|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2009 Сәясәт
“ДУСЛЫК” БӘЯСЕУзган шимбәдә Көньяк Осетияне дәүләт буларак тагын бер ил танырга әзер булуын белдерде. Ул да булса – Науру. Әгәр аның тышкы эшләр, сәүдә һәм финанс министры Мәскәүгә килмәсә, дөньяда мондый дәүләт барлыгын мин белми дә калган булыр идем. Науру – дөньядагы иң кечкенә ил, аның башкаласы да юк, халкы да 14 мең кеше генә. Татарстанның уртача шәһәрендә шулкадәр халык яши. Ләкин сәяси яктан аның Көньяк Осетияне тануы Мәскәүгә бик әһәмиятле, күрәсең. Моңа алмаш итеп, Русия Науруга 50 миллион доллар күләмендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Гомумән, безнең илнең тышкы сәясәте бик кызыклы хәзер. Дусларга, совет заманындагыча, хәерче җыябыз. Әгәр җайлы сөйләшәләр икән, акчасын да мулдан бирәбез. Әйтик, шул ук Науруга, Никарагуа дәүләтенә. Ә менә алга киткән илләр белән ничектер мөнәсәбәтләр барып чыкмый. Мөгаен, аларны да сатып алырлык мал-мөлкәтебез булмагангадыр...
Узган атна календарьдагы “кызыл” вакыйгаларга да бай булды. Унбиш ел элек Чечняда сугыш башлану көне тавыш-тынсыз гына үтеп китте. Ул көнне мин бик әйбәт хәтерлим. Мал суя торган чор, әти-әниләр кунакта, мин НТВ телеканалыннан ерткыч акулалар турында кино карап утырам. Шунда киноны бүлделәр дә мәрхүм Борис Ельцин конституцион тәртип урнаштыра башлау турында белдерү ясады. Ул вакытта әлеге тәртипнең ниндирәк буласын күз алдына китерә идем инде. Сугыш килүен аңладым. Ул канкоешның башлану сәбәпләре турында сөйләп тормыйм. Шунысын гына әйтим: Чечняда ул вакытта баш күтәреп чыкканнарның кайберләре сугышып йөрүгә караганда тынычлык күпкә отышлырак икәнлеген аңлады. Бу очракта да Мәскәү җәнҗаллы республиканың хәзерге җитәкчеләрнең дуслыгы өчен акчаны мулдан түли. Интернетта бер кызыклы видеоматериал бар, безнең көннәрдә Грозный каласында төшерелгән ул. Президент Рамзан Кадыйров нәселеннән берәүнең туе. Халык, юл читенә сыенып, кортеж килгәнне көтә. Шатыр-шотыр автоматлардан атып, затлы машиналарга төялгән кунаклар да күренде. Туй колоннасында чем-кара чит ил автомобильләре генә. Берсе-берсе йөзәр мең долларга тарткан “Мерседес”, “Порш”, “Хаммер”лар. Кат-кат шул видеоны карап, ничә машина икәнлеген санадым. Алтмыштан артык. Күз алдына китерәсезме – бер туйга җыелган кунакларның машиналары бәясен бергә кушсаң, берничә миллион доллар килеп чыга. Җимерелгән, туздырылган, халкы хәерчелектә яшәүче республикага кайдан килә мондый акча? Әлбәттә, Мәскәүдән. Мондый дуслыкның әҗере бармы? Белмим. Ләкин дус җыю безнең илгә артык кыйммәткә төшүен бик әйбәт аңлыйм. Шул ук Көньяк Осетияне дә без – Русиядә яшәүче салым түләүчеләр акчасына төзеп яталар. Латвиягә Бөекбритания патшабикәсе килгәч, алар үткәргән бер референдум хәтердә. Бактың исә, патшабикәне утыртып йөртер өчен ике “Ленд ровер” машинасы кирәк икән. Сатып алыйкмы, юкмы дип халыктан сорап, шул хакта референдум уздырдылар. Халык ризалашкач, дәүләт чутыннан теге машиналарны алдылар, патшабикә киткәч, ике автомобильне дә аукционда саттылар һәм акчаны бюджетка кайтардылар. Менә бу демократия, ичмасам... Ә бездә ул “Ленд ровер”лар үзен-үзе хөрмәт иткән эрерәк түрәнең икенче-өченче машинасы исәбендә гаражда тора...
Гомумән, башка сыеп бетмәслек кануннар хөкем сөргән илдә яшәп ятабыз. Әйтик, узган атнада ЛДПР партиясе юбилеен үткәрде. Дөньяда бүтән андый партия юк. Чөнки ул бернинди идеологиягә дә нигезләнмәгән. Ул бары тик лидеры Владимир Жириновскийның үзенчәлекле булуы аркасында гына яшәп ятучы сәяси оешма. Сәясилеге дә шуның гына кадәр инде аның. Беренче чиратта Жириновский – шоумен. Ул теләсә кайсы тапшыруда катнаша һәм әлеге программаның рейтингы, һичшиксез, югары булачак. Халык аңардан кызык көтә, ә тегесе кызык сүз ычкындырмый калмый. Әле быел базарга чыгып, килограммы илле тәңкәдән җиләк сатканы да хәтеремдә. Үзем җыйган дип, кыстый-кыстый сатты ул аны. Нәрсә дисең инде аңа? Аңа нәрсә әйтсә дә, нәрсә эшләсә дә килешә кебек. Тик менә ул киткәч, ЛДПРның исән калуы икеле. Үземне либералларга кертәм, ләкин бу партия идеологиясе миңа никтер якын түгел. Аларның идеологиясен дә аңлап бетерә алмыйм, бармы икән ул, юкмы. Бүген Жириновский бөтен нәрсәне тыярга, илгә очып керүче кошларны атарга чакыра, иртәгә ирек турында сөйли. Кайсы сүзенә ышанырга икән дип уйлап куям.
Инде ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, ләкин дөньяда тагын бер кизү – кәҗә гриппы килеп чыккан, ди. Анысының ни икәнен белгән юк, мөгаен, сакал аша күчәдер ул. Шөкер, хайваннар дөньясы бай безнең. Озакламый берәр төрле сыер гриппы да килеп чыгар әле. Нәрсә генә булса да, ахыр чиктә авырлыгы гади халык җилкәсенә төшәчәк. Чөнки хәзер бюджеттан миллиардлар чыгарып, яңа төр авыруга каршы көрәшә башлыйбыз. Ә ул шул ук сәламәтлек саклауга бүленгән акча. Димәк, кайбер хастаханәләргә дигән суммалар азрак килеп җитәчәк. Кәҗә гриппы булса булсын, “өстәгеләр” безне генә бозау дип уйламасын. Бәлки, читтән түләүле дуслар эзләгәнче, үз халкың турында кайгыртып, ул акчаны кешеләр тормышын җиңеләйтүгә җибәрергәдер?
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ |
Иң күп укылган
|