• 14.06-30.06 Дельфинарий в Казани. "Ак Барс" яшьләр үзәге. 11:00
  • 21.06 Мәхәббәт FM. Г.Камал театры 19:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • 22 Июнь Әминә Сафиуллина (1925-2015)
  • 23 Июнь Әнәс Хәсәнов
  • 23 Июнь Римма Никитина
  • 23 Июнь Җәүдәт Миңнәхмәтов
  • 23 Июнь Әмирҗан Моталлапов
  • 24 Июнь Илназ Сафиуллин
  • 24 Июнь Вадим Захаров
  • 24 Июнь Эльза Әхмәтҗанова
  • BMW машинасы сатам 850 89874239376
  • Казанда, Вагаповада 1 булмэле фатир вакытлыча яшэу очен арендага бирелэ. Бэясе 13мен+квартплата т.89673653610
  • Бүлмә гөлләре сатам: фикуслар каучуководный,150 сумнан башлап, фиалкалар, кактуслар. Казан. 89172615695.
  • Казанда, Азино ягында 1 булмэле фатир вакытлыча арендага бирелэ. Бэясе 13 000 сум+ КУ. Т.8-9674643949.
  • Требуется продавец - консультант, в ортопедический салон для продажи медицинских изделий. График с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: мусульманка с 25 лет, со знанием татарского языка. Исполнительность Ответственность Умение обучаться Оклад +% от продаж. Условие для совершения намаза имеется.Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299.(г.Казань)
  • Казанда 46-48 размерлы бер генә тапкыр киелгән хатын-кыз күлмәкләре сатам.тел.89270325256
  • Казанда, Кайбицкая урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Унайлыклар бар. Тукталышларга якын. Бэясе коммуналь тулэулэрне кертеп, 15000 сум. Т.89196307461.
  • Сабада сүтеп алу бәясенә каралты сатыла. Ягъни буш. Такталары күп, баганалары имән. Түбә буяучы кирәк. Бәясе килешү буенча. 89518908834
  • Казанда, Авиастрой районындагы Тэцевский урамында 2 булмәле квартира сатыла. Бәясе 1900000. 89172603269 Мунир.
  • Правка дисков от 400 руб. Аргон. Шиномонтаж. 89274847770

 

 

 
Архив
 
09.06.2017 Мәдәният

Камал театрының яңа спектален караганнан соң туган уй-фикерләр

Казаннан Самарага Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары килеп, самаралыларга үзләренең өч яңа спектакльләрен күрсәтеп китүләренә ике айлап вакыт үтеп киткән инде. Төрле мөһим темаларны, проблемаларны күтәрүче бу спектакльләрне - “Хуҗа Насретдин”, “Көтәм сине”, “Җилкәнсезләр”, тамашачы яратып, аңларга, асылына төшәргә, төшенергә тырышып карады.

Шуларның соңгысы - татар драматургиясе классигы Кә¬рим Тинчурин әсәре буенча Камал театры сәхнәсендә менә бишенче мәртәбә куелган “Җилкәнсезләр” зәвыклы Са¬мара тамашачысын нык дул-кынландырырга, уйланырга мәҗбүр итте. Моннан бер¬ничә дистә еллар элек Татарстан башкаласында яшь тамашачы театры белән уңышлы җитәкчелек иткән, ә хәзер Омски драма театрында баш режиссер булып эшләгән Георгий Цхвира ни өчен бу спектакль¬не үзе теләп Камал театры сәх¬нәсендә яңадан куярга алынган соң?

- Мин Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасын укып чыккач, анда күтәрелгән те¬маларның бу көнгә дә аваздаш икәнлеген күрдем. Бүген дә дөньяда социаль тигезсезлек күзәтелә. Байлар белән ярлыларның бер-берсен кү¬ралмавы соңгы чиккә җитте. Күп сорауларга җавап табу һәм киләчәккә карау өчен, үткәннәрне дә күрергә кирәк, - дип белдергән булган режиссер матбугат очрашуларының берсендә.
Элеккеге спек¬такль¬ләрне күрү бәхетенә ире¬шү¬челәрнең әй¬түенчә, “Җил¬кән¬сезләр” һәр¬вакыт сатирик комедия жанрында куелып килгән һәм анда, гадәттә, байлардан, буржуаз зыялылардан көлү яңгыраган. Ә менә Георгий Цхвира Тинчурин геройларыннан кө¬ләргә тырышмый, киресенчә, аларның язмышлары турында уйланырга чакыра, тамашачыларда кызгану хисе уята. Режиссерның спектакльгә яңа жанр уйлап табып, аны “Киләчәк турында уйланулар” дип атавы очраклы түгелдер.

Цхвира үткәннәрне алты кисәккә бүлеп тасвирлый: “1910 ел”, “1916”, “1917”, “1919”, “1922” һәм “1925”. Һәрберсе аклы-каралы кинохроника кадр¬ларыннан башланып китә. Сәхнәнең буеннан-буена тиш-кәләнеп, җимерелеп беткән дивар сузылып киткән. Рәссам Булат Ибраһимов шулай “дөнья” дип аталучы күп ишекләре булган бу йортның диварлары җимерелә баруын күрсәтергә теләгәндер. Спектакльнең музыкаль бизәлеше авторы Фуат Әбүбәкеровның шул чаклардагы музыкага таянып язылган көйләре дә шомлылыкны тагын да арттыра гына.

Тамашачы беренче минутлардан ук спектакльне шундый дикъкать белән карарга тотынды ки, кайсы вакытта залда ниндидер тынлык урнаша иде. Әйтерсең лә, сәхнәдәге вакыйгалар унтугызынчы гасыр башларындагы шомлы елларда түгел, ә бүгенге көннәрдә үзебездә, Самара төбәгендә бара иде. Безнең шартларда да бит Нуретдин (артист Рамил Вәҗиев) кебек черегән байларыбыз Думага йә үзләрен, йә Батырхан (Эмиль Талипов) ише ышанычлы кешеләрен уздырырга тырышалар, ә Батырханнарга кемгә хезмәт итү артык мөһим түгел, ул вакыйгаларга карап, үз файдасына гел үзгәреп тора, шуңа аңа бернинди дә ышаныч юк. Хәзер дә бит андый “буш куыклар” бездә бик күп.

Нуретдинның дусты миллионер Мисбах хаҗига (артист Искәндәр Хәйруллин) акча җене кагылганлыгы күренеп, сизелеп тора. Аңа байлыгының гел артып торуы кирәк. Аның иң яраткан сүзләре: “акчам юк”, “бүтән берәүгә дә акча бирмим”. Бу мескеннәр байлыкның бүген бар, иртәгә аның булмас¬ка да мөмкин икәнлеген әле аңлап бетермиләр.

Спектакль ахырында бай¬ларның икесенең дә иске-москыга киенеп, бөкерәйгән картлар сыйфатында сәхнәгә чыгулары тетрәндерә.
Нуретдинның улы Давыт та (Ришат Әхмәдуллин) акча колына әйләнеп, байлыкның күпме, нигә кирәклеген аңлый алмыйча интегә.
Нуретдинның кызлары гай¬бәтче-бөкре Рокия да (Айгөл Абашева) һәм чибәр Дилбәр дә (Ләйсән Фәйзуллина) - замана җимешләре. Кыланчык, байлык, матур киемнәр колы Дилбәр Нуретдин байның хезмәтчесе булып эшләгән, гади ярлы халыктан чыккан һәм алдап-елдап, урлашып, НЭП елларында баеган Зәйнетдин (Алмаз Сабирҗанов) үзенең белеме дә, артык акылы да булмауга карамастан, дорфа бер адәмгә, хәзерге яңа тормышның хуҗасына әверелә. Ул хатыны Дилбәр  белән бергә аның хәерчелеккә калган әтисе Нуретдинны урамга куып чыгарырга да тартынмый.

“Пычрак судан да балык тотарга өйрәнгән”, байлардан милләт ихтыяҗларына дип акча җыеп качкан Нияз ишеләр (Алмаз Гәрәев) бүгенге тормышыбызда да еш очраштыргалыйлар бит әле.

Мин бу язмамда барлык артистларның да рольләрен ничек башкарулары турында язарга ниятем юк иде. Шулай да барсының да шәп уйнауларын билгеләп үтәсем килә. Төп рольләрне башкаручыларның да, эпизодик персонажларны уйнаучыларның да талантлары күзгә күренеп тора.

Спектакльне караганнан соң, ничектер куркынып, шом¬ла¬нып китәсең. Без яңа¬дан ниндидер тетрәнүләр алдында тормыйбызмы икән? “Җилкәнсезләр” Георгий Цхвира куелышында безне уйланырга, куркынырга мәҗбүр итә. Бу куркыну хисе тамашачыны берләштерә, аның турында сөйлисе килә башлый. Бу турыда сөйләргә дә кирәктер! Ә “Җилкәнсезләр”не күрмәүчеләр ничек тә Казанга барып, яисә “Яңа гасыр” телеканалында күрсәткәндә, аннан карасалар, начар булмас иде.

Шул афәтле елларда ясаган хаталарыбызны кабатламас¬ка кирәк. Спектакль нәкъ шуны искәртә дә бит инде.

Рәфыйк НУРИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 09.06.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments