|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2017 Җәмгыять
"Матбугат-Ликбез": аҗау, еттыш, җумба, сөмбаш һәм опты (ФОТО)Сирәк кулланыла торган татар сүзләрен барлауны дәвам иттерәбез. Бу юлы балыкларны тәрҗемә иттек. Шулай итеп:
Голавль - кушбаш, аҗау
Горбуша - горбуша
Ерш - шыртлака, еттыш
Карась - табан балык, кәрәкә
Карп - карп
Кета - кета
Красноперка - кызылканат
Лещь - корбан балыгы
Линь - карабалык
Лосось - сөләйман балыгы
Налим - җумба, шамбы
Окунь - алабуга
Осетр - осетр, мәрсин балыгы
Плотва - чабак
Пескарь - капкорсак, ташбаш
Сазан - сазан
Семга - семга, сөмбаш
Сом - җәен
Судак - судак
Щука - чуртан
Уклейка - җилембалык, ач чабак
Язь - бәртәс, опты
Ә бу балыкларның тәрҗемәләрен белә алмадык. Бәлки, сез ярдәм итәрсез: ротан, чехонь, трегубка, берш, верховка, ленок, таймень, кижуч, сима, нерка, чавыча, микижа, кумжа, голец, палия, нейва, омуль, хариус, синец, белоглазка, быстрянка, белый амур, елец.
Шулай ук кошлар тәрҗемәләрен укыгыз: "Матбугат-Ликбез": Көртлек, чүрәкәй, бүдәнә, шөлди һәм тәлләтәвеч нәрсә ул? (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|