поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.06.2017 Тарих

Дошман әсирлегендә дә кеше булып калган ул

...Камышлыда Сабан туен бәйрәм итәләр. Мәйдан иртәдән үк гөрләп тора. Барсы да шат, бәхетле бүген. Әле күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайткан Әбделхакның шатлыгы эченә сыймый - дөнья шундый матур, шундый киң аңа... Тик кинәт кенә мәйдан тынып кала.

Сугыш башлануы турында хәбәр килгән. Чарасызлыктан ирләр берни дәшми башларын аска иеп, тирән уйга чумган. Ә хатын-кызлар, сабый балалар кычкырып елашалар.

Шул ук көнне башкалар белән бергә Әбделхакка да сугышка барырга чакыру кәгазе килеп ирешә. Бу вакытта берәү дә сугышның кайчанга кадәр баруын белми әле.

Бүген Камышлы авылы җирлеге башлыгы Әбделхак аганың улы Заһид Сафинның сөйләвенчә, аның әтисе беренче мәлләрдә Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Самара) эвакогоспитальдә сакчылар башлыгы булып хезмәт итә. Бераздан госпиталь бө¬тен составы белән фронтка җибәрелә. Фашистларга каршы бәрелешләрнең берсендә госпитальгә диверсион төркем һөҗүм итә һәм анда хезмәт итүчеләр һәм яралылар чолганышка эләгәләр. Бу афәттән котылу өчен, бөтен госпитальне машиналарда башка урынга күчерергә туры килә.  Тик утыз йөк машинасының бары өчесе генә үзебезнекеләргә барып кушыла ала. Зур авырлыклар аша үтеп чолганыштан котылган, ач, күп тәүлекләр кырынмаган, юынмаган кешеләрне, бигрәк тә яралыларны аякка бастыру өчен күп көч куела, әлбәттә. 

Берникадәр вакыттан соң яшь кече лейтенант Әбделхак Сафин башкалар белән яңадан фронтның алгы сызыгына барып баса. Көчле авиа¬һөҗүмнәрнең берсендә ул контузия ала һәм озак кына ишетмичә азаплана. Ишетү сәләте кире кайтса да, ис, тәм тоймау аңа гомерлеккә кала.

1941 елның ахырында яшь сугышчыларны яңадан фронтның алгы сызыгына озаталар. Сафин баштан укчылар полкында взвод командиры, тора-бара рота командиры итеп бил¬геләнә. Туктаусыз сугышта катнашырга туры килгән сугышчыларга кайчагында туңган ипи кисәге белән генә чикләнергә туры килә.

- Бу турыда әти менә ничегрәк сөйли иде: “Сугыш туктап торган арада бер авыл аша үтеп барабыз. Дошман монда вакытын бушка сарыф итмәгән, тирә-юньдә алар яндырган өйләрдән бары тик кара күмер өемнәре һәм морҗалар гына  басып калган. Ә гөнаһсыз авыл халкының күпчелеген фашистлар атып үтергәннәр. Шушы күренешләргә йөрәгебез ничек әрнүен үзебез генә белдек. 

Шул вакытта каршыбызга бер өйнең базыннан битләре пычранган, өс-башы ертылып беткән, күкрәгенә кечкенә песи баласын кыс¬кан биш-алты яшьлек, ачлыктан хәлсезләнгән бер малай килеп чыкты һәм бездән: “Бер генә кисәк ипи  бирегезче”, - дип, елап сорый башлады. Ә без кесәбездәге соңгы ипи кисәген малайның кулына тоттырдык, ә кайберәүләр шикәрләрен дә бирделәр”, - дип сөйләде Заһид абый.

Ул елны кыш бик суык килә. Чатнама суык көннәрнең берсендә Әбделхак аякларын туңдыра. Тик шундый канкойгыч сугыш барганда, моңа игътибар итеп торасыңмы инде. Аз гына җиңелрәк булуга, кабат алгы сафка басарга туры килә. Бераз алга китеп булса да, әйтим инде: бу хәлнең ахыры хәерле булмый, сугыш тәмамланып, авылга кайткач, хастаханәдә аның баштан бер аягын, соңрак, Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә, икенче аягын да кисәләр.

...Әбделхак Сафинга “тел” алып кайту өчен иптәшләре белән күп мәртәбә разведкага барырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул Мактау кәгазьләре белән генә түгел, “Кызыл Йолдыз” ордены белән дә бүләкләнә.

Ә менә 1942 елның августында чираттагы разведкага баргач, ул фашистларга әсир¬леккә эләгә. Чолганышта калган күп сугышчылар һәлак булганлыктан, Әбделхакның гаиләсенә дә: “Кече лейтенант Әбделхак Сафин сугышта һәлак булды”, - дип язылган кара мөһерле хат килә.
Чәнечкеле тимерчыбык бе¬лән әйләндереп алынган конц¬лагерьдагы  тормышның коточкыч булганлыгы беркемгә дә сер түгел. Ачлыкка түзә алмаган әсирләр аяк астындагы яшел чирәмне дә, агач кайрыларын да ашыйлар. Ә качарга теләүчеләрне фашистлар атып үтерәләр.
Немец командованиесе шул чакта әсирләрне Совет иле¬нә каршы сугышка хәзерли башлый. Татарларны башка милләт вәкилләреннән аерып алып, Польша концлагерьларына  озаталар. Әбделхак та шул төркемгә эләгә.

Көн бик суык булуга карамастан, әсирләрне төркемнәре белән җәяү куалап баралар. Бер авылга җиткәч, төн¬ге¬леккә барсын да кысан гына, кечкенә бер өйгә кертеп тутыралар. Тау белән тау гына очрашмый, диләр бит, Әбделхак Сафин туган авылы -  Камышлыдагы күршесе Нәдерша Әхмәтҗановны очрата. Ә ул үзенең атлар каравы, качып китәр өчен ике атны аерым тәрбияләве турында сөйли, Әбделхакка да үзе белән качарга тәкъдим итә. Тик аларга башкача очрашырга насыйп булмый,  иртән-иртүк Әбделхакны  башка әсирләр белән тагын алып китәләр.

Ә язмыш Нәдерша белән Әбделхакны туган авылларына исән-имин әйләнеп кайткач, яңадан очраштыра. Бераздан  Әбделхакка тагын бер авылдашы белән  очрашырга туры килә әле. Гомәр Шәймәрдәнов белән алар легион оештырып, фронтка озатканда, кулларына винтовка эләгүгә, партизаннар янына качарга ниятлиләр. Татарлардан торган яшерен оешма да төзелә. Ләкин бу юлы да язмыш аларны бер-берсеннән аера.

Шушы вакытта татар халкының сөекле шагыйре Муса Җәлилнең дә нәкъ шушында газап чиккәнен һәм иптәшләре белән яшерен оешма төзүен кем дә белми. Ә менә сатлык җаннар фашистларга патриотларның планнары турында җиткерәләр һәм Берлинның Моабит төрмәсеннән Плетцензее төрмәсенә күчереп, шунда татар шагыйрьләре Муса Җәлилне, Абдулла Алишны һәм аларның тагын тугыз иптәшен җәзалап үтерәләр.

Әсирләрне концлагерьда беркайчан да эшсез тотмыйлар, төрле авыр эшләрдә чиләндерәләр, бигрәк тә  ач килеш җир казытып азаплыйлар.

1943 ел ахырында фашист¬ларның әсирләрне кыйнаулары, газаплаулары берникадәр кими төшә. Чөнки алар бу вакытта сугышта оттырачакларын сизә башлыйлар инде. Ә җиңү шатлыгының бик еракта түгел икәнлеге әсирләргә дә килеп җитә.

Озакламый Америка гаскәрләре әсирләрне азат итә. Бу хәл Голландиядә була. Аларны эшелоннарга төяп, Себергә озаталар. 1953 елга кадәр Әбделхак Кәшип улы Сафин Новосибирск шәһәрендә сөргенлектә яши, аннан соң  үз теләге белән ул Омскига күчерелә. Дөрес, әле бу вакытта аның өчен туган якка кайту тыелган була, сорау алулар да һаман дәвам итә.

Ерак чакрымнар үтеп булса да, Әбделхак янына сөекле әнисе Хөсникамал һәм апасы Нуркамал бара. Ә бераздан Әбделхак Сафин өстеннән кара тамга алынып, кече лейтенант званиесе, фронтта бирелгән орден-медальләре кайтарыла  һәм аңа туган ягына кайтырга рөхсәт ителә.
Ничәмә еллар авыр газап¬ларга, тормыш сынауларына түзеп, кешелек дәрәҗәсен югалтмаган Әбделхакны язмыш Камышлыда бәхет ишекләрен ачып каршы ала. Ул яшь, эшчән, акыллы Заһидәне очрата һәм, алар арасында саф мәхәббәт уты кабынып, ике яшь йөрәк тормыш җепләрен бергә бәйләп җибәрәләр. Бераздан аларның бер-бер артлы сабыйлары: Заһид, Сәгыйдә, Равил, ә соңрак игезәкләр Илгизәр белән Илсөяр дөньяга килә.

Әбделхак озак еллар авыл хуҗалыгында машина йөртүче, ә “сугыш бүләк иткән” авыруы кузгалгач, каравылчы булып эшли. Соңрак, ике аягын да югалткач, аны сөекле хатыны Заһидә апа бик тә кадерләп, хөрмәт итеп, ун ел тәрбияли. Билгеле, аңа балалары да булыша. Әбделхак ага барыннан да риза-бәхил булып, 1990 елда мәңгелек йортка күчә.

- Ә Бөек Җиңү көннәрендә әти сугыш батырлары, ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәрелгән митингларга бармады. Бу һәйкәл әсирлектә булганнар өчен түгел, ә тиңдәшсез сугышта башларын салган ватанпәрвәрләр өчен куелган дип санагандыр ул, мөгаен. Ә алар турында үзенең якты, матур истәлекләрен әтием үлгәнче йөрәк түрендә хөрмәт белән саклады. Безгә аның фашист әсирлегендә булган урыннарын да барып күрергә насыйп булды, - дип сүзен тәмамлады Заһид Әбделхак улы Сафин.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.06.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»