поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2017 Язмыш

Мал-мөлкәттән кыйммәтрәк (Вакытсыз вафат булган Расих Латыйповны искә алу)

Инде җылытыр дип язны көтә идек. Ә ул салкын җилләре белән килеп, безнең җаннарны өшетеп, Расих энем, сине алып китте.

52 яшь кенә иде бит әле. Шундый дәрт белән, тормышны сөеп, ашыгып, ашкынып яши идең син. Эшләгән эшләрең күп, кылган изгелегең бихисап. Бер авылда яшәсәк тә, барысын да белеп, күреп торсак та, бәяләп бетергесез шәхес икәнлегеңне үзең киткәч кенә ныклап аңлый башладык.
 
“Нинди көчләргә ия булган ул? Кемнәр аны дәртләндергән? Каян килгән шундый булдыклылык, эшлеклелек? Шәфкатьлелек, юмартлык, тәвәккәллек кебек затлы сыйфатларны аның канына кем сеңдергән?” - дигән сорауларга җавап эзләп, ул яшәгән өйнең бусагасын атлап керәм.
 
Мин килгәндә өйдә хатыны Кәүсәриянең әнисе Гәүһәр апа берүзе иде. Расих белән Кәүсәриянең кавышу тарихын аңардан сораша башладым. Олы хәсрәттән моңайган йөзе яктырып китте.
 
- Аларны Мөҗәһит коданың догасы кавыштырды бит. Кәүсәриям сигезенче сыйныфны тәмамлаган елны Ильяс абыйсы аны Бакайга алып киткән иде. Ул анда Бөгелмәдән килгән Карый һәм Бакай мулласы Хәлиулла хәзрәтләреннән 17 көн буе дин белемен өйрәнде. Шул кыска гына вакыт эчендә кыз гарәп графикасын да үзләштергән, сүрәләр ятлап, намазга да баскан.
 
Соңрак, Йосыпов Лотфулла абзыйларда уздырылган Коръән мәҗлесендә, Хәлиулла хәзрәт балалардан Коръән укытты. Кәүсәриям дә шунда бик моңлы итеп берничә сүрә укыган иде. Шул вакытта Расихның әтисе: “Ике улымның берсенә насыйп ит бу баланы, Ходаем”, - дип дога кылган. Моны миңа Мөҗәһит кода Расих кияү белән Кәүсәриянең никахында сөйләгән иде. Доганы ихластан укып, Ходайдан сорасаң, кабул була бит ул.
 
Шул арада Кәүсәрия дә кайтып җитте. Ул шыпырт кына икенде намазын укып алды, чәен куйды да: “Алай тирәнгә китмә инде, инәкәй”, - дип, безнең сүзгә кушылды.
 
Ул Расихның сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Балашово шәһәрендә тире-мех техникумында укуы, Кытай чигендә хәзмәт итүе, авылын сагынып кайтуы турында сөйләде. Нәкъ шул көнне очрашканнар да алар.
 
Туганнары белән күрешергә дип, урамга чыккан солдат чабып баручы атлардан куркып койма башына менгән ике кызны күреп ала. Кызларны коткарырга дип килсә, ни күзе белән күрсен - классташы Кәүсәр белән аның сеңлесе Мәрвәр икән. Ул атларны куып җибәрә дә кызларны коймадан төшергән мизгелдә Кәүсәрнең еламсырап торган коңгырт күзләрен күреп әллә нишләп китә. “Шул мизгелне Расих еш кына исенә төшерә иде, - диде ул, күзләреннән тәгәрәп төшкән эре яшь бөртекләрен сөртә-сөртә. - Мәктәптә укыганда мин аңа никтер игътибар итмәгән идем. Ә солдат киеме кигән коткаручым шундук бик якын булып китте”.
 
Шул кичтә Расих Кәүсәрияне озата бара һәм ике йөрәк бер дулкында тибә башлый.
 
Шулай да әле бер ел очрашып йөриләр алар. Кәүсәрия Куйбышевта план институтын гел бишле билгеләренә тәмамлаганнан соң, матур итеп туй ясаганнар һәм Похвистневода яши башлаганнар.
 
Расих Мөдәррис абыйсы янында, ит эшкәртү цехында эшли. Шул вакытларда ук туганнар мөселманнар өчен хәләл ит эшкәртү цехы булдыру идеясе белән янып йөриләр. Бераздан Мөдәррис, РайПОдан аерылып, үз цехын булдырган, ә Расих туган авылына кайтып, шул ук эшне Галидә башлап җибәргән.
 
- Бик тынгысыз кеше иде бит Расих, - дип сөйли Кәүсәрия ханым. - Аруны белми, ялны күрми эшли дә эшли иде. Аның телефоны бер генә минутка да тынып тормый: тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, барысы да аңа шалтырата. Ул беркемнең дә үтенечен игътибарсыз калдырмады. Кешеләрне тыңлый белә, үзенең фикерен дә әйтә, кирәксә, киңәшен дә бирә, барысы белән уртак тел таба иде.
 
Авылыбыз, динебез өчен янып-көеп яшәде, бер генә проблемага да битараф калмады. Өстәлдәге ашын да ашамыйча, әзер мунчасын да керә алмыйча чыгып йөгергән вакытлары күп булды аның. Бигрәк тә 2010 елгы Бөтенроссия авыллары Сабан туена әзерлек барган чакта көне-төне чапты, телефоны колагыннан төшмәде.
 
Расих гадел булырга тырышты. Ул кеше сөйләмәде, гайбәт сатмады - гел үз эше белән мәшгуль иде. Ул шул кадәр максатчан һәм тәвәккәл булды - кичен нинди булса да уй туа икән, иртән иртүк шул эшкә керешә һәм ахырына җиткермичә туктамый иде.
 
Мин үзем икътисадчы, өстәл тутырып документлар-отчетлар ясап, саннар чүпләп утырам. Нәтиҗәне мин санап чыгарганчы, ул якынча санны әйтеп тә куя, күпме буласын алдан белеп тора иде.
 
Менә шундый кеше белән яшәве авыр буламы соң? Эш урыныңда якын кешең хуҗа икән, җаваплылык тойсаң да, тыныч кына хезмәт итәсең. Минем ирем шундый дәрәҗәгә ирешкән икән, монда минем дә өлешем бар, дигән сүз. Эштә генә бит ул - хуҗа, ә өйдә гаилә башлыгы гына түгел, яраткан ирем, әтиебез, бабабыз да.
 
- Ир - баш, хатын - муен, диләр. Сездә ничегрәк иде соң?
 
- Ничек дип әйтим инде? Мин иремнән узып бернәрсә дә эшләмәдем, аның дәрәҗәсен сакладым, сүзеннән чыкмадым. Ул да күп эшләр буенча минем белән киңәшә иде. Уңыш бер-береңне аңлау, гафу итә белү һәм үзара мәрхәмәтле булудан килә бит. Ә Расихым игътибарлы кеше булды. Серләребез уртак иде, өйдә дә, эштә дә бер-беребезгә ышанычлы терәк, таяныч була белдек. Ул ярата да, яраттыра да белә иде. Бар ышанычларымны да аклады.
 
Соңгы мәртәбә хастаханәдә ятканда Расих: “Без бәхетле бит, Кәүсәрия, әйеме? Сиңа рәхмәт, ныклы терәк, сабыр хатын була белдең. Бергәләп зур эшләр эшләдек, изгелекләр кылдык, дөнья гиздек, Хаҗга да бардык. Намазга да мине син бастырдың. Син булмасаң, белмим ничек булыр иде бу тормыш... Сәламәтләнеп кайткач, тагын да матуррак яшәрбез әле, Алла теләсә”, - дип әйткән иде. Насыйп кына булмады.
 
Ә Мөдәррис абыйсы белән Израильгә операция ясатырга киткәч, гомерендә беренче мәртәбә шигырь язып җибәргән иде. Менә, укып карагыз әле, - дип, догалар яза торган дәфтәренә күчерелгән шигырьне сузды.
 
Җитмеш эшчем сагынып

мине көтә,

Гали авылы, терелсен дип,

теләк тели.

Гаиләм көтә, Казан көтә,

Уфа көтә.

Самат-бәбкәм “бабам” диеп

елап йөри.

Терелмәскә хакың юк дип

хәбәр килә,

Дөрестән дә, таулар кебек

эшләр көтә.

Аллаһыдан үтенеп сорыйм:

“Гомер бир”, - дип,

Израильгә Газраилне

җибәрмә дип.
 
Күпме сагыш, ярату, ышаныч һәм яшәү дәрте бу юлларда!
 
Расихның бу шигыре мине тетрәндерде, ә ул сөйгән мөлдерәмә яшь тулы күзләр әллә нишләтеп җибәрде.
 
- Әле дә ярый, әниегез, кызыгыз Гөлсинә, оныкларыгыз бар...
 
- Әйе. Тик Гөлсинәнең үзенә дә бик авыр. Әтисе белән гел бергә булдылар бит. Кечкенә чагында бергә балыкка йөрүләрен, аркасыннан сыйпап сөюләрен сагына. Әтисенең бүләге - затлы герман курчагын да бик кадерләп саклый ул. Самарада укыганда да Гөлсинәне әтисе барып ала, илтеп куя иде.
 
Кияүгә чыккач кына Гөлсинә күбрәк минем белән, ә Расих кияве белән тыгызрак аралаша башлады. Кияүне дә үз баласы кебек кабул итте ул. Ә оныкларыбызга бөтен җан җылысын бирә, гел күрәсе килеп тора иде. Авыру чакта да аларны яныннан җибәрмәде, Самат белән рәхәт-ләнеп уйный иде. Хәзер Самат бабасын сагына, ә Әлмир аның кайтмаска китүен аңламый әле.
 
- Ирегезгә ышанычлы тормыш иптәше була белгәнсез, Кәүсәрия ханым. Бергә булган вакытларыгыз матур, файдалы һәм мәгънәле үткән. Үкенергә урын юк. Тормыш юлдашыгыз авылыбыз өчен күп изгелек кылды. Ә сез аны илһамландырып, изгелек кылырга мөмкинлек биргәнсез. Кешеләр килгәндә, аларны хөрмәтләп каршы алырга, кунак итәргә кирәк булгандыр. Бу хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт.
 
- Ходай биргән ризык белән пешерүне беркайчан да авырсынмадым. Авыл тулы дуслар да бар бит әле. Хәзер дә Гөлсинәмнең, туганнарның, дусларның җылысын, кайгыртуын тоеп торам. Олы хәсрәтемне җиңеләйтәләр алар.
 
Иремнең туганнары белән дә бик дус яшибез. Бигрәк тә Расихның бертуган абыйсы Мөдәррис белән хатыны Рузалиягә рәхмәтлемен. Расихым авыргач, Мөдәррис гел яныбызда булды, хастаханәләргә ул йөртте. Башка туганнары да хәлен белеп кайгыртып тордылар.
 
- Рәхмәт сезгә, Кәүсәрия ханым. Гаиләгездә гел дини әхлак, татулык, бердәмлек һәм мәхәббәт хөкем сөргән. Сез - ирне канатландыручы зат. Ул шул дәрәҗәләргә ирешкән икән, монда сезнең дә өлешегез зур. Гаилә төзеклеге аның җанына шифа, йөрәгенә дәрт, хыялларына сафлык өстәгәндер. Сөеп һәм сөелеп яшәгән ул. Урыны оҗмахта булсын иде.
Рәсемдә: Расих ЛАТЫЙПОВ (сулдан уңга) хатыны Кәүсәрия, кызы Гөлсинә һәм каенанасы Гәүһәр апа белән.
 
София СӘЛИМОВА,  Гали авылы, Похвистнево районы.
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 30.06.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»