриребез белән хушлашкан шушы көннәрдә барлык якыннарына, хезмәттәшләренә, аны якыннан белгән һәркемгә җиңеллек телибез. Исмәгыйль аганың авыр туфрагы җиңел булсын, җәннәт капкалары аңа һәрчак ачык торсын. Хуш, Исмәгыйль ага, син бу җирдә зур иҗади эз калдырып, барлык татар халкына билгеле шәхес буларак, Татарстан тарихына кереп калачаксың.
Штаттан тыш хәбәрчеләр исеменнән Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.

COҢАРГАН ХАТ...
Баш мөхәррир Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевнең вафаты турында ишеттем дә, менә күпме вакыт инде, күз яшьләремә тыгылып, һушымны-зиһенемне туплый алмый утырам. Татарымның, чын мәгънәсендә, тагын бер күренекле шәхесе мәңгелек йортына кайтып китте. Урыны җәннәттә булсын – милләт өчен дә, халык өчен дә биниһая зур эш башкарган кеше...

Иң беренче чиратта, гаиләсе, туганнары, коллективындагы хезмәттәшләре һәм, билгеле ки, “Татарстан яшьләре”н укучылар өчен дә олы кайгы, зур югалту бу. Гомер буе укыган, хәтта ара-тирә үзебез дә язышып торган бу кадерле газетаның һәрбер хезмәткәре “безнеке” бит инде ул. Безнең кеше...

Әле шушы көннәрдә генә элекке кәгазьләремне актарып утырганда, Исмәгыйль әфәнденең миңа язган бер хатына тап булдым. 1977 елда аның “Татарстан яшьләре”нең хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән чагында минем бер язмама каршы җибәргән җавабы ул: “...мәкаләгез, һичшиксез, ихлас күңелдән язылган. ...Элемтәгә (редакция белән) керү мәсьәләсенә килгәндә, без сезнең бу теләгегезне хуплап каршы алабыз. Безгә язгалап торыгыз, редакциягә килеп йөрегез...” дип, студент кызны рухландырып, дәртләндереп, өметләндереп язган сүзләре, киңәшләре, тәкъдимнәре, сораулары...

Ә аннары Казан дәүләт университетының татар хорында бергә җырлап йөргән чаклар бар иде. Шулай ук яраткан журналистыбыз Флюра Низамованың сандугачтай сайрап, солист булып балкыган чаклары. Без исә, хорның җитәкчесе Ирнис абый Рәхимуллин әйтмешли, Флюра кебек солист-асылташның балкуы өчен кирәк булган “бәрхет” җирлек – кем тенор, кем альт тавышлылар... Ә тагын сопранолар, баслар... Бер концерт барышында күмәкләп төшкән зур фотосурәт артына хорда йөрүчеләрдән теләкләр-култамгалар яздырып алганмын. Исмәгыйль әфәнденең анда “Физиктан – лирикка” дип язган сүзләре, имзасы бар. Кешенең холкы язуында чагылыш таба диләр, шулайдыр: тигез хәрефләре, язасы сүзләре, бер почмакка гына сыйдырыйм дип түгел, ә киң сулыш, егетләрчә ныклык белән төпле итеп тезелгән...

Казанга барсам, шул фотоны да тотып, редакциягә кереп чыгарга кирәк әле, мөгаен, искә төшерми калмас дигән уй да килгән иде башыма, соңардым... Хәзер инде хатирәләргә бирелеп алырга гына калды. Сүзнең мәгънәсен аңлый, кодрәтен тоя, кадерен белә торган каләм әһеле иде. Шуңа да бик кадерле иде миңа аның хезмәте. Мин үзем дә телне кадерсезләгәннәрне яратмыйм. Тәрҗемәче тәрҗемәчене тиз таный шул, бәлки шул да сәбәп булгандыр – язганнарым үзгәртүләрсез диярлек басыла килде, мең рәхмәт! Телне дә, милли басманы да кадерли, бәяли белә торган кеше иде.

Иде... Хәзер инде сагынып искә алырга гына калды. Бу соңарган хатым да аңа барып җитмәс. Бездән – аның каләмдәшләреннән, тугры укучыларыннан аңа хәзер бары дога гына ирешә ала. Авыр туфрагы – җиңел, урыны җәннәттә булсын!
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. Бөгелмә.



Хөрмәтле Роза Фатыйх кызы
Бар гомерен һәм көч-егәрен газиз Татарстаныбыз халкына, милләтебезгә хезмәт итүгә, татар матбугатын үстерүгә багышлаган булдыклы редактор, талантлы журналист һәм язучы, татар халкының лаеклы улы, тормыш иптәшегез Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиевнең вафат булуы сәбәпле, сезнең, кызыгыз Айгөлнең, улыгыз Искәндәрнең, оныкларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Исмәгыйль Сәлмән улы татарның иң уңышлы, иң яраткан газетасы “Татарстан яшьләре”н чыгаручы күренекле шәхес, мөстәкыйль фикерле, җор телле, оста журналист буларак республикабыз тарихында, татар халкының күңелендә мәңгегә калачак.

Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Шушы кайгылы көннәрдә Аллаһ Тәгалә һәммәгезгә дә көч һәм сабырлык бирсен.
Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Республикасының беренче президенты.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.07.2017
Татарстан яшьләре печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом