09.06.2017 Хатлар
Бу искә ничек чыдыйк? (ХАТ ЭЗЕННӘН)
Туганына кирәк булмаганны без ни эшләтә алыйк? Казанның Химиклар урамында урнашкан бер йортта яшәүчеләр әнә шулай дип аптырый. Ике күршеләре тынгы бирми аларга. Уртак тел табар идең дә, берсенең күзләре күрми, икенчесе гел салгалап йөри. Исерек вакытына туры килсәң, авызыннан юньле сүз чыкканы юк, диләр.
Дөресен генә әйткәндә, Авиатөзелеш районына барырга баштарак никтер күңел тартмады. Укучыларыбызның гозеренә колак салмый калмыйбыз анысы. Әмма күршеләр, туганнар арасындагы мөнәсәбәтне журналистлар гына җайлый аламы? Алай да Химиклар урамында яшәүче Гөлсинур апаның үтенечен тыңламый кала алмадык. Кая гына мөрәҗәгать итсә дә, булышучы табылмаган. Соңгы өмете редакциядә икән.
Исерек кемгә хаҗәт?
Йортта яшәүчеләр ике кешедән зарлана. 99 нчы фатирда яшәүче 65 яшьлек Исмәгыйльне өйдә туры китерә алмадык. Дөресрәге, күпме генә шакысак та, безгә ишек ачучы булмады. Әмма тавышка күршеләре чыкты. “Балабыз йоклый торган бүлмәнең теге ягында – Исмәгыйль абыйның фатиры. Кызым еш истән зарлана. Үзебез моңа ияләндек тә кебек инде. Тик болай итеп тагын күпме яшәргә була? Кая мөрәҗәгать итәргә белмәгәч, Гөлсинур апа сезне чакырткан”, – ди сул як күршеләре. Әйтүләренчә, Исмәгыйль абыйның да заманында гаиләсе була. Беренче хатыны үлгәч, икенчесенә өйләнә. Тик анысы да озын гомерле булмый. Ялгыз ирнең тормышы төпкә төшә башлый. “Бер ел эчендә фатирын гына түгел, бөтен подъездны сасытты. Исмәгыйль өенә кеше ташый. Бөтен ишегалды исереген җыеп ята. Ә бит заманында яхшы, ярдәмчел кеше иде”, – дип зарлана Гөлсинур апа. Исмәгыйль абый өенә иске-москы ташый икән. Азык-төлек тә череп ята, диләр. Хәзер бу йортта рәсми рәвештә теркәлмичә генә тараканнар белән кырмыскалар да яшәп ята. “Агулап карадык, тагын чыгалар. Хәер, даруга да ияләшеп беттеләр инде. Исмәгыйль абыйның өен җыештырмыйча, таракан бетмәс инде. Ике тапкыр ремонт кына ясадык”, – ди тагын бер күршесе Алинә.
Күршеләрнең зары күп җыелган. Тормышлары өчен дә борчыла алар. “Искә чыдарлык түгел. Чир таратып яталар инде. Оныклар өчен борчылабыз. Утын, газын өзгәч, тынычлап калдык. Тик газ баллоны алып кайтты. Кайчан шартларбыз инде дип кот очып торды. Көчкә баллонын алдырттык. Исмәгыйль өенә чүплектән әйбер ташый. “Нәрсәгә ул сиңа?” – дигәч, торсын, кирәге чыгар, ди. Катлы-катлы итеп сүгенә, җитмәсә. Ирдән ишетмәгән сүзләрне тыңлыйбыз”, – ди Сания апа.
Туганнарым ташлады
Бишенче катта яшәүче Геннадий исә ишекне тиз ачты. Чит тавыш ишеткәч, ике күзе дә дөм сукыр абзый бөтенләй үзгәрде. Аны курку биләп алды. “Миннән ни кирәк? Күзләрем күрмәгәч, эшләп булмый. Акчам юк. Пенсиягә бер елым бар әле. Яныма килеп йөрүче кешеләрем юк. Туганнарым ташлады. Сеңлем фатир язуларын алды да өч ел инде күренми”, – ди ул. Генаның яшәгән фатирын, рөхсәт сорап, карап чыктык. Чынлап та, ашау-эчү булмагач, биредә тараканнар йөгерми. Фатир бик иске кыяфәттә. Аның өенә караганда подъезд ямьлерәк күренде. Кап-кара стеналар, идәннәр пычрак, фатирда ут та юк. Газ да сүндерелгән.
Күршеләре сөйләвенә караганда, Генаның улы бар икән. “Әле ярый килми башлады. Монда яшәгәндә гел кемнедер кыйный иде. Әтисен дә кыйнап сукырайтты. Өйдәге бөтен әйберен сатып бетерде. Ә без Генаны ярдәмебездән ташламыйбыз. Чиратлап ашарына кертәбез. Картлар йортына җибәреп булмас микән? Бигрәк кызганыч бит. Табибка да күренгәне юк. Авырудыр да инде. Юынганы да юк бит”, – ди күршеләре.
Беркемнең дә капчыгы буш түгел
Күршеләр кемгә генә шалтыратмаган да кая гына бармаган. “Идарәче оешмада бармакка бармак сукмадылар. Участок инспекторын да бер ел буе аптыратам инде. Тик подъездда тәртип урнаштырып булмый”, – ди Гөлсинур апа. Әмма бирешергә уйламыйлар. Газетада язма чыккач, Казан мэриясенә барырга, кала башлыгы Илсур Метшин белән күрешергә җыеналар. Без исә участок инспекторы белән элемтәгә кердек. “Ул ике кешенең якыннарын эзләдем. Исмәгыйльнең дә, Геннадийның да туганнары бар, – дип сөйләде безгә участок инспекторы Әмир Ахияров. – Әмма аларга бу кешеләр кирәк түгел. Исмәгыйльнең туганнан туганы фатир яллап яши. Аңа да, монда кайтып торыгыз, дип карадым. Геннадийны махсус оешмага урнаштырырга кирәк. Социаль яклау бүлегенә бер тапкыр документлар илткән идем инде. Тагын яңадан җыярга дип торам. Туганнары болай битараф булмаса, әлеге ирләр мондый көнгә калмас иде”.
Инспектор белән килешми мөмкин түгел. Полиция яки түрәләр ярдәме белән генә хәл ителә торган эш түгел бу. Туганнары ник ярдәм итми? Без киләсен белгәч, Исмәгыйль абыйның бер туганы килеп, фатир эчен себереп киткән. Анда тәртип урнашсын өчен, редакция хезмәткәрләре бу йортта кизү тора алмый бит инде. Никтер без бер-беребезгә битараф булырга өйрәндек. Туганның туганында эше юк. Әти-әниләрнең дә кадерсез чаклары күп. Тормышның иң асыл сыйфатлары – кешелеклелек, ярдәм кулы сузу, булышу юкка чыгып бара. Дөнья куганда без бу хакта уйлап та карамыйбыз, ә башка китереп бәргәндә соң була. Соңга калмасак иде. Һәркемнең дә Гөлсинур кебек күршесе юк бит.