|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2017 Шоу-бизнес
Элвин Грей эшеннән "отпуск" алган (ФОТО)Элвин Грей һәм аның иҗат төркеменең эш графигы шундый тыгыз ки, алар хәтта бер көндә берничә концерт куярга мәҗбүр. Татарстан һәм Башкортстан районнары буенча актив рәвештә гастрольләрдә йөреп, тын алырга да вакытлары юк. Авыр режимда эшләү сәбәпле, популяр җырчы хастаханәгә дә эләккән иде. Менә, ниһаять, Радикка да бәхет елмайган - 2,5 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр отпускка чыккан ул! Шундук чемодан җыеп, ял итәргә дә юнәлгән. Инстаграмына фото элеп куярга да онытмаган. Ә безгә хәзер баш ватасы кала инде: ничек уйлыйсыз, җырчы ял итәргә кай якларга юнәлгән? Фикерләрегезне комментарий итеп калдырыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|