|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2009 Шоу-бизнес
НӘНИЛӘРЕБЕЗНЕ ЯҢА МУЛЬТФИЛЬМ БЕЛӘН СӨЕНДЕРИКУолт Дисней студиясендә Карло Коллодиның “Пиноккио маҗаралары” әсәре буенча ясалган тылсымлы әкият “Пиноккио” мультфильмын хәзер татар телендә дә карарга була. Бу мультик Фея тарафыннан җанландырылган шаян агач курчак Пиноккио турында. Пиноккио Феяга әйбәт малай булырга ант биргән булса да, коткыга каршы тора алмый. Һәр ялган Пиноккионың борынын үстерә. Курчакның чын малайга әверелгәнгә кадәр Пиноккиога әле күп сынаулар үтәргә туры киләчәк...
Искитмәле моңлы җырларны татар эстрадасының танылган йолдызлары башкара. Һәр геройның тавышы татар җанлы тамашачыга якын булыр дип ышанып кала проектның авторы Нияз Вәлиев.
Мультфильм белән танышканнан соң, барлык сорау һәм теләкләрне түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: Disney_tatar@mail.ru.
|
Иң күп укылган
|