поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.07.2017 Язмыш

Тормыш бер кирегә китсә китә икән ул (ЯЗМЫШ)

Оныгының: “Әби, яңгыр ява. Тәрәзә яныннан кит инде. Син бит үзең яшен яшьнәгәндә тәрәзә янында басып торырга ярамый дип әйтәсең”, – дигән сүзләреннән айнып киткәндәй булды Гөлҗиһан. Һай, бу көннең үзгәрүен күр әле. Әле бер дә яңгыр явар төсле түгел иде бит. Тормышта да шулай: бер караганда яңгыр ява, ә бер караганда ялтырап кояш чыга.

...Яшь чагында чибәр иде ул. Артыннан йөргән егетләрнең исәбе-хисабы булмады. Ләкин ул аларның берсенә дә карамады. Бары тик Хәкимен генә яратты.

Әнисе Миңлеҗамалның өчен­че баласы авыру тугач, әтиләре ташлап китә аларны. Шулай итеп Миңлеҗамал апа карт әнисе һәм өч баласы белән ялгыз кала. Әнисе авыру баланы әбисенә калдырып, эшкә чаба. Ә өйдәге бөтен эш Гөлҗиһан белән энесе кулында. Ничек тә яшәргә, балаларны үстереп кеше итәргә. Шундый уйлар белән йөргән Миңлеҗамал апа кинәт авырып, урын өстенә кала. Гөлҗиһан никадәр генә әни­сенә ярдәм итәргә тырышса да, үлемнән алып кала алмый.

Миңлеҗамал апаның бертуган сеңлесе Зәйнәп Гөлҗиһан белән Сәйфулланы гына үзенә ала. Карт әнисен – картлар йортына, авыру энеләрен балалар йортына урнаштыра. Шуннан соң аның ни әбисе, ни энесе турында бер хәбәр дә ишеткәне булмый. Башта Гөлҗиһан сөенә: апасы аларны балалар йортына җибәр­мәде бит. Тик көннәр, айлар үткән саен аның бу өйдә торасы килми башлый. Апасы аларга өйдәге иң пычрак эшләрне эшләтә. Ул аны хәтта кичке уенга да, шушы сәгатьтә кайтып җит, дип чыгарып җибәрә.

Шулай кичке уеннарның бер­сендә ул Хәким белән таныша. Егет­нең шомырт кебек кара күз­ләре, сызылып киткән кара мыегы аны шундук гашыйк итә. Барыннан да бигрәк егетнең гармунда уйнавы ни тора бит!

Хәким барысын да аңлый. Нишләсеннәр, аларга көндез кү­решүдән башка чара калмый. Апасы өйдә юк чактан файдаланып, суга барам әле дигән сылтау белән чишмәгә төшеп китә Гөлҗиһан.

Аларның болай яшертен очрашып йөрүләренә бер ел булды дигәндә, апасы бу турыда белеп ала. Һәм аны тизрәк кияүгә би­рер­гә ашыга. Әлбәттә, Хәкимгә түгел, ә авылда берничә кибет тотучы Салих абыйның улы Хариска. Гөлҗи­һан Хәкимен яратса да, апасының тәкъдименә каршы килә алмый.

Кияүгә чыкканнан соң ул Харисны моннан китәргә өнди башлый. Авылда яшәп, көн саен Хәки­ме белән күзгә-күз очрашасы килми аның.

Аны күргән саен хисләре тагын да көчлерәк яна башлаудан һәм газапланудан курка ул.

Ел арты ел уза. Бу хәлләргә дә инде егерме биш еллап вакыт үтә. Алар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Харис янында үзен бәхетле тотса да, күңеле, йөрәге, бөтен җаны-тәне белән Хәкиме янында була Гөлҗиһан.

Шулай яшәп ятканда, Харис кинәт авырып үлеп китә. Аның үле­менә 2 ел булды дигәндә, фа­җигале рәвештә улы да дөнья куя. Бердәнбер юанычы булып кызы кала. Тик ул да 18 яше тулыр-тул­мас кияүгә чыга, ир дигәнең чир булып чыга. Көн дә эчә, эчкәч Гинияне кыйный. Кыз түзә алмыйча, иреннән аерылып кайта.

Тик тормыш бер кирегә китсә китә икән ул.
...Зур тизлектә килгән машина тукталышта торган 10лап кешене бәрдерә. Үлүчеләр исемлегендә аның кызы да була. Гөлҗиһан өчен бердәнбер юаныч булып оныгы калды. Аның өчен яхшы әби булырга тырыша ул. Алиянең гомере кыска булмасын дип, көн саен догалар укый.


Миләүшә ВИЛДАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»