поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.06.2017 Әдәбият

Пушкинда Коръән аһәңе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәевкә кунакка килгәч, актёр Владимир Коренев (күпләр аны «Человек-амфибия» фильмындагы Ихтиандр роле буенча белә) А.С.Пушкинның «Подражания Корану» шигырен укып күрсәткән. Әлеге шигырь белән илһамланган Исмәгыйль әфәнде, әсәрнең белгечләр игътибарыннан читтә кала килгән кайбер тирән мәгънәләре турында уйланып, үзен әдәбиятчы ролендә сынап карарга булган.

– Исмәгыйль әфәнде, сез ни өчен шагыйрьләр арасында иң беренче урынга нәкъ менә Пушкинны куясыз?
 
 – Мондый сөйләшүләрне Александр Сергеевич Пушкин һәм аның Коръәннең рухи мәгънәләренә төшенүеннән башлау тарихи яктан әһәмияте буенча да, масштаблары буенча да бик урынлыдыр, минемчә. А.Пушкин дөнья мәдәниятенең бер чоры бит ул. Шагыйрьнең мирасын барлау, өйрәнү барышында бик күп ачышлар ясалса да, нигездә, аларның күпчелеге филология, тарих юнәлешендә. Ә Пушкинның рухи кыйммәтләре, кыйбласы, эзләнүләре турындагы темалар һаман читтә кала бирә. Бу аеруча Пушкин иҗатындагы ислам темасына, һәм бигрәк тә аның танылган “Коръән аятьләренә охшатулар” («Подражания Корану») шигыренә дә кагыла.
 
– “Коръән аятьләренә охшатулар” шигыре төрлечә аңлануы, каршылыклы фикерләр тудыруы белән дә үзенчәлекле...
 

– Әлеге шигырь, һичшиксез, А.С.Пушкин иҗатындагы анализлау, бәяләү өчен катлаулы булган әсәрләрнең берсе. Әлбәттә, төрле фикерләр, карашлар бар. Көнбатыш Европа һәм рус тикшерүчеләренең күбесе, шигырьне анализлаганда, кызганычка, Коръәннең мәгънәсен һәм асылын тирәнтен аңлап фикер йөртми. Андыйлар “Коръән аятьләренә охшатулар” шигырен  әлеге темага язылган гадәти әсәр дип кенә кабул итә. Ә фикер әйтүчеләрнең, бәя бирүчеләрнең икенче төркеме – Коръәннең барлык нечкәлекләрен аңлаган, әмма Пушкинның рухи эзләнүләреннән хәбәрдар булмаган мөселман дин әһелләре, тарихчылар. Пушкинның рухи асылы аның бунтарьлыгы белән генә түгел, ә хатын-кызга карата булган хисләре белән дә бәйле бит әле. Коръән белән танышуга этәргән хис-кичерешләренең сәбәпчесе – хатын-кыз, ягъни, шагыйрьнең дусты Анна Гәрәй.
 
– Димәк, барыбызга да яхшы таныш француз әйтемендәге кебек, “хатын-кызны эзләгез” булып чыга?
 
– Өлешчә шулай. Ләкин Пушкинны Коръән турында язарга этәргән, аны бу темага якынайткан төп сәбәп ул гына да түгел. Шагыйрь турында хәбәрдар кешеләр беләдер: Пушкин һәрвакыт рухи эзләнүдә булган. Бу хакта инде XIX гасырда ук күп язылган. “Коръән аятьләренә охшатулар”ны  язарга шагыйрь­не үзе игътибар үзәгенә куйган сәбәп кенә  этәрмәгәндер, диләр галимнәр. «Пушкин в Александровскую эпоху» (1874) китабында шагыйрьнең беренче биографы Павел Анненков та шул фикерне җиткерә.
 
– Нинди сәбәп соң ул?
 
– П.Анненков, мәсәлән, Пушкин Коръәнне үзенең дини карашларын чагылдыру өчен байрак итеп кулланган дип саный. Аңардан соңрак, 1882 елда Александр Незеленов «Охшатулар»да  «җылыта торган дини фикер» булуы турында язса, 1898 елда Николай Черняев: “Ничек  кенә гаҗәп тоелмасын, әмма Пушкинның дини яктан “яңаруында”, эчке дөньясының үзгәрүендә Коръәннең тәэсире искиткеч зур булды”, - ди.  “Коръән аятьләренә охшатулар” турында Дмитрий Овсянико-Куликовскийның “Бу дини лириканы Библиядән, христиан яисә башка диннәрдән дип әйтеп булмый. Ул бары ислам диненнән. Гомумән, исламныкы гына да түгел, ә дин барлык­ка килгән чакларда Мөхәммәд пәйгамбәр вәгазьләрендә яңгыраган лирика ул” дигән сүзләре Пушкинның ислам нигезләренә мөрәҗәгать итүенең дини тәҗрибә буларак та гаять зур әһәмиятен ассызыклый.
 
Пушкинның ислам диненә омтылышы булганмы бу, әллә шагыйрьнең “ачылуы”мы, дип бик озак фикер алышырга, бәхәсләшергә була, әмма иң мөһиме шул: Пушкин халыкка бозмыйча һәм шикле, урынсыз аңлатмалар кулланмыйча гына, традицион ислам нигезләрен җиткерә алган.
 
ХХ гасырның 90 нчы елларында кайбер мөселман респуб­ликалары һәм Мәскәү басмаларында “Коръән аятьләренә охшатулар” шигыре Пушкинның яңа сюжетлы иҗат җимеше булудан бигрәк,  авторның ислам кыйммәтләрен үз итүен күрсәтә торган мөһим әсәр икәнлеген ассызыклаган язмалар шактый күп иде.  Асылда, руслар даирәсендә, православие динендәгеләр арасында ул  үзенең бөеклеге белән Коръәннең тирән мәгънәләренә беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итә бит!
 
– Бу илаһилыкны эзләү барышындагы ашкыну  хисе белән язылган әсәрме?

 
– Әлбәттә, ашкынып, хисләнеп һәм илһамланып язылган шигырь. 1824 елның ноябрендә яңа гына көньяктагы сөргеннән кайтып төшкән Пушкин Михайловскоедан Петербургка, Лев исемле энекәшенә язган хатында “мин Коръән даны өчен хезмәт куям” ди. Танылган абыйсының октябрьдә Коръәнгә нигезләнеп шигырь яза башлавын белгән Лев сүзнең ни турыда баруын шундук аңлый, әлбәттә.
 
– Шагыйрьнең китапханәсендә Коръәннең ул еллардагы тәрҗемәләре дә булган һәм Пушкин, нигездә, Коръәнне француз теленнән тәрҗемә аша укыган, диләр...
 

– Минем белүемчә, шигырь язылган вакытларда Пушкинның өстәлендә француз теленнән Михаил Верёвкин тәрҗемә иткән Коръән китабы яткан. Аны бик яхшы тәрҗемә, димәс идем. Төгәлсезлекләр шактый. Әмма, ничек кенә булса да, М.Верёвкин, ихлас күңеленнән тырышып, Коръәннең илаһи шигърилеген җиткерергә тырышкан. Сүз уңаеннан, соңрак Казан шәһәреннән көнчыгышны өйрәнүче Гордей Саблуков тәрҗемәсендә дә шундыйрак хаталар кабатлана.
 
Әлеге әңгәмәгә әзерләнү барышында мин М.Верёвкинның кереш сүзеннән берничә юлны да язып алган идем. «Слог Аль-Корана, – дип яза Веревкин, – везде прекрасен и текущ, паче же на местах подражательных речениям пророческим и стихам библейским: впрочем, есть сжатый, нередко же и темный, украшенный риторическими фигурами по вкусу народов восточных; но приманчив по изражениям замысловатым и много значащим. Где же пишется о величии божием, божественных его свойствах, высок и великолепен, хотя и сочинен прозою. Наречия важные оканчиваются рифмами, для коих иногда прерываем или переносим бывает смысл от строки в другую и подает поводы ко многим повторениям того же самого, весьма неприятным в переложении на чужой какой-либо язык. Посему-то трудно разуметь Аль-Коран… Чудные происходят действия искусства от выбора слов и оных расположения, ибо оным, подобно музыке, как бы очаровывается слух».
 
Тәрҗемәченең Коръәнгә мондый карашта булуы бик уңай күренеш. Сүз дә юк, Верёвкинның сокланулары Коръән белән эш иткән Пушкин өчен дә ниндидер бер метафизик ориентир ролен үтәгән. Шул рәвешле, ул Коръән аятьләрен сайлап, үзенең кабул итүе, тоемлавы буенча оста итеп билгеле бер тәртипкә тезә алган. Бу – Коръәннең үзенчәлекле “укылышы”, кабул ителеше, исламның югары мәгънәләрен Пушкинча халыкка җиткерү алымы. 
 
Монда инде кайбер пушкинчыларның “Коръән аятьләренә охшатулар”ны шигърият музасының бүләге дип кенә кабул итүләрен, Пушкинны дини, мистик хис-тойгылардан азат шагыйрь дип санауларын җәмәгатьчелекнең ахмаклыгы, мәгънәсезлеге, XVIII–ХХ гасырлардагы алласызлыгы белән генә аңлатып буладыр.
 
– Белүемчә, шагыйрь татар мотивларына да еш мөрәҗәгать итә…

 
– “Татар җыры”ннан («Татарская песня») Пушкинның мөселман Көнчыгышының тарихи һәм мәдәни темаларына мөрәҗәгать итүе генә түгел, ә ислам кыйммәтләренә йөз белән борылуы, ягъни рухи “хаҗ”ы башлана. Поэманың “Татар җыры”нда Мәккәгә хаҗ кылу турында Коръәннең изге мотивлары яңгырый:
 
Кайгы-күз яшь өчен һәркемгә
Күк үзеннән рәхмәт иңдерә:
Сөенеч Мәккә күргән фәкыйрьгә
Картлыгының моңлы көнендә.
 
Берәү данлы Дунай ярында
Шәһит булса, сөенеч күрәчәк;
Дәртле көлемсерәп, алдына
Оҗмах хуры очып киләчәк.
(Татарчага Н.Исәнбәт тәрҗемәсе)

 
– Александр Пушкинның оҗмах хуры кем инде ул?
 

– «Бакчасарай фонтаны»н укыган һәм шагыйрьнең шәхси тормышы белән кызыксынган кеше аны бер дә икеләнмичә  Анна Ивановна Гәрәй дия ала.
 
– Пушкинның әлеге серле музасы турында безгә нәрсәләр билгеле?
 
– Аның Шаһин Гәрәй ханның оныкчыгы икәнлеге, 1820 елда А.Пушкин һәм Николай Раевский гаиләсе белән Кырымга сәяхәткә барган татар кызы булуы кебек фактлар гына билгеле. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтим, безнең ерак тамырларыбыз данлыклы Гәрәйләр нәселенә барып тоташа. Димәк, Анна безгә туган тиешле кеше булып чыга.
 
Шагыйрьнең сөйгән яры һәм серле мәхәббәте нәкъ менә Анна булуы беркемдә дә шик тудыр­мый. Ул күп шигырьләренең музасы – “Кавказ кызы”ндагы чиркәс кызы да, күпмедер дәрәҗәдә Татьяна Ларина да. Пушкин бары аңа гына сердолик кашлы йөзек бүләк итә. Анна Гәрәй үзенчәлек­ле язмышлы кеше булган, шуңа күрә микән, аны күпләр уңай бәяләгән. Галина Римская да, Раевскийларның яктылык һәм нур бөркелеп торган йортларын тасвирлап, Аннаның искиткеч чибәр, сөйкемле, сокланырлык булуы турында яза.
 
«Рисунки Пушкина как графический дневник» китабында документларны җентекләп өйрәнгән Любовь Краваль Пушкинның Аннага бик җитди мөнәсәбәттә булуы һәм аның белән гаилә корырга җыенуы хакында яза. “Пушкин беренче тапкыр беркай­чан да үзенә хыянәт итмәячәк һәм хәтта хыянәт турында уйларга да урын калдырмаячак хатын-кызны очратты” ди Краваль. Пушкин моны үзенең трагик язмышын белгән  яки күзаллаган хәлдә аңлаган диярсең... Дуслары алдында үзенең мәхәббәт өлкәсендәге “җиңүләре” белән мактанырга яраткан Пушкин Анна турында ник бер сүз әйтсен! Нәкъ менә шулай, көчле мәхәббәт тәэсирендә рухи үсеш кичерә, яңара, ачыла да инде кешеләр. Пушкин шигъриятенә ислам темасы шулай килеп керә һәм “Коръән аятьләренә охшатулар”га юл ачыла.
 
– Иҗат кешесе күңеле, җаны эзләнгәнгә яңарышка, үзгәрешкә омтыла. Пушкин исламда нәрсә эзләгән икән?
 
– Бу бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Без бит, нигездә, шагыйрьнең биографиясендәге түгел, ә иҗатындагы мәгълүматлар аша фикер йөртәбез. «Бакчасарай фонтаны»ндагы дәртле һәм көнче Зарема образын да күпләр шагыйрьнең сөеклесе, шундый ук тере һәм бик нык көнче Анна Гәрәйгә охшата.
 
Энесенә язган хатында Пушкин үзенең тирән хис-кичереш­ләре белән бүлешә: «Туманский (граф Воронцов хезмәтендәге чиновник) монда… Мин аңа «Бакчасарай фонтаны»ннан өзек укып күрсәттем, һәм “бу шигырьнең күп урыннары мин бик күп еллар мәҗнүннәрчә гашыйк булып йөргән хатын-кыз турында, шуңа мин аны бастырасым килми”, – дидем”.
 
– Пушкин бик нык яшереп саклаган әлеге мәхәббәтнең үз символлары, шагыйрьчә әйтсәк, “талисман”ы булган. Монысы да татар гадәтеме?
 
– Пушкин үзе аны мөселман традициясе дип аңлата. Монда ислам кабул иткән төрки халык­лар кия торган бөти (амулет) турында сүз бара (шигырьнең татарча вариантында тылсымлы йөзек диелә. – Э.С.). Ләкин бит безнең өчен Пушкинның әлеге талисманга нинди  мәгънә салуы мөһимрәк. Үзенең данлыклы «Талисман» шигырендә ул болай дип яза:
 
... Ул назлап, мине кочты да:
“Син моны сакла, –  диде. –
Аңарда бер серле көч бар,
Сөйгәнгә күрә бирдем.
Давылдан, өермәдән дә
Ул саклый алмас сине,
Үлемнән һәм гүреңнән дә
Коткара алмас сине,
Коткара алмас сине.
Мәкерле бер күз шулай да
Сине кол итсә әгәр,
Кич белән ул ирнеңнән дә
Яратмый үпсә әгәр,
Шул вакыт зур җинаять һәм
Җан ярасыннан сине
Коткарыр чын хыянәттән
Тылсымлы йөзегем минем,
Тылсымлы йөзегем минем!”
(Татарчага М.Җәлил тәрҗемәсе)

 
Әлбәттә, бу теләк-юраулар халык традициясенә иярү генә. Кызганыч, Пушкин белән Аннаның мөнәсәбәтләре озын гомерле булмый. Димәк, Аллаһы Тәгаләдән шулай язылган булган. Соңрак, белүебезчә, бөек шагыйрьнең илһамчысы урынын Наталья Гончарова ала.
 
– “Коръән аятьләренә охшатулар”ны язарга шагыйрьне нәрсә этәрде икән?
 

– «Синең сүзләреңне, эшләреңне кешеләр бәяли, ә ниятләреңне бер Аллаһ кына күрә” дип яза Пушкин «Борис Годунов» трагедиясендә. Аның ни өчен Коръәнгә мөрәҗәгать итүен анализлау, бу хакта фикер алышу, бәхәсләшү кирәк тә түгелдер. Ул аңа югарыдан килгән. Без бары тик бөек шагыйрьнең “эзләреннән” йөри алабыз, аның йөрәк серләрен саклаган лицей бүлмәләренә, Гурзуфтагы кечкенә мәгарәгә кереп карый алабыз. Ничек кенә гаҗәп булмасын, нәкъ менә монда, Михайловское утарындагы изге лампадалы мәгарәдә килгән бит инде Пушкинга “Коръән аятьләренә охшатулар”!
 
И Аллаһ колы,
Уян, и бәндә:
Чыра яна бит
Тын мәгарәңдә.
Иртәнгә кадәр
Шул чыра яныр,
Тынмас сагыштан
Сине коткарыр...
Коткар, Ходаем,
Яман төшләрдән! –
Догалар кылам
Аулак кичләрдә.
Кояш та чыгар,
Булырсың көчле –
Таңгача укы
Коръән Шәрифне!
(Татарчага Зөлфәт тәрҗемәсе)

 
Шагыйрьнең сакланган кулъязмалары галимнәргә Пушкинның Коръән текстлары белән ничек эшләвен ачыкларга мөмкинлек бирә. Борис Томашевский  болай дип яза: «…шагыйрь мөселманнарның изге китабына хөрмәт белән карый, аннан тайпылмас­ка, төгәл булырга тырыша. Шул ук вакытта, “Коръән аятьләренә охшатулар”ны язар өчен авторның үз идеяләре, ниятләре булганлыгын да истән чыгармыйк”.
 
–  Нияте нидән гыйбарәт булган икән?
 
– Уйлавымча, “Коръән аять­ләренә охшатулар” – Пушкинның рухи эзләнүләрен чагылдырган тирән мәгънәле дини әсәр. Биредә “охшатулар”  аңа хас метафораларның башка, көнчыгыш стильгә хас булуына бәйле.  Шигырьнең тәртибе, аның композициясе укучыны ниндидер уртаклык, охшашлык эзләүгә этәрә.
 
Күп авторлар “Коръән аять­ләренә охшатулар”ны шәрехләргә, төп нөсхә белән чагыштырыр­га, текстның бирелешендәге үзенчәлекләрне барларга, тикшерергә тырышты. Минемчә, болай эшләү кирәкми.  Пушкин шундый дәрәҗәдә уникаль һәм бөек шагыйрь ки, аның рухи эзләнүләрен вак анализга кайтарып калдыру бер дә дөрес булмас иде. “Парадокслар дусты” безгә шуның хәтле бай рухи мирас калдырды, Достоевский әйткәнчә, “ул безнең караңгы юлыбыз­ны яктыртучы”. Һәм, әлбәттә, “Коръән аятьләренә охшатулар” - аның якты иҗатындагы иң зур табышмакның берсе. Бу урында Достоевскийдан да остарак әйтеп булмас: “Ул үзе белән бик зур серне алып китте”.
 
– Димәк, Пушкинның рухи мирасына бәйле бик күп сораулар ачык кала әле...
 
– Мин Достоевскийның фикере белән тулысынча килешәм. Пушкин әле безгә бик күп нәрсәне ачарга өлгерми калган. Ә шулай да, бүгенге көндә без шигъриятнең югары үрнәге һәм исламның илаһи тирәнлегенә төшенү мисалы буларак, “Коръән аятьләренә охшатулар”ны укып ләззәтләнә алабыз. Шуңа әлеге шигырьне төрле аңлатмаларга, комментарийларга бирелмичә генә укырга киңәш итәр идем.
 
– Чынлап та, Исмәгыйль әфәнде, һәр кеше бу шигырьләрдә үзе өчен якын, изге булган әйберләр таба. Һәм иң мөһиме, болар барысы да Пушкин йөрәге аша узган бит. Җирдә һәм күкләрдә Хаклык эзләгән шагыйрь йөрәге аша!
 
– Пушкинның Коръән хакындагы шигыре аның замандашлары өчен ирек юлын ачкандай булды.
 
“Бичарага һаман мең чара бул,
Ялгансыз син яшә безнең көндә.”
 

Бу урында декабристлар восстаниесенә 8 ай кала, 1825 елның апрелендә Рылеевның Пушкинга язган хатындагы сүзләр искә төшә: “Лев безгә синең берничә яңа шигыреңне укыды. Алар искиткеч. Аеруча, Коръәннән өзекләр китерелгәне”.
 
“Коръән аятьләренә охшатулар”, башка бөек әсәрләр кебек үк, вакыт белән исәпләшми торган, ягъни мәңгелек әсәр. Пушкинның Аллаһны сыйфатлап язган юллар бүген нәкъ менә безгә адреслана кебек:
 
“Шәфкать кылып, Мөхәммәдкә
Ачты ул Коръән серен...
Хәер, җиргә төшик... Аның
Күтәрик пәрдәләрен!” 

 
Белешмә
 
Исмәгыйль Каләметдин улы ШӘҢГӘРӘЕВ – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. «ДАН» компанияләре төркеменең президенты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Дубай» күчемсез милек агентлыгы, «Казан» рестораннар челтәре, «Шан Турс» туристик компаниясе).
 
1956 елның 30 ноябрендә Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә туа.
 
2006 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күчеп китә. Шул ук елны «ДАН»  күчемсез милек агентлыгын оештыра.
 
11 баласы, 8 оныгы бар.
 
Әңгәмәдәш - фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруының герое Нурали ЛАТЫЙПОВ.
 
Тәрҗемәче Эльвира САФИНА.
 
“Реальное время” газетасыннан.
 
 
«Пушкин  Бакчасарайда». Г.Г. Чернецов һәм Н.Г. Чернецов.

 
Зарема. («Бакчасарай фонтаны»). Г. Гагарина рәсеме, 1837.

Нурали ЛАТЫЙПОВ, Мәдәни җомга


---
Матбугат.ру
№ --- | 09.06.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»