|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2017 Мәдәният
"Концерт алдыннан Әлфия апа фойега чыгып билетлары булмаган тамашачыларны кертеп утыртты"Бу көннәрдә интернетта Әлфия апа Авзалова турындагы видеолар күп булды. Шуларның берсен тәкъдим итәбез. "Чаллы ТВ"да чыккан "Милләт учагы" тапшыруы бу. Аның авторы Резидә Ганиева "Матбугат.ру" белән үз хатирәләре белән дә уртаклашты. Язмышыма мең рәхмәт! Легендар шәхесләр, үзенчәлекле язмышлы кешеләр, талантлы артистлар белән аралашып яшәргә һәм алар белән әңгәмәләр корырга, тапшырулар әзерләгә туры килде миңа.
Телевизион журналист буларак һәр тапшыру балам кебек кадерле. Андагы геройлар туганым кебек якын. Аларның язмышларына битараф була алмадым. Әңгәмәдәшләремнең тормыш мизгелләрен күңелем, җаным аша үткәрдем. Алар көлсә мин дә көлдем, алар еласа мин дә еладым.
Ә бүген, җаным җиргә ятып сыгылып елый... ярсый...өзелеп китә.
1999 елның ноябрь ае. Яр Чаллы. “Энергетик” мәдәният сараенда мәшһүр җырчыбыз ӘЛФИЯ апа АВЗАЛОВА концерты. Шул тамаша алдыннан "Чаллы ТВ"ның иҗат төркеме белән Әлфия апа белән булган әңгәмәне яздырып алдык. Бүгенгедәй күз алдымда бөек шәхес белән очрашкан ул онытылмас мизгелләр. Моң патшабикәсе Әлфия апа белән без грим бүлмәсендә очраштык. Ул безне бик җылы итеп каршы алды. Җор сүзләре, ихлас аралашуы, үҗәт холыклы булуы белән үзенә җәлеп итте ул безне. Видеоязманың күчерелмәсен икенче көнгә үк алып килүебезне сорады ул (килешенгәнчә, без аны шулай эшләдек тә).
Ифрат та гади, эчкерсез, кызыксынучан зат - Әлфия апа безнең һәрберебезнең туган яклары, әти-әниләрнең исәнлекләре белән кызыксынды. Яр Чаллы шәһәрен, аның кунакчыл халкын, җитәкчеләрен ЯРАТАМ, дип ассызыклады. Безнең якларга гастрольләргә килер алдыннан бик катлаулы операция үткәрүе хакында да тәфсилләп сөйләде. Концерт башланыр алдыннан фойега чыгып билетлары булмаган тамашачыларны тамаша залына кертеп утыртты. Бу күренешкә мин гел шаккаттым, сокландым!!! Бер карасаң, гомере буе кайгыда да шатлыкта да халык арасында булган ХАЛЫК ҖЫРЧЫСЫ ӘЛФИЯ апа АВЗАЛОВА башкача булдыра да алмагандыр.
Сезгә тәкъдим итәсе “МИЛЛӘТ УЧАГЫ” тапшыруы минем өчен, бәяләп бетергесез кыйммәтле һәм кадерле .
“ҮЗ БИЕКЛЕГЕ БУЛУДА КЕШЕНЕҢ БӨЕКЛЕГЕ” - дигән уй-фикерләр, хатирәләргә уралган истәлекләр белән яшәдем бүген.
--- |
Иң күп укылган
|