поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2017 Мәдәният

«Җәясу»га җиде генә яшь

Вакыт су кебек ага, “Җәясу” районара балалар фольклор фестиваленең узуына да икенче ай инде. Хөрмәтле Тәнзилә ханым Паламарчук башлап җибәргән проект, Аллага шөкер, менә җиденче тапкыр инде җәелде.

Быелгысы бигрәк зур масштаблы булды – үткән елларда катнашучы коллективлар 12-13тән артмаса, быел алар 17 иде. Камка мәктәбе, Пашат башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Кочко-Пожар балалар бакчасы беренче фестивальдән башлап, бүгенгәчә бер дә калмый катнаша килсәләр, Яндавишча, рус Пожары мәктәпләре, Уразавыл балалар иҗат йорты бу чарада беренче тапкыр чыгыш ясады. Шу¬лай ук Татар Моклокасы мәктәбе, Сафаҗай мәктәбе һәм балалар бак¬часы, Семочки, Уразавыл, Зур һәм Кече Рбишча, Шөбиле мәктәпләре дә даими катнаша килә. шунысы шатландыра – рус мәктәпләрендә белем алучы балаларыбыз да якта калмый, бик теләп киләләр һәр ел “Җәясу”га. Лопатинда укучы Печә балалары, Янауда белем алучы Шөбиле һәм Грибан укучылары, Богородскида укучы Мөтеравыл һәм Анды балалары фестивальдә һәрвакыт югары әзерлек күрсәтә. Рус Пожарында укучы Кочко-Пожар балалары да бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде.

Кызганычка каршы, даими катна¬шып килүче Петрякс һәм беренче тапкыр килергә җыенган Чүмбәли мәктәпләре коллективлары җитди сәбәпләр буенча килә алмадылар. Киләсе елларда бернинди сәбәп чыкмыйча, без аларның чыгышла¬рын сокланып карарбыз дип ыша¬набыз.

Балаларның “Җәясу”да бик теләп катнашулары, аларның югары дәрәҗәдәге әзерлекләре, әлбәттә, фольклор коллективлар җитәкчеләренең эшләү нәтиҗәсе, гореф-гадәтләребезне, милли мә-дәниятебезне, фольклорны сак-лап үстерүдә аларның һәм проект җитәкчесе Тәнзилә Нурулловнаның өлеше әйтеп бетергесез зур һәм аларга мин иң олы рәхмәтләремне белдерәсем килә.

Фестиваль берничә ел инде “Ту¬ган як” газетасы редакциясе, Сер¬гач районы администрациясенең мәдәният һәм мәгариф бүлекләре белән берлектә оештырыла. Быел оештыручылар исемлегенә татар хатын-кызларының районара “Ак калфак” оешмасы да керде. Безнең бу оешмабыз үзенең эшчәнлеген акрын гына җәелдерә бара.

Үткән елларда “Җәясу” Сергач район мәдәният йортында узды¬рыла килде, ә быелгысын Кочко-Пожар мәдәният йортында узды¬рырга кирәк дигән карарга килдек. Клуб хезмәткәрләренә - директор Ибраһим Мусинга, художество җитәкчесе Эльвира Мусинага, ак¬компаниатор Азат Жиһаншинга, җыештыручы Әлфия Шакировага бу зур чараны уздыруда бөтен як¬тан күрсәткән ярдәмнәре өчен тагы бер тапкыр зур рәхмәт әйтәбез. Ту¬гры дусларыбыз, даими спонсорла¬рыбыз Равил Мангушевка, Харис Хакимовка, Фаил Арифуллинга, Фаил Хамзинга, шулай ук Яңа Мо¬чали мәчетенә һәм, әлбәттә, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясенә дә рәхмәтләрнең иң олысын җиткерәбез, бу очракта кабатлану бер дә артык булмас дип уйлыйм.

Шулай ук ерак юлны якын итеп, махсус Мәскәүдән кайткан яшь, сәләтле җырчы Ринат Закеров¬ка да рәхмәт, ул бу халык иҗаты бәйрәменең бер бизәге булды.

Үзегез күрдегез, бу бик зур чара, шуңа да оештыру эшендә бераз ха¬талар, аңлашылмаучанлыклар да килеп чыккандыр бәлки, бу хакта бер җыелып сөйләшербез әле һәм ал¬дагы елларда оештыру эшләрендә аларны исәпкә алырбыз. Ә кайбер төркем җитәкчеләренең фикерләре белән бүгенге сәхифәдә үк таныш¬тырып үтәбез.

Һәрбер чара – чираттагымы, яисә юбилейлымы – үткәнгә карап нәтиҗәләр ясау гына түгел, күбрәк киләчәкне күзаллау ул. Шуңа күрә “фестиваль инде җиде ел яши” ди¬мибез, “Җәясу”га әле җиде генә яшь дибез. Тагы бер тапкыр рәхмәт һәм уңышлар сезгә!
Наилә ЖИҺАНШИНА,
районара “Ак калфак”
оешмасы кураторы.


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 09.06.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»