поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.07.2017 Матбугат

Кем ничектер, ә мин “Бердәмлек”не яратам

Газетабызның 16нчы санында “Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?!” дип аталган язма дөнья күргән иде. Анда Шаһидә исемле укучыбыз газетаны тәнкыйтьләп: “Соңгы вакытта укырлык рәтле бернәрсә дә юк”, - дип язган. Шуннан соң редакциягә аның белән риза булмаган укучыларыбыздан хатлар килә башлады. Аларның берничәсе белән без таныштырган идек инде. Бүген укучыларыбызга тагын шундый хатларны тәкъдим итәргә булдык.

Беренче хатны безгә Ставрополь районы Зеленовка авылыннан Динура апа ВӘЛИЕВА-ФӘЙРҮЗОВА язган.

“Кемгә ничектер, ә мин “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйм. Ике ел элек кенә яздырып ала башласам да, ул минем чын дустыма әверелде инде. 2016 ел башында минем өйгә үзенең самавырлы кызы белән (яңа ел календарендагы рәсемдә Похвистнево районының Гали авылы кызы Розалия Харисова самавыр артында чәй эчеп утыра) килеп керде ул. Мин бу календарьны аш бүлмәсенә элеп куйдым һәм ел буена самавырлы кыз хәерле иртә теләп, мине елмаеп каршы алды.  Бу рәсем балачак хатирәләремне дә уятты.

...Иртәнге йокыдан безне яңа мичтән чыккан кайнар икмәк исе һәм җырлап утырган самавыр уята иде. Ашык-пошык юынабыз да өстәл артына барып утырабыз. Әткәй күмәчкә гәрәбә төсле сап-сары бал ягып, кулыбызга тоттыра, ә әнкәй самавыр капкачында пешкән йомыркаларны тәлинкәгә тезә. Эх, кайтарасы иде шул вакытларны!

Татар халкының матур йоласы - каз өмәсе сурәтләнгән 2017 елгы календарь да бик матур һәм күңелгә ятышлы. Ак яулыклы, алъяпкычлы апаларны күргәч, үзалдына көйли-көйли каз йолкыган әнием күз алдыма килеп басты. Бу өмә туганнарны, күршеләрне генә түгел, бар авылны берләштерә иде бит.

“Бердәмлек” газетасы да гореф-гадәтләребез, мәдә¬ния¬¬тебез турында даими язып, бу темаларга кагылышлы проблемаларны күтәреп тора. Балаларыбызга милли, дини тәрбия бирү, өлкәбездә татар авылларын саклап калу турында да мәкаләләр шактый. Бер сүз белән әйткәндә, “Бердәмлек” газетасы тормышыбызны бар яклап яктырта һәм аның бит¬ләрендә һәркем үзе өчен кызыклы мәкалә таба ала, дип уйлыйм. Шаһидә ханымга да рәхмәт әйтәсем килә. Ул газетаны тәнкыйтьли икән, димәк басманың язмышына битараф түгел, киресенчә, аны кызыклырак ясарга тырыша. Тик үз исемен яшермичә әйтсен иде бу сүзләрне.

“Бердәмлек” редакциясе хез¬мәткәрләренә армый-тал¬мый эшләүләрен телим. Сез без¬гә бик кирәк, кадерлеләребез!"
* * *
Икенче бер тугры укучыбыз, хезмәт ветераны Гөлсинә апа ШӘФИГУЛЛИНА безнең якларга йомыш белән килеп чыккач, редакциягә хәлебезне белергә кергән иде. Ул да үзенең уй-фикерләре белән уртак¬лашты.

"Мин үзем Татарстанның Апас районыннан. 64 ел элек тормыш юллары Самарага алып килде һәм биредә төп¬ләнеп калдым.

“Бердәмлек” газетасы чыга башлаганнан бирле яздырып алам, аның һәр санын кадерләп саклыйм. Элегрәк: “Бик әйбәт газета, рәхәтләнеп укыгыз”, - дип Чиләбедә, Татарстанда  яшә¬гән туганнарыма да яздыра идем.

“Бердәмлек”не безгә рухи азык бирүче басма дип атасам, бик дөрес булыр кебек. Үткән гасырның 90нчы елларында Самарада татар телендә басылган китапларны сатып алырга мөмкин түгел иде, дини китаплар турында әйтмим дә. Ә менә “Бердәмлек” редакциясе аларны Казаннан алып кайтып сата иде. Моның өчен без, укучылары, аңа чиксез рәхмәтле булдык. Бервакыт мин ре¬дакциягә барып җиткәнче, кирәкле китабымны алып бе¬тергәннәр икән. Борчылуымны күреп, баш мөхәррир Рәфгать ага Әһлиуллин үзенә дип калдырган экземплярын биргән иде. Аның бу гамәле күңелемдә якты нур булып уелып калды.

Газетаның “Без - бергә”  кушымтасы нәшер ителә башлавына аеруча куандым. Анда Татарстан яңалыкларын укыгач, туган якларыма кайтып килгәндәй булам. Шаһидә ханымга илдә сибелеп яшәүче милләттәшләребез тормышы бер дә кызыклы түгел микәнни? Алардан башка да газета битләренә укырлык әйбер күп, өлкә авылларын¬нан һәм шәһәрләреннән дә яңа¬лыклар даими басылып тора.

“Бердәмлек” газетасына да, аның алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать ага Әһ¬лиуллинга да түземлек, иҗади уңышлар һәм озын гомер телим. Кыенлыкларга карамас¬тан, яраткан басмабыз даими чыгып, безне гел куандырып торсын", - диде Гөлсинур апа.


Әминә ШИҺАПОВА әзерләде
Бердәмлек
№ --- | 02.07.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»