|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2017 Криминал
Казанда яңа туган сабыен үтергән ана: "Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак"Казанның Идел буе районы суды яңа туган улын үтерүдә гаепләнүче 29 яшьлек Зебинисо Аскаровага хөкем чыгарды. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баласын үтерүе) буенча гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Зебинисоны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ханым җәзаны колония-поселениедә үтәчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ”. “Мин гаебемне таныдым, кылган эшем өчен үкенәм. Балаларымны күптәннән күргән юк. Гаиләмнән башка яшәве авыр булуын аңладым. Мин бик сагынам. Мин залдагы барлык кешедән, шулай ук, әниемнән гафу үтенәм. Мин кылган җинаять мәңгелеккә сабак булачак. Шушы гөнаһым гомеремнең соңгы көннәренә кадәр эзәрлекләп барачак. Зинһар, иректән мәхрүм итмәгез һәм балаларым белән калырга мөмкинлек бирегез. Соңгы мөмкинлек бирүегезне үтенәм. Барлык кеше алдында сүз бирәм: бүтән беркайчан балаларымны рәнҗетмәячәкмен. Балам белән туган илебезгә җибәрсәгез иде безне”, – дип мөрәҗәгать иткән ханым судка.
--- |
Иң күп укылган
|