|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2017 Мәдәният
Разил Вәлиев: "Татарда ике биюенең берсе – чабата да бөкре карт булып кылану. Шулай ярый димени?!"Милләтнең хәлен билгеләүче төп күрсәткеч – аның мәдәниятенең, мәгарифенең нинди дәрәҗәдә булуы, дип исәпли ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев. Бу сөйләшүебездә нәкъ менә шушы мәсьәләләргә тукталдык. – Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге “Мирас-Наследие” мәдәни-агарту оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдиновадан редакциябезгә борчулы хат килде. Өлкә хакимиятләре, иҗтимагый әһәмияте юк, дип быел унынчы мәртәбә узарга тиешле “Искер” җыенын һәм себер татарларының тарихын өйрәнүгә багышлап үткәрелеп килүче гыйльми-гамәли конференцияне оештыруга акча бүлеп бирмәскә булган. Бик сәер хәл бит. Татарстан аларга ничек ярдәм итә ала? – Әгәр татар халкы турында зурдан кубып сөйлибез икән, һич тә Татарстанда яшәгән милләттәшләребез белән генә чикләнә алмыйбыз. Республикабызда ике миллион чамасы гына татар яши. Милләтебезнең күпчелек өлеше республикабыздан читтә гомер итә. Гомумән, дөньяда 8-9 миллион татар бар, диләр. Аларның шактый өлеше Себердә гомер сөрә. Без, зур татар халкы буларак, аларны да истә тотарга һәм кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тиеш. 2002 елны Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр керткән вакытта без Туфан ага Миңнуллин белән Төп законыбызга яңа маддә өстәү мәсьәләсен күтәрдек. Тәкъдимебез, авырлык белән булса да, үтте. “Татарстан республикабыздан читтә яшәүче татарларга аларның милли мәдәниятен, туган телләрен үстерүдә, үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә”, – дип язылды анда. Татарстанның хөкүмәт оешмалары, Бөтендөнья Татар конгрессы һәм Россия Федерациясе Татар милли-мәдәни мөхтәрияте дә бу эштән читтә калмаска тиеш. Бергә тотынсак, һичшиксез нәтиҗәсе булмый калмас.
– Узган елның җәендә без Төмән өлкәсенең татар авылларында булып этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган телебезнең ни дәрәҗәдә укытылуы белән кызыксынып кайткан идек. Без булган мәктәпләрдән берсенең дә фәннәрне туган телдә укыта торган яки туган телне укытучы мәктәп дигән укыту программасы сайлап алмавына тап булдык. Мондый хәл мәктәп директорларының пошмаслыгы, хакимиятләрнең авызына карап торуы, авыл халкының туган телебезне кирәксенмәве турында сөйлиме? Әлеге милләттәшләребезгә Сез нинди киңәш бирер идегез?
– Мәктәптә фәннәрне нинди телдә укытуны нигездә ата-аналар белән килештереп эшләргә тиешләр. Бу ата-аналарның бүгенге законнарны белеп җиткермәвеннән килә. Татарстанда да кайбер мәктәпләрне ябу турында карарлар чыккан иде. Закон буенча, мәктәпләрне ачканда яки япканда ул авылларның халкы фикере исәпкә алынырга тиеш. Искә алганнармы, юкмы? Әйтик, Татарстандагы бер мәктәпне япканнар иде. Җитәкчеләр халыкны җыеп сөйләшмәгәннәр, фикерләрен белешмәгәннәр. Халык мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Суд, мәктәпне яңадан ачарга, дигән карар чыгарды. Авылда бер генә кеше булса да законнарны укырга, шундый хокукларыгыз бар дип, халыкка аңлатырга тиеш. Мәктәп директоры яки мәгариф идарәсе мөдире үзе генә, мәктәп шушы фәннәрне, шушы телдә укытырга тиеш, дип карар чыгара алмый. Ата-ана фикере дә исәпкә алынырга тиеш. Элекке “Мәгариф турында”гы Законда да бар иде бу, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән яңа законга да безнең Дәүләт Советы тәкъдиме буенча бу зарурлык кабат кертелде.
– Оныгымның теле урысча ачылды дип, бер танышым зарланды. Минемчә, бу гаҗәп тә түгел. Сабый белән аралашырга вакытыбыз юк. Үз эшебез белән мәш килеп, сабыйларны телевизор каршына утыртып куябыз яки кулына ноутбук-планшет тоттырабыз. Андагы мультфильмнарның һәммәсе диярлек урысча. Шулар аша ул дөньяны кабул итә башлый.
– Оясында ни булса, очарында шул була, диләр бит. Гаиләдә нинди телдә сөйләшсәләр, баланың теле шул телдә ачыла. Әмир исемле өч яшьлек оныгым “Щенячий патруль” дигән урысча мультфильмны күргән дә, бабай, бабай, нишләп алар татарча сөйләшми, дип сорый. Чөнки без аның белән гел татарча сөйләшәбез, ә телевизорда – урысча. Димәк, туган телгә ихтыяҗы бар. Аның болай әйтүе “нигә аларны татарча сөйләштермисең” дип мине гаепләгән шикелле булды. Әмирнең теле чын мәгънәсендә татарча ачылды. Кайвакыт ул миңа: “Бабай, бабай, нишләп әби үрмәкүчне – паук, тартманы коробка дип әйтә”, – дип килеп әйтә, үзенчә безне контрольдә тота. Бала бит шулкадәр игътибарлы, хәтере искиткеч яхшы.
Соңгы вакытта татарча мультфильмнар эшләнә башлады. Ләкин алар әлегә һич кенә дә дөньякүләм дәрәҗәдә түгел. Кемнедер гаеплисем дә килми. Чөнки бу өлкәдә әле беренче адымнарны гына ясыйбыз. Билгеле, дөнья тәҗрибәсен өйрәнү өчен аларның иң мөһимнәрен татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. Әгәр бала татарча шундый популяр мультфильмнарны карый икән, һичшиксез, ул татар телен үзләштерәчәк. Аның теле татарча ачылачак.
– “Смешарики” дигән популяр мультфильмны уйлап чыгарган егет – үзебезнең Түбән Камада туып үскән татар кешесе. Әгәр аны башта татарча иҗат итсәләр, тора-бара урысчага да, бәлкем инглизчәгә дә тәрҗемә итәрләр иде. Димәк, безгә шундый идея бирә алучыларны хуплау, күтәреп алу да җитми. Бәлкем, андый егетләр Чаллыда, Казанда да бардыр?
– Андый егетләребез шактый күп. Аларны хуплап, күтәреп алучы гына юк. Менә Түбән Камада Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе бар. Бик тә татар җанлы гаилә. Шуларның бер уллары татарча сөйләшә торган курчаклар ясау эшен гамәлгә кертергә йөри. Инде әллә ничә төрле курчак үрнәкләре ясаган. Аларны ул Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында күрсәтте. Мәдәният, Мәгариф министрлыкларына да алып барып карады. Ләкин бу тәкъдимне күтәреп алган кеше юк. Югыйсә балаларны татарча сөйләштерү өчен мондый курчаклар җитештерү шулкадәр яхшы булыр иде. Тагын бер нәрсә. Мин китап кибетенә кереп урысча чыгарылган балалар китапларын карыйм да шаккатып, көнләшеп торам. Шулкадәр матур уенчык китаплар бар. Татарча андый китаплар юк. Балага уенчык кирәк. Уенчык китаплар чыгару өчен бездә аның полиграфия базасы да юк. Тиз генә уенчык китаплар чыгарыйк дисәк, заказны Кытайга җибәрергә туры киләчәк. Бу кыйммәткә төшә. Андый эшләр бик күп. Әмма зарланып утырудан файда юк. Үзебезнең Мәгариф министрлыгы да соңгы елларда шактый гына игелекле гамәлләр кылды. Әлеге мультфильмнарны чыгару, тәрҗемә итү Мәгариф министрлыгы җаваплылыгында. Телләр турындагы законнарны тормышка ашыру аңа да йөкләнгән.
– Татарстан китап нәшрияты чыгарган кайбер китапларны карыйсың да, ай-һай, кыйммәт, дип тел шартлатасың. Нәшрият акча эшләүгә күчте инде әллә? Хөкүмәт китап бастыру өчен акча бүлеп бирә дип беләбез.
– Моның сәбәпләре күптер инде. Татарстан бюджеты бөтен нәрсәгә дә акча биреп җиткерә алмый. Китап нәшрияты ел саен бюджеттан социаль әһәмияткә ия булган китапларны бастыру өчен илле миллион сум акча ала. Әмма бу бик аз. Мәсәлән, Башкортстанда ул ике мәртәбә артык, йөз миллион сум чамасы. Без бу уңайдан Хөкүмәтебезгә мөрәҗәгать иттек. Тик әлегә уңышка ирешә алганыбыз юк. Безнең хәлле кешеләребез шактый күп. Тик, ни кызганыч, аларның күбесе милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыру өчен акча бирергә ашыкмый, күбрәк үз кесәсен кайгырта. Дөрес, алар авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне үстерүгә акча сала. Әмма авыл хуҗалыгын гына түгел, авылны саклап калуны да кайгыртырга кирәк. Авылны саклау – телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне дә саклау ул. Милләтне саклау – милли мәгарифне, мәдәниятне дә кайгырту. Шул турыда уйлап мин “Милли булыр кайчан миллионерлар?!” дип бер шигырь дә язган идем. Бүгенге байларыбызның күбесен мин “кара байлар” дип атыйм. Чөнки аларның күбесе милләт турында уйламый. Йөз ел элек мәгарифебезне, мәдәниятебезне – һәммәсен Дәрдмәнд кебек зыялы байлар тоткан. Нишләп бүген юк соң алар?!
– Былтыр Казаныбызда “Үзгәреш җиле” дигән, мәскәүлеләр ярдәме белән әзерләнгән яңа концерт программасы күрсәтелгән иде. Аны байтак кына танылган артистларыбыз, әйтик, Салават Фәтхетдинов тәнкыйтьләп чыкты. Мондый концертны быел да оештырмакчылар. Сез бу тамаша хакында нәрсә уйлыйсыз?
– Мин бу хакта фикеремне әйткән идем инде, кабатлый алам. Бер журналист сорагач, “әлеге концертны караганнан соң, үзебезнең Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзаловаларны тагын да ныграк хөрмәт итә башладым” дип әйткән идем. Бездә “җилдән туган бала”, “җилгә очкан акчалар” дигән гыйбарәләр бар. Бер-ике “җилле концерт” белән генә татар җырын үзгәртеп булмый, һәм аны үзгәртергә кирәк микән соң?! Монда үзгәртү түгел, камилләштерү хакында сүз алып барырга кирәк. Әгәр җырның милли асылы калмый икән, миңа андый үзгәрешнең кирәге юк. Бу файдалы түгел, киресенчә, зыянлы үзгәреш булачак. Минемчә, бу эшне балалар бакчасында бишек җырлары өйрәтеп, гадәти мәктәпләрдә җыр-музыка дәресләре укытып, музыка мәктәпләрендә татар җырының нигезләрен бәян итеп башларга кирәк. Мәктәпләрдә җыр дәресләре дә бетте бит хәзер. Балаларны музыка көллиятләренә кертеп, авыллардагы талантлы балаларны махсус мәктәпләргә җыеп-туплап, аннары шул милли рухлы балаларны консерваториядә укытып, җырчыларыбызны филармониягә эшкә чакырып, музыкаль драма театрлары ачып кына үзгәреш ясарга мөмкин. Болай концерт куеп кына җырны үзгәртеп булмый. Читтән килеп безгә акыл өйрәтергә кирәк микән, дип шик белдерүең дә урынлы. Татар халкының телен, тарихын, җырын белмәгән кешеләр безне кире якка гына алып китәргә мөмкин.
Тагын бер күңелемә тигән нәрсә бар: үзгәреш дигәнне нишләптер Көнбатыш музыка сәнгатенә охшатуга, иярүгә тиңлиләр. Татар халкы – мең еллар буена Шәрекъ мәдәнияте тәэсирендә яшәгән халык. Бөтен мәдәниятебез, сәнгатебез ислам культурасына нигезләнгән булган. Җырларыбызда азан әйткәндәге, намаз укыгандагы, мөнәҗәт әйткәндәге милли моңнар да чагылырга тиеш. Безнең күңелгә шулар сеңгән. Ни өчен кытай, япон, корея музыкасы татарныкына яки, киресенчә, безнеке аларныкына охшаган? Вакыт-вакыт аларны аерып алып та булмый. Нигә без аларга таба түгел, алман, итальян, француз музыкасына таба үзгәрик?! Без аларга гына карап барырга тиеш түгел. Билгеле, Европаны да өйрәнергә, белергә кирәк. Әмма Шәрекъ һич кенә дә онытылмаска тиеш. Бу мәсьәләне нишләптер бөтенләй күтәрмиләр. Әгәр тарихи нигезебезгә кайтырга телибез икән, без һичшиксез Шәрекъкә таба йөз белән борылырга тиеш.
– Бездә һәр концертта диярлек чабаталы бию номерлары була. Чабата безнең милли киемебез микәнни соң ул?
– Гомумән, бездә сәхнә культурасы белән ныклап шөгыльләнгән кеше юк. Сәхнә сәнгатенең идеологиясе булырга тиеш. Менә урыс халкы гомер-гомергә чабата киеп яшәгән. Әмма Моисеевнең атаклы бию ансамблендә чабата биюен күргәнегез бармы?! Татарның ике биюенең берсе – чабата да бөкре карт булып кылану. Шулай ярый димени?! Бу бит милләттән көлү! Сәхнә матурлыкны ярата. Татар элек-электән чабатасын түргә (бу урында “сәхнәгә” дип әйтеп була) элүчеләрдән көлгән бит. Ә чабата сәнгате безгә кирәк түгел.
“Без бу халыкны буйсындыра алмабыз. Алар безгә салым түләмәс. Алар бөтенесе күн итек кигән. Безнекеләрнең бөтенесе чабаталы-лапотный”, – дип әйткән булган бер урыс патшасы болгарлар белән очрашкач. Урыслар чабатаны сәхнәгә чыгармый, без чыгарабыз. Әле менә Зөя утравына баргач туристларга урыс белән татар арасындагы сугыш күренешен күрсәтүләренә шаһит булдым. Гадәттә анда урыс сугышчысы җиңеп чыга. Бу бит – милләтара кискенлеккә, каршылыкка китерә торган нәрсә. Аны да уйлап бетермәгәннәр. Әлбәттә, татарны мыскыллый торган “Орда” кебек фильмнар да тыелырга тиеш. Милләтара кискенлеккә китерә торган нәрсәләргә юл куелмаска тиешлеге мәдәнияткә, сәнгатькә дә кагыла.
Интервьюның видеосы "Аксу-ТВ" сайтында: http://aksu-tv.ru/
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|