поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.06.2017 Язмыш

91 яшьлек “түбәсе киткән” анасын тәрбиягә алгач, җайга салынган тормышның асты-өскә килгән

Бәләкәй генә буйлы, җыйнак гәүдәле бу апаны түләүле УЗИ га каралырга баргач очраттым. Табиб, нишләптер, билгеләнгән сәгатькә килеп җитмәде. Вакытны ничектер уздырырга кирәк бит, апа белән сөйләшеп киттек. Танышым район үзәгендә яши, яше җитмештә икән. Тик ул үз яшеннән күпкә олырак күренә: чәчләре ап-ак, бөтен битен җыерчык баскан.

Үз-үзен тотышы да сәер, гел нәрсәдәндер куркып-өркеп торгандай. Апа минем уйларымны укыгандай:
– Соңгы берничә ай эчендә менә шундый бетәшкән корткага әйләндем шул, – дип куйды. Аңа карап, “чире катыдыр” дип уйладым. Тик сәбәп анда гына түгел икән.

Үткән елны авылда яшәүче, 91яшен тутырган “түбәсе киткән” анасын үзенә тәрбиягә алган да, менә шул көннән башлап җайга салынган тормышының асты-өскә килгән. Үз-үзен белештермәгән карчык күзенә ни күренә шуны йолка, бөтерә, күчерә, аудара, өстәвенә кызын эт итеп сүгә, сүгенә, өеннән куа, хәтта кул күтәрә икән.

Шәһәрдә яшәүче энесе белән килене әбидән баш тартканнар, шунлыктан үзара ачуланышып та беткәннәр икән.

Апаның сөйләве буенча, анасы заманында теттереп дөнья көткән, усал да, шәп тә булган, диннең дә, чирнең дә нәрсә икәнен дә белмәгән. Әле дә шушы чиреннән башка бер авыруы да юк ди.

Ниһаять, ишектә ашыга-кабалана кереп килүче табиб күренде. Соңлаган өчен гафу үтенеп, мине кабинетына чакырды. Хәтсез вакыт тикшергәннән соң бер кочак чир табып, кулыма диагнозлар язылган кәгазь тоттырды, кирәкле табибларга күренергә кушты. Дәваханә юлларын таптыйсыларым алда икән әле.

Чират апага җитте. Болай гына аерылышасым килмичә, аның чыкканын көтеп алдым. Апаның чырае үзгәргән, хафалануы йөзенә чыккан иде – димәк, авыруы бик җитди аның.

Бик кызгансам да, аңа берничек тә ярдәм итә алмый идем шул. Табиблар операция ясарлар апага, тик акылын җуйган карчык арытаба да кешечә яшәргә ирек бирмәячәк бит үзенә. Адәм баласы мал түгел, чалып ташлый алмыйсың. Бу ситуациядән аңа ничек чыгарга? Үзе дә хаста апа үз иңенә төшкән бу авырлыкны күтәрә алырмы? Ә бит, белүебезчә, мондый чирлеләр бик озак яши.

Белер-белмәс догаларымны укый-укый, кайтырга чыктым. Ходаем, берүк артык гомерләр бирмә!

Гөлфизә Кәлимуллина, Өмет


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»