поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2017 Әдәбият

"Җилләрне җиңәрлек җилкәнем" (Зөһрә Хәкимуллина шигырьләре)

Зөһрә Хәкимуллина (Хафизова) Биектау районы Мүлмә авылында туган.
«Балачагым 6 балалы тату гаиләдә үтте. Әти-әнием гади эш кешеләре. 1971-1981 нче елларда авылыбызның урта мәктәбендә белем алдым. Барлык укытучыларымны тирән ихтирам белән искә алам», - ди ул үзе. Казан кооперация техникумын тәмамлап, белгечлек ала. Биектау кулланучылар җәмгыяте системасында эшли. Шигырьләрен бала вакытыннан яза.

    Сәүдә системасында эшләсә дә, гомере буе әдәбиятка гашыйк  Зөһрә. “Үземнең бөтен күңелемне биреп иҗатка килүемә әле бер генә ел”,- ди Биектау кызы. “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.  Шигырьләре  "Биектау хәбәрләре" газетасында басылып тора.Төрле сайтларда урын ала. Үзе кебек тырыш, итәгатьле кызы белән улы бар. Тормыштагы девизы: "Никадәр авыр булса да, аккан су юлын таба". Шигырьләре аша дөньяга әз генә булса да җылылык өстисе килә аның.

 

Җилләрне җиңәрлек җилкәнем

"Язларың – үткәндә, еракта!",

Дип көлеп мөһерен сукмакчы...

Саташкан җилләрнең кирәге

Нибары бер мыскал, бер тамчы!

Йөрәкнең дөрләгән түрендә

Барында аҗаган, ут-камчы,

Ә син бул, имеш, ди, бүгеннән

Җилбәзәк җилләргә бер ялчы!

Мең язга җитәрлек бит әле

Хисләрем! Чакыра Киләчәк!

Гел алга ашкына йөрәгем,

Көчләрем, һичшиксез, җитәчәк!

Җилләрне җиңәрлек җилкәнем,

Бәрелгән, сугылган, сыналган.

Елганың бозларын аралап,

Мул сулы диңгезгә кузгалам!

 

Кыр казына сәлам бирдеңме?

Соңарды димәгез язларны:

Үз сере, үз юлы туфанның.

Ә без соң нишләдек, дусларым,

Җылырак итәргә Җиһанны?!

Якынайтып җаннар арасын,

Кыр казына сәлам бирдекме?!

Фатихалы йөрәк җылысын

Канат очларына элдекме?!

Каеннар соң яшәрер микән,

Тәннәрендә күп бит яралар!

Ә бит ярасы да, дәвасы да

Юлын ала безнең куллардан!

Сыерчыгым кайтты, оялымы,

Җилләр уйнап, бәлки, өшидер...

Олы табигатьнең хәлен аңлау –

Нәни генә кеше эшедер.

 

Куаныч

Аерым, аймыл үткән гомерләр,

Хыяллар да уртак түгелләр.

Ник соң тартыла күңелләр?!

Синең ярдан – минекенә

Сузылмас шул күперләр...

...Кызганыч...

Күңелемдә урын алсаң да,

Сине уйлап көйсәм, янсам да,

Яныңа баралмыйм,

Күзеңә багалмыйм,

Кулыңнан алалмыйм...

Аяныч... ...

Сине югалтасым килми,

Ничек яшим, сине сөйми?!

Сине уйлап очып йөрү,

Җырларыңнан хыял үрү,

Уйларымны назга төрү –

Куаныч!!!

 

Йокысыз төннәрдә...

Төннәрем йокысыз үткәндә,

Дога укыйм кызыма, улыма:

– Хәрәмнәрне тоттырма кулына,

Усалларны чыгарма юлына!

Төннәрем йокысыз үткәндә,

Дога укыйм юлда йөргәннәргә:

– Юлыксыннар, зинһар өчен, димен,

Күңел күзе белән күргәннәргә!

Төннәрем йокысыз үткәндә,

Дога укыйм гомер биргәннәргә:

– Әткәмнең рухы шат булса иде,

Әнкәмнең тәненә кот кунса иде!

Тагын бер пакъләнеп алам да

Дога укыйм патша-түрәләргә:

– Миһербан салсын, дим, бәндәләргә,

Акыл телим безне әйдәгәнгә!

 

Авылдашлар көтү куа "

Ызандашлар" төркеме оештырган "Боҗра" бәйгесенә.

Авылдашлар көтү куа ...

Сөенеп тә куям: бетмәгән!

Заманныңмы зәһәр җиле

Сыерларны усал чүпләгән?

Заманасы безне үзгәртәме,

Кая китте зур-зур көтүләр?!

Сабантуйны Олы бәйрәм итеп

Авыл белән бәйрәм итүләр.

Кая китте кичен гармун тартып,

Урамнардан җырлап үтүләр?

Күршең белән бергә чәй эчүләр,

Ярдәмләшеп гомер итүләр.

Әллә бер Ходаем, риза булмый,

Безне шулай мәхрүм иттеме?

Әллә инде ахырзаман җитеп,

Безнең кулдан эш тә төштеме?!

Ялварамын көн дә күккә карап:

Мәхрүм итмә! Бул Син, бул терәк!"

Ә җавабы аның йөрәгемдә

– Заман шул ук!

Теләк кирәк, теләк!

 

Таулар сере

Син – Тау бу тормышта.

Тауның да зурысы, биеге.

Ә мин – бер тигез җир генә...

Шуңа да мин көчсез каршыңда,

Таулар бит туктата җилне дә!

Тауга карап тау булалмам,

Үз юрганым – үземә дигән...

Аяк сузам – таман гына.

Биргәнеңә мең шөкер дип,

Барам да барам гына...

Беләм: Тауның да язмышы катлаулы

Кайчагында түбәсеннән түнә.

Тик нигәдер....Тауның хәлен

Таулар аңлый алмый –

Үзәннәргә төшеп яшен түгә...


Зөһрә ХӘКИМУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 13.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»