• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Миргазыян Юныс (1927-2014)
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Илфир Якупов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

16.06.2017 Матбугат

Бәлки соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын...

Үткән гасырның алтмышынчы еллары башында Камышлы районының “Югары уңыш өчен” татар газетасында Минвәгыйз Зәйнетдинов исемле яшь хәбәрченең йөгерек каләме белән язылган мәкаләләре дөнья күрә башлый. Әле генә Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча Камышлы район газетасы редакциясенә эшкә килгән хыялый егет “Югары уңыш өчен” газетасы каршында шигърият түгәрәге дә ачып җибәрә һәм басмада җирле шагыйрьләрнең һәм үзенең иҗат җимешләрен бастырып чыгара.

Яшьлек - яшьлек бит инде. Минвәгыйзга Камышлының күп матур кызлары белән бию кичәләрендә танышырга туры килгәндер. Ләкин аның күзе Сызран медучилищесыннан Камышлы хастаханәсенә практика үтәргә килгән Женя исемле шәфкать туташына төшә. Минвәгыйз ул кичне кызны озата бара. Шуннан очраша башлыйлар. Ләкин өч айлык практика бик тиз үтә һәм Женя туган шәһәре Октябрьскига кайтып китә...

Тиздән “Югары уңыш өчен” газетасы да ябыла. Яшь хә¬бәрчегә Татарстанның Бө¬гелмә, Нурлат район газеталарында эшләргә,  Лениногорск һәм Чирмешән районнары буенча “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасының үз хәбәрчесе булырга, соңрак Татарстан радиосы белән җитәкчелек итәргә, “Чаян” журналында җаваплы секретарь вазифаларын үтәргә туры килә. Кайда гына эшләсә дә, үткен каләме аның төп коралы булып кала.

Камышлыдагы танышла¬ры белән дә араны өзми ул. Минвәгыйз “Югары уңыш өчен” газетасында эшләгәндә ул вакытта яшүс¬мер егет бул¬ган Рәфгать Әһлиул¬лин (“Бер¬дәмлек”нең баш мө¬хәррире) да бу басмага үзе-нең шигырьләрен, язмаларын җибәреп торган. Шунда башланган танышлык гомер буе дәвам итә. Алар әле дә Казанда очрашкалыйлар, сирәк кенә булса да телефоннан сөйләшәләр, хезмәттәшлек итәләр.

Еллар уза тора. Женя бе¬лән сукмаклары аерылганнан соң унике ел узгач, Минвәгыйз Минниса исемле татар кызына өйләнеп гаилә кора, ике малай үстерәләр. Берсе - инженер, икенчесе пластика хирургы профессиясен сайлый.  Менә инде дүрт оныклары да үсеп җиткән, барысы да укымышлы кешеләр. Олыгаеп, лаеклы ялда матур гына картаербыз дип торганда башта әнисе, аннан Миннисасы каты авырып китә. Ир кешегә алты ел әнисен, өч ел ятып авырган хатынын карарга туры килә.  Ләкин беркем дә аңардан уфтану сүзләре ишетми. Ә икесе дә бакыйлыкка күчкәч, күңеленә бушлык кереп урнаша. Шулай да каләменнән аерылмый ул. Төрле газета-журналларга, шул исәптән безнең “Бердәмлек”кә дә мәкаләләр язып, кайгылы уйларын таратырга тырыша.

Ялгызлыктан иза чиккән көн¬нәрнең берсендә Мин¬вәгыйзның телефоны чылтырый. “Здравствуй, Минвагиз. Привет тебе из юности. Узнаешь?” Бер минут тын ала алмый тора ул: “Женя! Ты!». Ике-өч ай гына озатып йөргән кызның тавышын 58 ел ел буе онытмаган икән бит ул!.. Беренче мәхәббәт шундый көчле була, күрәсең.

Женя бер дә үзгәрмәгән. Шундый ук ачык күңелле, энергиясе ташып торган кеше. Кызы белән улы, ике оныгы булуына карамастан, ул да берүзе яши. Ике ялгыз, шулай телефоннан сөйләшә торгач, ниһаять, очрашырга сүз куешалар. Һәм инде менә Минвәгыйз ага Самарада, Евгения Ивановнаның җылы һәм якты фатирында чәй эчеп утыра.

Самарага кадәр килгәч, үзенең шәкерте Рәфгать Нә¬биулла улы оештырган “Бер¬дәмлек” газетасы редакциясен күреп чыкмыйча да булмый бит инде. Без Казан кунагын һәм аның яшьлек мәхәббәтен зур түземсезлек белән көтеп алдык. Хәбәрчеләребез башта танылган каләм остасы алдында каушабрак торсалар да, тора-бара Минвәгыйз Фәләх улының да, Евгения Ивановнаның да бик гади, аралашучан кешеләр булуын күреп, җиңел сулап куйдылар. Алар безгә яшьлек еллары, тормыш юллары турында сөйләп бирделәр.

- Яшь чакта кавышулар да, аерылышулар да була инде. Тик ул аерылышуларның нинди булуы мөһим бит. Мин үземне кызлар белән тәртипле тоттым. Шуңа да Евгения апагызның күңеленә кереп калганмындыр, - дип тыйнак кына елмайды Минвәгыйз әфәнде.

Ә Евгения Ивановна илаһи зат булып чыкты. Ул Минвәгыйз белән танышкан көнне бү¬генгедәй хәтерли.

- Мартның ахыры иде бу. Юллар юк. Безне, алты практикант кызны, Кләүле станциясеннән тракторга төяп Камышлыга алып кил¬де¬ләр. Хастаханә белән танышып, тулай торакка урнашып беткәч, билгеле инде, танцыга йөгердек. Хастаханәнең ул чактагы баш табибы Владимир Иванович Подтяжкин: “Монда кызу канлы егетләр яши. Нәрсә сорасалар да, “Юк, юк, юк!” - дип кенә җавап бирегез”, - дип артыбыздан кычкырып калды.

Клубта кеше күп иде. Без бер почмагына кереп постык. Кинәт ишекләр киң итеп ачылды да караңгыдан өч чибәр егет пәйда булды. Бераздан җете зәңгәр күзле, кара чәчлесе мине биергә чакырды. Үзем дә сизмәстән, кулымны суздым...

Минвәгыйз мине тыйнак¬лыгы, укымышлылыгы, акы¬лы белән әсир итте. Ул ши¬гырьләрне дә күп белә иде. Мин дә сынатмадым, Муса Җәлилнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен яттан укыдым. Ул айлы төннәр, сирень исе, сандугачлар сайравы... Аерылышканда бик моңсу булды миңа. Бергә була алмадык, киртәләр бар иде...

Камышлыдан кайткач, Женя инженер булу теләген тормышка ашыру нияте белән техник институт тәмамлый, аннан “Экран” заводына эшкә җибәрелә. Шунда ул иске¬ярмәкле Әсфәндияр Вә¬литов белән таныша да инде. Икенче мәртәбә алар инде Фрунзе заводында эшләгәндә очрашалар. Башта эш буенча, аннары дусларча гаиләләре белән аралаша башлыйлар. Ә Вәлитовның хатыны Наилә ханым авырый башлагач, Евгения Ивановнага аларга ярдәм иткәләргә дә туры килә. Наилә ханым вафат булгач, ул, үзе дә ирен югалту кайгысын кичергән кеше буларак, Әсфәндияргә көн саен шалтыратып, юату сүзләре әйтү белән генә чикләнми. Кайгы тулы озын кичләрдә үзенең яшьлек елларын, Ка¬мышлының сирень, шомырт исе һәм мә¬хәббәт хисләре белән исерт¬кән язгы кичләре турында сөйли. “Минвәгыйзне тагын бер күрү өчен нәрсә генә бирмәс идем!” дигән сүзләрен ишет¬кәч, Әсфәндияр Зөфәр улы безнең редакциягә шалтыратып, Мин-вәгыйз аганың телефонын баш мөхәррирдән сорап ала.

Менә шулай табышалар да инде шактый олы яшьтәге апа белән абый.

- Телефоннан сөйләшергә кеше булганга шатланабыз инде, иркә. Кайчакта кунакка йөрешербез, дип уйлыйм. Менә Евгения Ивановна тиздән Казанны күрергә килергә вәгъдә итә әле. Ә калганын тормыш күрсәтер, - диде Минвәгыйз абый аерылышканда.

Бигрәк матур кешеләр булып чыктылар безнең яңа танышларыбыз. Олыгайгач та беренче самими мәхәббәт онытылмый икән, ләбаса.  Аларның кулга-кул тотынышып китеп баруларын карап торганда Лена Бичарина башкаруындагы бер җыр сүзләре искә төште:

Соңгы сөюдер бу, соңгы
                                     ялкын?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы тилерүдер, соңгы
                                   ташкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.


Рәсемдә: Евгения Ивановна һәм Минвәгыйз Фәләх улы (сулда) "Бердәмлек"тә кунакта.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 16.06.2017
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом