|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2017 Мәгариф
Йокы качты: мәктәпне кыскарталарБиектау районының Олы Битаман мәктәбендә быел IX сыйныфны ун укучы тәмамлаган. Аларның тугызы укуларын әлеге уку йортында дәвам итәргә тели. Имтиханнарны яхшы гына тапшырганнар. Тик егет-кызларның хыяллары җимерелергә мөмкин. Мәктәпне тугызъеллыкка калдырырга җыеналар. Уку йорты директоры моны укучыларның киләчәген бетерү дип саный. “Без мәктәпне кыскарту белән риза түгел. Уку йортында татар дөньясында танылган шәхесләр: язучылар Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Алмаз һәм Айдар Гыймадиевлар белем алган. Әти-әниләр укытучыларның хезмәтеннән канәгать. Укучылар үзләре теләгән мәктәптә укырга хокуклы. Әмма IX сыйныф укучылары мондый мөмкинлектән мәхрүм калачак. Аларның беркая да китәсе килми. Безне юллар мәсьәләсе, автобусның салкын булуы да борчый. Балаларга иртән чыгып китеп, кич кайтырга туры киләчәк. Мәктәпкә тимәсеннәр иде, – дип яза редакциягә Олы Битаман авылы халкы. Хатка 50 кешенең имзасы куелган.
Без, үз чиратыбызда, хатка ачыклык кертергә булдык. Ни өчен аны үзгәртергә булганнар? Мәктәптә сәркатиптән башка кеше юк. Барлык укытучылар мәш килеп печән чаба. Мәктәпне үзгәртәләр, дип кул кушырып утыра алмыйлар шул. Тирә-ягын чистартырга, аны ал да гөл итәргә кирәк. Теплица да корганнар. Быел яз авыл халкына помидор, кәбестә, чәчәк үсентеләре сатып, мәктәп 30 мең сум акча эшләгән. 100 еллык тарихы булган урта мәктәпне авыл кешеләренең ничек тә саклап каласы килә. Авыл җыенында да үз фикерләрен белдергәннәр. Тик колак салучы гына юк, ахры. Узган ел X сыйныфта ике генә бала укыйсы булгач, сыйныфны ачтырмаганнар. Алар Дөбъяз мәктәбендә укыган. Быелгы уку елында Олы Битаман мәктәбендә 55 бала белем алган. Бу – дүрт авылга дигән сүз. Шушы җирлектә бердәнбер урта мәктәп булып санала. XI сыйныфны 7 бала тәмамлаган. Былтыр 1 нче сыйныфка баручы бала булмаган. Киләсе уку елында ике сабый киләчәк. Балалар бакчасына 17 сабый йөри.
“Бездә татар мохите саклана. Дөбъяз мәктәбендә исә күп фәннәр рус телендә укытыла. Килгән кунаклар да, мәктәбегез өй шикелле, балаларыгыз акыллы, тәрбияле, диләр, – ди мәктәп директоры Фәрит Мөхәрләмов. – Укучылар имтиханнарны яхшы балларга тапшыра. Әмма барлык фәннәрдән дә нәтиҗәләр бер төрле була алмый. Бер юнәлештә түбәнрәк булса, икенчесендә югары. Балалар төрле бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Аларга 18 укытучы белем бирә. Хәзер икесен кыскартырга туры киләчәк. Пенсия яшендә булсалар да, укытырга риза иделәр әле. Башка укытучыларның сәгатьләр саны кимиячәк. Балаларның югары белем аласылары килә. Ә алар техникум сайларга мәҗбүр булачак. Бу – укучыларның киләчәген бетерү дигән сүз. Автобуска килгәндә, ул иске, салоны да салкын”.
Гөлнара Габдрахманова – өч бала анасы, әти-әниләр комитеты рәисе. “Балаларны чит мәктәпкә чыгарып җибәрү куркыныч. Ике авыл арасы – 12,5 чакрым. Узган ел Дөбъяз юлында явыз бәндәләр бер укытучының аяк-кулларын бәйләп, машинага утыртканнар. Газ баллоны сиптереп, аны урманга алып барырга теләгәннәр. Әле ярый ишеген ачып, кычкыра алган. Шуннан соң ничек итеп балаларны юлга чыгарып җибәрәсең? Автобусның ватылып калган чаклары да була бит, – ди ул. – Безнең укучыларның югары белем алып, авылда эшлиселәре килә. Колхоз таркалмаган. Ике улыбыз да вузда укый. Берсе – укытучы, икенчесе авыл хуҗалыгы белгече булачак. Икесенең дә авылга кайтырга теләге бар. Кызыбыз IX сыйныфны тәмамлады. Аның инглиз теле укытучысы буласы килә. Хәзер ничек булыр? Укытучылар белемне бик яхшы бирә.
Андый мәктәпләргә кагылмыйбыз. Олы Битаман мәктәбенең имтихан күрсәткечләре дә районныкыннан түбәнрәк. Белем сыйфаты бик үк югары түгел, – ди Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов.
--- |
Иң күп укылган
|