09.06.2017 Әдәбият
Җәйгә кадәр бер атна (Гөлүсә Батталова шигырьләре)
Гөлүсә Батталова (Госманова) Әтнә районының Түбән Шашы авылында туа. Гаилә корганнан соң, бүгенге көндә, шул ук районның Күәм авылында яши. Тормыш иптәше Алмаз- физик, өч балалары бар. 2017 елның яз аенда "Бер йотым бәхет" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Бик күп бәйгеләр җиңүчесе, берничә гран при иясе. Әтнә дәүләт драма театры хезмәткәре. Районда эшләп килүче "Күңел чыңы" түгәрәге киңәшчесе. Казан артында эшләп килүче "Ызандашлар" төркеме әгъзасы. Әлеге вакытта декрет ялында.
Җәйгә кадәр бер атна
Җәйгә кадәр бер атна бар...
Минем өстә – сырган бишмәт.
Шомырт салкыны түгелдер,
Ышандырмый әллә нишләп...
Төнлә кырау, таңда кырау,
Йөрәкләрдә, җанда – кырау...
Җир йөзеннән җылылыкны
Җуйдык әллә, дигән сорау
Баш миенә меңенче кат
Тәкәллефсез тентү ясый.
Суык алган бу дәвердә
Кемдер – шымчы, кемдер – казый...
Җылы эзләп мич башына
Үрмәләүдән нинди файда?!
Итәк кисеп җиң ялгыйк та,
Атлыйк һаман шул бер җайга...
Сырган бишмәт, өтек бүрек
Таман безгә, әйдә, ярар!
Җылы диеп тилмергәннәр
Анысын да тотып ягар...
Май шикелле җылы майлар
Калсын инде бакыйлыкта.
Күнегелгән – ансат ләса
Яшәү әйдә ярыйлыкка...
Җылы үтмәс – җаннар күптән
Төргәкләнгән җитмеш катка.
Газизеңә түрең тарда
Кайдан табыйк җиде ятка...
Иртәгә дә кырау диләр...
Җәйгә кадәр тик бер атна...
******
Чикерткә һәм яшел чүәкле
Шәһәр урамында бер үксез мин,
Ватаныннан язган сукбай мин...
Асфальт тузанында җан бирәчәк
Күңел кырын жәлләп сукалыйм...
Таш мәйданда гаҗизләнеп торам –
Беркем дә юк мине аңларлык ...
Яшел чүәгемдә болын күреп,
Бер чикерткә кунды алданып.
Әй, җандашым, җирсенәсең, ахры,
Сагындырган бәбкә үләне?
Бу шәһәрдә яшеллекнең туа
Җаны белән күптән үлгәне.
Рух тамыры өзелгәннәр шыта
Йотар өчен дөнья төтенен.
Ышандыра үзен, беләм диеп,
Бөтен серен дөнья көтүнең.
Син, чикерткә, монда мәңге мәхрүм
Җан яңартыр садә тынлыктан.
Былбыл диеп йөртелгәннәр күптән
Сандугачлар телен оныткан ...
Мин үзем дә синең хәлеңдәмен –
Зиндан булып шәһәр илертә.
Яшәү көче сулкылдаган чакта
Ватаннарга качыйк, чикерткә!
Шәһәр урамында - ике үксез –
Чикерткә һәм яшел чүәкле...
Авыллыгы чыккан чырайлары,
Хөр җаннары белән куәтле.
******
Кычыткан
Юашланган быел кычытканнар...
Зәһәрлеген җуйган нигәдер...
Табигать тә заманына күрә
Ялгышамы әллә нигә бер ?
Өтеп алыр ут-ялкынын тоймыйм –
Көлтә җыям ялан кул белән .
Өтәләсен иде шунда берсе,
Әрнү көтеп бүген тилмерәм!
Әллә үзем тупасландым микән,
Тән газабын бер дә тоймаслык.
Күзәнәкләр җанны алдалыймы –
Дөньясыннан качкач ихласлык...
Бармак битен үлән чагу нәрсә,
Инанганың үтсә кылычтан!..
Үз ишләрем диеп сыйпап үттем –
Юашланган быел кычыткан...
******
“Татарлар елмаеп үлделәр...” (Риниера Ланфредини, Моабит төрмәсендә Италия әсире)
Үлемгә елмаеп карарлык
Татарның дәһшәтле кодрәте
Дөньяны мәңгелек коллыкта
Хөр рухлы булырга өйрәтте!
Чылбырлар, богаулар, палачлар –
Бар алар, булганнар, булачак!
Балта кем кулына күчсә дә,
Татарлар елмаеп үләчәк!..
Әҗәлгә елмая алганнар
Елмаеп туарга хаклымы?
Тарихын иярдә язганнар
Әле дә аттамы? Атлымы?! Көч бармы?
Иш бармы? Дәрт бармы?
Дәверләр капкасын шакырлык?!
Көннән көн тилергән бу илдә
Елмаеп яшәү дә – батырлык!
Дәш кенә! Дошман дип, сатлык дип,
Мең төрле кушамат тагарлар...
Әле дә үз-үзен онытып,
Елмаеп үләргә татар бар!
******
Син әле дә мине сагынасың...
Син әле дә мине көтәсең...
Йөрәгеңне сарган юшкыннардан
Арынасың килми, күрәсең...
Син әле дә вакыт юргалары
Араннарда диеп уйлыйсың.
Ялгыз үткән язлар күптән җуйган
Бәгырьләрнең тансык җылысын.
Син яраткан күзләр тоныкланган...
Син табынган хисләр вакланган...
Җиде ятлар сыендырган җанда
Синең бары сының сакланган...
Син әле дә мине сагынасың,
Тәкъдирләргә мең кат үч итеп!
Соңгы сулышыңда тетрәнерсең,
Мин дә!.. – дигән сүзне ишетеп...