поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.07.2017 Әдәбият

"Шиңгән чәчәкләр" (ХИКӘЯ)

Зиннур Тимергалиев. 1974 нче елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында, биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әнисе – Римма, әтисе - Фирдәвес. 1991 нче елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үтә. 1996 елда МВД системасына эшкә керә. 2008 нче елда сәламәтлеге какшау аркасында ялга озатыла. Өйләнгән, ике ул һәм бер кыз тәрбияли.Арча шәһәрендә яши.”Ызандашлар” төркемен оештыручы. “Кичә яраттым” китабы авторы.

Җыр текстлары, шигырь һәм проза әсәрләре яза. Татар әдбиятына мәхәббәт Зиннурга әти-әни тәрбиясеннән бирелә. Озын кышкы кичләрдә әнисе Римма апа өй туздырып уйнаган биш баланы бераз тик утырту өчен, Габдулла Тукай әкиятләрен яттан сөйли торган була. “Әнкәйнең үзе иҗат иткән шигырләре һәм әкиятләре дә бар иде”- дип искә ала Зиннур Фирдәвес улы. Шәһри Казан, Безнең гәҗиттә, «Идел» журналында (№6 2017), төрле сайтларда әсәрләре басыла.

   Шиңгән чәчәкләр

   Сентябрьнең кояшлы иртәсе, җәйнең хатасын төзәтергә теләгәндәй, иртәдән үк кыздырырга тотынды. Әйе, җәе салкын килгән иде шул. Әллә шуңа күрә сентябрь инде өченче атнасын җылы булып тора. Әйтерсең, көз җәй буе кояшлы, җылы көннәр күрергә тилмергән адәм балаларының теләкләрен тормышка ашырырга уйлаган . “ Әбиләр чуагыдыр инде”-дип, кистереп кенә әйтеп булмас ахыры, чөнки ” Әбиләр чуагы” атнадан артык торырга тиеш түгел кебек, дип беләм. Ничек кенә булмасын, тротуар буйлап эшенә ашыккан Хәмдиянең күңеле бүген иртәдән үк күтәренке. Аңа көн саен эшенә барып йөрү ерак ара түгел, бары ике тукталыш кына. Шуңа күрә күберәк вакытын эшендәге бүлмәсендә генә үткәргән кыз, ике тукталыш арасын, барганда да, кайтканда да җәяү генә үтә. Хәрәкәт кирәк инде билгеле, аяклар да языла. Бигрәк тә Хәмдиягә, кем әйтмешли, форманы тотарга кирәк. Тротуар буйлап утыртылган агачлар кызны эшенә кадәр озата баралар әнә. Сентябрьнең сары кояшы, агачларны гына түгел бар шәһәрне сарыга төргән. Кая гына карама биек катлы йортлар, кечерәк киосклар, хәтта асфальт юл да сары төс белән чагыла. Тротуарга терәлеп үк салынган юлдан выж да-выж итеп машиналар чабышалар. Хәмдия кебек эшенә ашыккан җәяүлеләр дә җитәрлек. Иртәнге сигезенче ярты булып килә бит инде. Барысының да эшенә вакытында барып җитәсе килә. Бигрәктә Хәмдиягә. Полиция майоры, яшь үсмерләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Хөсәенова Хәмдия Идрисовнага үзенең бүлегендәге хезмәттәшләренә, соңга калып, начар үрнәк күрсәтергә ярамый. Җитәкче булгач башкаларга үрнәк тә була белергә кирәк. Башка хатын- кызлар кебек, Хәмдиянең дә эшенә матур түфли, күлмәкләр, инде ничәнче елын элек алып куйган һаман да киелә алмаган яшел плащын киеп, тротуар буйлап биек үкчәләре белән шык-шык китереп барасы килә. Тик алай ярамый шул, Устав кушмый, ә аны үтәмичә калу мөмкин түгел. Шуңа күрә кызның “гражданка” дип атала торган матур киемнәре шкафында күп вакыт тузан җыеп яталар. Эше шундый: иртүк чыгып китә эшенә кыз, ә кайчан кайтып ята ала, анысы билгесез. Төнге уникеләр булса бик яхшы инде ул, тик кайчак иртәнге якта фатирына тиз генә кереп, чәй генә эчеп чыгарга вакыты кала шул. Мондый тормышка иң борчылганы, кызның әтисе белән әнисе инде. Идрис абый белән Венера апа кызларының юрфакны тәмамлауга, полиция бүлегенә эшкә керергә теләге барлыгын әйтүгә дөрт итеп кабынып каршы чыктылар.

- Нинди полиция ди ул тагын, кыз кешегә, булмаганны, бантдитлар караңгы почмакта саклап торып башыңны ярыр, кит, башыңннан чыгарып ташла, -дип тузынды Венера апа.

- Кызым, хатын-кыз эше түгел бит бу-дип, хатынының сүзен җөпләп торды Идрис абый да. Тик Хәмдия үзенчә эшләде, башта яшүсмерләр белән эшләү бүлегенә кече инспектор гына булып урнашкан иде, эшли-эшли бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Көн эш-төн эш, кызның гайлә кору турында уйларга да вакыты юк.

-Ай, Аллам, кайчаннар гына шушы эшеңне ташларсың икән инде, кызым, алдыма утыртып онык сөярлек вакытлар җитәр микән Ходаем¬?- дип ике көнгә бер сукыранып ала Венера апа. Адәм баласы барсына да ияләшә. Венера апа белән Идрис абый да кызларының тынгысыз эшенә ияләштеләр күптән. Ияләштеләр дип, Хәмдиянең төнге уникедән соң да эшеннән кайта алмый калган вакытлары була. Мондый төннәр тәмуг газабы белән бер әти-әнисенә, кыз кайтып кергәнче керфек тә какмыйча яталар урыннарында.

- Нишлисең инде әнисе, -дип куя кайчак Идрис абый. - Кемдер эшләргә тиештер инде андый эшне дә. Устав кушмаса да, Хәмдия иртүк торуга тырнакларын матур итеп буяп куйды әле бүген. Аннары прическасын бозмас өчен, пилоткасын да сумкасына тыгып куйды. Хатын -кыз барыбер хатын - кыз булып кала билгеле, ниди генә кырыс тәлапләр булмасын, матур булып күренергә тырыша. Җайлап атлый торгач, Хәмдия полиция идәрәсенә килеп җиткәнен сизми дә калды. Идәрә яңа бинага урнашкан, әле быел яз башында гына күченделәр монда. Аңарчы әллә кайчан салынган иске бинада эшләп килделәр. Иске-иске инде үткәннән зарланып ни файда, менә бу якты зур кабинетлы яңа идарәдә эшләве дә рәхәт. Ишектән килеп керешкә, кызны, автоматын асып, бусага төбендә төн чыккан өлкән сержант, мишәр егете Хәниф каршы алды. Аның янындагы өстәлгә иелеп нидер язып утырган икенче сержант башын күтәрмичә язуын белде. Хәниф, елмаеп үрә каткан кыяфәт ясаган булып, кызны сәламләде:

-Исәнмесез, Хәмдия Идрисовна! Егет, кыз белән бер яшьтә булса да, субардинация саклап, Идрисовнаны да кушты. Хәмдия - майор, ә Хәниф өлкән сержант кына. – Исәнме, Хәниф! Ник исәнмесез генә дидең әле, башка вакыттта “ Хәерле иртә...”, дия идең бит. Хәниф, бераз ерык авызын җыя төшеп, кызга җавап бирде:

– Кемгә хәерле, кемгә юк.

-Аңламадым! ––Менә минем тагын ярты сәгатьтән сменам бетә. Постны тапшыру белән, тулай торагыма кайтам да, кроватта аякларымны сузып ятып йоклаячакмын, ике көн ял мине зарыгып көтеп тора.

-Ә миңа ник хәерле түгел дисең? Хәниф ерык авызын җыеп бетерде дә, бераз кашларын күтәрә төште: –– Төнлә белән Сафиуллин урамындагы киоскны чистартканнар.

– Шуннан, анысы миңа кагылмый бит, участковый белән оперлар эше.

– әрсә урлаганнар, дип сорыйсың килмиме?

–Ну! Нәрсә урлаганнар, һаман да шул суррагат аракыдыр инде. Каракларны табыгыз зинһар, дип гариза язмаячаклар алар. Чөнки су кушкан спирт өчен үзләренә яхшы гына эләгәчәк. Хәниф “ юк” дигәнне белдереп башын як -якка чайкап куйды:

–Юк шул, аракы түгел.

–Нәрсә соң алайса?

– Егерме плитка шоколад бетте - китте. Киоскның кечкенә тәрәзәсе бикләнми калган булган икән, шуны шудыртып ачканнар да, буй җиткән җирдән бар шоколадны сыпыртып алганнар. Хәмдия тирән сулыш алып көрсенеп куйды.

–Бар икән күрәселәр, каян табам инде мин ул ташбашны, качкан җирен гел үзгәртеп тора. Хәниф җавап урынына бары тик иң өсләрен генә сикертеп куйды. Хәмдия үтеп киткәч, Хәниф янында язып утырган сержант башын күтәреп егеткә эндәште:

–Тик тормас мишәр, нигә килә килешкә Хөсәенованың кәефен боздың инде ә?

– Хуҗа янына кергәндә, анда ни көтәсен белеп керсен дидем инде- дип елмаеп җавап бирде аңа Хәниф.

- Хәй, аның янына белеп кердең ни дә, белмичә кердең ни-дип кулын селкеде дә Семён каршыдагы пыяла стеналы камерада берүзе генә боегып утырган иргә шакып эндәште.

– Чык әйдә монда! Камерада боегып утырган ир, теләр теләмәс кенә ишеккә таба атлады. Моны күзәтеп торган Хәниф көлеп җибәрде:

–Нәрсә ошап китте мәллә, чыгасың да бик килми ахырысы! Алар янына килеп баскан ир кулын селтәп куйды:

–Махмыр, командир.

–Ярар хәзер моннан чыккач башыңны төзәтерсең. -дип иргә эндәште Семён- Хатының тагын шикаять язмады сиңа, белмим нигә безне чакыртадыр алайса. Син дә эчә белмисең, атнасына бер-ике тапкыр тавыш куптармый калмыйсың өеңдә, хатының безне чакырта аннары, үзе шикаять язмый. Туйдырып бетердең инде.

– Салып алгач характер начарланып китә шул командир.

–Син алайса салгач өеңә кайтма, туры монда кил инде, барыбер бездә кунасың бит-дип шаяртуын дәвам итте Хәниф.

–Юк-дип башын чайкады ир–Үзегез дә безгә килә күрмәгез.

–Анысын безгә әйтмә, хатыныңа әйт, чакыртмасын!-дип, иргә кулындагы кәгазенә кулын куйдырды да, ишеккә таба төртеп күрсәтте Семён .- Бар әйдә бар, күземә күренәсе булма башка.

–Тагын килегез!-дип ирне озатырга булды Хәниф тә.

–Килә, өч көн үтмәс кабат хатыны шалтыратачак. Үзе гариза язмый, без килгәч. Яза икән иренә хулиганлык өчен саллы гына штраф түлисе була бит, кесәдән акча чыгарасы килми бер дә.

–Ие шул, башны гына катырып йөриләр шунда.

–Шушының белән булышкан арада әнә киоскны талап чыкканнар. Аннары халык әйтә инде, полиция ни караган дип. Белми бит ул менә шушы тилеләр белән вакыт узганын.

–Ярар әйдә, әнә иртәнге инструктаж бетте, хәзер сиңа да, миңа да смена киләчәк! Үзенең кабинеты янында, таянып йөргән таягына башын салып утырган Халидә апаны коридор башыннан ук күреп алды Хәмдия. Халидә апа җитмешне тутырып килә, аягына көчкә генә басып атлап йөри. Тазалык начар булгач, өйдә генә утырасы да, тик барып чыкмый шул. Халидә апаның юлы Хәмдия кабинетыннан бер дә өзелми. Кызның шык-шык итеп атлап килгән тавышына үз уйларына бирелеп утырган карчык сискәнеп китте, сискәнеп китте дә күтәрелеп тавыш ишетелгән якка карады. Тавыш хуҗасы Хәмдия икәнен күреп алгач, Халидә апа урыныннан торырга ымсынды.

–Хәмдия Идрисовна?!-дип кызга эндәште карчык. Урыныннан торырга ымсынган карчыкны:

–Утыр-утыр урыныңда гына!-дип Хәмдия туктатты- Халидә апа, мин хәзер киңәшмәгә кереп чыгам аннары сөйләшербез. . Торырга ымсынган карчык, кире урынына төшеп утырды. Хәмдия тиз генә кабинетына кереп документларын алды да, полиция идәрәсе җитәкчесенең кабинетына ашыкты. Кыз кабинетка килеп кергәндә, барлык бүлек җитәкчеләр дә җыелган иде инде.

–Бик вакытлы килеп җиттегез Хәмдия Идрисовна!-дип аны идарә җитәкчесе полковник Динар Салихов каршы алды- Сафиуллина урамындагы киоск турында фикер алышып утыра идек.

–Аның нәрсәсе турында фикер алышасың инде, Динар Гәрәевич, эзләргә кирәк-дип Хәмдия башкалар янына килеп утырды.

––Хе... эзләргә кирәк! Тик менә кем эзләргә тиеш, шунысын ачыклыйсы иде-дип сүзгә кушылды уголовный розыск җитәкчесе.

––Кем булсын, кемнең участогында киоск шул участковый белән, оперлар инде.

–Нәрсә генә булмасын, тизрәк участковыйга ябышалар... -дип сүзгә кушылып китте участковыйлар бүлеге җитәкчесе.- Штат кыскарта торгач илле мең кешегә барлы- юклы җиде инспектор калды. Болары да әле ничек эшләп килә шаклар катмалы? Көн юк-төн юк. Йә җүнле башлы йокы, йә җүнле башлы ашау күргәннәре юк. Әле дә чыгып качмаганнарына рәхмәт диген. Җитмәсә икесен пенсиягә озатасы.

–Ник алар урынына ике стажёр алдык бит. Өйрәт!-дип сүзгә кушылды Салихов.

––Кемне?-дип кыза төште участковый идарәсе җитәкчесе- Институт бетерүгә солдатка алалар дип качып полициягә кергән ул ике молокосостан нинди участковый чыксын ди. Армиядән курыккан егет, җинаятьчедән дә куркачак. Алар өчен мин аларны тотып йөримме инде хәзер?

––Ярар, Шамил, кызма инде-дип җавап бирде Салихов - Хәзер материал шундый. Солдатта булган егетләр аз. Хезмәт итеп кайтканнары да безгә эшкә керергә бик ашкынып тормыйлар.

––Нишләсеннәр алар монда?! Туксанынчы ел түгел, эшлим дигән кешегә барыбер эше табыла. Элек алай түгел иде.

––Шамил булды җитте дидем бит инде, әйдәгез эш турында сөйләшергә вакыт- дип Салихов, хезмәттәшләрен кабат үз буразналарына кайтарырга кирәк дип тапты- Киоскны болай да аңлашыла кем чистарткан икәне. Олы кеше булса шоколод түгел, һичъюгы тәмәкесен алган булыр иде, ә монда бары тик егерме плитка шоколод кына алганнар.

––Хәсәновның эше инде, бәхәсләшеп вакыт уздырмыйк, кабат балалар йортыннан качкан ташбаш малай, әбисе минем кабинет янында көтеп утыра, иртәдән үк килеп җиткән-дип нокта куйды барысы өчендә Хәмдия.- Хасанов шоколад өчен җанын бирергә әзер, качкан саен киоскларны баса, урлаганы кабат шул шоколад. Качкач өенә кайтмый, белә кабат балалар йортына озатачакларын. Бер карасаң акыллы гына малай инде, тик менә тәрбиячеләр кулында бер дә каласы килми. Бу елын гына да икенче тапкыр качуы. Җинаять эше кузгатып булмый, унике генә яшь. Ундүрт булса колониягә озатыр идең дә. Әй барыбер кызганыч ул малай, алай итәсе килми. Әтисе белән әнисе Хәсәновны әбисе кулына ташлап сукбайлыкка чыгып киткәннәр. Эзләп карадык тапмадык. Ул сукбайларның гомере шул биш елдан артмый. Әллә кайчан исән түгелдер инде алар. Әбисе рөхсәте белән балалар йортына биргән идек тә, тормый ул анда, җай чыгу белән чыга да кача. Әбисе аны карый алмый, үзе дә көчкә селкенеп кенә йөри карчык. Менә кайда качып ята ул ташбаш хәзер? Ходай гына белә!

––Ну миннән ярдәм бераз булыр бәлки Идрисовна-диде кызга борылып Шамил.

–– Ниндиерәк инде?

––Сентябрь ахыры, дачниклар уңышларын җыеп, дачаларындагы базларга тутырып куйдылар.

––Аңлашылды, дачаларны кабат чистартып йөри башлаганнар.

––Бик тә дөрес әйтәсез Идрисовна. Шуңа иртәгә рейд ясап каракларны бераз куркытып алырга иде исәп. Җиде участковый белән барлык урамнарны каплап бетереп булмый, кыскасы, иртәгә сездән бер кеше.

––Яхшы фикер бу!-дип аның сүзен җөпләп куйды Динар Гәрәевич та, - Кыш уртасына чаклы бер ике тапкыр андый рейдлар үткәрми булмас, караклар күреп торсыннар эшләгәнне. Алайса андагы исерек каравылчыларыннан бер нинди дә файда юк.

––Дача каракларын утыртып бетерсәк, базарда кишер белән бәрәңгенең бәясе күтәрелмәс микән соң-дип авызын ерды уголовный розысык җитәкчесе Салават Мөхтарович.

––Ярар инде, Салават, бер яртмыйм шулай сәхнә юмористы кебек сөйләнеп утыруңны.

––һаман җитди генә сөйләшү дә туйдыра, Динар Гәрәевич.

––Син юморист, машина каракларын кайчан каршыма китереп бастырасың шунсын әйт миңа башта? Алты машина юкка чыкты, управлениедән көн саен җанымны алалар, кайчан табасың дип.

––Иртәгә сез эшкә килешкә барсыда монда булыр. Кемнәр икәнен ачыкладык, хәзер берсен кулга алсак, калганнары качып бетәчәкләр. Менә бүген урлап машина саткан акчаларына рәхәтләнеп эчсеннәр, ә иртәгә махмырдан тора алмаган бахырларны, иртәнге алтыда өйләреннән җылы юрганнары астыннан җыеп чыгарбыз.

––Ярар идарәдә шулай дим алайса?!

––Әйтегез!

––Туктагыз әле! Рейд дип? Минем участковыйлар белән чыгарырга кешем юк-дип сүзгә кысылды Хәмдия- Марсель абый Әлмәткә китте, Коморовны алып кайтырга, Рәсәй буенча эзләргә биргән идек аны хәтерләсәгез.

––Ие, алименттан качып йөри. Әлмәттә эләккән мени.

––Ие, исерек килеш патруль кулына килеп кергән.

––Ярар бик яхшы.

––Бер кызыбыз укуда-дип дәвам итте Хәмдия- Ә Перелыгина мәктәпләр белән эшли, укулар башланды, конрольдә тотмый булмый.

––Алайса үзеңә чыгарга туры килер-диде Шамиль- Аңлагыз инде миңа иртәгә мөмкин кадәр күбрәк кеше кирәк. Охрана, белән ППС тан кеше булыр диделәр. Җитми баребер.

––Ярар, башка чара булмагач үземә кала инде.

––Мин сине егет кеше белән бергә куярмын, Хәмдия-дип авызын ерды Шамил.

––Тәк,булды җитте, эштә эш турында гына сөйләшәбез! Кичке алтыда барыгызны кабат монда көтеп калам- дип, Салихов киңәшмәне таркатып ташлады. –

–Хәмдия Идрисовна, каян гына табарсыз икән инде ул ташбашны?-дип Хәмдиягә ияреп кабинетка кергән Халидә апа кызга эндәште- Качкан, тагын качкан имансыз малай. И-и-и тазалыгым булса, үзем генә булса да тәрбияләп аякка бастырган булыр идем дә мин аны. Булмый шул, көчкә атлап йөрим. Янымнан җибәрәсем килми, тик ни хәл кылыйм соң-дип уфтанып куйды әби.

––Эзлисе була инде, Халидә апа. Кая качып ята торгандыр, ярар да безнең район тирәсендә генә булса, шәһәр буйлап эзлисе булмагае. Әби кеше “Юк”, дип башын чайкап куйды:

––Юк, еракка китми ул, минем тирәдә бөтерелә, әбисен сагына, ерактан гына мине дә күзәтә торгандыр -Халидә апа күзләрен сөртеп алды. Сагынса да, кайтмый инде барыбер, белә кабаттан балар йортына озатачакларын. Ии-и, тукта булсын, башкаларның балаларыннан калышмасын дип, кыз үстергән булдым, ике эштә эшләдем бит ничә еллар буе. Өс- башы матур булсын, кимсенмәсен янәсе. Шулай тырыша торгач ике бүлмәле фатир да алдым. Ә ул... Мин күзәтеп тормагач, әллә нинди сукбайны яратам дип өйгә алып кайтты. Аннары шуңа ияреп эчәргә өйрәнде (сүз Хәсәновның әнисе турында).

––Юк инде, Халидә апа, аңа ияргәнче үк кызың аракы белән шаяра иде инде. Бездә учётта да торды. Аннары пионер лагеренда иптәшләренең акчаларын урлап йөрде. Күрмәгәнне күрсәтте ул Самирагыз безгә.

––Соң, кызым, тукта булсын дип көне-төне эшләдем бит, карап бетерә алмадым шул.

––Ярар хәзер акланып нишлисең, кызың юкка чыкты, кичерегез, исәнме юкмы икән инде ул... Менә Русланың анасы юлыннан китә күрмәсен дип куркам мин.

––Аллага тапшырдык инде, кызым.

––Аллага тапшырмыйсыз шул, безгә киләсез эш узгач, балалар тайгак юлга кереп киткәч. Тәрбияләгез янәсе. Унике ел эшләп, тимер рәшәткәле камераның берәрсен тәрбияләгәнен күргәнем юк әле минем. Полиция пионерлар лагеры түгел. Әнә Сафиуллин урамындагы киоскны чистарткан Руслан.

––Шоколодтыр инде тагын?!

––Шоколод, әлегә шоколод, ә алга таба нәрсә булыр билгесез, бу тәрбиячеләрен дә әйтер идем, нәрсә карыйлардыр, чыга да кача ташбаш малай. Ундүрт яше тулса, караклык өчен колониягә озатачаклар бит аны.

––Уф, Хәмдия Идрисовна, карт кеше бит инде мин, пычаксыз суясың...

––Мин сезгә, Халидә апа, чын хакыйкать турында сөйлим, барын да күрдем инде. Сөйләсәм романнар язарлык язмышлар үтте кулымнан. Карчык үрелеп кызның кулларын тотып алды.

––Хәмдия кызым, зинһар өчен таба күр, хараплар гына булуы бар.

––Ну, Руслан алай тиз генә харап була торган малай түгел дип беләм. Бер тапкыр Яңа ел артыннан тәрбиячеләрнең күбесе ялда вакытта качкан иде бит ул. Егерме градустан ким булмаган салкыннар. Ял күрми, өшеп үлә күрмәсен дип, ике атна эзләдем. Тапкач исем китте. Башында - кепка, өстендә - сәләмә куртка. Аякта ярылып беткән кроссовки. Бер җире дә өшемәгән үзенең, ташбашдисәң дә ташбаш инде ул синең.

––Кызым, таба күр инде тагын... -дип еларга җитешеп әби кеше Хәмдиягә эндәште.

––Тапмый нишлик, эшебез шул. Бер Хәсәновны гына эзләмибез, сезнекенә охшаган гайләләр җитәрлек районда. Карчык чыгып киткәч Хәмдия сейфтан документларын тартып чыгарды да караштыра башлады. Балалар белән эшләү бик четерекле эш. Эшли башлаган вакытларында кайчак ни кылырга белми елаган вакытлары да булгалады Хәмдиянең. Әйе менә аның каршында әле тормыш сукмагыннан атлый гына башлаган, ләкин шулай булса да инде җимерелергә өлгергән язмышлар. Гади халык боларның берсен дә күрми. Әйе, халык чын нигездә сукыр, чукрак, җансыз курчак кебек яши. Күршесендә генә исерек килеш баласын кыйнаган ата-аналарның кулларына сукмый. Алай гына түгел. Кайчак шул үк күршеләре махмырдан җәфаланганда берәр яртылык акчасын тоттыра. Ә ахыры ничек бетә?! Аракы пары белән мие томаланган ата- ана бер гөнаһсызга баласын кыйнап ташлый. Алай бик изге буласы килгәч, нигә соң шул күрешесендә ачлыктан интеккән балага ичмасам каткан ипи кисәген дә кертеп бирми соң, каткан ипи кызганыч, ә аракы юк мени? Аннары бала шундый тормышка түзә алмыйча өеннән чыгып кача. Урамнар буйлап хәер сорашып йөри. Подвалларда, җылылык коллекторларында төн куна. Алай гына да түгел үзләренә күрә бер балалар бандалары хасил итәләр. Ә өлкәннәрдән беркайчан да җылы, якты чырай күрмәгән балалар, олыларны да кызганмыйлар. Хәтәр-бик хәтәр була балалар бандасы, кулларына килеп керсәң исән ычкынуың икеле. Ниләр генә юк бу дөньяда, унбер яшьлек кенә булсалар да фәхешлек белән акча эшләргә омтылган малайлар-кызлар. Өйләрендә беркайчанда якты дөнья күрә алмыйча бикләнеп яшәгәннәре. Ата- ана игьтибары булмаган, шәһәр бетереп кызык эзләп йөргән үсмерләр. Менә алар күпме монда. Кызның өстәле өстендә күпме язмышлар өелеп ята. Менә бу Хәсәнов Руслан дигән малайны гына алыйк . Торырга ике бүлмәле фатиры бар, пособие килеп тора, ач булмас иде малай. Аннары әбисенең пенсиясе тагын. Ә менә ул малайны тәрбияләп үстерергә кешесе юк. Шуңа күрә тоткан саен кабат балалар йортына озата бара аны Хәмдия, әйе опека хезмәткәрләре шулай тиеш таптылар. Димәк, алар уйлаганча, малай өчен шулай яхшырак булып чыга. Ә менә малайның фикере берәүне дә кызыксындырмый. Тик менә шушы кечкенә кеше үзе дә шәхес дип атала бит инде. Аның да үз фикерен әйтергә хокукы бар, аның да хыялланасы, үзенең кечкенә тормышына алга таба планнар корып яшисе килә. Шуңа күрә чыга да кача балалар йортыннан, качкач әбисе торган йорттан ерак китми. Якын тирәдә генә бөтерелә. Дөресен әйтә Халидә апа, сагынуына чыдый алмый малай. Ичмасам бер күзем белән генә булса да күреп калыйм дип, качып әбисенең урамга чыкканын көтә Руслан. Хәмдия малайны кулына эләктерсә, көнендә үк балалар йортына озатмый, башта үзләренең фатирына алып кайтып юындыра, чәчен алдырта, өс башын рәтли. Нигә шулай эшли үзе дә аңламый кыз. Бәлки әлегә әни булу бәхете тәтемәгәннән ана булу инстинктыдыр бу. Венера апа белән Идрис абый да оныклары кебек каршы алалар Русланны. Өстәл артына утыртып нинди генә тәм- томнар белән сыйлап бетермиләр үзен. Ә берчак шулай Идрис абый кызына әйтмичә генә малайны балыкка алып барган. Кире озатачакларын белсә дә, Руслан качып китмәгән. Көне буе Идрис абыйсы белән балык тоткан. Белеп алгач тузынды да соң Хәмдия. Качкан булса кабат эзлисе була иде бит. Юк ни гаҗәп малай качмаган. Малайны үзенә алып кайткач Хәмдия Халидә апага шалтырата, бу закон буенча да шулай каралган, баланың якын туганы, аның кайда икәнен һәр вакыт белеп торырга тиеш. Халидә апа ишектән килеп керүгә, оныгы әбисенең кочагына атыла. Елаша- елаша күрешәләр онык белән әби . Шундый зур җир шарында алар бары тик икесе генә якын туганнар. Ни аяныч, бу- хакыйкать. Бер –берсен якын иткән ике җан аерым яшәргә мәҗбүр ителгән. Хәмдия Хәсәновның делосын читкә алып куйды да, Комаровларның эшен караштыра башлады. Коморав Никита, хатыны белән ике баласын урамга куып чыгара. Ни өчен эшли ул моны, төрлечә юрап була, бәлки сөяркәсе шулай котырта, аннары ул сөяркәсе белән тора алмый, бәлки әнисе яки туганнары шулай эшләргә куша. Ир сәбәбен үзе әйтми. Хатыны Светлана күрсәтмәсе буенча, Коморов кич белән квартирасына яхшы гына салып кайта да, хатынына биш минут эчендә ике баланы да алып чыгып китәргә куша. Тыңламаса хатынына балаларына кул күтәрү белән яный. Курыккан хатын ике кызын җитәкләп, туган авылына, әти-әнисе йортына кайтып егылырга мәҗбүр була. Әти -әнисе исән түгел Светлананың, ягылмаган шыр суык, күптән каралмаган буш йортта ничек кабаттан тормышын башлап җибәрә алгандыр. Һәрхәлдә җиңелдән булмагандыр. Шуңа күрә инде биш ел буе алименттан качып йөргән ирен эзләргә үтенеп полициягә гариза язды Света. Балигъ булмаган ике кызы Хәмдия эшләгән районда пропискада тора. Шуңа күрә Коморовлар эше аңа да кагыла. Менә асыл кош исерек хәлдә Әлмәттә патруль кулына килеп кергән икән.

––Ну иптәш Коморов-дип сөйләнеп алды кыз- биш еллык алимент шактый сумма җыелган. Аннары риелторлар аркылы кешегә түләп торырга бирелгән квартира акчасы, проценты саллы гына чыгар. Шуларга өстәп хатың квартираңны сатып, үзе һәм ике баласы өчен тиешле акчасын сорар. Аннары бер елга иректән мәхрүм ителү яный тагын. Эшләр шәптән түгел синең Коморов, һай бер дә шәптән түгел. Язмыштан берәүнең дә кача алганы юк әле моңарчы. Кинәт кабинет ишеген сак кына шакыдылар да, шуның артыннан ишекне ачып олы яшьтәге полиция капитаны Салихов Марсель абый килеп керде.

––Рөхсәтме, Хәмдия Идрисовна?

––Абау, Марсель абый сез Әлмәттә түгелмени?!

––Юк, Хәмдия Идрисовна. Әлмәтләр үзләре безнең күрше районга бер кешене алырга киләләр икән. Телефоннан сөйләшкәндә Коморовны юл уңае үзебез алып киләбез, диделәр. Хәмдия елмаеп куйды:

––Шпионнар киносындагы кебек сез. Тагын нинди яңалык бар?

––Коморов белән эш бик җиңел түгел.

––Ник?

––Аны озакламый китереп җиткерәчәкләр, тик без аны камерага ябып куя алмаячакбыз.

––Нигә?

––Коморовның кулга алынуына кырык сигез сәгать үткән, ә алименттан качып йөргәне өчен һаман да җинаять эше кузгатылмаган.

––Ә нәрсә комачаулый, ул бит алименттан качып йөргән, тагын нәрсә кирәк?

––Шулай да, тик җинаять эшен әзерләп бетерү өчен хатыны Коморова Светлананың аңлатмасы кирәк.

––Соң чакыртыгыз. ––Шалтыраттым Коморовага, иртәгә иртүк авылдан килеп җитәрмен,диде.

––Тик без бит иртәгә кадәр түгел, закон буенча бер минут та тоткарлый алмыйбыз башка, тиешле вакыты узган бит инде. Димәк шәһәрдән чыгып китмәскә дип кул куйдырырга да чыгарып җибәрергә туры киләчәк.

––Соң инде, Хәмдия Идрисовна сез белмәгән кешедәй кыланмагыз зинһар. Әйе чыгарабыз дисәң теләсә нинди документка кул куячак ул шулаймы?!

––Анысы шулай, кулын куячак та шул хуттан шәһәрдән дә чыгып таячак. Эзлә аны кабат Рәсәй бетереп. Нишлибез инде хәзер? Законсыз нигезендә, җинаяте әле ачыкланмаган кешене камерада тота алмыйбыз бит.

––Рөхсәт итсәгез?!

––Нәрсә! Тагын номер чыгарырга исәпме,Марсель абый!

––Юк сез нәрсә, кечкенә генә уен инде.

––Ярар, тырышып карагыз алайса, тик нормадан читкә китмәскә иптәш капитан, закон бозу турында сүз дә булырга тиеш түгел.

––Юк-юк сез нәрсә,Хәмдия Идрисовна, барысы да закон кысаларында булачак. Коморовны районның РОВД бүлегендәге пыяла камерага кертеп утыртканда, анда гражданка киеменнән Хәниф утыра иде инде. Коморов як- ягына каранып алды да камераның икенче бер почмагына барып утырды. Эшләр начар якка киткәнен чамалаган ирнең кәефе бөтенләй юк. Шуңа күрә Хәниф белән дә бер сүздә алышасы килмәде аның. Шуны гына көтеп торгандай, кинәт дежурный каршына усал кыяфәт белән Марсель абый килеп басты. Килеп басты да дежурный лейтинантны утлы табага бастырырга тотынды

––Бардак, бөтен җирдә бардак синең летейнант!-дип ачуланып эндәште дежурныйга капитан Салихов- Лейтейнант син нәрсә беренче көннен эшләгән кебек кыланасың ә? Бер документынның рәте - башы юк, ниләр генә эшләп утырасың син монда ә? Эшлисең килми икән бар кайт та кит, кара син бола

рны бераз караштырып тормасаң бөтенләй ялкауга чыгып бетәсегез икән бит. Дежурный йөзенә үзен гаепле сизгән кебек кыяфәт чыгарып: ––Гафу итегез, иптәш капитан, без хәзер барысында тәртипкә китерәчәкбез, башка алай кабатланмас-дип, Марсель абыйга җавап бирде.

––Мин бу сүзне көн саен ишетәм сездән Луканов, и көн саен бардак ясап кына торасың, чәчләремне агартып бетерәсең бит инде.

––Гафу итегез, өлгермәдек.

––Өлгермәгән имеш, тикшерү килеп төшсә өлгерер барсына, сиңа да миңа да. Ә камераларыңда ничек тәртипме?

––Тәртип иптәш капитан! Марсель абый шулай дулаган килеш Коморов белән Хәниф утырган камера ишеген барып ачты.

––Хәзер карарбыз тәртип микән, син кил әле монда-дип башта Хәнифне үзенә таба чакырды капитан. Хәниф урыныннан торды да, мескен кыяфәт ясап капитан каршына килеп басты.

––Фамилияң? –

–Касыймов.

––Кем!

––Касыймов-дип тавышын күтәреберәк эндәште Хәниф.

––Нәрсә өчен алып килделәр сине монда?

––Бер ел алимент түләмәгән өчен.

––Алай икән хатының килеп аңлатма яздымы соң?

––Юк, белмим.

––Нәрсә белмисең.

––Мин хатынны күрмәдем. Марсель абый борылып Лукановка эндәште

––Хатыны килдеме аның?

––Юк иптәш капитан.

––Соң хатыны килмәгәч нигә законсыз рәвештә монда утыртасыз аны, бар чыгып кит моннан-дип Хәнифне ишеккә таба куды капитан.

––Миңа китсәм ярый мени итпәш капитан?-дип сораган булды Хәниф.

––РОВД начальнигы әйткәч ярый, бар чыгып кит моннан! Хәнифне ай күрде кояш алды камерадан чыгыпта китте.

––Син кем?-дип, бу юлы капитан Коморовка эндәште.

––Коморов!

––Нәрсә өчен тоткарладылар инде сине?

––Алимент түләмәгән өчен.

––Хатының мондамы?

––Юк.

––Бар чыгып кит моннан! Коморов полиция идәрәсеннән килеп чыгышка аны Хәниф каршы алды.

––Нәрсә сине дә чыгарып җибәрделәр мени?

––Шулай җиңел котылганга үзем дә ышанмый торам әле-дип җвап бирде аңа Коморов.

––Нәрсә дип бәйләнгәннәр иде соң?

––Минем хәлләр синеке кебек, брат, шул алимент өчен инде.

 

––Узынды хәзер хатыннар, рәхәтләнеп ирләрне савып ятасылары , менә тотсыннар учлап. РОВД начальнигы акыллы кеше икән. Гаеп тага алмагач чыгарып җибәрде.

––Ул яктан ярады үзе.Мин инде квартира белән күңелемнән генә хушлашкан идем .

––Бәлки “ Бистрога” кереп котылганны юарбыз ә? Бу фикер ничегерәк?

––Юсаң ярар иде дә, минем акча ягы начар шул Әлмәткә кайтырлык кына бар.

––Әйдә борчылма минем чама бар -дип Хәниф Коморовны “ Бистрога” таба әйдәкләп алып китте. Кичке якта өенә кайтырга чыккан Марсель абый пыяла камера яныннан узып бара иде, камераның пыяла стенасын шакып аңа Коморов эндәште, ир хайран гына исерек иде

. ––Иптәш начальник! –Нәрсә! Нишлисең син монда кабат?-дип Коморовтан сорады каптитан.

––Менә кабат алып килеп яптылар.

––Нәрсә өчен?

––Исерек килеш урамда йөргән өчен.

––Ну нәрсә эшләтәбез диләр инде хәзер сине?

––Өч суткага административ рәвештә утыртабыз, диделәр. –

–Өч сутка димәк?

–Әйе өч сутка.

––Өч сутка менә моннан җитә-дип капитан муен астына ышкып күрсәтте дә-эчеп йөрмә, алай ярамый!-дип РОВД дан чыгып китте. Бина эченнән чыгуга кәрәзле телефонын алып номер җыйды капитан.

––Әйе Хәмдия Идрисовна мин идем бу. Безнең егет урамда эчеп йөргән өчен, өч суткага кереп утырды. Ие миндә шулай дим, өч сутка бик җиткән инде безгә. Ярар сау булыгыз. Бүген өйгә вакытында кайтырмын ахыры, дип уйлаган Хәмдия ялгышты. Кабат вакытында квартирасына кайтып керә алмады. Балалар йортыннан качкан Хәсәнов турындагы мәгълүматны дежурный аркылы барлык постларга да җиткергәч кайтырга дип кузгалган гына иде, кәрәзле телефоны шалтырарга тотынды.

––Әйе, Хөсәенова тыңлый!-дип эндәште кыз телефонының колагына китереп

– Әйе, Алинә сеңлем мин инде, мин, нәрсә булды? Аннары бераз бераз тыңлап торды:

––Тәк менә нәрсә,сеңлем, хәзер үзеңнең бүлмә ишеген бикләп куй да берәүне дә кертмичә утыр шунда, мин озак тормый килеп җитәрмен-дип кире борылып РОВД эченә кереп китте Хәмдия. Атыла бәрелә ишектән керә -керешкә кыз Шамилгә килеп бәрелде.

––Саграк инде, Хәмдия, имгәтәсең бит.- Шамил кызны тотып алды.

––Шамил, миңа участковый кирәк хәзер үк.

––Нигә шулай ашыгыч, участковыйлар бар җиргә дә кирәк, бәлки соңрак Идрисовна, минем буш кешем юк хәзер генә. Хәмдия юк дип башын селкеде: –

–Мусина шалтыратты, әнисе кабат ике исерек ир алып кайткан. Кухняда эчеп утырганнар башта, аннары әнисе исереп егылган. “Ике исерек минем бүлмәгә кермәкче булалар”, - ди Мусина. Коты чыккан аның, елап беткән инде.

––Уф, җанымнар гына икән инде, соң берәр сержантны ал да чаптыр инде шунда. –

–Шамил! Участковыйсыз кеше йортына мин керә алмыйм , үзең беләсең.

––Беләм лә инде. Үземә синең белән бармый хәл юк, әйтәм бит калганнар берсе дә буш түгел. Аннары участковыйның төп эше җинаять ачыклау түгел, ә җинаятьне булдырмыйча калдыру

. ––Экипаж чакыртыйкмы?

––Әй алар кайчан килеп җитә әле, әйдә минем машина белән генә барабыз, исерекләр белән экипажсыз да сөйләшә беләбез -дип Шамил Хәмдияне машинасына таба алып китте. Мусина Алинә, ике бүлмәле фатирда әнисе белән генә яши. Әнисе аракы белән бик дус. Кем аракы салып бирә шуны фатирына алып кайта хатын, үзе бер җирдә дә эшләми. Кызы кызганыч бик. Ун яшеннән бирле Алинә газап эчендә үсте. Фатирда бер кәлимә ризык булмаса да буш шешәләр аяк астында хәтсез аунап яттылар гел. Менә шул әнисеннән бушаган шешәләрне тапшырып җан саклап үсте Алинә. Унберенчене көчкә укып бетерә алды. Җиткән кыз булса да, чыгарылыш кичәсенә киеп барырга матур күлмәге булмаганлыктан, ул көнне өендә утырып калды. Укыган вакытында классташлары да кыздан читләштеләр гел. Иске киемнәреннән тәмәке исе аңкып торган кыз белән берәү дә бер парта артында утырырга теләмәде. Менә хәзер җиткән кызга әнисе ияртеп кайткан исерекләр бәйләнә башлаган. Хараплар итеп кенә ташламагайлары иде кызны. Мусиналар фатирына күтәрелгәч, фатир ишеге бикләнмәгән булып чыкты. Иң беренче итеп керергә омтылган Хәмдияне читкә этәреп, Шамил квартира эченә атлады. Әйе моны фатир дип әйтсәң исең китәр, идәнен Алинә чиста тотарга тырышса да, стеналарындагы иске обойлар ертылып беткән, коридорда зәңгәр томан булып тәмәке төтене асылынып тора. Әллә нинди костыргыч сасы ис бар җидә дә. Зәңгәр томан арасыннан аларның күзенә бүлмә ишеген ватып азапланган ике ир күренде. Эшләре бик кызу, артларына килеп баскан эчке эшләр хезмәткәрләрен сизмәделәр дә.

––Егетләр, эшегездән бүленсәгез начар булмас иде...-дип Шамил үзен тыныч тотарга тырышып исерекләргә әндәште. Ике ир дә туктап артларына борылып карадылар.

––Бля менты!-дип мыгырданып алды берсе.

––Әй, сезгә кеше фатирына басып керергә кем рөхсәт бирде? –дип җикеренеп, аларны куркытырга уйлады икенчесе.

––Ә сез шушы фатирның хуҗасымы?

––Юк, мин кунак, белдеңме!

––Кунак булгач тыйнак бул, нигә бүлмә ишеген ватасың алайса?

––Анда минем кәләшем кереп качты.-дип җаваптан котылырга уйлады икенче ир.

––Ә фатир хуҗасы рөхсәт бирдеме соң, бүлмә ишеген ватарга?

––Бирде билгеле. ––Үзен күреп булмас микән, кайда ул хәзер? –

–Кухняда. Шамил икенче ирнең якасыннан тотып алды да кухняга таба этеп җибәрде:

––Әйдә алайса кухняга. Беренче ир моннан файдаланып стенага аркасы белән шуышып качмакчы иде, аны Хәмдия тотып алды.

––Кая шулай ашыгасыз?

––Мин бер нәрсә дә белмим. Кайда шулай итеп әйбер ваталар икән дип карарга гына кергән идем монда.

––Ачыкларбыз-дип Хәмдия беренче ирне дә кухняга таба этеп җибәрде. Кухня эче хайван сараеннан бердә ким түгел. Раковина, газ плитәсе өстендә шакшыга баткан савыт саба өелеп тора. Кухня өстәле катып беткән ипи кисәге, балык койрыклары, тәмәке төпчеге, буш шешәләр белән тулган. Шул шакшылык өстенә башын салып исерек хатын йоклап ята.

––Күрәм фатир хуҗасы актан-карадан сүз әйтерлек түгел.

––Командир арыган ул.

––Ие, күреп торам ничегерәк арыган икәнен.

––Ә сез әнисе белән барып чыкмагач, кызга ябышырга уйладыгыз шулаймы?! Ә бу 131 нче сатья . Андыйларны зонада беләсезме нишләтәләр... Үзләрен батыр тотарга тырышкан ике исерек ир дә кисәк шиңеп төштеләр.

––Командир без бит шаярып кына.

––Соң билгеле шаярып кына, менә хәзер экипаж килеп җитәчәк. Тагын бераз шаярып алырбыз егетләр. Шамил борылып Хәмдиягә эндәште.

––Хәмдия бар кыз ничек икән анда кара. Болар өчен борчылма. Минем кулга килеп кергәч бер кая да китә алмыйлар алар. Син үз эшеңне кара инде. Экипаж килгәч боларны да, бу исерек хатынны да отделга алып китәчәкмен. Исерекләрнең аракы белән томаланган миләренә ниһаять барып җитте. Яхшы гына килеп каптылар.

––Командир салган баштан гына бит-дип акланмакчы булдылар икәүләшеп.

––Соң мин дә сезне аек димим бит, Билгеле исерек инде сез. Менә бүген отделдагы камерада төн чыгарсыз җаныйларым. Иртәгә айныгач бик яхшылап сөйләшермен сезнең белән. Хәмдия барып яртылаш ватык ишекне шакыды.

––Алинә, сеңлем, син мондамы? Бүлмә эченнән калтыранган тавыш иштелде: 

–Монда, Хәмдия апа.

––Әйдә чык монда, сеңлем. Ватык ишек белән икәүләшеп азаплана торгач, ниһаять кыз коридорга чыга алды. Өстенә юа-юа нинди төс икәнен дә аерып булмас хәлгә килгән күлмәк кигән, чандыр тәнле кыз каршына чыгып баскач, Хәмдиянең җаны тетрәнеп китте. Их син якты дөнья нинди генә язмышлар юк синдә?!

––Курыктыңмы?

––Бик каты курыктым, Хәмдия апа, сез килеп җитмәгән булсагыз тәрәзәдән урамга сикерәсе идем.

––Ярар курыкма, алар бер нидә эшли алмыйлар инде хәзер синең белән. Укырга керә алдыңмы быел. Кыз оялып аяк очларына карады:

––Өстемдә бары бер күлмәк, ничек итеп укырга керим ди инде мин. Урамга чыгарга оялам, хәтта.

––Урамга чыгарга оялсаң да, сине монда башка калдыра алмыйм инде сеңлем. Әйдә документларыңны ал да минем белән китәсең.

––Кая алып бармакчы буласыз сез мине, Хәмдия Идрисовна?

––Курыкма отделга түгел -диде Хәмдия.

(Дәвамы бар)


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»