поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.05.2008 Милләт

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШТЕРҮ «ӨМӘСЕ»

Казан. Фәләненче ел. Татар теле, ниһаять, чын дәүләт теле була. Шәһәрдә русча сөйләшүчене очрату авыр. Татар элмә такталарында бер генә хата да юк. Дәүләт Советында бар законнар да татарча кабул ителә. Бер-ике депутат принципиаль рәвештә русча чыгыш ясый. Калганнары аларны наушник киеп тыңлый. Бер оешмада бер әбине “гаризаң русча язылган” дип сүгеп кайтарганнар. Авылдан килгән студентлар үз телләреннән оялып, шәһәрдә татарча сөйләшә башлыйлар. Җыелган кешеләр арасында бер генә татар кешесе булса, бөтенесе татарчага күчә. Тукталыш исемнәре ике телдә язылган: “Чишмәле тукталышы – Астанофка Чишмәле”. Рус газеталары татар матбугатыннан күчереп бастыра, татар җырларын русчага тәрҗемә итеп җырлыйлар. Татарстан Президенты Мәскәү юбилеена баргач, русча сөйләшеп күрсәтеп, бөтен кешене шаккаттыра...

Башка илгә эләккән кебек булдыгызмы? Татар телен мондый үрләргә күтәрү ай-һай. Әмма аны күпмедер дәрәҗәдә дәүләт теле итү, көнкүреш тормышка кертү, яшьләргә туган телгә мәхәббәт иңдерү – тормышка ашырмаслык хыял түгел. “Үзебез” яңа буын хәрәкәте шушы максатлар белән күптәннән янып йөри.

26 апрельдә Казанда бик күп мәдәни чаралар уздырылды. Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе аеруча игътибарга лаек. Дөресрәге, әлеге акция ике атна буе барды һәм Тукай туган көнендә тәмамланды. Әлеге чараны үткәрүчеләр һәм ярдәм күрсәтүчеләр арасында бик күп дәүләт органнары санап кителгән. Чынлыкта бу “Үзебез”некеләр проекты. Гадәттә, мондый хәрәкәт, фирка, оешмаларның эшләре нотык сөйләүдән һәм резолюция кабул итүдән ары китми. “Үзебез”некеләр исә җиң сызганып эшли, халыкка чыга, татар теле, татар милләте дигәндә алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә кайсы җиргә килеп җитәргә әзер. Төчеләнеп, мәдхия уку дип кабул итмәгез. Күрмәсәм, сөйләмәс идем.

Атна буе Казанда уздырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең күп чараларында катнашырга туры килде. Дөрес, бар тырышлыкны да “Үзебез”некеләргә генә кайтарып калу дөрес булмас иде. Алар “өмә”не оештыручылар гына. “МТС”ны (бу кәрәзле элемтә рекламасы түгел, “Мин татарча сөйләшәм”нең аббревиатурасы) үткәрүдә быел Министрлар Кабинеты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы, “Идел” яшьләр үзәге дә финанс ярдәме күрсәткән. Шуңа күрә, башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге акция бик зурдан кубып үткәрелде.

Хуш, дәүләт оешмалары ярдәм итәр инде ул. Дәүләт акчасы – безнең акча, ягъни салым түләүчеләр “сәдәкасы”. Ә менә шәхси кулларда булган коммерция оешмаларының “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә матди ярдәм күрсәтүе аеруча шатлыклы һәм хәтта бераз гаҗәпләндерерлек тә. Әйтик, “МЕГА” сәүдә үзәге үз акчасына түштамгалар, кечкенә сүзлекләр, стикерлар эшләткән, чараны уздыру өчен алып баручыларга һәм җырчылага, хәтта гонорарын түләгән. Татар телен пиарлау аларга нәрсәгә кирәк? Алар, гомумән, Татарстанга чит ил инвесторы буларак килгән кунак кына бит. Әллә бу татарга хәер ыргытумы? Юк! Аңлашыла ки, «МЕГА» кебек гипермаркет бер генә эшне дә уйламый башкармый. Димәк, ул бу акциядән ниндидер файда алырга өмет итә. Ә файда шул: “МЕГА” татар телендә сөйләшүче клиентураны күбрәк җәлеп итмәкче. Дөрес, татарча сөйләшүче сатып алучыга алар болай да кытлык кичерми. Күбесенчә авылдан килгән татарлар Вьетнам базарына яки гипермаркетка чаба бит. Болай булгач, кибет җитәкчелегенә татарча сөйләшә белүче хезмәткәрләрне яллау отышлырак. Бүген татар теленә булган ихтыяҗ менә кая барып тоташа. Элмә такталардагы хаталар өчен штраф түләттереп, халыкны мәҗбүриләп кенә татар теленә мәхәббәт тә, ихтыяҗлык та уятып булмый. Татар теле замана белән бергә атларга, нәкъ менә бүгенге шартларда, бүгенге мохиттә, бүгенге көнкүрештә кирәкле тел булырга тиеш. Шул вакытта гына аның киләчәге дә булачак.

Бу турыда мин “Яңа гасыр” каналының “Үзебез” тапшыруында да әйттем. Шул ук тапшыруда яңгыраган бер егетнең фикере әле дә күңелгә тынгы бирми. “Ни өчен русча сөйлисең? Татарчага күч”, - дигәч, ул болай диде: “Мин татарчаны бик үк камил белмим”. Егет, син русчаны да бик үк камил белмисең, гафу ит. Кайсыбыз роддомда русча яки татарча сөйләшеп туган? Теге мәзәктәге сыман: “Шәкертләр, рус сүзләре кыстырып ни в коем случае сөйләшергә ярамый”, - дигән ди бер мулла. Бүген барыбыз да шул мулла хәлендә, беребез дә чип-чиста татарча сөйләшми. Саный китсәң, бу язмамда да әллә ни кадәр рус сүзе чүпләп була. Тик бакчаны чүп басты дип кенә бәрәңгене алмый калмыйбыз бит инде.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе теге телетапшырудагы кебек егетләр өчен оештырыла да инде. Әллә русларны татарчага өйрәтеп булыр дисезме? Башта үзебезнең маңкортларны өйрәтик. Акция кысаларында ап-ак футболка һәм бейсболка кигән яшь егет-кызлар Казан урамнарында, гипермаркетларда, халык күп йөрүче башка урыннарда русча-татарча сүзлекләр өләште. Бу дөньяда иң кечкенә русча-татарча сүзлек, чөнки бары тик 150 иң кирәкле сүздән генә тора: “мама-әни, яблоко-алма, привет-сәлам...” Тик ни өчендер алфавит “Б” хәрефеннән башлана. Әллә “А”лар типографиядә төшеп калган, әллә рус телендә “А”га башланган юньле сүз юк - аңламадым. Сүзлекнең артында “котырту” бар: “Если твой татарский словарный запас ограничен только словами “Ни белмеса”, “Айда” и “Ну хазер!”, то этот словарь для тебя! По Конституции Татарстана кандидат в Президенты республики обязан владеть двумя государственными языками: русским и татарским. Русский ты уже знаешь. Осталось дело за малым – и путь в президенты тебе открыт”. Ничек җәлеп итәсен белгәннәр, малай. Бу сүзлекне кулына тоткан һәр кеше бер мизгелгә генә булса да үзен булачак президент итеп хис иткәндер.

20 апрель, якшәмбе көн. «МЕГА» кырмыска оясын хәтерләтә. Ак футболка кигән волонтер «кырмыскалар» сүзлекләр, түштамгалар, стикерлар өләшеп йөри. «Оби»дан «Икеа»га кадәр кибет һәм бутик диварларында “Мин татарча сөйләшәм” дигән зур гына стикерлар ябыштырылган. Кешенең реакциясе төрлечә: “Афәрин, балалар, саваплы эш эшлисез” дип аркадан сөючеләре дә, “нахрен мне этот татарский!” дип борылып китүчеләре дә очрый.

Аннан алдыгы көннәрдә “Кольцо” сәүдә үзәге дә үз бәйрәмен оештырды. Волонтерларны ике атна дәвамында “Рамстор”, “Баскетхолл”, “Парк-Хаус”, “Бәхетле”дә күрергә мөмкин иде. “Колинз” шушы акциядән соң үзенең кибетчеләрен татарчага өйрәтә башлаган, ә “Рамстор” бөтен элмә такталарын тәрҗемә иткән. Менә ул акциянең реаль җимешләре!

Әле ул гынамы! Тукай туган көнендә “Мин татарча сөйләшәм”не Саратов, Екатеринбург, Омск та уздырган. Ә Ставрополь һәм Ижевсктагы татар мәктәпләре махсус конкурста катнашты. Бу конкурсның тәртибе болай: Казан, республика һәм регионнардагы мәктәпләр ел дәвамында үзләре “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция оештыралар да, фото- һәм видеохисапны “Үзебез”гә җибәрәләр. Быел шундый 60 эш каралган. Бу бик зур күрсәткеч! Җиңүчеләрне бүләкләү Бауманда булды. Бер генә мәктәп тә бүләксез кайтып китмәде. Кайберләре DVD-плеер, цифровой фотоаппарат кебек кыйммәтле бүләкләр эләктерделәр.

Матбугатта да реклама шактый булды. Тик кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары бушлай хезмәттәшлек итәргә атлыгып тормый ди. Әйтерсең, “Үзебез”некеләр татар теле пропагандалауны түгел, ә бәрәңге сату игъланын тәкъдим итә. Татар телендә сөйләшүче булмаса, үзләре үк аудиториясез калачак икәнлекләрен аңламый шул алар. Әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында зур ярдәм күрсәткәннәре дә шактый. Аларның логотиплары акциянең төрле кәгазь-баннерларда балкыды. Тик кайберәүләрнең логотиплары техник сәбәпләр аркасында төшеп калган. “Кабахәтлек законы” буенча, иң кирәкле логотип, иң зур мәгълүмати ярдәм күрсәткән кешенеке төшеп кала. Моңа “Үзебез”некеләр кайгырып та алды инде. Ярый әле кешесе аңлый торган иде. “Ник минекен куймадыгыз?” – дип дулап йөри торган зат түгел.

Кыеклар булмады түгел инде, булды. Чараларның берсендә җырларга тиешле “Барбекю” төркеме һәм Мубай никтер килмәде. Башта аларга үпкәләп тә йөрделәр. Баксаң, гаеп атта да тәртәдә дә бар икән. “Үзебез” координаторы Алия Сабирова гаепнең бер өлешен үз өстенә сындырып алды. Алия ул көнне телефонын өендә онытып калдырган икән. Шуннан киткән инде аңлашылмаучанлык.

Сүз уңаеннан, “МЕГА”дагы акция интернетта зур талаш китереп чыгарды. Ни өчен кеше әз иде? Татар дип җан атып йөрүче “Шәрыкъ” клубы яшьләре кайда? Мatbugat.ru сайтында әнә шуны чәйнәделәр. Баксаң, күпчелек волонтерларны шул “шәрыкъчеләр” тәшкил иткән дә инде. “Шәрыкъ” клубы бит соңгы арада икегә бүленде. Берәүләре пәнҗешәмбе көнне, икенчеләре җомга көнне җыела. Бер-берсен яратып бетермиләр. Ике татар очрашса, өч фирка оеша дигән сүз шушы инде. Бервакыт үлем хәлендә йөрәк типкән, ә кайчандыр, гомумән, ябылып торган “Шәрыкъ” клубында хәзер күңелсезләнеп утырырга бирмиләр. Бу бүленеш-ызгышлар, бәлки, хәерлегәдер дә, клубның һәр бүленеше яхшырак эшләргә тырыша, яшьләрне үзенә чакыра... Конкуренция! Сугышып кына бетмәсеннәр инде.

Шунысы куандыра – шәһәрдә чын татар яшьләре бар. Алар татар концертларына, татар дискотекаларына, татар клубларына йөрүгә мохтаҗ. Ышанасызмы, 24 апрель көнне Казанда берьюлы өч җирдә татарча дискотека булды! Бу бит үзенә күрә бер күрсәткеч. “Аутхол”да Зөлфәт Зиннуровның “Күңел” кичәсе (Ул анда Бәширә Насыйрованы дискотекача җырлаттырып шаккаттырды), ЦКЖда “барслар”ның “Кәмит-клабы”, “Корстон”да “Мин татарча сөйләшәм” кысаларында “Үзәк Party” – җаның кая тели, шунда бар. Һәм өч танцпол да шыгрым!

26 апрель көнне дә шул ук хәл. Бауманда – “Мин татарча сөйләшәм” концерт-тамашасы бара һәм шул ук минутларда Казан дәүләт гуманитар-педагогия университетында “Җисем” яшьләр һәм балалар кинофестивале (монысы “Сәләт” иҗтимагый фонды проекты). Ә аннан алда гына Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме тәмамланды. Кайсына гына өлгерәсе, өзелепләр китәр буласың, валлаһи.

26 апрель киче. Инде караңгы. Бауманда башланган акция Римма Бикмөхәммәтованың өендә тәмамланды. Римманың туган көне иде. Аның фатиры «Үзебез» штаб-квартирасын хәтерләтте миңа. Бәйрәм табыны артында бөтен сөйләшүләр дә бүген узган акция турында иде, туган көнне искә алучы да юк. Римма моңа үпкәләми, чөнки ул үз эшенә шулкадәр бирелгән ки, “Мин татарча сөйләшәм” дигән нәрсә соңгы көннәрне аның инде төшенә керә башлаган иде. Хәер, башка егет-кызларның да шундый ук хәл. Кем соң алар “Үзебез” хәрәкәте активистлары диярсез. Аларны интернеттагы www.uzebez.org cайтында “Чо за “Үзебез?” дигән төймәгә басып табарга була. Менә алар (фанфарлар уйный башлый): Резидә Сафиуллина, Римма Бикмөхәммәтова, Алия Сабирова, Руслан Айсин, Илшат Сәетов, Резидә Кәримуллина, Раил Өметбаев, Фәридә Гыйбадуллина, Раил Бәдретдинов, Гөлназ Садыйкова. Көлеп әйтүем түгел – чыннан да фанфарлар уйнатырлык. Һәркайсы бу тормышта үз урынын тапкан кеше - өч бала анасы, фирма җитәкчесе, танылган журналист... Һәм шул ук вакытта урамда кәгазь таратып йөрүдән җирәнмиләр. Чөнки алга куйган зур максатлары бар. Бу максат – татар телен саклап калу. Кайчан да булса безнең балаларыбыз аларга рәхмәт әйтер.

 

Фотода: "Үзебез"некеләрнең "штаб-квартирасы" (Резеда Кәримуллина фотосы).


Данил СӘФӘРОВ
Татарстан яшьләре
№ 56 | 01.05.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»