поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2009 Җәмгыять

ӘНИЕМНЕҢ ЭНЕСЕ

Шәриф абый Хөсәенов – минем агам, ягъни әниемнең бертуган энесе ул. Бабай белән әбинең 7 баласы арасында Шәриф абый иң кечесе, ягъни иң яраткан төпчекләре иде. Шәриф абый белән безнең яшь аермасы – 10 ел. 1947 елда мин 1 нче класска укырга кердем, ә ул Казан медицина институтында укый башлады.

Ханым, татарча өйрән

 

Әле дә хәтеремдә, 1 нче класста берничә ай укыганнан соң, әни мине Мәскәүдән авылга озатты. Казанда исә Шәриф абый каршылады һәм Өчмунча авылына – әби белән бабай янына кайтарып куйды. Яшьтәшләрем бар да укуда, мин исә мәктәпкә барып тормадым, әби белән бабайның да моңа әллә ни исе китмәде. Байтак вакыт әнә шулай бушка узды. Татарча белмәгәнгә, мәктәпкә барасым да килми иде.

 

Кышкы сессиядән соң Шәриф абый кайтып төште һәм, «уңышларым» белән танышасы килеп, дәфтәрләремне сорады. Мәктәпкә йөрмәвемне белгәч, барыбызга да эләкте, һәм иртәгесен минем «хезмәт көннәрем» башланды.

 

Җәй азагында Шәриф абый мине авылдан алып китте. Ә каникулларда авылга кайтуымны дәвам иттем. Без анда еш кына Шәриф абый белән бергә туры килә идек. Ул әти-әнисенә утын, печән әзерләшергә кайта иде.

 

Шәриф абый бик тә фотога төшәргә ярата һәм үзе дә төшерергә маһир иде. Авылыбызны, андагы кешеләрне, йортларны, юлларны, эт һәм мәчеләрне берсен-бер калдырмый фотога төшереп йөри иде.

 

Бакчабызда бәрәңге, кабак, көнбагыштан гайре нәрсә утыртмыйлар иде. Шәриф абый, авылда беренче булып бакча ясап, кура җиләге, чия, декоратив куаклар алып кайтып утыртты. Өй каршындагы сирене әле дә булса чәчәк ата. Әбиебез дә авылның ул чактагы тәүге «агрономы» һәм тәүге «эшмәкәр»енә әйләнде, Шәриф абый алып кайткан орлыклардан кыяр һәм помидор үстерә башлады. Авыл балалары кыяр белән помидорга алмашу өчен тавык йомыркалары тотып әби янына киләләр.

 

Илленче елларда Шәриф абый (ул чакта студент) «Профессор кияве» дигән пьесасын яза һәм күп актлы пьесалар конкурсында икенче премияне алуга ирешә. Пьесаны 1952 елда Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә куялар. 1958 елда инде аның пьесалар җыентыгы дөнья күрә. Яшәү дә бераз җиңелләшә төшә. Әгәр берәр сәбәп белән утын яисә печән әзерләшергә кайта алмаса, ул, кеше яллар өчен, акча җибәреп тора. Әбинең күрше кызына әйтеп торып яздырган хатында мондый юллар бар: «Акча җибәрмә, әле генә җибәрдең бит». Монысы Шәриф абый хатыннан: «Сыер сатып аласы булсагыз, акча җибәрермен». Аннан еш кына тәм-том, җимеш тулы посылкалар да килеп тора иде. Әби исә: «Бу липисоннарны Шәриф абыегыз җибәрде», – дип, әфлисуннар белән авыл балаларын сыйлый иде.

 

Шәриф абый һәрчак күчтәнәчләрен төяп безгә килеп йөрде. Унынчыны тәмамлап чыккач, әни белән икесе, мине укырга кая кертергә икән дип, бик озаклап сөйләшеп-киңәшеп утырдылар. Аның мине медучилищега кертеп, теш технигына укытасы килә иде, үзе әйтүенчә, хәтта анда керергә ярдәм итәргә мөмкинлеге дә бар иде. Әмма мин химия-механика техникумының кичке бүлегенә барып кердем.

 

Казанда бер-беребез белән араларыбыз якын иде: ул да Восстание урамында, без дә. Мин инде татар телен оныта башлаган идем, шуңа күбрәк рус телендә аралаштык. Берсендә ул миңа: «Ханым, татарча өйрән, ике телне дә белергә кирәк», – ди. Мин Шәриф абыйга: «Бер телдә сөйләшергә дә сүз юк әле монда», – дип җавап кайтардым. Соңыннан әлеге сүзләремне «Зөбәйдә – адәм баласы» спектаклендә ишетергә туры килде.

 

Яшәү мәгънәсе

 

1984 елны пенсиягә чыктым һәм Комлев урамындагы (ГИДУВ янында) газета киоскына эшкә урнаштым. Шәриф абый һаман саен яныма килеп торды. Мин аңа «Московские новости», «Московская неделя», «Собеседник» һ.б. газеталарны калдыра идем. Киоск янында басып кына тиз-тиз актаргалап чыга да кызыклы язма тапса, шунысын сатып ала иде. Ул әллә никадәр газета-журналлар белән хезмәттәшлек итте: «Крокодил», «Огонек», «Новый мир», «Литературная газета» һ.б. Миңа: «Бу киоскка йөрүчеләрнең һәммәсен беләм мин», – дия торган иде. Ул шунда күп кенә танышларын, курсташларын очрата иде. Аннары Язучылар берлеге дә шуннан ерак түгел генә урнашкан бит. Шәриф абыйның портфелендә минем өчен һәм көтмәгәндә очратачак танышлары өчен күчтәнәчләр, бүләк-мазарлар булыр иде.

 

Шәриф абый, ялгызы гына яшәсә дә, ашханәгә йөрмәде. Ул ризык әзерләргә бик тә һәвәс иде. Борщ пешерсә – ул чып-чын украин борщы булыр. Ә казны ничек оста итеп әзерли иде ул! Әлеге ризыкны аның кебек тәмле әзерләүче кеше, белмим, тагын бармы икән?

 

Шәриф абыйны кактус гөле үстерү остасы буларак тасвирлап узмый кала алмыйм. Аның кактуслар коллекциясе сугыш трофейларын хәтерләтә иде. Шәриф абый әнә шул чәнечкеле дусларына багып дөньяларын онытыр иде. Әлеге мизгелләрдә сәясәт тә юк аның өчен, футбол да, дөньяның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре дә...

 

Бервакыт Шәриф абый безгә шалтырата: «Яңа люстраны карарга килегез», – ди. Килсәк, люстра өстәл өстендә ята. Аның матурлыгын күреп исләрем китте: чех бәллүреннән ясалган зур люстра! Ә «зал» дигән бүлмә кечкенә, мондыйны эләрлек түгел. Аннары җиһазлар да артык тыйнак. Мин шушы хакта әйттем. Баксаң, Шәриф абый аны авылдагы мәчеткә дип сатып алган икән.

 

90 нчы еллар башында төзелгән мәчеттә Шәриф абыйның да катнашы зур булды. Ул авылга архитектор алып кайтты, акчалар җибәрде, туган-тумачадан да җыйды, шулай ук, мәчет төзелеше өчен ярдәм сорап, Казанда, Мәскәүдә, Ленинградта һ.б. шәһәрләрдә яшәүче авылдашларга да мөрәҗәгать итте.

 

Хушлашу

 

1999 елның җәй башында ул, миңа шалтыратып, 3әр литрлы 10 банка яшелчә ассортие ясавымны үтенде. Шәриф абый үзенең 70 яшьлек юбилеена әзерләнә иде.

 

Шул ук елның 5 июнендә ул безгә – Биектау авылына шалтыратты (җәйләрен без шунда яшибез) һәм 7 июньдә хастаханәгә керәчәген әйтте. 8 июнь көнне Казанга килсәм, палатага керергә пропуск юк, болай гына кертмиләр. Урамга чыгып киттем. Карасам, Камал театры директоры Шамил Закиров белән режиссер Фәрит Бикчәнтәев килә. Мин, боларның тәгаен генә Шәриф абый янына килүләрен чамалап, машинада калдырган күчтәнәчләремне алырга йөгердем. Ул арада тегеләр кереп тә киткән. 7 нче катка ничек күтәрелгәнемне хәтерләмим дә. Шунда Шәриф абый тавышы ишетелде. Ишекне ачып карадым – болар өчесе утыра. Шәриф абый мине Шамил Зиннурович һәм Фәрит Бикчәнтәев белән таныштырды. Алар киткәч, Шәриф абый белән урамга чыктык. Аның басып торыр хәле юк, без юл кырыена чүмәштек. Соңгы вакытларда хәле юклыгы, ашарга да пешермәве хакында әйтеп алды. Чәй эчәм дә барып авам, ди. Шул хакта Марсель Сәлимҗановка әйткәч, ул РКБ табиблары белән аны тикшеренүгә салу хакында сөйләшкән. Шәриф абый янына көн дә барып йөрдем. Ул мине, туганнарга-якыннарга берни сиздермәскә һәм язмаска, дип кисәтеп куйды. Китергән әйберләремнән, тумбочкам туп-тулы, дип, гел баш тартты. Янына театр артистлары, Нәкыя апа белән Аяз абый Гыйләҗевләр, үзе эшләгән сырхауханә табиблары, шәфкать туташлары да килеп йөрде. Бүлек мөдире Рәшит Сафин белән очрашкач, ул мине үз кабинетына алып керде һәм Шәриф абыйның бөтен тәненә метастазлар таралганлыгын әйтте. Операция ясарга инде соң, шуңа аны өенә чыгарырга җыеналар икән. Шәриф абый хастаханәдә ятканда театрда «Әни килде»нең яңа вариантын куярга әзерләнәләр иде. Премьераны 28, 29, 30 июньнәргә билгеләделәр. Табиб авторның ул көннәргәчә яши алуына шикләнә иде. Шәриф абый үтенече буенча, хастаханәгә чакыру билетлары китерделәр, һәм ул аларны дәвалаучы табибларга таратты.

 

Июньнең 22се иде. Мин авыру янында утырганда палатага ассистент килеп керде. Шәриф абый аннан: «Анализлар әзерме?» – дип сорады. Ассистент: «Әйе», – диде һәм минем кем булуым белән кызыксынды. Аннары палата ишеге төбендә көтеп торырга кушты. Шуннан соң үз кабинетына алып керде. Авыруны иртәгә чыгарасыларын һәм яман диагнозның раслануын әйтте.

 

23 июньдә Шәриф абыйны өенә алып кайттык. Ул минем үз янында калуымны теләде. Шул көннән башлап вафатына кадәр мин аның яныннан китмәдем диярлек. Көндәлек яза башладым. Соңгы көннәре турындагы истәлекләрем әнә шуннан алынды.

 

26 июнь. Төн буе йокламыйча, дулкынланып чыкты, әледән-әле торып, ваннада өстенә су койды. Сәгать 10да Шамил Зиннурович килеп, аны театрга алып китте. Аннан кайткач, чакыру билетларына имзасын салып утырды.

 

28 июнь. Иртән Гәрәй Рәхим шалтыратты, 9.30да килеп, Шәриф абыйны Ф.Х.Мөхәммәтшин янына приемга алып китәчәген хәбәр итте. Урамга чыгып, бераз саф һавада утырып торырга булдык. Әмма машина килеп җиткән иде инде. Шәриф абыйны сәгать 11дә кайтарып куйдылар. Бик талчыккан, әмма канәгать кыяфәттә иде.

 

Кичен Шамил Зиннурович машина җибәрде. Шәриф абый миннән Ана өчен ак розалар сатып алуымны үтенде. Урыннарыбыз алтынчы рәттә, ишек янында иде, Шәриф абый: «Әгәр миңа начар була башласа, фойега чыгып китү җиңелрәк булыр», – дип, үзе шулай теләде. Тәне гел шабыр тиргә батып торганга, алмашка тагын бер күлмәк алдым. Халык күп килгән, буш урыннар юк, рәт араларында да, баскычларда да утырганнар, стена буйлап та тезелгәннәр. Беренче бүлек тәмамлангач, өстен алыштырырга һәм су эчерергә дип, пәрдә артына кердек. Спектакльдән соң халык авторның сәхнәгә чыгуын сорап кул чаба башлады. Ул сәхнәгә чыкты. Башта залга карады, аннары түшәмгә, сөйли алмады, башын гына иде. Бик күп чәчәк бүләк иттеләр.

 

30 июнь. Бүген шалтыратулар бик күп булды. Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллин, Кояш Тимбикова һ.б. шалтыратты. Шәриф абыйның сөйләшергә хәле дә, теләге дә булмаганга, мин аларның кайберләре белән генә тоташтырдым.

 

1 июль. Төнлә яңгыр яуды. Иртәнге 4тә Шәриф абый торды. «Эссеме?» – дип сорадым. «Юк!» – диде. Иртән урын-җирен алыштырдым. «Чиста иде әле», – дип орышып алды. Сырхауханәдән медхезмәткәрләр бригадасы килеп, анализлар алдылар.

 

14.45тә Шәриф абый җан бирде. 18.00дә аны 15 нче шәһәр хастаханәсеннән моргка алып киттеләр.

 

Өемә кайткач, Шәриф абый фатир ачкычлары белән бергә биргән язулы кәгазьне алып укыдым.

 

Анда: «Мин үлгәч, каберем өстендә сиреньнәр чәчәк атсын. Узган-барган юлыксын да кайгыларын онытсын», – дип язылган иде.


Наза САФИНА
Шәһри Казан
№ 232-233 | 21.12.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»