поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.06.2017 Киңәш-табыш

«Сәламәтлегенең кадерен белгән кеше пластик тәрәзә куйдыртмый»

Тәрәзәләр – өйләрнең күзләре кебек. Аларга карап кына да йортның хуҗалары турында әллә ни чаклы мәгълүмат алып була. Кайчакта бу йорттагыларның нинди кәеф белән яшәүләрен дә тоясың сыман. Элегрәк әбиләр дә, бала күзсенеп еласа, догалар укып, балаларның битләрен тәрәзә рамын сөрткән су белән сыпырырлар иде.

Ни гаҗәп: файдасы тия, бала борчылып, бәргәләнеп елаудан туктап, йоклап китә. Ә инде тәрәзә рамнарын, аның йөзлекләрен ясаучылар һәр авылда берничә генә һәм алар һәрвакыт кадер-хөрмәттә була торган иде.
 
Моннан җиде-сигез ел элек безнең яшәешебезгә пластик тәрәзәләр килеп керде. 25 ел хезмәт итә, буйыйсы, карыйсы юк, имеш. Киләләр, үлчәмен алып китәләр дә, берәр көннән янәдән килеп, тәрәзәләрне алмаштырып та куялар. Бу яңалыкка 25 ел үтмәде, шулай да һәр әйткәннең чын түгеллеге инде күренә башлады. Тәрәзә пыяласы белән пластик рамнарны тоташтырган резиналар туза, һава йөри башлый. Пластикларның да төрлесе бар икән, кайберләре формасын югалта. Ә без яңалыкны сынаган арада, агачтан тәрәзә рамы ясаучылар бармак белән генә санарлык калып бара икән ләбаса. Шуларның берсе – Арча районының Мәтәскә авылыннан Ринат Нәбиуллин. Ул – бүгенге көндә тәрәзә рамнарын заманча итеп, өч кат пыяла куеп ясаучы бик сирәк осталарның берсе.
 
– Мин үзем дә, яңалыкка кызыгып, иң беренче пластик тәрәзәләрне ясаучыларның берсе, – ди Ринат. – Стеклопакет, дибез. Өч кат пыяла үзара беркетелгән була, иң мөһиме шул бит инде. Ул хәзер әзер килеш сатыла. Башлангыч чорда без аны да кулдан үзебез ясый идек. Бик авыр эш, пыялага киселүчеләр дә булды. Бераздан пластик тәрәзәләрнең кире нәтиҗәсен дә күрә башладык. Тәрәзәләр тирли, астма белән авыручылар зарлана, балаларга гел тискәре тәэсир итә. Барыбызга да җайлыдан-җайлы гына кирәк. Имеш, куйдың да 25 елга тәрәзәләр турында оныттың. Дөрес итеп ясап, буяп куйсаң, аның агачлары да 25 ел тора. Авыллардагы, хәер, шәһәрдәге иске йортларның рамнары да әллә кайчан куелган. Утынга кисим дисәң, пычкы үтми. Бүгенге көндә нинди генә буяулар юк. Ел саен буйыйсы да түгел.
 
Оста буларак үзенчә нәтиҗә ясаганнан соң, Ринат Нәбиуллин агач рамнар ясарга тотына. Ул аның өчен башта хобби кебегрәк була. Акрынлап яңа җиһазлар ала һәм заманча итеп өч кат пыяла куеп, тәрәзәләр ясый башлый.
 
– Агач эше бик күп сабырлык һәм тырышлык сорый, бигрәк тә тәрәзәләр. Безнең шартларда таләп бигрәк тә зур. Әле салкын, әле эссе. Табигатьнең үзгәрешләренә тәрәзәләр дә каршы тора алырга тиеш. Җил тә үтмәсен, парланмасын да, матур да булсын.
 
Ринат ишекләр дә ясый.
 
– Хәзер тимер ишекләр куялар, шәһәрдә берни түгел, кирпечтән салынган авыл йортларында, коттеджларда алар да тышкы яктан бәзләнәләр. Йорт ничектер «суларга» тиеш. Агачтан ясалган тәрәзә һәм ишекләр менә шуның өчен кирәк тә инде. Сәламәтлегенең кадерен белгән кеше пластик тәрәзә куйдыртмый. Авырудан интегеп, пластикны кабат агачка алыштыручылар бик күп. Тәрәзә рамнарын ясау буенча тәҗрибә уртаклашырга Швециягә, Финляндиягә бардым. Анда бар да агач. Халык, акрынлап, агачны бәяли башлады, ләкин нәрсәнедер югалтып та өлгердек бугай, – ди оста.
 
Ринат Нәбиуллин ясаган ишекләрне, тәрәзә рамнарын күреп хәйран каласың. Заманча җиһазлар, материаллар белән аны менә шулай итеп тә ясап була икән. Яхшыны яманнан аерып, бәяләп өлгергәнче, агач осталарыбыз югалып, әлеге һөнәр онытылып кына бетмәсен иде.

Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»