|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2017 Мәдәният
PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе дизайнер Рөстәм Исхаков белән клип төшерә (ФОТО)Чаллы шәһәрендә иҗат итүче җырчы Марсилия мода турында өр-яңа клип төшерә. Клипта танылган дизайнер Рөстәм Исхаков та үзен тәүге тапкыр актер сыйфатында сынап карый. “Бик күп клиплар мәхәббәт темасына багышлана, безнең бу темадан читкә китеп, кызыклырак эчтәлектәге клип эшлисе килде. Төшерү төркеменә бары профессиональ операторлар, режиссерлар һәм катнашучылар керде. Клипның бер өлеше Рөстәм Исхаковның дизайн-студиясендә төшерелде, калган өлешләре Чаллыда төшереләчәк”, – дип белдерде җырчы. Яңа клипны беренче булып GONGTV спорт һәм музыка интернет-каналы тәкъдим итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|