поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.06.2017 Әдәбият

“Уйларым - ярсыган акбүз ат “(Флера Габдуллина шигырьләре)

Флера Габдуллина (Хамматова ) 1962 елның 6 гыйнварында Балтач районының Салавыч Сәрдегәне авылында, икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы ата-ана канаты астында бик бәхетле үтә. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алгач, Салавыч урта мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлый. 1981елда Арча педагогия училищесына укырга керә. “Яшьлегемнең иң матур, иң истәлекле көннәре синдә үтте, Арча!”- ди ул үзе үткәнен сагынып.

 Училищены уңышлы тәмамлап, Чапшар, Нормабаш авылларында башлангыч сыйныфларда укыта. Читтән торып Казан педагогик институтында белем ала. “Иҗатка 48 яшемдә килдем. Шигырьләрем район газетасында еш басылды. Иҗатым аша кешеләргә дөньяны танып, яхшылыкның кадерен белергә кирәклекне аңлатырга тырышам. 300 дән артык шигырем бар”, - ди бүгенге көндә “Ызандашлар” төркеме әгъзсы булып торган Флера ханым. Хәзерге көндә Балтачның Сакчыллык бүлекчәсендә диспетчер булып эшли. “Ирем белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Ике оныгыбыз бар”,- ди. Яшәвенең бөтен мәгънәсе дә - балалар.

   Серем калсын

Мөлдерәмә тулган күңел,

Бер сүз әйтсәң, ташыр кебек.

Җәйге яңгыр кебек ишеп,

Туфан суын түгеп-түгеп.

Күрмәмешкә салышыгыз,

Үткән чакта минем яннан.

Сөйләнмәгән серем калсын,

Сорамагыз тәүбә җаннан.

Казынмагыз хисләремдә,

Ятларга юк анда урын.

Күңел бакчам тәхет булсын

Уйларыма - толым-толым.

Бакча түгел, җанда - дәрья,

Актарыла хисләр, ташып.

Туктар урын тапмагандай,

Китәр иде ташлап, качып.

Бирегез сез бары мизгел,

Җәфаламый, хәлем сорап.

Мөмкин булса, инде күптән,

Биргән булыр идем сөйләп.

Нишләтим соң күңелемне?

Чишелергә һич теләми.

Горур хәерче кебек ул -

Кызганулар һич теләнми.

 

   Бәхет шулдыр...

Юк, кирәкми миңа дан һәм шөһрәт,

Хисләремне сырлыйм кәгазьгә.

Әйтелмәгән уйлар качып калсын,

Урын калсын шелтә-вәгазьгә.

Онытып торсын әче әрем тәмен

Кайгы иңгән җаннар беразга.

Язган сүзләремне укып алар,

Төрсен җанын назга, тик азга.

Барыр юлын тапмый адашканнар,

Туктап, бераз уйга калсыннар.

Ялгышканнар, аңлап хаталарын,

Тормыш сабакларын алсыннар.

Бу дөньяда инсан ялгыз түгел,

Бар ул ярдәм кулын сузучы.

Соң күлмәген салып, сиңа бирер,

Миһербанлы юлчы-узгынчы.

Сер-дөньяңның читен ач син бераз,

Йөз кат биккә бикләп яшергән.

Коргаксыган күлдәй булып калган,

Күңел күлең кибеп яшеннән.

Язганнарым әгәр ярдәм итсә,

Тик берәүгә үзен аңларга.

Югалтканга барыр кыйблаларын

Юл күрсәтсәм әгәр табарга.

Нигә тудым, нигә яшим, диеп,

Аптыратмас идем күңелне.

Белү җирдә кирәк булуыңны –

Бәхет үзе шушы түгелме?

 

   Аллаһ колы

Йортсыз-җирсез калдың сукбай булып,

Хәер сорап үтә гомерең.

Этләр булып, этләр курка иде,

Күрсә синең атлап килүең.

Чит иңнәрдән төшкән кием өстә,

Соңгы тапкыр кайчан юылган?

Чиркандылар күрешергә күпләр,

Хәлең сорап, кысып кулыңнан.

Кайсы сузды икмәк, кайсы тиен

Ташлап китте борын җыерып.

Җыйган тиенеңне шпанасы

Талап алды, килеп җыелып.

Карышмадың, бирдең. Аһлар орып,

Каргый-каргый рәнҗеп сүкмәдең.

Якла мине, Раббым, кызган диеп,

Син үтенеп яшьләр түкмәдең.

Син ялварып бары дога кылдың,

Адашканга сорап тугры юл.

Бу гөнаһлы җирне пакъләгәндәй,

Иңдерергә теләп аңа нур.

“Арындыр син шайтан коткысыннан!” -

Ялвардың син шулай Ходайга.

Кыенсындың үзең өчен генә,

Ярлыкауны аннан сорарга.

Күренми шул керле кием аша,

Чиста җаның мең кат яралы.

Дога укып, күңелең урап кайткан,

Күп мәртәбә ике араны.

Ялтыраган бар да алтын түгел,

Алданмыйкчы дөнья малына.

Сукбай гына диеп карап узмыйк,

Сәлам бирик Аллаһ колына.

 

   Гарасат

Җанымны кайсыгыз урлады?

Томандай эреп ул югалды.

Дөньяма шик-шөбһә уралды,

Бәгырьдә моң-сагыш яралды.

Юксына кемне ул, ни эзли?

Мәңгелек даласын ник күзли?

Адашып калмасмы, юл сабып,

Кайтырмы үзенә, юл табып?

Уйларым - ярсыган акбүз ат,

Чигеннән ургылган гарасат.

Кузгата агын һәм карасын,

Әрнетеп үткәннең ярасын.

Тукталыр урынын югалткан,

Бизәксез яулыгын ник япкан?

Үзенә кайтыр юл табалмый,

Җанымның җанына ут капкан.

 

   Бүген белән яшик

Киткәннәрне сагынып искә алыйк,

Исәннәрнең белик кадерен.

Рәнҗеткәннән кичерүләр сорыйк,

Сызланмасын газиз бәгырең.

Бәхиллекләр бирик якыннарга,

Үпкәләткән булсак ялгышып.

Алып ташлыйк җанның әрнүләрен,

Гомер буе торган яндырып.

Бүген назлыйк өзелеп сөйгәннәрне,

Сөюләрне бүген аңлатыйк.

Сөюләргә бар хисләрне салып,

Соңга калмыйк, бүген яратыйк.

Бүген белән яшик, бүген белән,

Хаталардан бүген арыныйк.

Кичерүләр, бәхиллекләр сорап,

Күз яшьләре түгеп ялыныйк.

Бетсен юшкын-кара, сафлансын җан,

Пакъ дөньядай, яңгыр артыннан.

Дөнья ямен бүген тоеп яшик,

Җан сафлыгы артык алтыннан.


Флера ГАБДУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 22.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»