поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.06.2017 Әдәбият

Дөньяда иң матур хатын кем? («Фронтовиклар» романыннан)

Мәсрүрәнең бала табасы, бала үстерәсе килә... Язмыш аңа, ичмасам, Минҗамал бәхете кадәр дә бәхет бирмәгән. Әнә, Минҗамалның, тол хатын булса да, бер юанычы – малае бар. Ә Мәсрүрә – дөм бәхетсез. Аның баласы төште. Докторлар дүрт айлык диделәр. Кырык беренче елның җәендә мәктәп утынын кискәндә авыр түмәркәләр күтәргән иде ул.

Баштарак ул моңа шатланды гына: әйдә, сугыш вакытында кем бала үстереп ятсын, исән-сау әйләнеп кайтса, тигезлек белән үстерербез, диде. Ә әти кеше кайтмады...

Аһ, ул балага узып, бала табам дип йөргән көннәр. Имеш, авыр була, хатын-кыз кешелектән чыга, авырый, берәүне дә күрәсе килми, диләр. Ялган! Мәсрүрә алай булмады. Баланы табасың гына килсен! Нинди авыру ул, нинди кеше күрәсе килмәү? Күрәсе, күрәсе килә кешеләрне! Горурланып йөрисең. Барасың киерелеп кенә, акрын гына. Әйтерсең, бу дөньяда сез икәү генә: Җир-ана да син. Җир-ана да бит әнә, язын кар суларын агызып бетергәч, бер мәлгә тынып кала. Җир кибә, әмма яңгыр әле ашыкмый. Халык борчыла: инде тузан күтәрелә башлый. Инде кайбер урыннарда җир ярыла. Җир сулышын кыса, газаплана, кибә. Менә беркөнне, серле генә гөлдерәп, әллә каян гына зәңгәрсу-соры болыт килә дә лепелдәтеп кенә җиргә җылы яңгыр сибә башлый. Җир терелә, җирнең күзәнәкләре тула, күкрәге калка. Аның инде сулышы икенчеләнә, авыр – ләкин горур. Ә иртәгесен табигатькә күз салсаң! Бөтен җирдә мәгърур яшәү куәте сизелеп тора.

Тау битләренә яшькелт нур сибелгән, киртә буйларында яшь кычытканнар калыккан, су буйлары, талтирәкле бакча башлары серле тынлык саклап яшәргә кузгалганнар... Яшәргә, чәчәк атарга, тудырырга бер омтылу, горур, мәгънәле омтылу бу. Нәкъ балага узган бәхетле ананың тормышны, тереклекне дәвам итәргә омтылуы бу. Синдә яшәешнең, тереклекнең җеп очы. Син – дөньяда иң матур хатын! Тапансын, бит тиреләрең тапансын, карачкыл таплар теләгәнчә төшсен, иреннәр күгәрсен. Ләкин иң матур хатын – син! Чөнки синен карыныңда туачак Бөек Кеше бар. Ул әле саф, ул әле дөньядагы бөтен яхшылыкны үзенә туплаган.

Ул әле дөньяда адәм баласын киредән маймылга әйләндерә торган аракы барын белми, аның авызы, тешләре, бармаклары әле тәмәкегә сасымаган. Ул әле сугыш уты кабызучы түгел, концлагерь коменданты түгел. Ул әле хәтта таза, яшь хатыннар күргәч каушап кала торган елтыр күзле Сабир да түгел, берәр ир кеше белән елмаеп сөйләшеп торганыңны да профсоюз оешмасына килеп хәбәр итүче Хушият карт та түгел. Булсын иде карыныңда әнә шул саф, пакь бәләкәй кеше. Ул үсәр иде, Акбалык авылының бөтен кешесе аңа сокланыр иде. Менә бит, тол хатын булса да нинди әдәпле, итагатьле егет үстерде Мәсрүрә, дип картлар хәйран калып сөйләр иде. Ул егет кем булыр иде?

Колхозның бригадирымы? Әллә председателе үкме? Юк, укытучылар институтын тәмамлап, ул шушы мәктәпкә кайтыр, бер-ике ел эшләгәч, аны директор итәрләр иде. Аның мәктәбе республикада иң алдынгы булып чыгар. Менә бервакыт аны министр үзе чакырып алыр да болай дияр:
– Син, Фәрукъ иптәш (малай тапса, Мәсрүрә, һичшиксез, Фәрукъ исеме куясы иде), бик тырыш егет булып чыктың. Син чын коммунист икәнсең. Без сиңа ике путевка бирәбез, ял итеп ал. Сугыш үткән җирләрне карап кайт. Әниеңне дә алып бар. Әтиең һәлак булган җирне табыгыз. Каберенә чәчәкләр куегыз. Синдәй егетне дөньяга китергән кешеләр хөрмәткә бик лаек, – дияр. – Әниеңне сакла, кадерләп йөрт, ул бик тырыш хатын булып чыкты, өрмәгән җиргә дә утыртма, – дияр...

Мәсрүрә ничә елдан бирле инде татлы-газаплы төш күрә. Гел бер төш. Тупырсык тәпиле, баш тирәсе касмакланган, йомшак авызлы малай имезә ул төшендә. Рәхәт, рәхәт була. Ул баладан хуш ис килеп тора, аның күзләре йомык була, ул ара-тирә «ыг-гы» иткән тавыш чыгарып тамагын туйдыра. Бөтен тәненең күзәнәкләренә рәхәтлек иңгәч кенә, Мәсрүрә уянып китә, рәхимсез чынбарлыгына кайта. Әллә инде күкрәкләренә сөт төшкән? Газаплы ыңгырашып, ул әйләнеп ята, йокы кача, куллар-аяклары сызлый башлый, күзәнәкләр бушый, хәлсезләнә.
Гөлчирәгә бу төшеңне сөйләмә дә. Аның диагнозы бер генә:
– Төшеңдә бала имезү харап инде ул, – ди. – Точны гына тбирклюз ләктердем дигән сүз инде ул. Аның палычкысы кадалып үпкәне ашый башлагач, теге кеше гел төшендә бала имезгәнен күрә, – дип йөрәкне боза.

Юк, Мәсрүрәнең бөтен органнары да таза. Җир-ананың үзе кебек таза ул. Аның үпкәләре Хәкимҗанның венский гармуны кебек эшли. Куәт белән. Йөрәге дә сәламәт. ХТЗ тракторы диярсең. Бер кочак утын күтәреп мәктәпнең икенче катына менү аның өчен алга төшкән чәч толымын артка алып ташлау кебек кенә.

Әгәр дә Мәсрурәнең бөтен тәнендәге куәттән бер кечкенә кояш ясасаң, бер сәгать эчендә бөтен Акбалык басуындагы кар диңгезен эретеп, ташулар агызыр иде ул. Эресен иде бөтен карлар, бер боз кисәгенә утырыр иде Мәсрүрә һәм йөзеп китәр иде. Йөзәр, йөзәр дә әллә кайдагы Курск шәһәренә барып чыгып, кырык өченче елның җәендә ире югалган җирләрдә йөрер иде. Каберен тапмый калмас иде ул аның. И, шул кабер өсләренә ятып туйганчы бер сөйләргә иде тол калуның хәлләрен. Аннары бер туйганчы еларга иде. Кырык беренче елдан бирле җыелган сагышны, моңны чыгарырга иде.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.06.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»