поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2017 Җәмгыять

Пенсиядәге фахишә МОНОЛОГЫ

– Мин нишләп йөримме? Менә син нишләп йөрисең ул?! Мин бу кунакханәдә администратор, минем монда утыруыма бер дә гаҗәпләнәсе юк. Нәрсә шулай итеп карап торасың? «Синме соң бу чыннан да, Диләрә?» – дип сорыйсың киләме? Әйе, мин. Университетның иң чибәр кызы, бөтен егетләрне акылдан яздырып йөргән Диләрә. Хәер, юк! Мин күптәннән башка Диләрә инде...

Юк, син хаклы түгел! Кадыйрның бер гаебе дә юк. Син нинди сигарет тартасың? Затлыны! Акчаң бар, димәк. Илле грамм коньяк та алып бирәсеңме соң?..

Хатын-кыз песи кебек гел дүрт тәпиенә төшә, диләр. Дөрес түгел! Мин дүрт тәпигә төшмәдем һәм гаепле дип үземне генә саныйм. Минем әле дә һәр көнем Кадыйр турында уйлап уза.

Әйе, син аңа чынлап та, шаярып та әйтә килдең: «Характерыңны үзгәртмәсәң, башың төрмәдән чыкмый синең», – дидең. Тик тышауланган характер буламы? Әйе, аңа юлбашчы булу, үзен башкалардан өстен итеп хис итү, алар белән идарә итү бик ошый иде. Әйе, ул куркусыз, җилле, чая, тәвәккәл егет иде. Шул ук вакытта аның күп кенә гамәлләре акылсыз, дуамал иде шул. Сират күпере аша үткәндә, җәһәннәм уты өстеннән тартып куелган кылдан барганда рәхәт кенә чигәр кебек ул миңа...

Нәрсә? Сиңа чыннан да кызыкмы минем хәзер ничек яшәгәнем? Гаиләм-балаларым турында беләсең киләме? Юк шул сөйләр нәрсә! Ничектер бер мәгънәсез үтте дә китте гомер... Хәер, мин оялмыйм, мин – карт, пенсиядәге фахишә!

Теге вакыйгалардан соң ничектер акылдан язмаска кирәк иде бит, онытылыр өчен берәр ысул табарга. Аракы эчә алмый идем ул чакта, наркотиклардан курыктым... Тик нидер эшләргә кирәк иде бит инде, үзеңне ни белән булса да мәшгуль итәргә. Ир-атларның ач карашларын тою да туйдырып бетерде, мин уңга-сулга типтерә башладым. Аннан соң бу шөгыль һөнәргә әйләнде...

Хәзер картайдым, ир-атлар бик карамый башлады, пенсиягә чыктым инде. Бүгенге эшем – кунакханәгә урнашкан ирләргә кызлар тәкъдим итеп йөрим. Кирәкме соң сиңа да? Ну, ярар, үзең беләсеңдер...

Ә теге чакта, судтан соң, Кадыйр белән ике мәртәбә очраштык әле без төрмәдә. Ничек керттеләр, дип инде...

Суд булып, Кадыйрга унбиш ел биргәч, минем өчен тормыш туктады. Мин тулай торак бүлмәсендәге караватымда җиде көн тора алмыйча яттым. Алай да кызлар җилтерәтеп торгыздылар. Үзләре белән лекцияләргә алып бардылар, алып кайттылар, үзләре ашаганда утыртып ашаттылар. Ай ярым чамасы узгач, беркая да бармыйм дип карышсам да, авылга бер таныш кызларының туена алып кайтып киттеләр. Туй мәҗлесендә минем каршыга чәчләре яртылаш чаларган абзый туры килде. Тора-бара аның Кадыйр утыра торган төрмәнең начальнигы булуы беленде. Кызлар барып ялварганнар моңа: «Диләрәне егете белән күрештерегез инде, зинһар!» – дип, ничектер күндергәннәр. Ул мине чакырып китерде дә: «Шимбә көнне килерсең, тик очрашу минем кабинетта, минем күз алдында була», – диде. Мин бардым, кердем моның кабинетына, Кадыйрны да шунда китерделәр...

Шул очрашудан соң минем хәлләрем тагын да авырайды. Кадыйр белән янәшә булу, аның назларын тою теләге чыдый алмаслык итеп йөрәгемне кимерде. Аңа кадәр җаным гына сызласа, аннан соң бөтен тәнем авырта, ничектер бөтен нервыларым тартыла башлады. Рәхмәт төшкере, төрмә начальнигы кабинетында зонтигым онытылып калган икән. Шылтыраттым мин моңа. Килеп ал зонтигыңны, ди. Бардым, свидание сорадым 24 сәгатьлек. «Ярамый бит. Тик шулай да бер шартымны үтәсәң, булдырып булыр», – ди...

Свиданиеләр өчен махсус ясалган бүлмәдә Кадыйр белән без икәү бер тәүлек үткәрдек. Төрмәдә уздырылган булса да, ул минем гомеремдә иң бәхетле көн! Шул чакта әйтте ул: «Ышан миңа, Диләрә! Мин үтермәдем ул егетне. Башка кеше кылган җинаять өчен мин унбиш ел утырырга тиеш менә хәзер!» – диде. Ә мин ул әйтмәсә дә белә идем аның гаепле түгел икәнен...
Тик гафу итмәде ул мине... Нәрсә өченме?

Төрмәдә Кадыйр белән уздырган 24 сәгатьтән соң озак кына хыялланып йөрдем әле мин. Аннан соң авырга узуымны белдем. Йөрәгем астында бала йөрткәндә, миннән дә бәхетле кеше юк иде бу дөньяда! Чөнки мин ул баланың Кадыйрның дәвамы булуына инанган идем. Бары тик тугач кына улымның атасы төрмә начальнигы икәнен аңладым – шул ук күзләр, шул ук куллар, хәтта тырнак формаларына кадәр бертөрле иде...

Нигә «иде» димме? Гомере булмады ул баланың. Аллаһы Тәгалә бик тиз үзенә алды аны. Интегеп яшәмәсен, дигәндер инде...

Ә ул тугач та, мин Кадыйрга гафу үтенеп хат яздым, безнең төрмәдә уздырган әкияти көнебез ни бәрабәренә алынганын аңлаттым. Шуның белән вәссәлам! Кадыйр, күрәсең, мине үз тормышыннан сызып ташлады...

Без аның белән бүтән очрашмадык. Дөрес, мин аның исәнлеге, ничек яшәве турында әледән-әле ишеткәләп тордым. Төрмәдән ул тугыз елдан чыкты. Аннан соң әле тагын ике мәртәбә утырды. Ул инде элеккеге Кадыйр түгел иде, тора-бара ата каракка әйләнгән дип ишеттем. Ә бер ел чамасы элек шундый хәбәр килеп иреште: имеш, аны, төрмәдән чыгу белән, машинасы белән бергә шартлатканнар. Мин хәтта барып аның каберен үз күзләрем белән күреп тә кайттым, тик үлгәненә барыбер ышанмыйм! Ул исән! Кадыйр исән!..

Әй! Кая киттең син? Ник китәсең?!!


Равил САБЫР
Шәһри Казан
№ --- | 09.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»