поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2017 Мәгариф

Татарстанда чыгарылыш кичәсе уздыру күпмегә төшә?

Соңгы елларда чыгарылыш кичәсен купшы итеп уздыру өчен әти-әниләр бурычка бата, банклардан кредит ала башлады. Россия мәгариф министры Ольга Васильева моны башка сыймаслык хәл дип саный. Акча җыюга каршы көрәшергә вәгъдә итә. Ә бу бәйрәм өчен әти-әниләргә 10-40 мең сум акча түгәргә туры киләчәк.

Акчасы булмаганнар да бар

Министр фикеренчә, чыгарылыш кичәсе мәктәптә үткән җылы бер тантана булырга тиеш. Быел мәктәпләрнең күпчелеге бәй­рәм­не гадирәк итеп үткәрергә теләк белдергән дә инде. Аны туй дәрәҗәсендә уздыруның акча туздыру икәнен аңлаганнар, күрәсең. Бәйрәмне ничек итеп оештыруны һәр мәктәп үзе хәл итә. Кайбер әти-әниләр гадилекне яратса, кемнәргәдер башкаларны шаккатыру кирәк. Күп очракта акча ягын карап тору юк. Бала бер генә бит! Бүген чыгарылыш кичәсе 4 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен дә зур бәйрәмгә әйләнде. Аларның, дөресрәге, әти-әниләрнең унбе­рен­челәр­дән калышасы килми. Дүртенче сыйныфны тәмам­лаучылар өчен чыгымнар уртача 5-6 мең сумга төшә. Казанда яшәүче Лена Яруллина гаи­ләсенә бу икеләтә кыйммәткә чыгачак. Игезәк балалар тәрбияли алар. “Акчаны ел дәвамында әкренләп тапшырдык. Бүләк­ләргә – 1 мең, альбомга – 1300, чыгарылыш кичәсенә дип 2 мең 600 сум акча бирдек”, – ди Лена.
 
Редакциябезгә дә бәйрәмгә акчаны күп итеп җыялар дип хат язучылар булды. “Укытучыларга дип конвертка 10 мең сум акча салу, директорга сертификат бирүләр ошамады. Бөтен әти-әниләрнең дә мөмкинлеге юк”, – ди борчылган иде Зәлидә ханым.
 
– Балабыз быел 9 нчы сый­ныф­ны тәмамлады. Чыгарылыш ки­чәсен бездән башка гына коттедж­да үткәрергә тели. Аның өчен акча җыю турында сөй­ләшмәдек әле. Чәчәкләр алырга – 1200, фотоальбомга 1500 сум биргән идек. Ел дәвамында итәк-җиңнәрне җы­ярга туры килде. Ай саен аз-азлап җыеп бардык, – ди Казанда яшәү­че Наилә Бәдертдинова.
Аны кирәксенмәгәннәр дә бар икән. “Безнекеләр чыгарылыш кичәсен бөтенләй уздырып тормый. Тугыздан соң нигә кирәге бар аның? “Соңгы кың­гырау” бәй­рә­мендә бергәләп табигатькә чыккан идек. Безгә шул да җитә. Фотоальбомга һәм табынга дип 2 мең сум акча җыйдык”, – ди Түбән К­а­ма­да яшәүче Ләйсән Нәгыймова.

Селфи ясарга вакыт калмый, диделәр...

Бәйрәм уздыргач, акчасыз булмый инде ул! Бу сүзне хәзер әти-әниләр генә түгел, балалар да әйтә. “Әти-әниләргә акча түгәргә кирәк дип борчылып булмый бит инде? Бу бәйрәм безнең тормышта бары бер генә булачак. Ул истәлекләрне еллар үткәч тә сагынып искә алырбыз. Бәйрәмдә кафеда утырачакбыз. Анда һәр кешегә 800 сум түләргә кирәк. Әти-әниең белән киләсең икән, 2 мең 400 сум дигән сүз. Бармыйбыз диючеләр юк, – дип сөйли авыл укучысы Фирзәр. – Кафе кичке сәгать 10га кадәр генә эшли. Аннан фазендага китәчәкбез. Анда җырлап, биеп, таң атканчы бәйрәм итәчәкбез. Сыйныфта укучы кызларның бәйрәм көнне кыяр, помидор, суган турыйсы килми. Фотога да матур итеп төшәселәре килә. Селфи ясыйсылары да бар бит. Шулай итеп, кызлар-йолдыз­ларга каршы килә алмадык. Бәй­рәмдә бернинди хәмер дә булмаячак. Әти-әниләр кизү торачак”.

Балалар өчен яшибез!

Җырчы Наил Табанаковның да кызы мәктәпне тәмамлый икән. Наилә башкалабызның 24 нче мәк­тәбендә бары яхшы билге­ләргә генә укыган. Машина танык­лыгы да бар икән инде. “Нинди белгечлек сайлаячагын әйтә алмыйм. “Тумаган тайның билен сындырмыйлар”, – диләр­ме әле? Ләкин җырчы да, икътисадчы да, табиб та булмаячак. Өч фәннән БДИ тапшырачак. Математикасын биреп кайтканда кәефе яхшы иде. Әле вузның үз имтиханнары да бар. Татарстаннан читкә китмәячәк, – дип сөйли Наил. – Чыгарылыш кичә­сенә кил­гәндә, кызыбыз күлмә­кне октябрь аеннан бирле эз­ләде. Тапты инде. Күлмәге 10 мең сум тирәсенә төште. Чәчен ясаучы, бизән­де­рүчене дә чакыртабыз. Бәй­рәмне ресторанда уздырырга уйлаштык. Мәктәп белән хушлашу барысы 30 мең сумга төшә. Бәйрәмне үз балаларыбызга оештырабыз бит. Алар өчен яшибез. Без үзе­­без аны урманга барып, шашлык пешереп уздырган идек. Ул вакытта акча белән бу кадәр уйнамыйлар иде”.
 
Чыгарылыш кичәсе уздыру күпмегә төшә?
 
Бәйрәм күлмәге, өс-башы: 3-20 мең сум.
Чәч, бит ясату: 1,5-3 мең сум.
Фотоальбом: 1,5-3 мең сум.
Бәйрәм өстәле: 2-4 мең сум.
Тәрбиячеләргә, укытучыларга бүләкләр: 1-2 мең сум.
Шоу-программа: 1,5-3 мең сум.
Фотога, видеога төшерү: 1-2 мең сум.


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»