|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2017 Хәвеф-хәтәр
Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан (ФОТО)Бу төндә Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр "ГЛОНАСС+112" системасы буенча 02.45 сәгатьтә алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре дары заводы территориясендә аерым торган бинаның януын ачыклый. Янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган була, дип яза Татар-информ. Бу завод территориясендә янгын чыгу очрагы беренче тапкыр гына түгел инде.
--- |
Иң күп укылган
|