поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.06.2017 Мәдәният

Рифат Фәттахов: "Ел саен зур җырчы табып булмый"

Эстрадабыз сай, музыкаль тәнкыйть юкка чыкты, музыкаль үзәгебез юк. Рәшит Ваһапов фонды кайгыртучылар советының чираттагы утырышы вакытында татар музыка сәнгатенең җитешсезлекләре барланды. Музыка белгеч­ләре, зыялылар, республика басмалары вәкилләре бу хәлдән чыгу юлларын эзләде.

Татар музыкасын үс­те­рүдә Рәшит Ваһапов фонды­ның эшчәнлеге бәһасез. Кай­гыртучылар советы һәм Татарстан Дәүләт Советы ко­митеты рәисе Разил Вә­лиев әнә шулай диде. Ул бу җәһәттән Дәүләт Советы Рәи­се Фәрит Мөхәммәт­шин­ның фестивальне югары бәя­ләве турындагы сүзлә­рен дә җиткерде.
 
– Бу сөйләшү фонд турында гына түгел, бу безнең киләчәгебезне кайгырту да. Әгәр татар халкының килә­чәге турында сөйлибез икән, ул, иң беренче чиратта, телнең сакланышы, кулланылышына кагыла. Шуңа күрә без иң беренче телләр турындагы законны кабул иттек. Милләт турында сөй­либез икән, берничек тә музыка сәнгатен урап уза алмыйбыз. Президентның сән­гатькә игътибар итүе дә шуннан, – диде ул.

Ләкин җыр сәнгатендә үзгәрү булырга мөмкин тү­гел, дип тә ассызыклады. Үзгәрү ул – үзеңнекен югалту була, ә без моңыбыздан ваз кичә алмыйбыз. Шуңа күрә монда үзгәрү түгел, камилләшү сүзе ярашлырак, дип тә билгеләп үтте.

Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов исә быелгы эш­чән­лек хакында сөйләп узды. Киләчәктә яшь башкаручылар өчен бәйге шартла­ры­ның кырысланырга мөмкин­леген дә искәртте. Яңалык буларак эстрада номина­ция­сенең кертелүен хәбәр итте. “Без бәйгене ел саен үткәрү ягында түгел. Ел саен зур җырчы табып булмый. Максатыбыз – бер-ике җырчыны сайлап алып, талантын үстереп зур сәхнәгә чыгару. Ә бу – вакыт таләп итә торган эш”, – диде ул.

Фонд җитәкчесе шушы көннәрдә Ваһапов фести­валенең быелгы лауреатына машина ачкычы тапшырылуын да хәбәр итте. Ул моны Ранис Габбасовка, Ваһапов фестиваленә генә булган мөнәсәбәт түгел, чын сәнгатькә, һөнәри осталыкка бәя дип санавын әйтте.



Эшләгән эшләр шактый, башкарасылары да бихисап, әмма бинасызлык чабудан тота, ди Рифат Фәттахов. Бу җәһәттән совет әгъзалары заманында бөтен шартын туры китереп төзелгән мә­дә­ният сарайларының сәүдә үзәкләренә әверелә баруына борчылуларын белдер­деләр. Хәер, сәнгать әхрам­нары гына түгел, сәләтле җырчылар да кадерсез, дип саный Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева:

– Консерватория чын мәгъ­нәсендә милли кадр­лар әзерләп чыгара. Алар төрле шартларда те­ләсә нинди катлаулылыктагы әсәрләрне зур уңыш белән башкара. Алар – татар мил­ләтенең чын йөзе. Тик кайда алар? Уку йортын тәмам­лыйлар да эреп юкка чыгалар. Кайсы тамада булып йөри, чөнки гаиләне туендырасы, тормыш алып барасы бар. Кайберсе дөнья гизеп акча эшләргә маташа. Димәк, безгә милли кадрлар кирәкми булып чыга. Ә бит укыганда ул егет-кызлар үзләрен опера театры солистлары итеп әзерли. Тик опера театры ишекләре алар өчен ачылмый.

Бу мәсьәләне азмы-күп­ме музыкаль театр ачу хәл итәр иде. Бу мәсьәлә күптән күтәрелә, заманында хәтта Тинчурин театрын шул юнәлештә үзгәртергә дигән фикер дә яңгыраган иде. Бу җәһәттән Разил Вәлиевнең сүзе кыска булды. Ул ярым шаярып, тавыктан әтәч ясап булмый, диде. Берсен үте­реп икенчесен корып булмаганлыгына тормышта да мисаллар җитәрлек  анысы.

Хәер, “түгәрәк өстәл“ләр уза тора, шушы мәсьәлә калкып чыга тора, ләкин аны ишетүче генә юк. Музыка белгече Филүсә Арслан, андый җыеннарда сүз үзара зарланудан узмый, диде. Ул сәнгатьтәге торгынлыкны музыкаль тәнкыйтьнең юкка чыгуы белән бәйләп аң­латты. Разил Вәлиев исә сүзне ишеткәнче әйтергә, музыкаль театр кирәклеге турында максатка иреш­кәнче сөйләргә киңәш итте. Әйтеп карыйк, бәлки ише­терләр дә.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»