поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.07.2017 Ир белән хатын

“Ничек хыянәткә бара алган?”

Сезнең, янтайган шкафтан, тау-таш ишелгәндәй, савыт-саба коелганын күргәнегез бармы? Юк, дисез? Булмаса, күрергә язмасын. Бар иде бит элегрәк кече якка куела торган акка буялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” – аслы-өсле ике кисәктән тора иде… Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты.

Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ шомлыгы булды микәнни? Юрамасаң да, юш килә.

Шулай булды да. Безнең әлеге дусларыбыз кинәт кенә бездән дә алдан аерылыштылар. Ә без исә матур гына, күңелле генә яшәгәндә дигәндәй, иремнең бер командировкасы вакытында кемдер миңа атап телеграмма юллаган. “Иреңне тартып алырга йөриләр, чарасын күр. Дустың”.

Җир ярылып, упкынга таба тәгәрәгәндәй булдым дигәннәре шулдыр инде ул. Дөнья бетте, тормыш тукталды. Тик шулай да, башның кайсыдыр бер ноктасында яктылык балкып алган сыман, бер фикер туа: “Тукта, ашыкма ышанырга, шалтырат үзенә”. Телефон чыбыгының теге башында иремнең шатлыклы тавышы, ә мин исә бернинди хәйләсез-нисез, турыдан-туры телеграмма турында әйтәм.

“Сөеклем, көнләшүчеләр юри җибәргән ул нәрсәне, ышанма!” — диде ул. Кы-зы-ык. “Нинди телеграмма, мөмкин түгел, ни сөйлисең син?” дигән гаҗәпләнү сүзләре булмады. Менә шуннан соң бәгырь катты. Әллә нәрсә булды. Әйтерсең, мин кияүгә чыкмаган да, булмаган да. Шулхәтле дә көтмәгәндә кылыч белән арттан килеп кадамыйлар ич инде!.. Дүрт ягы кыйбла! Юк-юк, сөеклесе дә түгел, беркеме дә. Бетте.

Бетте! Кич белән балалар бакчасына ничек барып, сабыемны ничек алып кайтуымны әйтә алмыйм. Ә сабыема минем хәл аңлашылган! Өй ишегеннән керүгә: “Әти, әти! Әти кайта?” (“кайтамы?” диюе) дип бүлмәләр буйлап йөри башлады. Менә шунда мин янәдән җиргә төштем. “Берни дә эшли алмыйсың, беркая да селкенә алмыйсың, койрыгың бозга каткан, бала хакына керә алмыйсың, синең язмышың язылган инде”, — дип үземә үзем карар чыгардым.

Тик иремә җылына алмадым. Үземне җиңә алмадым. Үпкә зурдан иде. “Ничек хыянәткә бара алган?” дим дә, хәзерге акылым белән уйлап куям: “Ир-ат хатыныннан аерым бер ай да, бер атна да яшәргә тиеш түгелдер шул, ә тормышта алай гына булмый…”

Әйе, минем бик тә кадерле бер нәрсәмне урлагандай булдылар. Ай, нәрсәм генә булсачы! Нәрсәм түгел шул, җандай кешемне урладылар. Кайнар мәхәббәт белән өйләнешкәч, айнуы бик ачы була икән. Шулай итеп, мин, эчтән мәчеләр тырмаса да, килешкәнлек күрсәттем. Ирем ул хатынга өйләнергә ашыкмады, ә мин чынында суынган, аны сөймим, башкалар да күземә күренми иде, андый гадәтем дә юк. Инде телеграмма килгән икән, димәк, бөтен кеше белгән! Хурлыгы ни тора! Менә шуңа күрә дә каты эләкте инде иремә минем тарафтан! Ачыктан-ачык кеше белмәсә, бер хәл иде әле. Ир-ат шулайрак яратылган инде ул, күз-колак булмаганда туарылып та китәргә мөмкин. Сизсәң дә, кешегә сиздермәскә тырышыр идең…

Эчтән сыкрасам да, иремне элеккечә багам-карыйм, тәрбиялим, тик мәхәббәтем үлгәне күренеп тора инде барыбер. Аннан ул башка хатын-кызлар белән танышкалый башлады, аларына инде минем бернинди дә үпкәм юк, алар инде бернәрсәне дә үзгәртә алмыйлар — минем үлгән мәхәббәтне рәнҗетә алмыйлар иде.

Без шулай азапланып, озаклап аерылыштык. Мин ничә еллардан соң янәдән кияүгә чыктым. Ә үзебезнең мөселман кануннары нигезендә мин әллә кайчан никахлы булырга тиеш идем. Иремнән аерылып өч ай үтүгә. Бик мөһим кагыйдәдер бу, азынып-тузынып йөрүләргә киртә. Бу икенче иремнең беркем алдында да гаебе юк, читтән торып кызыгучылар барлыгы сизелсә дә…

Ә мин исә чын гашыйкларча аның тирәсендә бөтереләм, үзем эчтән генә моңсу елмаям: көзге кояш бигрәк тә җылы була икән, пешерми, рәхәт иркәли… Менә шулай, дусларым, Ходай Тәгалә кошларны да юкка гына пар канатлы итеп яратмагандыр инде, һәрнәрсә, һәркем парлы буласы бөек көч — Аллаһы тарафыннан язып куелган. Парлыларга игелек, парсызларга түземлек, сабырлык белән пар канатын табуны телим…

Гөлгенә апагыз.


---
Өмет
№ --- | 06.07.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»