поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2017 Юмор

Әлү, Путинмы бу?

Бар да гадәттәгечә иде ул көнне Бибигайшә әбинең. Иртән торып сыерын сауды, тавыкларына азык бирде, бакчасын карап чыкты. Инде төшке аш вакыты җитеп, өенә кергән иде, бу көн аның өчен гадәти көн булудан туктады. Барына да... Путин гаепле.

Бибигайшә әбинең радиосы гел эшләп торды. Ут-суны үзенең артыннан сүндерергә онытмаса да, радионы гел оныта иде ул. Берзаман Мәскәү журналисты тыңлаучыларны Путинга сорау бирергә чакырды. Президент бүген халык белән туры элемтәгә чыга икән. Бибигайшә әби телефон номерын тиз генә числалык битенә язып өлгерде. Һәм озын-озак сузмыйча, оныклары алып биргән зур төймәле кесә телефоны белән җыя башлады: 8-800... Ни гаҗәп, теге якта трубканы алдылар һәм Илбашы белән тоташтырып та куйдылар. Бибигайшә әби каушавын җиңәргә тырышып, сорау бирергә тәвәккәлләде. Әлбәттә, үзе өчен иң мөһим мәсьәлә – Украина белән Сирия турында белешмәкче иде ул. Әмма күзе кинәт тәрәзәгә төште. Каршы якта урнашкан ферма кардасын тагын ачык калдырганнар! Бозаулар тагын бакчага кергән! Бу хәлгә карчык бик очынып куйды һәм үзе дә сизмәстән әлеге зарын Путинга сөйли башлады: “Күпме түзәргә була? Кайчан карда капкасын ябып йөри башларлар? Кайчан кеше турында уйлау булачак Россиядә?” Илбашы әбинең басымыннан үзе дә каушап калды, булса кирәк, карчыкны тынычландырырга ашыкты. “Мәсьәләне шәхси контрольгә алам”, - диде ул. Шушы сүздән соң гына Бибигайшә әби рәхмәтен әйтеп трубкасын куя алды. Һәм бозаулар куарга чыгып чапты.
 
Ярты сәгать тә үтмәде капка төбендә авыл җирлеге башлыгы күренде:
 
– Нәрсә әле син, Бибигайшә түти! Ник шау куптарасың? Ничек эләктең Путинга? Кирәкме инде аңар синең бозауларың? 
 
– Кирәкми ни! Мин әле ООНга да язам сезне, – дип әйтеп куйды әбекәй, ООН сүзен белүенә үзе дә гаҗәпләнеп.
 
Башлык ни әйтергә дә белмәде. Кулын селкеде дә китеп барды.  
 
Күп тә үтмәде, Бибигайшә әбигә кунакка күчтәнәчләрен тотып район главасы килеп керде. Әбинең моң-зарын дикъкать белән тыңлады. Юан имән бармагы белән төртеп ярдәмчеләренә әмерләр бирде. 
 
Главадан соң общественная палатадан, общенародный фронттан, по правам человекадан, по правам животныхтан омбудсменнар, менеджерлар һәм атташелар килеп китте. Бозаулар кардасының капкасын экологлар, биологлар, зоологлар, геологлар килеп тикшерде. Һәркайсы экспертиза ясап нәтиҗәләр чыгарды, кәгазьләр тутырды.
 
Берзаман башкаладан «1 канал» машинасы килеп төште. Журналист егет ботинкасын чирәмгә ышкыган арада, оператор өч аяклы камерасын аерып куйды. Авылдагы башбаштаклыкка шаккатып, башларын селки-селки Бибигайшә әбидән интервью алдылар. Мондый хәлдән соң район главасының үз урынында калуына шик белдерде журналист.
 
Гадәти генә көн түгел иде бу Бибигайшә әби өчен. Тормышында, бәлки, беренче тапкыр ул үзен кемгәдер кирәкле кеше итеп, зур кеше итеп, сүзе үтәр кеше итеп тойды. Икенче көн иртән бу хис тагын да көчәйде. Чөнки бозаулар кардасы капкасына чиплы карта белән генә пипелдәп керә торган электрон йозак эшләп куйганнар иде. Бибигайшә әби канәгать кенә елмаеп куйды. Бүген дә аның планнары зурдан иде: печән алып кайтырга трактор табасы, пай җирләре өчен зюрнаны менгертәсе, баганадагы утны каратасы бар. Әмма боларның берсе дә куркытмады ялгыз карчыкны. Чөнки аның артында хәзер Путин бар иде.

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 21.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»