поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2009 Җәмгыять

КАРТЛЫК ТҮГЕЛ ШАТЛЫК...

Илнең нинди икәнен беләсең килсә, балаларга һәм өлкәннәргә мөнәсәбәткә карарга кирәк, ди. Нормаль җәмгыятьтә “картлар йорты” дип аталган оешманың гомумән булырга хакы юктыр. Кызганыч, без нормаль дәүләт булудан ерак торабыз, гарип җәмгыятьнең атрибутлары булган картлар йортында кешечә шартлар тудыру да кулыбыздан килми.

Соңгы берничә елда картлар йортларындагы янгыннар ниндидер куркыныч традициягә әйләнде. Коми, Краснодар, Омск, Тула, Мәскәү, Кемерево... Тагын да куркынычрагы – бу янгыннарның һәркайсында үлүче картлар саны дистәләп исәпләнсә дә, бер генә олы түрәнең дә җинаять җаваплылыгына тартылуы түгел, эшеннән дә куылганы булмады.

 

Пермь төнге клубындагы фаҗига өчен өлкәнең хөкүмәтенә кадәр эшеннән китте... Җинаять җаваплылыгына тартылган җитәкчеләр дистәдән артык. Ә менә 2007 елда Краснодар өлкәсе Камышеватская станицасындагы картлар йортында тереләй янып үлгән 63 кеше өчен директор һәм урынбасары гына гаепле дип табылган. Җәза – өч ел колония-поселение. Башкалар – гаепсез...

 

Берничә ел элек республика социаль учреждениеләрендә кеше хокуклары бозылу фактлары хакында мәгълүматлар дөнья күргән иде. Быел Чистай “дан казанды”. Октябрьдә шәһәрнең психоневрология интернаты директоры һәм аның урынбасарына карата җинаять эше кузгатылды. Урынбасар “утыра”, ә директор ханым качып өлгергән. Бу ике адәм психик авыруларны ашатырга, киендерергә дип бирелгән акчаны үзләштерүдә һәм шул бичараларны эшләтү исәбенә кесәләрен калынайтуда гаепләнә.

 

Бу социаль учреждениедәге гауга тынарга да өлгермәде, Чистайның “Без проблем” газетасы “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар йортындагы аяныч хәлләр турында язып чыкты. Шунда яшәүче бер абзыйның сөйләгәннәренә нигезләнгән “Картлар йортындагы мыскыллау?” мәкаләсе зур ыгы-зыгыга сәбәпче булды. Анда язылганнарга ышансаң, бу йортта яшәүчеләрне тиешенчә ашатмыйлар, дарулар белән тәэмин ителеш начар, кайбер персоналның мөгамәләсе, җиңел генә итеп әйткәндә, тупас... Әле 2008 елның ахырында гына хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов ачкан, җиһазлануы буенча республиканың иң яхшы социаль учреждениесе дип аталган картлар йорты бит бу! Резонанс зурдан була – шәһәрнең ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте язылганнарны уйдырма дип атый. Газета журналистларына район башлыгының җавабы болайрак – интервью биргән кешенең татуировкалары бар, янәсе, нинди кеше икәне билгеле... Ә бит төрмәдә утырып чыкканнарны “Юлдаш”ка алмыйлар, андыйларны аерым картлар йортларына туплыйлар.

 

 Шәһәр советы депутаты Александр Михайлов һәм Әфганстан сугышы инвалидлары берлеге рәисе Юрий Петров, “Без проблем” газетасы редакторы Марат Шагапов, видеокамера белән “коралланып”, картлар йортына юнәләләр. “Юлдаш”ның директоры белән сөйләшкәч, бүлмәләрдә яшәүче картлар һәм инвалидлар белән күрешеп, барысын да яздырып алалар.

 

– Үзем шул картлар йортында булганчы, мин дә газетадагы мәкаләгә ышанмаган идем, – дип сөйләде Юрий Петров. – Директор белән күрше булып яшәгән идек, шәһәрдә хөрмәтле кеше, мондый хәлләрнең булуы мөмкин икәненә ышанмадым. Шундагыларның, күз яшьләре белән елап, пенсия бирмәүләре, начар ашатулары, мунча юклыгы, юына алмаулары, тупас мөгамәлә булуы хакында сөйләгәннәрен тыңлагач, төне буе йоклый алмадым. Андагыларга ышансаң, криминал бар дип әйтергә була. Безгә вафат кешеләрнең пенсия алырга исемлектә барлыгы хакында сөйләделәр. Алар анда соңгы көннәрен үткәрәләр һәм калган гомерләрен кешечә яшәргә хаклары бар.

 

– Директор бер кешене ашатырга 117 сум каралган һәм ул акча җитми дип ышандырырга тырышты, – ди Александр Михайлов. – Моның белән килешмим. Бер казанда пешергәндә, азык-төлекне күпләп сатып алганда экономияләргә һәм нормаль ризык әзерләргә була. Мондый социаль учреждениеләрдә өлкәннәр белән уртак тел таба алмаучыларның эшләргә хакы юк. Безгә зарланучыларны картлык маразмы башланган кешеләр итеп күрсәтергә тырыштылар. Сезгә ышандырып әйтә алам – безнең белән сөйләшүчеләр адекват кешеләр, алар әле бездән акыллырак та. Күп нәрсәдән зарланалар, хәтта кыйнау очраклары хакында да әйттеләр. Пенсияләрен бирмәүләре турында да сөйләделәр. Әлбәттә, кем каршы тора алмый, шулар җәберләнә.

 

***

 

“Төп гаепле” Тәбрик Мөхәммәтшин, мәкалә газетада чыккач, картлар йортыннан китәргә мәҗбүр булган. “Куркытулар да булды, ике егет яныма килеп янады”. Хәзер 2 мең сум түләп, берәүнең фатирында өйдәш булып яши. Билгеле, пенсиясе җитми, алай да “Юлдаш”та торуга караганда чит кеше почмагы яхшырак дип саный:

 

– Язмыш шулай язгандыр, “Юлдаш” ачылган көнне, 26 декабрьдә биредә идем. Беренче көнне үк, шәхси әйберләрне тартып алдылар, каршы килеп маташкач, “сез монда үләргә килдегез”, диделәр. Үз фикере булган кешеләрне, “ошамаса, зэклар янына җибәрәм” дип куркыталар. Ашау – шыр судан торган аш. Анда ярманы табып та булмый, тәлинкәнең кырыеннан тотып кына чөмерә идек...

 

Директор картларның кием юа, чәй кайната торган бүлмәләрендә үз кешеләренең буфетын ачып куйды. Аны законлы булгандыр дип уйламыйм. Бәяләре кибеттәгегә караганда өч тапкырга кыйбатрак... Ә безгә урамга чыгу тыелган. Территориядән чыгар өчен дүрт имза җыярга кирәк! Директор, травматолог, психолог, шәфкать туташы. Берсе генә кул куймаса да, тәмәке тартырга да чыга алмыйсың. Концлагерь кебек. Пенсия алгач, шәфкать туташы әбиләрне тапочкалар белән куып йөри – буфетка барыгыз, шуннан алыгыз... “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртуны тыйдылар. Төнлә бер әби үзен начар хис итә башлады. Йөгереп вахтага төштем, шалтыраттырмыйлар. Кеше үлә дигәч кенә көч-хәл белән ризалык бирделәр, табиб килмәсә, үлә иде...

 

Даруларга килгәндә, бик авыр. Башка картлар йортларыннан корчаңгылыларны китерделәр. Авыру кешеләрне сәламәтләр белән аралаштырып урнаштырдылар. Күпме сорадык, үтендек, чирлеләрне аерым бүлмәләргә урнаштырыгыз дип. Сәламәтләр дә йоктыргач, мәҗбүри рәвештә мазьлар сөртә башладылар. Кайберәүләргә пенсия бирмиләр (закон буенча, картлар йортында яшәүче пенсиясенең дүрттән берен генә ала, 75 %ы учреждение файдасына күчерелә – Р.Л.), бурычка дип алалар да, бирмиләр...

 

***

 

Видеоязманы күргәнче, үземнең дә мондый хәбәрләргә ышанасы килмәгән иде. Картлар, инвалидлар арасында инде хәтерләрен югалтучылары, балалар кебек уйлап чыгарып сөйләүчеләр дә була бит... Ләкин үз-үзләрен тотышлары адекват булган картларның һәм инвалидларның моң-зарларын сөйләүләрен күргәч, фикерем үзгәрде... Видеоязмадагы һәркем исем-фамилиясен әйтә, ләкин кайберләрен газета аша фаш итү кирәк түгел дип саныйм.

 

Әсхәт Хөснуллин – караватыннан да кузгала алмыйча ятучы авыру бабай. Куллары да эшләми.

 

– Монда килгәнгә дүрт ай, шул вакыт эчендә бер тапкыр ит, балык күрмәдем. Бер тапкыр табиб килгән иде, шуның белән бетте. Шәфкать туташы керде дә, тор, ди. Булмый, дим. Ну-ка, тор, ди! Йөри алмыйм, дим. Ачуланып чыгып китте. Икенче шәфкать туташы керде дә  укол ясады. Шундук башлар аңгыраеп китте, аңладым – аминазин (психик авырулар вакытында тынычландыру өчен кулланыла торган препарат – Р.Л.). Инде ничә ел авырыйм, даруларны аера беләм... Футбол тубы кебек палатадан палатага күчереп йөртәләр... Июль өчен пенсияне вакытында бирделәр. Августка китерделәр, стенага карап ята идем. Акча тумбочкада. Алар чыгып киткәч карасам, акчам юк. Икенче тапкыр яныма кергәч, әйттем, болай гына калдырмыйм, прокурорга язам, дидем. Алар чыгып киттеләр дә, пышылдашып сөйләшәләр, ишетеп тордым. “Ничек яза алсын, кулы юк бит, аннары, кем аның хатын прокурорга илтеп бирә”, – диләр. Кулларым эшләми, йөри дә алмыйм.

 

Оксана “Юлдаш”ка ДЦП белән авырганга һәм караучысы булмаганга күрә эләккән:

 

– Корчаңгы белән авыручыларны керттеләр дә, миңа да иярде. Шуңа зарлангач, ул корчаңгы түгел, йогышлы булмаган башка тире авыруы, диделәр. Медсестрага каршы әйттем. Шуннан соң ул миңа ярдәм итмәскә кушты, яныма кереп йөри торган танышыма якын килмәскә боерган. “Акчасын бирмәсә, килмәгез, булышмагыз”, – дигәннәр. Боларны әйткән өчен моннан куачаклар хәзер. Үтерәләр бит мине алар!

 

Исемен әйтмәгән бер татар абзые (көч-хәл белән атлап йөри, инвалид):

 

– Монда килгәч, медсестра төртеп җибәрде дә битем белән ишек яңагына бәрелдем. Бераз гына канады, һичкемгә зарланып бармадым.

 

***

 

– Өч райондагы картлар йортында булганым бар, – дип сөйли бер әби. – Ләкин беркайда да мондагы кебек начар ашатмадылар. Аш сыек, бер бөртек вермишель табып булмый. Җиләк-җимешне бөтенләй күргән юк. Бер тапкыр банан бирделәр, шулкадәр кечкенә итеп киселгән иде, череп беткән, кап-кара, аны тычкан койрыгы дип торам, курыктым хәтта! Әбәт алдыннан коры чәй белән ярты перәннек бирәләр иде. Яки бер кәнфит. Бер тапкыр ярты зефир бирделәр, шулкадәр яратам аны. Ашханәгә бара алмаган идем, бүлмәдәшләремә, миңа да калдырсыннар, дидем, калдырганнар, кич белән ярты зефирны төшеп алдым. Анысы өчен бик зур рәхмәт. Тәртип бозмаган, үзен-үзе карый алган кешеләрне иреккә чыгарырга ярый торгандыр бит? Буада да, башка картлар йортында да чыгаралар иде. Аракы эчмим, үземне үзем карый алам. Ләкин миңа чыгарга ярамый. Картлар йортына тикшерү килсә, ашау яхшыра. Ике тапкыр ниндидер тикшерүчеләр килде, кәтлит бирделәр шул көнне. Стажым зур булса да, пенсиям аз...

 

– Нигә пенсия бүлегенә барып, кабат исәпләтмисез?

 

– Әйтәм бит, чыгармыйлар моннан, ничек барыйм?

 

Бу әбинең бүлмәдәше:

 

– Совет власте өчен бөтен гомеремне бирдем. Хәзер мине ирегеннән мәхрүм ителгән дип санарга була. Беркая чыгармыйлар.  

 

Әминә әби үзенең Мөхәммәтшина булуы белән горурланып яши. “Минем аның белән сөйләшкәнем дә бар, хәлләремне сорашкач, йөзгә кадәр яшим әле”, – дип әйттем. Бик тыйнак. Әминә әби комиссия әгъзаларына зарланмый. 

 

– Сезгә ярты перәннек кенә бирәләр ди, шул дөресме?

 

– Кайвакыт чиреген генә бирәләр, анысын да ашап бетерә алмыйм.

 

– Җиләк-җимеш бирәләрме?

 

– Әйе. Туган көнемдә бирделәр.

 

– Көн саен бирмиләрмени? Сезгә бит акча бүленә, көн саен рационда алма, груша, банан булырга тиеш...

 

– Ничек бирсеннәр? Ул монда, картлар йортында үсми! Агачтан өзеп алып бирә алмыйлар бит?

 

– Дарулар бирәләрме соң?

 

– Бирәләр!

 

Әби даруларын комиссия әгъзаларына күрсәтә. 2005, 2006 елда эшләнгән, саклану вакыты күптән чыккан...

 

– Әби, бу даруларны кулланырга ярамый, аларның саклану срогы күптән чыккан!

 

– Яшим бит әле, үлмим!!!

 

***

 

– Ашау начар, дарулар бөтенләй юк. Миндә шикәр диабеты. Бүлмәмдә бер әби бар иде, ул үлде дә шуның даруларын кулланам, – дип зарлана бер әби.

 

Көч-хәл белән хәрәкәтләнүче бер әби 3 ай буе пенсия алмавы турында зарлана. Сәбәбен үзе дә белми, артыннан йөрерлек чамасы да юк. Бик ябык ахирәте ашау начарга зарлана:

 

– Беренчегә диңгез кәбестәсеннән аш бирәләр, бүтән әйбере юк, кырыеннан гына күтәреп эчәбез. Монда килгәндә юан идем, күрәсезме ниндигә калдым?

 

– Дуңгызларны ашаткан кебек, – дип сүзен җөпли бабае. – Без көлешеп утырабыз, берәр кеше килсә, әйбәт ашата башлыйлар. Бүген дә кәтлит биргәннәр иде, сез киләсе булганга икән. Тоткыннар кебек яшибез. Туганнарым килгән иде, шулкадәр үтендем, өч кенә көн булалар, чыгарыгыз дип. Юк. Куркыталар, юашракларны кыйныйлар да. Сашаны кыйнадылар. Ләкин ул хәзер берни әйтми, курка. Үзебез дә куркабыз. Карамыйчарак торсаң, пенсияңне дә алып китәләр. Менә бу әбинекен өченче ай бирмиләр. Килүгә бөтен әйберне алып калдылар, полисны да, паспортны да. Табиблар килми, бер тапкыр көч-хәл белән сорап сырхауханәгә барган идем, анда да кабул итмәделәр. Паспорт, полисыңны бир, диләр. Ә бөтен документлар монда кадрлар бүлегендә.

 

– Арпа чыккан иде, бөтенләй күзем ачылмый. Зоя, берәр дару бир әле, дип бардым, – дип сөйли бер әби. – “Мин исерекләрне дәваламыйм!” – дип кенә кычкырды. Борылып чыгып киттем. Нәрсә эшли алам инде? Күзгә сидегемне, чәй куйдым, бераз шулай дәваладым... 

Комиссия әгъзалары сөйләшкән унбишләп әби-бабай (анда барлыгы 87 кеше яши) шундый ук зарларын сөйли – начар ашату, урамга чыгармау, кимсетү... Ләкин шунысын искәртеп әйтеп китәргә кирәк – берсе дә гади персоналдан, техник хезмәткәрләрдән, пешекчеләрдән зарланмый. “Әйбәт кызлар, эшләрен намуслы башкаралар, пешекчеләр дә тырыша, ләкин балтадан аш пешереп булмый бит...” Барысы да бары тик җитәкчеләрдән генә зарлана. Михайлов, Петров, Шагапов һәрбер сөйләшүчене юатканнар: “Хәзер барысы да үзгәрәчәк, кайгырмагыз!”

 

***

 

Ә чынлыкта башкачарак килеп чыга. Депутат Михайлов видеоязманы прокуратурага тапшыра, “Без проблем” картлар йорты хакында тагын бер тапкыр язып чыга. Һәм китә... Ни рәвешледер, тикшерү органнарына бирелгән дискның копиясе “Юлдаш” директоры кулына да эләгә. Зарланучыларга карата “чаралар күрелә”. Юашраклары моңарчы сөйләгәннәреннән баш тарта башлыйлар. Бу хакта газетаның редакторы Марат Шагапов бәян итте:

 

– Мине шул кызыксындыра – тикшерү органнарына бирелгән документлар, видеоматериал ни рәвешле “Юлдаш” җитәкчелегенә килеп эләккән? Андагы кешеләр шалтыратып әйтеп торалар. Без килеп киткәннән соң, ашау бераз яхшырган, хәтта көн саен кәтлит бирә башлаганнар. Моны болай гына калдырмаячакбыз. Менә РФ Президентына хат язарга җыенабыз...

 

Шушы ук комиссия әгъзалары (безгә “Чистопольская правда” газетасы журналистлары да кушылды) белән берлектә кабат “Юлдаш”ка юнәлдек. Үзебез белән Тәбрик Мөхәммәтшинны да алдык, чөнки аннан башка 150 урынга исәпләнгән картлар йортында кемнең кайда яшәгәнен табармын димә... Директор Мингулов Азат Миншакирович ишек төбенә чыгып көтеп тора иде... Өметләр акланмады, ул Тәбрик Мөхәммәтшинны картлар йортына кертүдән баш тартты. Ә комиссия әгъзаларына хәтта кулын да бирмәде:

 

– Бу кешеләр картлар йортына килеп тавыш чыгарып йөрделәр, өлкәннәрнең кәефләрен төшерделәр. Алар киткәч, күпләр авырып, аяктан егылды!

 

Ун кеше арасыннан директор бары тик безне генә кертергә риза булды. Чөнки без Чистай “оппозициясе”ннән түгел икән. “Дошманнар”ны кертмәс өчен хәтта патруль чакырды. Күз ачып йомганчы кулларына күсәк тоткан ике әзмәвер килеп тә җитте. Бронежилет, каска кигәннәр, билләрендә алтатар, берсенең кулында автомат. Боларга “халык дошманнарын” картлар йортына кертмәскә дигән әмер биргәч, директор безнең белән сөйләшә башлады. Әлбәттә инде, нинди җаваплар буласын чамалаган идем. Комиссия әгъзалары – юньсез кешеләр, Петров дигәннәре бөтенләй начар, КПРФ әгъзасы ук икән. Кара син аларны... Башта әйбәт кешеләр булганнар, картлар йорты хакында прокурорга сөйләгәч, начарга әйләнгәннәр. Кыскасы, директорның версиясе шундый – бу кешеләр үзләре уйлап чыгарып, ялган сөйләп йөриләр. “Нигә үзегезне шундый зур гөнаһларда гаепләгән кешеләрне судка бирмәдегез?” – дип сораган идем, “Явызлыкка яхшылык белән җавап бирергә кирәк. Ике явызлыктан өченче явызлык туа”, – дип җаваплады.

 

Урамга чыгармауны директор әби-бабайларның кибеттән аракы ташуы һәм кайберләренең читкә китеп, адашу ихтималы булуы белән аңлатты. Ә ни өчен эчкече яки хәтере начар булмаганнарны чыгарырга ярамый – анысын аңлатып тормады... Нигә баш катырырга, болай җиңелрәк бит – чыкмаска, бетте-китте... Ә инде конфликтның төп сәбәбе тагын да тирәндәрәк, имеш. Картлар йортындагы ике кеше – Тәбрик Мөхәммәтшин һәм Рәфәгать Җаббаровлар банда оештырырга җыенганнар икән! Төркемнәренә кеше туплап, “общак” ясап, хакимиятне үз кулларына алмакчы булганнар... Бу хәлләргә каршы төшкәч, халыкны котыртканнар... Видеоязмада булган барлык әйбер ялган, чөнки комиссия әгъзалары кешеләрне куркытып әйттергән. Газетага сенсация кирәк, шуңа язып чыккан. Барысы да гади, аңлаешлы.

 

“Монда яшәүчеләрне кыйныйлар дигән мәгълүмат дөресме?” дип сораган идем, Азат Миншакирович никтер гаепле тавыш белән кычкырып көлде:

 

– Андый хәлнең булганы юк. Аларны кыйнамыйлар. Кочаклап алалар. Кочаклап алгач, тынычланалар. Әйтик, коридорда бик үк үз акылында булмаган әби саташып йөри. Чит бүлмәләргә керә. Әйткәнне аңламый... 87 кешене кыйнап нинди мәгънә? Барыбер аңламый алар!

 

“Уңайсыз” сорау биргәндә түрәләр барысы да бертөрле тавыш белән кеткелдәп, мәҗбүри көлә, үз-үзләрен белештермәстән, кулларын бутый башлый. Шушы күренешкә тап булган саен, психологиянең көчле фән икәненә тагын бер кат инанам!

 

“Юлдаш”ның фельдшеры Зөлхәбирә Гайнетдинова да зарланучылар булуын бик гади аңлатты: “Аларны ярамаган гамәлләрне эшләүдән тыям, шуңа күрә, билгеле инде, мин гаепле калам! Ашау яхшы, дарулар белән тәэмин итәбез! Менә үземне монда кыйнаганнары бар!” Зөлхәбирә Идрисовнаның шулай дип әйтүе булды, коридорда утыручы бер әби ярып салды:

 

– Кайчан ялганлаудан туктыйсыз?!

 

Җәлт кенә директор килеп җитте, коридордагыларга характеристика бирә башлады – монысы бандит, берәүне кыйнамакчы булган, ә әби эчкече... Тегеләре кычкыра башлады – бабай, нахакка гаеплиләр, ди, әби, туган көн уздырганда шәраб эчкән идем, милиция чакырдылар, алар да мине яклады, дип аклана... Китте тавыш, китте тавыш... Директор икенче катка алып менде, анда бер фронтовик бабайның туган көне икән. Каян мач килеп тора диген син без килгән вакытка бәйрәм! Директор берәм-берәм бабайларны яныбызга җибәрә башлады. Барысы да мактыйлар, зарланучыларны гайбәт таратучылар дип кенә атыйлар. “Федерациядәге иң яхшы картлар йорты, Италия, Франциядәгеләрдән калышмый”, – дип мактады бер бабай. Санап кителгән мәмләкәтләрдәге картлар йортларында минем дә, бабайның да булган юк икән. Шулай да ышандым. Чын күңеленнән әйтте чөнки. Директор чакырып китермәгән бер әбидән сораган идем, шалт Мөхәммәтҗан!

 

– Газетада чыкканчы бик начар ашаталар иде! – дип ярып салды...

 

Азат Миншакирович ашханәгә алып китте. Каршыларына очраган әбиләрне туктатып, “башкача сөйләүчеләргә” характеристика бирдерделәр.

 

– Эчә бит фәлән, әйеме? Эчә бит?! Эчә бит, име?!

 

“Эчә, эчә”, – дип баш кага әбекәй.

 

Ашханәдә исә шәп кенә ризыклар әзерләнгән. Зур кәтлит, анысы тоташ иттән генә тора бугай, хәтта чәнечке керми... Концерт та шәп иде. Уеннар, җырлар... Бабайларны биергә чакыручы бабайлар... Бар да шәп, ләкин әби-бабайларның күзләрендә генә әйтеп бетергесез моңсулык... Яныңда җитәкчелек ияреп йөргәндә кем генә дөреслекне әйтеп бирер икән? Аларга бит шунда гомер буе яшисе. Башка китәр урын юк... Күбесенең бөтен шатлыгы ашау. Һәм, кызганыч ки, алар шушы шатлыктан мәхрүм булудан зарлана...

 

***

 

Әлегә картлар йортында эчке эшләр идарәсенең тикшерүчеләре эшли. Район прокуроры, нәтиҗәләр ясарга иртә дип, комментарийлардан баш тартты.

 

– Кем гаепле? – дип сорадым Александр Михайловтан.

 

– Әгәр мондый хәл килеп туган икән, барыбыз да гаепле. Шәһәр советы, район башлыгы да. Аның урынбасарлары, социаль мәсьәләләргә җавап бирүче урынбасарлары бар. Аларның картлар йортындагы вәзгыятьне белмәве мөмкин түгел. Моның нәтиҗәсе Пермьдәге вакыйгаларныкы кебек аяныч булырга мөмкин. Бөтен кеше дә аз гына – ассызыклап әйтим – аз гына күзен йома. Кечкенә генә кимчелек, дип кул селти. Ул гаепле, әйдә, бер юлга ярар, ди. Нәтиҗәдә нәрсә? Мондагы вәзгыять тә куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Төзәтеп булмастай нәтиҗәләргә...

 

– Без булып киткәч, ашау яхшырган, бу үзе үк уңай нәтиҗә, – диде Юрий Петров. – Безнең бурыч – анда нормаль вәзгыять булдыру. Барыбыз да алар алдында бурычлы. Уйлап карагыз – көненә 30 грамм кондитер продукциясе каралган. Көнгә ярты перәннек бирәләр икән, бер перәннек 7 грамм. Әгәр дә хәзер бу проблеманы хәл итә алмасак, моны бүтән чишеп булмаячак. Ул картларны бер алдасак, яңадан дөреслек эзләмәячәкләр. Алар балыклар кебек, шыпырт кына китеп баралар... Бу хакта беркем дә белми... Иҗтимагый оешмалар учреждениеләрнең документларын тикшерә алмый, моны тәртип саклау органнары эшләргә тиеш. Ә алар теләмәсә, нишләргә? Бөтен кешеләрдән сорыйсым килә – мондый явызлыкка каршы ничек көрәшеп була? Ничек???


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 25 | 18.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»