поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.06.2017 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов улын ни өчен ачулануын сөйләгән

Автоспорт белән кызыксынучыларга мәгълүм: узган ялларда Воронежда яшүсмерләр арасында Россия Чемпионатының икенче этабы узды. Анда якташыбыз Рөстәм Фәтхетдинов икенче урын алды. Ярышларның алдагы этапары Рязань һәм Мәскәүдә узачак. Улының җанатары булган Салават Фәтхетдинов: “Әлегә бар да алда. Ходай теләсә, улым быел да Россия чемпионы булачак”, - ди.

Ярышларның яңалыклары белән җырчы “Инстаграм”ы аша һәрдаими таныштырып тора. Сәхнәдән бик кырыс булып күренгән Салават, тормышчан видеоларда бик йомшак, бала җанлы әти буларак ачыла. Рөстәм ярышларда һәрвакыт әти-әнисе белән. Бала балигъ булганчы, аны әтисе яисә әнисе озатып йөрергә тиеш икән. Аннары, Рөстәм әти-әнисен талисманы дип саный, “Алар янымда булса, һәрвакыт уңышка ирешәм”, - ди ул.



Әмма тамашачы арасында: “Салават улы өчен бар юлларны да ачты”, - дип әйтүчеләр булыр. Салават бу сорауга Уфада узган матбугат конференциясендә болай җавап кайтарган иде:
- Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. Узган елны 16 яшьлек егетләр арасында 14 яшьлек улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. “Нинди хоккей? Уку!” – диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында – уку. Рөстәмнең укуы, өй эшләре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресерәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин анда кысылмыйм.



Җырчы, шулай ук, үзенең бик усал әти икәнлеген дә әйткән иде. Янәсе, интернетка кереп, улының “онлайн” икәнен күрсә, шундук шалтыратып ачулана икән.

- Минем өчен ул интернет, телефон чире – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга, саф һава суларга тиеш.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»