|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2017 Мәдәният
Баянчы Айзат Шәйхелмәрданов: “Күпме генә җитәкче ясарга тырышсак та, баяныңнан аерыла алмассың диделәр” (ВИДЕО)Баянчы, гармунчы, автор-башкаручы һәм биюгә оста булган Айзат Шәйхелмәрданов GONGTV спорт һәм музыка каналының “Йолдызлы алачык” тапшыруында катнашты. Танылган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булган, Балтач районының клублар челтәрен озак еллар җитәкләгән артист бүген Казанда бик күп танылган җырчыларның концертларын иҗаты белән баетып, тулыландырып тора. “Йолдызлы алачык” тапшыруының музыкаль чыгарылышында Айзат Шәйхелмәрданов гармунда да уйнар, тамашачыларга беренче булып өр-яңа җырын да тәкъдим итәр. Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|