поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.12.2009 Җәмгыять

ЯҢА ЕЛ ТИКШЕРҮЛӘРЕ

Янгын сүндерүчеләр Кыш бабайны да тынычлыкта калдырырга җыенмый. Аның Мәскәүдә урнашкан утарында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәве ачыкланган. Бәйрәм чаралары узачак биналарны Татарстанда да баштанаяк тикшереп чыгачаклар. Янгын сүндерүчеләр китергән мәгълү­матларга караганда, янгында һәлак булу очракларының 40 проценты нәкъ менә шушы чорда – 1 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр сузылган вакыт аралыгында килеп чыга.

Инде хәбәр иткәнебезчә, кичәге көннән Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән режим гамәлгә керде. Республикада мондый чаралар ел саен уздырыла. Ни өчен икәнлеген белгечләр куркыныч саннар белән раслый. Узган елның 1 декабреннән быелның 31 гыйнварына кадәр, ягъни төгәл ике ай эчендә республикада 828 янгын килеп чыккан, нәтиҗәдә 90 кешенең гомере өзелгән. Бу – республикада ел дәвамында теркәлгән янгыннарда һәлак булганнарның 40 проценты дигән сүз. Куркыныч вакыйгаларның 43 проценты халыкның ут белән саксыз кылануы аркасында килеп чыга. 1-10 гыйнвар көннәрендә хәлләр аеруча катлаулана икән. Бу чорда җаваплылык та арта. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гади кешеләрне 1-1,5 мең, вазифаи затларны – 2-3 мең, ә юридик затларны 20-30 мең сум күләмендә штраф белән куркыталар. Кичә "Татмедиа" агентлыгында узган очрашуда Татарстанның янгын куркынычсызлыгы буенча Баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин әнә шундый мәгълүматлар җиткерде.

 

Быелгы чараларның исә әһәмияте һәм күләме бөтенләй башкача булачак. Пермьдәге вакыйгаларның безнең республикада да чагылыш табуын янгын сүндерүчеләр үзләре дә яшерми. Татарстанда бәйрәм тантаналары 4 мең 891 корылмада узар дип көтелә. Инде хәзер үк белгечләр шуларның 2 мең 823ен тикшерергә өлгергән. Нәтиҗәдә 16 меңнән артык кимчелек табылган. Әйтик, бу корылмаларның кайберләрендә гади генә янгын сүндерү җайланмасы да юк икән. 2 мең 336 вазифаи һәм 85 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге кимчелекләрнең төзәтелү-төзәтелмәве билгесез. Мондый сорау, бәлки, урынсыз да булыр иде, әмма Пермьдә һәм башка шәһәр­ләрдәге куркыныч вакыйгаларның вакытында чара күрелмәве аркасында килеп чыгуын исәпкә алсак, шигебез юк түгел.

 

Хәер, әллә кая ерак китәсе дә түгел. Коткаручылар һәм хокук саклаучылар тарафыннан дәррәү кубып оештырылган тикшерүләрдән соң республикадагы күңел ачу корылмаларының да имин түгеллеге ачыкланган. Татарстанда тикшереләчәк корылмалар исемлегенә 231 объект эләккән. 9-14 декабрь көннәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре прокуратура вәкилләре белән берлектә аларның 112сен карап чыгарга өлгергән инде. Нәтиҗәдә бу корылмаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүнең 764 очрагы ачыкланган. Тикшерүчеләр туплаган мәгълүматларга нигезләнеп, суд бу корылмаларның 29ын вакытлыча ябу турында карар чыгарырга мөмкин.

 

Сүз уңаеннен, тикшерүчеләр кагыйдә бозу очраклары ачыкланган корылмалардагы вазифаи һәм юридик затларга 265 мең сум кү­ләмендә штраф та салган. Әмма бу сумма белән генә аларның акылга утырасы шикле күренә. Ни өчен икәнен Таһир Кәримуллин үзе үк аңлатты. Түбән Камада иң популяр клублардан саналучы күңел ачу үзәкләренең берсенә 2006 елда ук 23 кимчелек табылган. Нәтиҗәдә клубны 15 көнгә япканнар. Әмма былтыргы тикшерү барышында кагыйдә бозуның тагын 21 очрагы табылган. Тик штрафлар һәм башка чаралар бу юлы да ярдәм итмәгән. Быелгы тикшерүдә 26 кимчелек ачыкланган. Шуларның 6сы узган еллардан калган кагыйдә бозулар. Янгын сүндерүчеләрнең әллә ни катгый чаралар күрү мөмкинлеге юк. Планлы тикшерүләрне 3 елга бер тапкыр гына уздырып була. Калган очракта исә прокуратураның махсус рөхсәте кирәк. "Эшмәкәрләргә ирек бирелде. Әмма бер үк вакытта никадәр җаваплылык булуын да аңларга тиешләр", – ди коткаручылар. Тик тегеләр генә моны башкача кабул итә.

 

 "Татмедиа"да узган очрашуда петардалар турында аерым сүз булды. Таһир Кәримуллин әйтүенчә, Татарстанда мондый куркыныч уенчыклар саклана һәм сатыла торган 206 корылма исәпкә алынган. Республика Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать иминлеге милициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов исә 5 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк "Иминлек тармагы" операциясе барышында төп игътибарның пиротехника җайланмаларына биреләсен әйтте. Хокук саклаучылар 784 тикшерү уздырырга өлгергән инде. Төрле кимчелекләр буенча 124 беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә милиция вәкилләре сатучылар кулыннан 1 миллион 811 мең сумлык 17 мең данә куркыныч уенчык тартып алган. Полковник Соколов халыкка пиротехника җайланмаларын бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итте. Ә Казан дары заводының җитештерү мәсьәләләре буенча директоры Александр Лившиц куркыныч уенчыкларның шартлау вакыты мөмкин кадәр соңрак, ә куркыныч зонасының азрак булырга тиешлеген җиткерде. Әйтергә кирәк, Пермьдәге вакыйгалардан соң халык шартлаткычларның тартмаларында язылган сүзләргә күбрәк игътибар бирә башлаган. Кибет сатучылары әнә шулай дип ышандыра.

 

Кичәге суыклар халыкның башында петарда яки башка бәйрәм шартлаткычы кайгысы калдырмаган иде. Шулай да "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Мәскәү районында урнашкан базарга кереп чыгасы итте. Тик куркыныч уенчыклар беркайда да күренмәде. "Ә сез аларны таба да алмаячаксыз. Чөнки сатканны белсәләр безне менә болай итәчәкләр, – диде базардагы сакчыларның берсе кулы белән киң мәгънәгә ия хәрәкәтләр ясап. – Әмма декабрьнең соңгы көннәрендә петардалар яңадан пәйда булачак. Ул вакытка тикшерүләр тәмамланачак инде".


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 251 | 16.12.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»