|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2017 Матбугат
"Татарстан 24” телекомпаниясенә яңа җитәкче билгеләндеБүген 10.00 сәгатьтә “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итте. Казандагы “Аргументы и факты” газетасының экс- генераль директоры, шулай ук 2016 елның ноябреннән “Трент Радио” һәм “Кама Медиа” генераль директоры вазифасын биләгән Татьяна Абушахманова “Татарстан 24” телекомпаниясенең генераль директоры булачак. Мәгълүмат өчен. Татьяна Абушахманова Казанда 1973 елда туган, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Мәскәү Кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлаган. Россия Президентының “Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә керткән өлеше өчен” һәм “Сочида XXII Олимпия уеннарын әзерләү һәм үткәрүдә керткән өлеше өчен” истәлекле медальләр белән бүләкләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|