|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2017 Мәдәният
Илһам Шакировка Әлфия Авзалованың вафаты турындагы авыр хәбәрне җиткергәннәрИлһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар. “Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу. Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла... Бик күңелле очрашу булган иде, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. – Икесе дә туксанга таба бара бит инде. Исән килеш соңгы очрашу булганын сизенгәннәрдер. Шулай да сөйләшә алганда телефоннан да аралашып тордылар”, дип яза «Татар-информ».
--- |
Иң күп укылган
|