поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.06.2017 Ир белән хатын

“Тагын хыянәт итәрдер кебек”

Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм. Бу юлы “тимер ат” бик озак көттерде, аякларга суык үтә башлады. Җитмәсә, бер ир бәйләнә башлады, миңа эчен бушатмакчы үзенчә. Ә минем бар дөньясына ачуым чыккан, уйларымның чуалган, кәефсез чагым иде. Белмәгән-күрмәгән кеше белән әңгәмә корасым килеп тормый. Ә ул әрсез, теле бер дә тик тормый. Тора-бара үземә дә кызык булып китте.

Исеме Саша икән. Хатыны белән аерылышкан. 

– Тыныч, матур яшәдек, яратам дия иде, шулай кинәт кенә яратмый башлап була микән? – дип күзләремә карады.
 
Имәнеп киттем: күпме сагыш икән аларда. Беренче карашка гына “тәртипсез” булып күренгән ахры. “13 яшьлек улым әнисе янында калды, – дип дәвам итте ул. – Әллә нигә бер, уку әсбаплары алырга, компьютерга, вак-төяккә акча кирәк булганда гына килә. Анда да ишек бусагасыннан өй эченә узмый. “Улым, кер әле, дәү әниең бәлешләр пешерде, утырып бер сөйләшә-сөйләшә чәй эчик”, – дисәң, “урамда дусларым көтә” дигән сылтау белән тизрәк чыгып таю ягын карый. Улыма мин түгел, минем акчаларым гына кирәк”.
 
Аерылышырга дип судка баргач, Саша хатынына зур чәчәк бәйләме бүләк иткән. Тегесенең авызы ерылган, күзләренә яшьләр килгән. Ир моны күреп шаккаткан. “Соң булса да, шуны аңладым, – диде ул, – хатын-кызларга сәбәп булса да, булмаса да чәчәк бүләк итеп, күңелләрен күрергә кирәк икән. Ә мин акча кайтарып биргәч, бәйрәмнәрдә сирәк-мирәк чәчәк бүләк итсәң шул җитә дип уйлый идем. Ә аңа игътибар, наз кирәк булган, шуңа башым җитмәде, җүләр”.
 
Мин башымны иеп тыңлап тордым. Юатырлык, киңәш бирерлек бер сүз тапмадым. Үземнең гаилә хәлем мөшкел: ирем, үз балаларын ятим итеп, чит хатынга ияләште. Тәүлек кенә димим, атналар буе кайтмый кайчак.
 
Саша бүгенге көндә бер хатын белән очрашкалап йөри икән. Тик аңа өйләнергә җыенмый. Җилбәзәгрәк, тормыш алып барырга дип яратылган хатын түгел ул, ди. Беренче хатынын әле дә ярата, оныта алмый бугай ул. Чөнки, теленнән төшермичә, гел аның турында сөйләде.
 
Эшендә баласының туу турындагы таныклыгын сорагач, хатыны янына барган. Тегесе, юк сәбәпне бар итеп, ирне озаграк тоткарларга, сөйләштерергә тырышкан. Ә ир “тагын күңелем төшәр, оныта алмый азапланырмын” дип, тизрәк чыгып китү ягын караган. Аерылышканнарына ике ел, ни хатыны, ни үзе икенче тапкыр гаилә кормаган. “Соң хатының да сине көтә, сагына түгелме соң, ник сезгә янәдән бергә булмаска?” – дим.
 
– Аннан башка бүтән хатын белән яши алмаячагымны да беләм. Ләкин сагынсам да, аны да яныма якын китерә алмыйм. Куркам, нигәдер. Тагын хыянәт итәрдер кебек, – диде ир.

Ф.АБДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»